Мәкаләләр

Мәкаләләр

Җомга, 31 Октябрь 2014 23:41

Испаниядә узган юбилей

"Сабантуй"ның 70 еллыгын миңа Испаниядә уздырырга туры килде. Тарихы менә болайрак. Көтмәгәндә-уйламаганда "Дөньядагы иң зур алма" исемле китабым өчен миңа Андерсен исемендәге халыкара бүләк бирделәр. Күктән иңгән кебек булды ул. Шул уңай белән миңа чакыру килде. Әлеге премия "1994 елның 11 октябре көнне Испаниянең Севилья шәһәрендә иртәнге сәгать 10 да…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:40

Балаларга бәйрәм кирәк!

21 март көнне Академия театрына Казан балалары җыелды. Балалар фонды оештырган бу бәйрәмгә интернатлардан, гимназияләрдән, күп балалы гаиләләрдән килгәннәр иде. Ял итәргә, күңел ачарга, тамаша карарга... Бәйрәмне ачып җибәргәндә мин сү­земне болай дип башладым: "Кешеләргә-бәйрәм кирәк, балаларга бигрәк тә! Гаҗәп бер көн бүген. Бәйрәмнәргә бай көн. Игътибар иттегез микән, урамда…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:38

БЕЗНЕКЕЛӘР - ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР

БЕЗНЕҢ "САБАНТУЙ" редакциясе – нәкъ кош оясы төсле. Япь-яшь кенә егетләр-кызлар киләләр дә, канат чыгарып, каләм чарлап, чын журналистлар булып, олырак, "солидныйрак" газета-журналларга очып китәләр. Редакция аларга кул болгап, хәерле юл теләп кала. Яңа яшьләр килә, аларны тагын да яшьрәкләр алмаштыра. Тормыш тулай дәвам итә. Бездә үскән, бездә чыныгу алган…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:37

«Иң яхшысы - балаларга»мы?

Моннан берничә ел элек булса, мин, әлбәттә, бу мә­калемне башкачарак язган булыр идем. Матур буяу­ларны, лозунгларны, матур-матур чагыштыруларны бер дә кызганып тормас идем. «Бездә иң яхшысы — бала­ларга!» дигән сүзләр белән башлап та җибәрмәс идем микән әле. Ләкин бүген ми­нем бер дә андый тонда сөй­лисем килми. Чөнки мин хә­зер балаларга,…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:36

Бүген бездә олы бәй­рәм!

Газетабызның чыга башлавына төп-төгәл 70 ел. Ай-һай күп бит инде ул, уйлап карасаң. Шу­шы җиде дистә ел эчен­дә илебездә ниләр генә булмаган да, халкыбыз ниләр генә кичермәгән! Нинди генә афәтләр, ни­нди генә тетрәнүләр, ни­нди генә үзгәрешләр алып килмәгән безгә шушы 70 ел. Әгәр дә га­зетабыз битләренә күз салсаң, анда барысы…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:35

Рәхмәт сезгә!

Моннан биш ел элек В. И. Ленин исемендәге Совет Балалар фонды төзелгән иде. Аны оешты­ру конференциясендә миңа да ка­т­нашырга туры килде. Аннары үзебезнең Татарстанда да Ба­ла­­лар фондының республика бүле­ген оештырдык. Илдәге иң берен­че фондларның берсе булды ул. Фонд төзелгәнче газета-жур­­налларда, радио-телевидение аша шәфкатьлелек, миһер­бан­лы­лык турында сөйләү, ятим балаларның, гарип, авыру…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:34

Ки-кри-күк!

Ки-кри-күк!  Исәнмесез, саумысыз! Әтәчегез күкәй салган, Нигә чыгып алмыйсыз? Юк ла инде, шаяртам гына. Нишләп әтәч күкәй салсын ди. Без бәләкәй чакта кабатлый торган такмаза гына ул. Әле менә искә төште дә... Чү! Чыннан да, әтәч кычкыра түгелме соң?! — Кик-ри-кү-ү-үк! Әнә, ишетәсезме, Яңа елны әтәч тавышы уята. Ниләр алып…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:33

Көрәшчеләр кирәк!

Безнең "Сабантуй" балаларыбызга әхлак тәрбиясе, әдәби, мәдәни, этик һәм эстетик тәрбия бирүче газета. Безнең бөтен мак­сатыбыз малайларны, кызларны матур, чиста күңелле балалар итеп тәрбияләү. Шуңа күрә, беренче карашка, балалар газетасының мил­ли көрәш белән шөгыльләнүе бераз сәеррәк тә тоелырга мөмкин. Әмма безнең балаларыбыз рухи яктан да, физик яктан да сәламәт, көчле…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:32

Ни өчен "Сабантуй" дисезме?

Кадерле дуслар! Хәтерегездәдер, моннан берничә ай элек без бергәләшеп газетабызга яңа исем эзләргә керешкән идек. Сездән бик күп тәкъдимнәр килде. Аларның шактые белән сез таныш та инде. Ул исемнәрнең һәрберсе үзенчә матур яңгырый, үзенчә мәгънәгә ия. Аларның һәммәсен газетага исем итеп куярга мөмкин: "Кояш", "Дуслык", "Татар баласы", "Чишмә", "Өмет", "Шәфкать",…
Җомга, 31 Октябрь 2014 23:31

"Яшь ленинчы"ның әдәби абыйсы

Сезнең барыгыз да "Яшь ленинчы"ны ярата, аның һәр са­нын түземсезлек белән көтеп ала. Ә менә өлкәннәр — сезнең абый-апаларыгыз, әти-әниләрегез һәм әбиләрегез белән бабаларыгыз "Яшь ленинчы"ны гына түгел, "Казан утлары" журналын да яратып укыйлар. Бу журналның бик тылсым­лы бер ягы бар. Ул бит "вакыт машинасы" шикелле. Тарихи әсәрләр аша узган…
Страница 1 из 3
   

Тел/Язык  

   

Видео  

   

Яңалыкларга язылу  

   

Реклама  

Внимание!!! Файл sape.php не обнаружен. Проверьте правильность установки кода Sape.

   
© Роберт Миңнуллин