Әңгәмәләр

Әңгәмәләр

Роберт Миңнуллин белән мин бу юлы һич көтмәгәндә очраштым. Илешкә гәзит өчен хәбәр җыярга баргач, туган авылыма җаен туры китереп сугылсам, монда кунаклар да бар әле, диделәр. Төпченеп баксам, Роберт гаиләсе белән айлык ялын үткәрергә кайтып төшкән икән. Кәләше Клара ханым, кызы Таңсылу белән. Очраштык, хәл-әхвәл белештек, чәйләп алдык һәм…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:32

Биш сорауга – биш җавап

- Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Газета мөхәррирдәндер инде алайса. Шуңа үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде. - Әлегә кадәр мине кием элгече белән чагыштырганнары юк иде әле. Чагыштыру кызык кына булса да, бик үк төгәл түгел бугай. Миңа кал­са, газета хәбәрчеләрдән, журналист­лардан, язучылардан башлана, мөхәр­рир белән тамамлана. Шуңа күрә дә…
- Роберт Мөгаллимович, бүген бик күпләр тормышны сүгәләр, зарланалар, Брежнев, Хрущев чорларын сагыналар. Без нинди за­манда яшибез соң? Сез бүгенге чорны ничек бәяләр идегез? - Һәр чорның үз катлаулылыклары, үз җиңеллекләре бар. Үзең яшәгән чордан беркая китә алмыйсың инде. Үлгән сыер сөтле була, дигәндәй, һәркем яшьлеген, узган чорын сагы­нып яши.…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:30

«Шигырь булган җирдә җылы була!»

Төрки илләр арасында мәдәни багланышларны тәэмин итүче ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы күптән түгел Төркиянең Сивас шәһәренә шагыйрьләрне җыйды. Бу мәртәбәле очрашуда татар шигъриятеннән Роберт Миңнуллин илче иде. Сәфәрдән кайткан шагыйрьдән әлеге очрашу тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек. - Сивас шәһәренә унбишләп илдән шагыйрьләр килде. Бер-беребезнен шигырьләрен тыңладык, тәрҗемә иттек, төрле аудиторияләрдә чыгыш…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:28

Җыр белән вәгазьне бутамыйк

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин - җырлары белән хал­кыбыз күңелендә үз урынын алган шагыйрь. Аның ике йөздән артык җырының берничәсен искә төшерү дә җитә: «Әнкәмнең догалары», «Соңдыр шул, соңдыр», «Каеннар арасында», «Миңа йөрәк бүген кирәк», «Өянкеләр, тупыллар» Ÿ.á., һ.б. Ба­рысын да санап китсәң, шактый озын исемлек…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:27

Бәләбәй. Фатих Кәрим. Шигърият

Шагыйрь Роберт Миңнуллинга Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды. Әлеге хәбәрне ишеткәч тә бөтен редакциябез белән бергә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары­ның телефон номерын җыйдык. — Алло, исәнмесез, «Сабантуй» газетасы редак­циясеннән шалтыратабыз. Роберт Мөгаллимович áелән сөйләшергә мөмкинме?.. Роберт абый, исәнмесез, œз газетагыз сезне Фатих Кәрим премия­се алуыгыз белән…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:26

«Гомер буе ... хыялландым»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынба­сары Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин беренече карашка артык тыйнак, артык карусыз ке­бек тоела. Парламент сессиясе утырышла­рын алып барганда да үз-үзенә ышанып җитмәгән кебек тәэсир калдыра. Әмма мин Роберт әфәнденең шактый ук үзсүзле, кирәк чакта турыдан бәреп әйтә торган, максат­чан кеше икәнен дә беләм. Аның мыек ас­тыннан…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:24

Путин Татарстанга таянырга тиеш

Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин - Роберт әфәнде, Сез зур тәҗрибә туплаган депутат. Та­тарстан суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итүдә дә катнашкан идегез. Ун ел үткәч, башкарган эшләргә инде нинди­дер йомгак та ясарга мөмкин. Сезнең ул вакыттагы өметләре­гез ни дәрәҗәдә акланды? - Беренчедән, ул…
Җомга, 31 Октябрь 2014 22:23

Татар әдәбияты – бербөтен

Муса Җәлил исемендәге бүләк лауреаты, халыкара Андерсен дипломы иясе шагыйрь Роберт Миңнуллин Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә ия булды. Бу вакыйга уңаеннан өч югары бүләкнең тулы кава­леры, шушы көннәрдә илле яшен түгәрәкләгән якташыбыз Роберт Миңнуллинны "Тулпар" барлык укучылары исеменнән кайнар котлый, киләчәктә дә әдипкә ак юллар, бәрәкәтле иҗат…
Татарстан парламенты «Мәдәният турында» Закон кабул итте. Шул уңайдан хәбәрчебез Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин белән очрашты. - Роберт әфәнде, белүемчә, әлете закон бик озак эшләнде. Ул Сезнең да чәчләрне шактый агартты бугай. Нилектән шулай килеп чыкты соң? - Чыннан да, закон проектының бе­ренче варианты…
Страница 1 из 2
   

Тел/Язык  

   

Видео  

   

Яңалыкларга язылу  

   

Реклама  

Внимание!!! Файл sape.php не обнаружен. Проверьте правильность установки кода Sape.

   
© Роберт Миңнуллин