Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:02

Әхмәт Исхак. Илһамнар хәзинәсе

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Бүгенге көндә әдәбиятыбыздагы тәрҗемә өлкәсендә һич тә аңлашылмый торган диспропорция барлыкка килде. Татар телендә, нигездә, проза әсәрләрен генә тәрҗемә итү процессы бара. Дөнья классиклары да, рус һәм тугандаш халыклар классиклары да тәрҗемә ителә, укучыларга бик аз мәгълүм булган авторлар да. Проза гына булсын! Бу күренешне хупларга кирәк, билгеле. Ләкин сөеклебез шигърият тә бар бит әле. Шигърияткә килгәндә, зур үкенечебезгә каршы, эшләр бер дә мактанырлык түгел. Дөрес, соңгы берничә елда Абай, Давид Кугультинов шигырьләре тәрҗемә ителде, «Без яшибез Совет илендә» исемле җыентык дөнья күрде. Тик болар ниндидер бер уңай белән генә эшләнгән эшләр. Шигъри тәрҗемәләр белән шөгыльләнү, дөнья поэзиясен татар теленә тәрҗемә итү әлегә очраклы гына алып барыла. Ул билгеле бер системага салынмаган, үз агымына куылган. Бу, үз чиратында, шигъри культурабызга да кире йогынты ясамыйча калмыйдыр, мөгаен. Ә бит утызынчы, кырыгынчы, илленче елларда мәктәптә укыган балалар Пушкиннарны, Лермонтовларны татарча тәрҗемәдә укып үскәннәр. Рус классикларын татар теленә төрҗемә итүдә күренекле шагыйребез Әхмәт ага Исхакның да өлеше зур булган икән.

Шигъри тәрҗемәләр турындагы шушы күңелсезрәк уйланулардан соң Әхмәт ага Исхакның тәрҗемәләр кулъязмасын – «Илһамнар хәзинәсе»н сөенә–сөенә кулыма алдым. Һәм алданмадым. Җыентык, чын мәгънәсендә, хәзинә булып чыкты. Безнең поэзиябезне, рухи культурабызны тулыландыра, баета торган шигъри хәзинә. Иң элек кулъязманың күләме сокландыра. 10 000 юлдан артык шигъри тәрҗемә. Бу әле, шагыйрьнең үзе әйтүенә караганда, бөтен тәрҗемәләренең уннан бер өлеше генә. Күпме көч, күпме хезмәт куелган бу юлларга. Борынгы чор шагыйрьләреннән алып бүгенге көн шагыйрьләренә кадәр ничмә–ничә гасырларны үз эченә алган бу китап. Аның географиясе дә гаҗәп бай: Көнбатыш Европадан алып Ерак Көнчыгышка кадәр булган киңлекләрне үзенә сыйдырган. Пушкин, Лермонтов, Мицкевич, Нәсими, Физули, Нәвои, Һейне, Петефи кебек дөнья поэзиясенең асыл исемнәре тупланган биредә.

Әхмәт Исхак илле ел дәвамында тәрҗемә иҗаты белән шөгыльләнгән, тәрҗемә эшен чын иҗат эше итеп санаган бик сирәк шагыйрьләребезнең берсе һәм танылганы. Аның үз тәрҗемә стиле, үз алымнары, шигъри тәрҗемәгә үз мөнәсәбәте бар. Әлеге китапка кергән шигырьләрнең бик күбесен без инде төрле җыентыклардан, вакытлы матбугат битләреннән укып беләбез. Һәрхәлдә, алар үз укучыларын тапкан, вакыт дигән кырыс сынауны узган әсәрләр. Әле бер кайда да басылмаган, укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә торган яңа тәрҗемәләре дә, элекке тәрҗемәләре кебек үк, оста кул белән иҗат ителгәннәр.

Безгә калса, шагыйрьнең осталыгы бигрәк тә Пушкин, Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә иткәндә ачылып, яктырып китә шикелле. Әлеге шагыйрьләрне тәрҗемә итү тәрҗемәчедән аеруча җаваплылык һәм осталык таләп итә. Чөнки бүгенге укучы Пушкин белән Лермонтовның шигъриятен болай да яхшы белә. Ул аларны оригиналдан да укый. Күбесен яттан да сөйләргә мөмкин. Кыскасы, укучыны алдалавы кыен. Шуңа да карамастан, рус классиклары Әхмәт Исхак тәрҗемәсендә шактый заманча һәм шул ук вакытта адекват та яңгырыйлар. Көнчыгыш классикасы да (Нәсими, Нәвои, Физули һ.б.) җыентыкның битләрен бизәп торыр дигән ышаныч бар. Шулай ук Абай, Мәхтүмколый, Сабир кебек шагыйрьләр дә татарча бик тә табигый укылалар.

Шулай да Әхмәт Исхакның  иң уңышлы тәрҗемәләре – Крылов белән Михалков мәсәлләредер. Исхак–сатирик биредә үз стихиясендә. Аның  сүзләр белән виртуозларча эш итүе, рифмаларның табигый яңгырашы, күтәрелгән проблемаларның татар укучысына да үз булуы мәсәлләрнең татарчага тәрҗемәләрен иң югары сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерә. Укыганда аларның тәрҗемә булулары да сизелми.

Шагыйрь үзе: «Тәрҗемә иткәндә мин төрҗемә итүнең төп принцибын – бернинди иреклелеккә бирелмәү, авторның төп фикерен һәм кичерешләрен укучыга төгәл ирештерү, оригиналның ритмик төзелешенә туры килә торган үлчәмне табып куллану…үзлегеңнән бер генә сүз һәм бер генә образ да өстәмәү яки төшереп калдырмау…принцибын үтәүгә бөтен көч һәм сәләтемне куярга тырыштым», – дип яза. Бу, әлбәттә, тәрҗемә өлкәсендә иң киң таралган принцип. Күпләр шулай тәрҗемә итәләр һәм уңышка да ирешәләр. Ләкин болай тәрҗемә итүнең дә үз кимчелекләре, үз минуслары табыла. Чөнки бер телдән икенче телгә тәрҗемә барышында, телләрдәге сүз һәм шигырь үзенчәлекләре аркасында, кайбер образлар төссезләнә яки бөтенләй югалырга мөмкин. Я булмаса, бер телдәге сурәтләү чаралары, шигъри детальләр икенче тел өчен гадәти сүз тезмәләре генә булып калуы бар. Нәтиҗәдә, төгәл тәрҗемә аркасында шигырьнең тәэсир итү көче кими. Әхмәт Исхак тәрҗемәләрендә дә андый урыннар очраштыра. Бу бигрәк тә борынгы кытай, япон һәм корея шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә иткәндә сизелеп–сизелеп куя.

Китапның төзелеше турында берничә сүз.

Кулъязманың күләме, әйткәнемчә, бик зур. Шигырьләр күп, шагыйрьләр күп. Күпчелеге – классика. Шуңа күрә дә киң катлам укучыларга артык билгеле булмаган кайбер авторларны төшереп калдырмаска микән? Алар күп түгел. Әйтик, М. Сәидев, Балаш, И. Куратов, Т. Кожомбердиев, Г. Матюковский, М. Кесамов һ.б. Дөнья поэзиясе классиклары янәшәсендә алар күмелебрәк кала шикелле. Аннары аларны классиклар белән тиңләштерү булып та аңлашылмасмы?

Җыентык «Рус шагыйрьләреннән», «Украин шагыйрьләреннән», «Грузин шагыйрьләреннән» дип башлана. Шуннан соң бу принцип югала. Бәлки, шулардан соң «Көнбатыш Европа шагыйрьләреннән», «Көнчыгыш шагыйрьләреннән» дип санап китәргәдер. Чорлап та төзергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, «Борынгы чор поэзиясе», «Урта гасыр поэзиясе», «18 гасыр поэзиясе», «Совет поэзиясе» һ.б. Шулай эшләгәндә, җыентыкның тематик ягы да җыйнаграк булыр иде. Аннары шагыйрьләрнең исем–фамилияләрен бирүдә дә уртак бер принцип кирәктер. Югыйсә, рус классиклары А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, И.А. Крылов дип бара, шуннан соң ук совет классиклары М. Исаковский, С. Михалков, К. Симонов дип дәвам итә. Александр Пушкин, Сергей Михалков, Константин Симонов, Аветик Исаакян дип кенә биргәндә ятышлырак булыр шикелле. Татар укучысына да шулай якынрак булыр иде. Башка халык шагыйрьләренең исемнәре дә кайсысы тулысынча, кайсысы баш хәрефтән генә бирелгән. Әйтик, С. Рөстәм, М.П. Вагыйф, Н. Ганҗәви, М. Миршәкәр яки Сильва Капутикян, Петря Дариенко…

Кайбер шагыйрьләрнең татарча язылышлары да төрлечә киткән. Физули урынына Фезули, Мөшфик урынына Мүшфик, Педер Хузангай урынына Петр Хузангай… Гейнены үзебезчә Һейне дип язсак та татарчарак яңгырар иде.

Кулъязмада күп шагыйрьләрнең туган–үлгән еллары бирелгән. Бу – укучы өчен бик кирәк мәгълүмат. Шул ике сан аша да укучы шул чорны күз алдына китерә ала. Ләкин, кызганычка каршы, мондый игътибар барлык шагыйрьләргә дә эләкмәгән. Соңгы чор шагыйрьләренә бигрәк тә. Әлеге тәртип тә бозылмасын иде.

Җыеп кына әйткәндә, Әхмәт ага Исхакның төрле ил шагыйрьләренең шигырьләре тупланган «Илһамнар хәзинәсе» җыентыгы, аерым китап булып басылып чыкканнан соң, тәрҗемә өлкәсендә олы бер вакыйга итеп кабул ителер дип ышанабыз. Ә поэзия сөючеләр өчен матур бүләк булыр һәм яратып укылыр дигән өметтә калабыз.

1984, май

Прочитано 344899 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   

Тел/Язык  

   

Видео  

   

Яңалыкларга язылу  

   

Реклама  

Внимание!!! Файл sape.php не обнаружен. Проверьте правильность установки кода Sape.

   
© Роберт Миңнуллин