Администратор

Администратор

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 02:33

Тәрҗемәләр

 ВЯЧЕСЛАВ КУЗНЕЦОВ,

  рус шагыйре

 

Язмыш

 

 

 

Күздән кичер гомереңне,

 

Хатирәләргә күмел.

 

Көймәң ярда икән, булсын...

 

Ул әле бәла түгел!

 

Көймәң булгач, җиңел булсын,

 

Дулкыннар яралганы.

 

Ә давылда ышанычлы -

 

Җилкәннең ямалганы.

 

Күп кичергән давыл белән

 

Ул күзгә-күз калуны.

 

Яралар ул - зур горурлык,

 

Кырыс чорлар кануны.

 

Көймәң ярда икән, димәк,

 

Өмет - көймә җанында.

 

Төшенә биек дулкыннар

 

Керә булыр аның да.

 

Дулкыннар көтә көймәне!

 

Дулкыннар - зур, иләмсез...

 

Җилкәнен киерсә көймәң,

 

Ул бит язмыш дигән сүз.

 

Яшьләр

 

Кызлар бии, ул егетләр бии!

 

Бии алар барсын берочтан.

 

Алар өчен бар да бер иш бугай:

 

Барыня һәм шейк, чарльстон...

 

Иңбашлары, күкрәкләре нинди?! -

 

Алыплармы килә урамнан?

 

Карашлары горур һәм тәкәббер,

 

Кигәннәре ефәк, капроннан.

 

Алар өчен эш тә кызык кына.

 

Бу яшьләрне ничек тиргисең?!

 

Алар әле, шушы яшькә җитеп,

 

Иснәмәгән дары, тир исен.

 

Ачлыктан да алар шешенмәгән,

 

Әнә ничек тулып пешкәннәр.

 

Кайгыларны алар аңламыйлар,

 

Әйтерсең лә, айдан төшкәннәр.

 

Мин шатланып карыйм бу яшьләргә,

 

Тик ямансу әле ни өчен?

 

Чөнки бии белмим мин аларча,

 

Ни буй-сыным минем, ни көчем...

 

Истән чыкмый алабута тәме.

 

Юк, кайгылар безгә ят түгел.

 

Без бит тере калдык,

 

Исән калдык,

 

Шуңа күрә күңел якты гел.

 

Биесеннәр, әйдә, безнең яшьләр! -

 

Карап торам эндәшми генә.

 

Бәябезне без беләбез!

 

Шуңа

 

Күзәтәбез көнләшми генә.

 

 

 

* * *

 

Ташладым мин күкне.

 

Йолдызлар да

 

Тиеп тормый инде иңемә.

 

Текә-текә йолдыз юлларыннан

 

Кайтып төштем менә җиремә.

 

Тик шикләнмә.

 

Куркаклыктан түгел.

 

Ул чакларда, дөрес, яшь идем.

 

Күк законы миңа изге һаман,

 

Шул законнар белән яшимен.

 

Гел сагынып яшим күкрәүләрне,

 

Зәңгәр күкнең зәңгәр үрләрен.

 

Минем җанда

 

Аэродромнар гүли,

 

Мине чакырып елый төннәрен.

 

 

 

 

 

 МАКСИМ ЦАГАРАЕВ,

 

  осетин шагыйре

 

 

 

Кояш

 

 

 

Һәрбер күзәнәктә кояш яши,

 

Яктырта ул һәрбер күңелдән.

 

Тукылганбыз кояш нурларыннан,

 

Безнең гомер нурга күмелгән.

 

Карый кояш безнең тәрәзәдән,

 

Ут янамы диеп учакта.

 

Ул осетин бишегендә яткан

 

Сабый булып көлә кочакта.

 

Әй җилферди күктә кайнар кояш,

 

Әй кыздыра – түгел түзәрлек!

 

Безгә эссе дә бит, бәхетеннән

 

Җәйрәп ята әнә үзәнлек.

 

Җәй җитүгә, ул шарлавык булып,

 

Үзәннәргә таба ургыла.

 

Йә әйләнә утлы бураннарга –

 

Булдырала шулай ул гына!

 

Безнең белән ул хакимлек итә,

 

Кайда кирәк, кояш ул шунда –

 

Картларның ул кабере тирәсендә,

 

Сабыйларның ул баш очында.

 

   

 

 

 

    ДАУТ ДАРЧИЕВ,

 

осетин шагыйре

 

 

 

Арба җыры

 

 

 

Җирдә безнең үз юлыбыз,

 

Юлыбызда - үз җырыбыз.

 

Җырларыңны, әйдә, барла,

 

Җырла, арба, әйдә, арба!

 

Ипләп кенә бармалы юл -

 

Сикәлтәле, бормалы ул.

 

Әйдә, алга, әйдә, арба,

 

Бормалардан куркып барма!

 

Киң булса да, тар булса да,

 

Юлда яңгыр, кар булса да,

 

Әйдә, арба, әйдә, алга,

 

Бар ышаныч синдә, арба!

 

Давыллар да очрар алда,

 

Салкын җилләр кочар анда.

 

Ә шулай да әйдә, арба -

 

Тыныч барам мин син барда.

 

Алга бару - синең эшең,

 

Әйдә, Алла хакы өчен.

 

Әйдә, алга, әйдә, арба,

 

Кояшыңнан берүк калма!

 

Без кояшка юлыгырбыз,

 

Нурларында җылынырбыз.

 

Җырлый-җырлый, әйдә, арба,

 

Әйдә, арба, әйдә, арма!

 

 

 

 

 

 ПЕТР ПОЗДЕЕВ,

 

 удмурт шагыйре

 

 

 

Удмурт иле

 

 

 

Вакыт җиткәч, чит илләргә

 

Чыгарга да әзер мин.

 

Тик анда туган ягымны

 

Белүчеләр әздер дим...

 

Сорарлар анда: удмурт кем?

 

Удмурт иле нинди ул?

 

Удмурт иленә кем хуҗа?

 

Илтә аңа нинди юл?..

 

Удмурт иле - яфрак кына

 

Мәһабәт бер имәндә.

 

Күз алдына “бәхет” килә

 

Удмурт иле дигәндә.

 

Удмурт иленең хуҗасын

 

Ерактан була танып:

 

Ул - бәхетле, нурлы булыр,

 

Исеме аның - Халык.

 

Килсәгез, табын артында

 

Дәртле җырлар җырланыр,

 

Һәр авылда, һәр шәһәрдә

 

Сезгә бәхет юлланыр!

 

Әгәр дә телисез икән

 

Дуслык тәмен татырга,

 

Кагылырбыз без марига,

 

Башкортка һәм татарга...

 

Удмурт иле - менә шушы!

 

Килеп күрә аласыз:

 

Рәхим итегез - һәр өйгә

 

Килеп керә аласыз!

 

Удмурт иле - бәхет иле!

 

Бәхет өчен туган ул!

 

Чөнки халкым Илемдәге

 

Бар халыкка туган ул!

 

 

 

 

 

ДМИТРИЙ КАРА ЧОБАН,

 

гагауз шагыйре

 

 

 

* * *

 

Өебез - язгы ак болын,

 

Зәңгәр күк - түшәмебез.

 

Без - болынның патшалары,

 

Яшь үлән - түшәгебез.

 

Чәчәк кебек яшьлегебез

 

Әле яңа коела.

 

Ә шулай да безгә әле

 

Картаюлар тыела.

 

Карашларыбыз - җылыдан,

 

Пыяла - безнең күңел.

 

Пыяла булса да, күңел

 

Ватыла торган түгел.

 

...Тиздән тынар сандугачлар,

 

Кыймаслар җыр башларга:

 

Күзләрең -

 

Зәңгәр йолдыздан,

 

Карашың -

 

Ак мәхәббәттән,

 

Кочагың -

 

Уттан икәнне

 

Тагын бер кат расларга.

 

Туй

 

Таңга кадәр ташыды туй,

 

Дер селкеттек идәнен.

 

Белеп була хәзер

 

Туйда

 

Кемгә нәрсә тигәнен:

 

Сый-хөрмәт -

 

Бөтен мәҗлескә,

 

Шау-шуы -

 

Күршеләргә,

 

Үкенече - чакырып та

 

Килмәгән кешеләргә,

 

Табын түре - кодаларга,

 

Әниләргә - сөенеч,

 

Дус-ишләргә - олы бәйрәм,

 

Дошманнарга - көенеч.

 

Дәрт һәм дәрман -

 

Чүгә-чүгә

 

Җан-фәрманга

 

Биючегә.

 

Беләсезме, бу туйдан бит

 

Иң уңганы мин булдым.

 

Бу туйдан мин шундый уңдым:

 

Япь-яшь хатынлы булдым.

 

 

 

 

 

   ВЕНИАМИН ИВШИН,

 

 удмурт шагыйре

 

 

 

Онытмыйк!

 

 

 

Утырттык алма агачы -

 

Ул яшь әле, өр-яңа...

 

Әмма үткен балталар да

 

Бар шул әле дөньяда.

 

Карлыгачлар уйный күктә

 

Югарыда, биектә...

 

Әмма шунда ук әйләнә

 

Козгын дигән киек тә.

 

Без бу җиргә барыбыз да

 

Яхшылыктан яралдык...

 

Әмма безне әле һаман

 

Саклап тора яманлык.

 

Без - бәхетле! Бүген әле

 

Яманлыклар янамый...

 

Әмма алма бакчасын да

 

Онытырга ярамый!

 

 

 

 

 

 СЕРГЕЙ МАКАРОВ,

 

рус шагыйре

 

 

 

Шәһәр каеннары

 

 

 

Әй син, руда,

 

Домналарда

 

Әйлән сыек металлга!

 

Домна артында - каеннар...

 

Калып торам мин таңга.

 

Урманнан качып, каеннар

 

Шәһәргә җыелганнар.

 

Алар, ахрысы, шәһәрдә

 

Яшәргә җыенганнар.

 

Бар дип тә белми төтенне,

 

Яфрак яра үзләре.

 

Батыр, әлбәттә, каенның

 

Бу шәһәргә түзгәне!

 

Утырттым мин дә яшь каен

 

Нәкъ тәрәзә төбенә.

 

Ул инде әнә ямь-яшел

 

Бөреләргә төренә.

 

Каенымны мин кояшның

 

Нуры белән нурладым.

 

Ә зифа кәүсәсенә дип,

 

Ай нурларын урладым.

 

Ул шәһәр шау-шуларына,

 

Төтененә бирешмәс.

 

Шуңа да бирешеп тору

 

Ак каенга килешмәс!

 

Үсәр ул ташып, ургылып,

 

Булыр әле ул дәү дә.

 

Учың белән сыйпап кара:

 

Җан кебек кайнар гәүдә!

 

Искә төште

 

Мин Иделдә үстем.

 

Балачаклар

 

Әйләнделәр изге ядкарьгә.

 

Бүреләр дә әйбәт була иде

 

Без укыган әкиятләрдә.

 

Истә әле - килде Җиңү көне...

 

Ятмадык без төнен йокларга.

 

Шул көннән соң кайгы кәгазьләре

 

Килмәс булды безнең йортларга.

 

Күк күкрәде, хәтерләтеп безгә

 

Дәһшәтләрен сугыш кырының.

 

Немец әсирләре җимеректән

 

Чистарталар детдом урынын.

 

Истә әле - сайрады бер кошчык,

 

Шуны тыңлап яшьләр киптердем.

 

Мин - бер сабый - ябык кына фрицка

 

Печенье һәм хәлвә китердем.

 

Алышырга түгел, кызганганга

 

Алып килдем ипи. Бөтенне.

 

Тезләнде дә немец, елый-елый

 

Ни өчендер гафу үтенде.

 

 

 

 

 

 ВАСИЛИЙ ДАВЫДОВ-АНАТРИ,

 

   чуаш шагыйре

 

 

 

Эшче Вәкил Сабитов янында кунакта

 

 

 

Утыр, Вәкил, минем янга,

 

Эшеңне ташла әле.

 

Мин яраткан теге моңлы

 

Җырыңны башла әле!

 

Син җырласаң, килер дуслар

 

Хәтеремә, уема:

 

Шагыйрь дустым шигырь укыр

 

Күз йоммый төн буена.

 

Җырла әле, дөньядагы

 

Иң матур җыр шушыдыр.

 

Такташ белән Җәлил җырлар,

 

Җырга Шәрәф кушылыр!

 

Килеп керер Тукай үзе

 

Җырыңны тыңлар өчен.

 

Әллә ниләр бирер идем

 

Мин шушы моңнар өчен.

 

Татарның җаны туп-тулы

 

Ярсулы хис, җыр, җегәр!..

 

Утыр, Вәкил, яннарыма,

 

Татарча җырлап җибәр!

 

 

 

Нигә елый каен?

 

Уртаклашыйм ничек

 

Каенның кайгысын? -

 

Каенның кайсыдыр

 

Каерган кайрысын.

 

Ә икенче берсе

 

Кызганып тормаган -

 

Каенга зур итеп

 

Исемен сырлаган.

 

Себеркегә дип тә

 

Сындырганнар аны.

 

Әрнетә - каенның

 

Күз яше тамганы.

 

Карыйм да каенга,

 

Күңелем тырнала -

 

Ни үле, ни тере,

 

Ул чак-чак тын ала.

 

Яз җитсә, яңадан

 

Яралар ачыла.

 

Тып та тып каенсу -

 

Татлы да, ачы да.

 

 

 

 

 

 

 

    ГРИГОРЕ ВИЕРУ,

 

молдаван шагыйре

 

 

 

  Көтү

 

 

 

Сугышлар тынды...

 

Кайтырга тиеш

 

Улым сугыштан

 

Исән-сау килеш.

 

Менә күрерсез -

 

Ул кайтмый калмас,

 

Мине күрмичә

 

Булдыра алмас!

 

Сугышта сукыр

 

Калгандыр улым, -

 

Шуңа ул өйгә

 

Тапмыйдыр юлын.

 

Саңгырауланды

 

Микән ул әллә? -

 

Ишетмидер шул

 

Мине ул хәлдә.

 

Улым аягын

 

Югалтса, өйгә

 

Ничек кайтсын ул

 

Аяксыз көйгә?!

 

Югалтты микән

 

Сугышта кулын? -

 

Шуңа хат яза

 

Алмыйдыр улым.

 

Калгандыр телсез,

 

Җуйгандыр аңын -

 

Әйтә алмыйдыр

 

Кайда туганын...

 

“Улың сугышта

 

Үлде”,- дип беркем

 

Әйтмәде миңа -

 

Кайтыр ул беркөн!

 

 

 

САЛОМЕЯ НЕРИС,

литва шагыйре

Җир яшәргәндә

 

Тупларның ачы тавышы

Тынып торган арада

Елга буйлап кәккүкләрнең

Күкелдәве тарала.

Баш очында сайрый тургай -

Сайрый үлем турында;

Башак өнсез калган җирдә,

Үлем йөргән урында.

Чәчәкләр: “Әйдә, уйныйк”,- дип

Тартсалар да толымнан,

Мылтыгымны мин барыбер

Төшералмыйм кулымнан.

Җыры өчен рәхмәт кошка -

Моңсулана, моңлана.

Минем күзләр генә менә

Күз яшеннән дымлана.

Ә шулай да, гәрчә туры

Килмәсә дә татырга,

Ул кадәр моңсу түгелдер

Язын үлү батырга.

Батырларны алмый үлем,

Күпме сагаласа да,-

Үзебезнең кояш шул ул,

Яктырта җир аша да!


 ПАВЕЛ ЮЛАЕВ

Юатучы

Ачы җилләр арасында,

Безнең кибет каршында

Яши нәзек билле каен,

Күрә каен барсын да.

Ир-атларның кайберләре,

Таралганчы өйләргә,

Сарылалар ак каенга,

Аһ-зарларын сөйләргә.

Елыйлар кочып каенны:

- Хәлебезгә кер! - диләр

Һәм бер очтан хатыннарын,

Бурычларын тиргиләр.

Аекларны да... кемне дә

Юатып була ла ул,

Ләкин кая китсен каен?

Кая китә ала ул?!

Ялгыз... ятим... Кешеләрнең

Көтә бер җылы сүзен:

- Хәлләрең ничек, каенкай?

Боекмыйсыңмы үзең?


 САИДАЛИ МАМУР,

таҗик шагыйре


Мәңгелек ут

Без, кырык мең совет һәм поляк су­гышчылары, Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән өчен шушы урында ян­дырылдык. Бездән берни дә калмады. Фашист ерткычлары безнең көлләре­безне дә үзләре белән алып киттеләр. Без сезнең хәтерегездә генә яшибез, шәфкатьле кешеләр”.

 

(“Радогаш” концлагерендагымәрмәр тактага язылгачсүзләрдән)

Ничек зурлыйк сезнең батырлыкны? -

Мәңгелек бит бездән көчлерәк.

Кабер ташындагы дүрт юл шигырь

Язмышларга кереш төслерәк!

Безнең хәтер, ачы кайтаваздай,

Яңгырасын яңа чорларда.

Мәңгелеккә эпиграфтыр - мәрмәр!

Сез яшисез мәрмәр җырларда.

Таш астында сез бит йокламыйсыз.

Оран саласыз сез кирәктә!

Ә таштагы һәрбер хәреф оча,

Пуля кебек, безнең йөрәккә.

Бер минутлык тынлык! Авыр тынлык.

Бу - мәңгелек тынлык, чынлыкта.

Әйтерсең лә, сезнең гомерләр дә

Әйләнгәннәр шушы тынлыкка.

Моңсу тынлык күптавышлы иде.

Төрле телдә җил дә елады.-

Мәрмәр таш янында.

Зиратта ул

Сезнең каберләрне юллады...

Мәңгелек ут - солдат кулындагы

Байрак кебек яна, ярсына.

Сезнең йөрәкләр дә тибә анда,

Ялкынланып тибә каршыда!


АЛЕКСАНДР ЦАРУКАЕВ,

  осетин шагыйре


Көзге урман

Күземә тау түбәсеннән

Ап-ак кар карап тора.

Җил ятим калган чинарның

Яфрагын тараттыра.

Соңгы тургай очып үтте

Тавышсыз-нисез генә.

Ялангач урманда ул да

Бер моңсыз-көйсез менә.

Бушап калган агачларда

Тирбәлүче оялар…

Сандугач ояларына

Инде карга оялар.

Йокыга талды буш урман.

Соңгы яфрак - түшендә.

Ахры, шул ялгыз яфракны

Күрәдер ул төшендә.

 

ИРЭНА СЕРГЕЕВА,

рус шагыйре


Аккошлар

 

Берәр нәрсә баладан да

Матур булаламы?..

Очарга өйрәнә соры

Аккош балалары.

Ашыкмыйк - алар үзләрен

Сынап карар әле,

Әниләре шикелле үк

Канат кагар әле!

Ашыкмыйк - алар берзаман

Күзнең явын алыр!

Балаларны табу кыен,

Үстерү дә - авыр!

Нәни аккош баласының

Балкый соры төсе.

Бу - матур төс!

Тик куркыныч

Безгә соры кеше.

Җирдә ак күңелле генә

Кеше булсын бары!

Булыр! Йөзә әнә җирнең

Ап-ак тылсымнары!

 

 РАИСА САРБИ,

 чуаш шагыйре

 

Тәүге яфрак

 

Дөп тә дөп килә бөре -

Күренми берни эчтә.

Тизрәк чыгарга кирәк -

Түзеп тора ул көчкә.

Аннары кинәт кенә

Карады да үрелеп,

Язның тәүге яфрагы

Калды күктә эленеп.

Рәхәт икән яз көне -

Яфрак шуңа көләдер.

Язгы җилдә яфракның

И кытыгы киләдер.

Ләкин шушы шатлыкны

Кем белән бүлешергә?

Аңа дуслары кирәк

Бергәләп көлешергә.

Ә яфракның дуслары

Әле бөре эчендә.

Моңсурак берүзенә

Менә шуның өчен дә.

Дусларсыз бу дөньяда

Түгел бер дә күңелле.

Җитмәсә, кояшы да

Болытларга күмелде.

Яфрак елап җибәрде,

Сөртә-сөртә яшьләрен.

Тамдырды бугай яңгыр

Тамчыларның яшьләрен.

Уятты язны яңгыр -

Төртеп чыкты бөреләр.

Берәү, икәү, өчәү, дүрт...

Һәммәсе бер төрлеләр.

Тотындылар бөреләр

Биергә, кул чабарга! -

Елмайды тәүге яфрак,

Һәм кушылды ал арга.

 

 РИЗА ХАЛИД,

Кырым татар шагыйре

 

Гармунчы кыз

 

Гармун уйный бер кыз.

Әйтерсең лә,

Гармун түгел, тылсым кулында.

Ул уйнаган көйгә алтын яллы

Атлар бии яшел болында.

Ул атларны биетә дә ала,

Теләгәндә шундук иярли.

Шундый итеп уйный,

Бармаклары

Биеп тора - күз дә иярми.

Ул уйнаган көйләр гади түгел,

Бәхет, шатлык, яшәү турында.

 Гармун уйный бер кыз.

Гармун түгел,

Сандугачтыр аның кулында.

 

ЮРИЙ СЕМЕНДЕР,

чуаш шагыйре

 

Пинерби

Күпме исем! Исемнәрдән

Бер генә исермәдем.

Кояш булып яна җанда

Берсе шул исемнәрнең.

Язгы сулар гөрләп ага –

Пинерби,

Ак йолдызлар дөрләп яна –

Пинерби,

Алсулана Идел таңда –

Пинерби,

Сөйгән ярым көтә анда –

Пинерби.

Һәркемгә таныш ул бездә.

Әмма миңа ул исем

Хәтерләтә сандугачны,

Шомырт чәчәге исен.

Җылыта мине ул исем,

Елата - каен сыман.

Тик мин аның күзенә дә

Карарга кыенсынам.

Язгы сулар гөрләп ага –

Пинерби,

Ак йолдызлар дөрләп яна –

Пинерби,

Алсулана Идел таңда –

Пинерби,

Сөйгән ярым көтә анда –

Пинерби.

 

МИХАИЛ САЗОНОВ,

рус шагыйре

 

Зирек

Кемдер аны

Жәлләмичә

Кисеп алган.

Казык итеп,

Җиргә кагып

Куйган аннан.

Кирәк булган

Тарттырырга

Палатканы.

Туган җиргә

Агып төшкән

Зирек каны.

Көннәр үткән.

Арынган да

Ул ярадан,

Яз җитүгә

Яфрак ярган

Өр-яңадан.

Зирек булып

Өр-яңадан

Кабынган ул,

Ни дисәң дә,

Туган җиргә

Кагылган шул!

 

 САБИР РӨСТӘМХАНЛЫ,

 азәрбайҗан шагыйре

Ватандарлар үлми

Җиткәннән соң билгеле бер чиккә,

Төшеп калам гомер атыннан,

Үлчәп куй син миңа, туган җирем,

Өч аршын җир - авыл артыннан.

Аерылмас өчен туган җирдән!

Бу өметем көлке кебек тә,

Ышанычның көче калмас иде,

Сүнсә әгәр шушы өмет тә.

Аз да, күп тә түгел - өч аршын җир,

Якты, җылы булыр түбәндә.

Туган авыл, нәкъ элекке кебек,

Гөрләп торса минем түбәмдә.

Иркәләсә мине әнкәм теле,

Чишмәм суы торса табында,

Болыннарда инеш дулкынланса,

Кайтачакмын, димәк, тагын да.

Елармын мин бишек җырларыннан,

Еллар узар, ә җыр йокламас.

Нәселемдә мин әллә кем түгел -

Мин үлгәннән нәсел туктамас!

Туйлар гөрләр тауда - авылларда,

Дәвам итәр нәсел минем дә.

Чөнки Ватан тарихлардан зуррак,

Ватандарлар үлми илемдә.

Миңа дигән гомер, йолдыз кебек,

Сүнсә әгәр, мин ул чагында

Терелермен бодай бөртегедәй,

Туган җирем, синдә тагын да!

 

МИХАИЛ ДУДИН,

рус шагыйре

Муса Җәлил истәлегенә багышланган кичәдә укылган шигырь

Йөрәгенә төбәп аткан чакта,

Дага белән таптап чапканда,

Киләчәккә оча канатлы җыр

Азатлыгын илнең якларга.

Җыр - югалмый! Беркем әйтә алмый -

Ирек җыры кайдан алынган?!

Эстафета-җырны алган Пушкин

Билгесез бер җырчы җаныннан.

Үткәннәргә үпкәм юк та кебек,

Хәтер генә тынны буа бит.

Юксынадыр “Болгар” яшь Тукайны,

Ә Җәлилне - кысан Моабит.

Якынлаша палач баш очына

Һәм күкрәккә мылтык терәлә.

Ап-ак карлар кайный кайнар каннан,

Машук ташы кинәт тетрәнә.

Һәм балтага Фучик башын куя,

Җәлил баса пуля каршына.

Ә җыр җирне азатлыкка әйди,

Канатлары чорны тарсына.

Тәрҗемәләр җырга кирәк түгел -

Ул үзенә урын табачак

Ил җанында, халык язмышында.

Җыр - мәңгелек - исән калачак!

 

 НИКОЛАЙ ШӘМСЕТДИНОВ

* * *

Кырык беренче ел

Уяна дертләп таңнарда

фронтка киткән солдатларның

кызлары -

Тын таңнарда җанны өзеп

Ишетелә составларның

узганы.

Ерагая Донны кичеп

яу кырының карасу тө-

­төннәре,

кырынмаган, кырыс йөзле

әтиләрнең окоптагы

төннәре.

Хатлар - сирәк, хатлар - кыска.

Ерткаланган кырлар тар-мар

ителгән.

Кургашын яңгырларыннан

зәңгәр күкнең чит-читләре

кителгән.

Ишетелә ераклардан

авыр-авыр сулаганы

чиратның -

шырпыга чират торганы

үсмерләрнең, хатын-кызның,

ир-атның.

Ә кояшта янган кызлар

үсеп килә нинди авыр

чакта да.

Карлыганнар каралганнар,

сытылырга тора алар

бакчада.

Аларның күләгәләре

Ватан буйлап көнбатышка

сузылган...

Әтиләрнең юллары да

Шулар аша Берлинга ук

узылган.

 

АН-2

Урман төсле яшел. Кар сарыган.

Уңайлы да үзе, гади дә.

Ышанычлы. Җиңел. Өйрәнелгән.

Урнашабыз җайлап - нәкъ өйдә.

Күтәрелде тайга өстенә ул,

Калдырды да тирән кар илен.

Кар аралаш корыч хәрәкәтне

Югарыдан менеп карыймын.

Чәчи-чәчи гүли таныш мотор.

Бозлы яшьләр күзгә тулыша.

Тундра исә, төлке кебек кенә,

Туше белән безгә шуыша.

Ә юлдашым объективы белән

Җирне күзли, нидер эзләнә.

Утлар биеп кала. Ә манзара

Күз алдында меңгә үзгәрә...

Дөнья якты, ярсу һәм тынгысыз!

Көмеш боланнарның юлына

Каршы чыккан әнә боргаланып

Тыйнак кына елга - Елена.

 Без - очабыз! Хезмәт шавы белән

Таң нурлары бергә кушыла.

Алтын кояш ал нурлары белән

Сәлам юллый Себер кышына.

Кайный Себер җире! Кайнар - җиле!

Ә офыкта ал таң сызыла.

Көнчыгышның кан тамыры кебек

Себер аша торба сузыла.

Эшчеләрнең бу - гадәти көне.

Алар инде монда күптәннән,

Корыч кебек җилдә кайный-кайный,

Себер халкы булып беткәннәр.

Эшче хезмәтенең Бөек Көче

Хәрәкәткә Җирне китерә,

Чирәм җирне иген кыры итә,

Тайгаларда сазлык киптерә.

Килеп керә блокнот битләренә

Эшче кебек кырыс шигырьләр.

Ә аларда - Себер күкрәүләре,

Себергә хас кырыс шөгыльләр.

Үзәкләргә үтсен һәрбер шигырь

Охшап торсын Себер җиленә.

АН-2 нең канатлары әнә

Ода яза Себер җиренә!

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:14

Эчке рецензияләр

Татарстан китап нәшриятында элекке заманнарда шундый тәртип бар иде: килгән кулъязманы китап итеп чыгарыр алдыннан, һичшиксез, язучылардан, галимнәрдән, әдәбият белгечләреннән укытып алар. Кулъязма барырлыкмы, түгелме? Минем аша да шактый кулъязмалар узган икән. «Эчке рецензия» дип аталган ул бәяләмәләр, әлбәттә, матбугат өчен дип түгел, фәкать нәшрият җитәкчелеге киләсе ел планын караганда билгеле бер фикергә килсен өчен языла. Кулъязманы, гадәттә, каләм тотып укыйсың: авторга да, редакторга да китап өстендә эшләгәндә җиңелрәк булсын өчен, билгеләр куясың, фикерләреңне җиткерәсең, конкрет тәкъдимнәреңне әйтәсең. Китап булып чыкканда аның исеме дә үзгәрергә мөмкин,  телгә алынган кайбер шигырьләрнең төшеп тә калуы да бар. Кайчакларда кулъязма, китап рәвешен алганда, танымаслык хәлгә дә килгәли. Мин монда Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким кебек бөекләрнең китаплары турында әйтмим, билгеле.

 

Һәрхәлдә, әлеге бәяләмәләр каләмдәшләремә теләктәшлек йөзеннән, аларга булышлык теләгеннән чыгып язылганнар иде. 

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:13

Зәет Мәҗитов. «Теләк»

Дөресен әйтим, кулъязмага куркып кына алындым, шикләнеп кенә тотындым. Иң элек күләме куркытты. Аз һәм салмак кына иҗат итүче Зәет ага Мәҗитовның кирпечтән дә калынрак шигырь папкасын күреп аптырабрак калдым. Бу папка эчендә ниләр булыр  икән дип, кызыксынып укып та чыктым. Игътибар белән, шагыйрьнең җанын, шигъриятен, шигъри фикерләвен, рухи халәтен, поэтик дөньясын аңларга, төшенергә тырышып укыдым. Соңгы елларда матбугатта сирәк күренгәнлектән, аның иҗаты әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән, шигъри күзәтүләрдән бөтенләй диярлек төшеп калганнан дамы, моңа кадәр шагыйрьнең иҗатын бик тулы күз алдына китерә алганым юк иде. Менә хәзер инде бераз күзалларга да мөмкин. Тик шунысы гаҗәп, үзе әдәбиятта җиң сызганып эшләүче, әдәбият белеменә, әдәби тәнкыйтькә армый–талмый хезмәт итүче З. Мәҗитовның үз иҗаты гел читтә калуы ни өчендер беркемгә дә гаҗәп тоелмый. Ә баксаң, игътибар белән күзәтеп барганда, өйрәнгәндә, әйтер сүз бар икән.

Китап хронологик–тематик планда төзелгән. Минемчә, шул килеш калдырырга кирәк тә. Шулай эшләгәндә авторның иҗат йөзе дә, аның үсеше, үзгәреше дә күзгә бәрелеп торачак. Аннары шагыйрьнең кайбер уртакул шигырьләре дә (әгәр дә алар китапка керсәләр) укучыларга аңлашылачак һәм акланачак. Монысы, әлбәттә, укучы файдасына түгел, автор «файдасына» гына булачак.

Китап, нигездә, уңай тәэсир калдыра. Биредә шагыйрьнең берничә төр иҗат юнәлеше күзгә бәрелеп тора. Аның төп тематикасы – тормыш турында, кешеләр турында уйланулар, туган җир, шунда узган яшьлек, аларның икесен дә сагыну, юксыну, мәхәббәт, юмор, сатира. Шагыйрьнең күзе үткен: күрә белә, тоя белә. Табигать күренешләре аңа аеруча якын. Табигатьне күңел хисләре белән бергә сиздерми генә үреп бара белә. Ул иң элек, әлбәттә, лирик. Җылы, ягымлы, укучы күңелен иркәли торган лирика. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатыннан алып хәзергәчә кызыл җеп булып сузылып килә ул. Шагыйрьнең иҗаты шуңа тотынып тора да.

Шагыйрьнең лирикасы бигрәк тә яшьрәк чактагы шигырьләрендә матур яклары белән төсмерләнә. Алар совет яшьләренең һәм студентларының матур хисләрен, уй–теләкләрен, максатларын ачык чагылдыралар. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да яшьләр яратып укый торган икән бит. Аларның күбесе – самими, җылы, җиңелчә юмор белән сугарылган. Шуңа күрә дә ул шигырьләрнең укучы күңеленә тәэсир көче бермә–бер арта. Мәсәлән, «Шаяру», «Дуска», «Боз киткәнд», «Чәчәктәй асыл киемнән», «Авыл тынган» кебек шигырьләр әнә шундыйлардан. Шушы нечкә юморлы лирик шигырьләр белән канәгатьләнмичә, автор юмор хисен сатирик, юмористик әсәрләрендә тагын да үстерә. «Юмор һәм сатира» бүлегендәге шигырьләр, мәсәлләр китапның бер бүлеге булып торырга бик нык хаклы, лаеклы.

Соңгы елларда кыска шигырьләр модага кереп китте. Андыйларны бер Равил Фәйзуллин гына яза дип йөрүчеләр дә бар. Баксаң, Зәет Мәҗитов та аларны күптән язып килә икән ләбаса. Һәм начар да язмый. Аның кыска, тыгыз, афоризм дәрәҗәсенә җиткән ул юлларының күбесе җыентыкның бәясен, һичшиксез, күтәрәчәкләр. Бигрәк тә «Беренче көшел»дәге шигырьләр ошады миңа.

  Аннары шагыйрьнең әлеге җыентыгында матур гына язылган җырлары һәм җырга якын шигырьләре дә байтак. Алар ритмик яктан төрле–төрле, теле – йөгерек. Шуларны укып чыккач, З. Мәҗитовның җырлары бик аз булуы бераз аптырашта калдырды.

Болары күзгә бәрелеп торган уңышлар, уңай яклар, китапны китап итә торган сыйфатлар. Гомумән, шагыйрьнең бу этаплы китабы уңай тәэсир калдырды.

Инде киңәш йөзеннән, берничә генә фикер. Авторның әлеге кулъязмасында бу китапка лаеклы булмаган кайбер шигырьләре дә кергән әле. Дөрес, ул «кайберләр»нең кайберләре, беренче карашка, ярыйсы гына кебек. Белеп торам, алар авторга кадерледер. Андыйларын, китапка керткән очракта да, укучы да аңлар һәм кичерер, бәлки. Ләкин авторның бөтен шигырьләрен дә китаптан китапка күчереп йөртүе мәҗбүри түгел. Шундый шигырьләр була: алар заманында үз вазыйфаларын үтиләр. Аларның миссияләре шул бер басылу белән төгәлләнә. Алардан башканы таләп итеп тә булмый. Кирәкми дә! Аннары яңа йортка күчкәндә җыен иске–москыны иске йортта калдыралар бит. Әлеге кулъязмада үз миссиясен үтәгән шундыйрак шигырьләр шактый очрый әле. Аларны автор, бик кадерле булсалар да, китапка кертмәү ягын карасын иде. Андый шигырьләр кулъязманың аеруча беренче чор иҗатына караган бүлекләренә хас. Башка бүлекләрдә дә очраштыра. Мин аларга бернинди дә билгеләр куймадым, битараф калдым. Ул шигырьләрнең төп кимчелеге – артык озынлык, образсызлык, тематика буенча үз–үзеңне кабатлау, гомумән, шул чордагы шигърияткә хас булган типик кимчелекләр. Аннары кайбер шигырьләргә кул да кертәсе килә. Кайбер ритмик чатаклыклар, йомшаграк рифмалар тешкә тиеп–тиеп китә. Автор аларны тагын да бер кабат карап чыгар. Алар, миңа калса, китапны ямьсезләп кенә торачаклар, китапны «старомодный» итәчәкләр. Искегә тисәң, исең китәр, диләр бит. Тимәвең хәерлерәктер.

Поэмалар мәсьәләсенә килгәндә, эш болайрак тора. Зәет Мәҗитовның сюжетлы поэмалар тарафдары икәнен беләбез. Ул үзенең иҗатында да шул принцибына хыянәт итми, шуны тагын бер кат раслый гына. Бу өлкәдә аның үз уңышлары бар. Миңа калса, «Һәйкәл янында», «Җырлы таңнар» һәм «Кияү каршылаганда» дигәннәрен китапка кертергә мөмкин. Аеруча соңгысы фольклорга нигезләнеп, йөгерек тел белән язылган. Ә менә «Ярсу Ык»ка бераз шигем бар. Китапны, бүгенге көн күзлегеннән караганда, бозмас микән ул? Ни дисәң дә, ул да үз миссиясен үтәгән әсәр кебек тәэсир калдыра. Монысын мин хәл итә алмыйм. Автор белән редактор үзләре уртак бер фикергә килерләр, аңлашылар, хәл итәрләр.

Кыскасы, Зәет Мәҗитовның әлеге кулъязмасыннан укучы яратып укырлык, әйбәт сыйфатлы, матур китап чыгарырга мөмкин дип уйлыйм. Һәм ышанып калам!

6 декабрь, 1980

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:11

Рөстәм Яхин. Җырлар җыентыгы

Рөстәм Яхин бүгенге татар музыкасының җыр жанрында иң актив эшләүче композиторларның берсе. Шунысы характерлы, аның җырлары, романслары һәрвакыт диярлек озын гомерле булып чыга. Ул иҗат иткән җырлар сәхнәләрдән тиз генә төшмиләр. Шул яклары белән  генә дә алар халык җырлары белән аваздаш. Композитор соңгы елларда да җырчыларыбызның репертуарын бик күп яңа оригиналь җырлар, романслар белән баетты. Алар эстрада концертларының хаклы рәвештә бизәгенә, күркенә әйләнделәр. Ул җырлар халык арасында да яратып җырлана.

Рөстәм Яхинның нәшриятка җыеп тапшырган җырлар җыентыгы да аның соңгы елларда җыр өлкәсендә күп һәм уңышлы эшләвен дәлилли. Җырлар (мин монда җырларның текстлары турында гына сүз алып барачакмын), нигездә, уңышлы сайланган. Идея–тематик ягына да тел тидерерлек түгел. Җыентыкка күбесенчә патетик–публицистик рухтагы, күтәренке тонда җырлана торган җырлар тупланган. Бу рух җырларның исемнәреннән үк сизелеп тора: «Иң матур җырым сиңа, Октябрь!», «Ленин», «Коммунист», «Кызыл байрак»… Җыентыкка шулай ук безгә күптән инде мәгълүм булган, халык арасында популярлашкан җырлар да кертелгән. Әйтик, «Романтика» җыры шундыйлардан.

Җыентыкка уңышлы җырлар тупланган хәлдә дә, ул әле билгеле бер тәртипкә салынмаган. Шуңа күрәме, ул бербөтен җыентык булып күз алдына килми. Миңа калса, җыентыкны өч төрле принцип буенча төзеп булыр иде.

Беренче принцип. Патриотик җырлардан торган җыентык төзергә мөмкин. Хәтерем ялгышмаса, әлеге җыентыктагы патриотик җырлар композиторның күптән түгел булып узган авторлык кичәсендә «Туган илем» исемле җырлар циклы итеп башкарылган иде. Бу җыентык болай да, нигездә, нәкъ шундый җырлардан тора.

Икенче принцип. Композиторның соңгы елларда язган һәм халык арасында киң таралган җырларын һәм романсларын тәшкил иткән җырлар китабы төзү. Рөстәм Яхинның андый әсәрләре бу кулъязмада бөтенләй диярлек күренми. Алар исә бик күп. Мин шундыйлар рәтенә «Минем таныш өянкеләр», «Син кайда идең?», «Бөдрә таллар», «Ак җилкән», «Кыр казлары китә», «Килен төшкәндә» шикелле популяр җырларны кертер идем.

Өченче принцип. Җыентыкны ике бүлектән төзергә була. Беренче бүлеккә иң уңышлы патриотик җырларны туплап, икенче бүлеккә композиторның популяр җырларын берләштерсәң, җыентык бигрәк тә уңышлы булыр иде кебек. Монысы инде күләм мәсьәләсенә бәйле.

Әгәр дә шушыларны истә тотып эшләгәндә, җыентык отачак кына. Нәтиҗәдә, менә дигән җырлар китабы дөнья күрәчәк.

Инде җыр текстларының әдәби эшләнешләре турында да берничә сүз. Әйткәнемчә, җыр текстлары, гомумән алганда, уңышлы сайланган. Арада «Ленин», «Коммунист», «Бишек җыры» кебек җырлар поэтик яктан оста язылулары белән аерылып торалар. Ә менә «Яңа язлар килә», «Иң матур җырым сиңа, Октябрь!» исемле җырларның сүзләре бик йомшак. Стилистик яктан да җырларга авырдыр шикелле. Композиторга бер генә теләгем бар: текст авторларына талымлырак булырга иде. Мәсәлән, кем ул Н. Галимов? Шагыйрьме? Түгелме? Беребез дә белми андый шагыйрьне.

Җыентыкның исеме турында да уйланырга кирәк, минемчә. «Йөрәк җыры» дигән исем китапка ятып тора кебек.  Җырларның рухына да туры килә. Автор килешсә, шулай дип куйганда начар булмас иде.

Кыскасы, күренекле композиторыбыз Рөстәм Яхинның яңа җырлар китабын матур итеп, әйбәт итеп чыгарырга кирәк. Ул моңа тулысынча лаеклы!

14 июнь, 1980

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:10

Ренат Харис. «Гүзәл гөмбәз»

Ренат Харисның яңа җыентыгына да үзенчәлекле, кыска, ләкин тыгыз фикерле  шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Шагыйрь күңеле тыныч түгел. Дөньядагы һәртөрле вакыйгалар да, яшәеш фәлсәфәсе дә, кеше күңеленең төрле фасыллары да уйландыра аны. Мин, мәсәлән, әлеге китапка эпиграф итеп түбәндәге шигырь юлларын куяр идем:

                              Мин янмыйммы?

                              Мин янмыйммы? –

                              бөтен барлыгым белән

                              Мин тоташкан Заманамның

                              Киеренкелегенә.

                                                             («Мин янмыйммы?..»)

Шушы юллар – шагыйрьнең шигърияттәге кыйбласы, хәтта, әйтер идем, шагыйрьнең шигъри манифесты. Китаптагы бик күп шигырьләр әлеге шигъри юлларга киеренкелекләре, публицистик ялкыннары белән аваздашлар.

Төрле бүлекләргә кергән «Сугыша ике күбәләк», «Игенче җыры», «Кесә», «Төен», «Актер монологы», «Тылмач», «Дантега ияреп» кебек шигырьләр төгәлләнгән булулары, актуаль яңгыраулары белән укучыны җәлеп итәләр. Аларда нагрузкасыз артык сүзләр юк. Һәр юл, һәр сүз үз урынында. Бу, гомумән, шагыйрь иҗатына хас сыйфат. Шигырьдә җыйнаклыкны, кыскалыкны, ювелирлыкны өстен күрә шагыйрь.

Олыгая бару хмкмәтеме, шагыйрьнең шигырьләрендә хис, җылылык, яктылык торган саен арта бара шикелле. Аның инде фәлсәфи шигырьләре дә хислерәк, укырга рәхәтрәк. Бу очракта «Кояш вальсы» матур бер мисал була алыр иде. Формасы да яңа, буяулары да якты, акварельне хәтерләтә торган. Ул, чыннан да, кояшлы әсәр. «Мин тагын сагынам Казанымны», «Кар сулары», «Мәхәббәтемнең чәчәген…» шигырьләре дә лирик Хариска матур дәлилләр.

Ренат Харисның миңа иң охшаган шигырьләре арасында «Кем тизрәк татулаша?» исемлесе дә бар. Ул, беренче карашка, зур фәлсәфи фикерләргә дәгъвә итми. Әмма анда – чын милли бизәкләр, этнографик күзәтүләр, милли характерлар. Аннары безнең шигърияттә сирәк кулланыла торган бер алым – к и н а я  дә бар. Шигырьдәге сурәтләр күз алдына килә. Шигырьдәге геройлар, кинодагы кебек, берәм–берәм күз алдыннан уза. Образлары истә кала. «Китереп суксам…», «Мин дуамал айгыр кебек…», «Үпкәләгән алмагач», «Һәм очабыз» дигән шигырьләр дә кинаягә корылган. Ул алым шигырьне үтемлерәк итә, укучыга тәэсир итү көчен бермә–бер арттыра. Киная дигәннән, «Яңа Шүрәле» кыйссасы да – көчле әсәр. «Булган хәл» дип куелуы да әсәрнең бәясен күтәрә.

Рациональ фикер йөртүче фәлсәфи шагыйрьнең, сирәк кенә булса да, татар халык җырларына мөрәҗәгать итүен белә идек. Биредә дә шундый бер шигырь бар. «Аклы ситсы күлмәк…» дип атала ул. Миңа калса, ул җыентыктагы иң көчле шигырьләрнең берсе, фольклордан иҗади файдалануның матур бер үрнәге.

Җыентыкта, билгеле, уйланып җитмәгән урыннар да очрый. Алар күп түгел. Берничә генә. Мәсәлән, «Үзем дә күрәм» исемле шигырьнең кемгә төбәп язылганлыгы бик үк анык түгел. Шигырьне «Үз илем яманын үзем дә күрәм» дип башлау шулай ук килешеп бетәр микән? Уйлыйсы бар. Аннары кайбер шигырьләрдә артык натуралистик детальләр кереп китә. Әйтик, «Иртәнге таң–уйчан суның» дип башланган шигырьдә «минем башым тирәсендә диңгез кайный башлады» сүзтезмәсе бераз уңайсызрак укыла. «Минем тирәмдә…» дисәң дә берни югалмас иде, мөгаен. Тагын бер мисал:

                                                Минем генә башым

                                                Кипарислар, секвойялар, манаралар,

                                                Барлык тау битләреннән дә ашкан.

Монда да «башым» сүзе артык шикелле. Чөнки баш үзе генә күккә аша алмый. Болар, әлбәттә, бик тиз һәм җиңел төзәтелә торган әйберләр.

«Ат иярләү» исемле поэманы укый башлагач та, Ренат Харисның башлангыч чор иҗаты күңелгә килә. Ни өчен дисәң, аның ат турындагы шигырьләре элек тә бар иде. Истә кала торган, метафораларга бай шигырьләр иде алар. Монда да – ат. Гомумән, чын татар шагыйре буларак, битараф түгел ул атларга. Поэмадагы Кәрамга ат – үзенең күңеле булып тоелган шикелле, шагыйрь өчен дә ат – күңелендә йөргән шигъри символ, кайнар, темпераментлы, хәрәкәтчән һәм акыллы шигърият символы.

Поэма – драматик ачкычта язылган. Сюжет сызыгы да – көтелмәгәнчәрәк. Әсәрнең логикасы буенча башка төрлерәк үстерелеш, чишелеш көтәсең. Юк, шагыйрь күнегелгән стереотип чишелешкә риза түгел. Ул чишелешнең үз вариантын тәкъдим итә. Дөрес, атны бераз жәлләү тойгысы уяна күңелдә. Поэманы укыганда Кәрамның кулыннан тотып туктатасы, камчысын каерып аласы килә. Ләкин аның ярсуын беркем дә, хәтта шагыйрь үзе дә туктата алырлык түгел. Соңгы чиктә Кәрамның ул чактагы халәтен, гомумән, Кәрамны  укучы аңлар дип уйлыйм. Ахырдан шагыйрь үзе дә аның әлеге кыланмышын, поступогын тулысы белән аклый бит. Бу –  без укып күнеккән гади, традицион поэма түгел. Анда – язмыш, анда – фаҗига. Поэмадагы драматик күренешләр, тыгыз, куе буяулар күз алдына килә, хәтергә сеңеп кала.

Исемендә генә бераз шигем бар. Бик үк төгәл микән ул? Поэмада бит сүз ат иярләү турында бармый. Сүз бөтенләй башка хакта…

Поэма, иң ахырдан бирелсә дә, булачак китапның үзәген тәшкил итә. Шагыйрьнең шигырьдән шигырьгә үстерелгән шигъри накалы, хисләр өермәсе әлеге поэмада иң киеренке ноктага, иң югары көчергәнешкә ирешә.

Гомумән, Ренат Харисның «Гүзәл гөмбәз» исемле шигырьләр җыентыгы һәм андагы «Ат иярләү» поэмасы миндә матур тәэсир калдырды. Ул шигърият сөючеләребезгә көтеп алынган шигъри бүләк булачак. Шуңа күрә дә мин аны Татарстан китап нәшриятының 1985 елгы тематик планына, һичшиксез, кертергә кирәк дип саныйм.

20 сентябрь, 1983

Әлеге кулъязманы укып чыктым да гаҗәпләнеп һәм аптырабрак калдым. Күрсәнә безнең халык җырларыбызны! Бер кечкенә сандугач турында гына да күпме җыр! Аннары болар бит әле «Сандугач» сүзе кергән җырларның бер өлеше генә. «Былбыл»лы җырларны да шушы ук төргә кертеп булыр иде бит.

Туфан Миңнуллин сандугачларга багышланган җырлар турында җыр сөюче укучыларга «Азат хатын» журналы аша мөрәҗәгать иткән иде. Шуннан соң редакциягә берничә ай рәттән «сандугач»лы хатлар явып кына торды. Туфан аларны өенә портфельләп ташый торды. Тере кош, тере сандугач тоткан кеше шикелле канатланып, шатланып йөрде ул. Җырлар Татарстаннан гына түгел, илебезнең төрле якларыннан җыелды. Хәтта Куйбышев шәһәреннән: «Менә бу җырларны Туфан Миңнуллинга тапшырырсыз әле, зинһар өчен!» – дип үземнең кулыма да биреп җибәргәннәре булды андый хатларны.

Чыннан да, Туфан Миңнуллинның бу идеясе бик күп укучыларны канатландырып, рухландырып җибәрде, фольклорга, җыр–моңнарыбызга игътибарлырак булырга чакырды. Аптырарлык та бит: кечкенә генә шул кош зур бер халыкның күңел кошына әйләнсен әле, халкыбызның шатлыгын да, кайгы–хәсрәтен дә, мәхәббәтен дә үзе аша уздырсын әле. Шушы җырлардан күренгәнчә, сандугач образы аша халкыбызның бөтен бер тарихын, яшәешен күз алдына китерергә мөмкин икән. Биредә мәхәббәт тә, хезмәт тә, дуслык та, гомумән, халык тормышының бөтен үзенчәлекләре дә, халкыбызның иң матур сыйфатлары да искә алынган. Ул җырлар гомер–гомергә безнең бабаларыбызның рухи дөньясының аерылмас бер өлеше булып әверелгән, ул аларны матурлыкка, гаделлеккә, мәхәббәткә дәшеп торган. Тәрбия китабы да, мәхәббәт китабы да, тормыш китабы да әнә шул җырлар булган. Әлеге җыентыкта да Туфан Миңнуллин «сандугач»лы җырларны бик мәгънәле рәвештә аерым–аерым бүлекләргә туплаган: «Туган җир, Туган ил», «Сагыш, сагыну, бәхет», «Совет чоры җырлары», «Дуслык», «Мәхәббәт», «Яшьлек», «Җыр», «Хат». Шушындый бүлекләргә бүлеп бирү җырларның диапозонын тагын да арттыра, аларның эстетик куәтен тагын да киңәйтебрәк күрсәтергә ярдәм итә.

Туфан Миңнуллинның бу изге башлангычы безгә яңа перспективалар ача шикелле. Әйтик, «Сандугачым–былбылым» исемле җырлар җыентыгы чыкканнан соң «Чишмә», «Идел–Агыйдел», «Йөрәк», «Ай–йолдызым»… шикелле китаплар да чыкмас дип кем әйтә ала? Эзли башласаң, андый җырлар да җитәрлек бит бездә.

Кыскасы, драматург Туфан Миңнуллинның бу хезмәте һәр яклап хуплауга һәм мактаугы лаеклы дип беләм. Мин инде матур итеп бизәлгән кечкенә форматлы әлеге китапны кадерләп кесәмдә дә йөрткән шикелле булдым. Ә ул, чыннан да, халкыбызның иң укыла торган, иң сатыла торган китапларының берсе булачак. Изге эш эшләгән Туфан Миңнуллин!

4 декабрь, 1982

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:05

Ләис Зөлкарнәев. Балачак күге

Безнең шигърияткә егетләр бергәләшеп, дәррәү килә башладылар. Алтмышынчы елларда Рәдиф Гатауллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм Рөстәм Мингалим…Аларның үкчәләренә баса–баса Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмов…Аннары Фәннур Сафин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев…Инде менә Ләис Зөлкарнәев белән Ркаил Зәйдуллин. Алар икесе дә поэзиягә мәктәп бусагасыннан ук атлап керделәр. Равил Фәйзуллин дигәндә һәрчак Рәдиф Гатауллинны өстәп йөрткән кебек, хәзер инде әлеге ике егетнең берсен атаганда, икенчесенең исеме телгә килеп тора. Икесе дә шигърияткә әзерлек белән килделәр, бик яшьли чын шигырьләр язып танылдылар. Өйрәнчеклек чорларын без сизми дә калдык диярлек. Аларның шулай тиз өлгерүендә, әлбәттә, Язучылар союзының, бигрәк тә яшьләр белән эшләү бүлегенең һәм яшь авторлар белән эшләү комиссиясенең роле зур булды. Һәм менә нәтиҗә – Л. Зөлкарнәевнең «Балачак күге» исемле беренче шигырьләр җыентыгы.

Җыентык белән танышып чыкканнан соң туган беренче хис шул: поэзиябезгә үзенчәлекле, әйбәт шагыйрь килә. Егетнең үз сүзләре, үз күзләре, үз колаклары бар. Күңеле дә үзенеке! Ул күзәтә белә, ишетә, тоя белә, иң мөһиме, кичерә белә. Шагыйрь өчен кирәк булган иң кирәк сыйфатлар бар дигән сүз бу. Ул классикларыбызны һәм бүгенге поэзияне ныклап өйрәнеп килә. Ул авылның үзеннән, аның тапкырлыгыннан, гореф–гадәтләреннән. Ләиснең күп кенә шигырьләре, чын мәгънәсендә, халкыбызның милли үзенчәлекләре белән сугарылган. Без моны шигырьләрнең исемнәреннән үк күрә алабыз. «Ядәч», «Әбәк», «Качышлы уйнаганда», «Печән өсте» һ.б… Ләкин миллилек тышкы формага яки атрибутларга гына кайтып калса, билгеле, бик кызганыч булыр иде. Бәхеткә каршы, Ләистә алар тирәндәрәк ята. Без әлеге үзенчәлекләрне шигырьләрдәге геройларның портретларыннан да, сөйләшләреннән дә, холык–фигыльләреннән дә таба алабыз.

Шагыйрьнең үзе генә яраткан үзенчәлекле образлары бар. Кайчакларда артык еш һәм уңышсызрак кабатланып, тәме китә башласа да, күп очракта ул аларны кирәк урында оста файдалана белә. Мәсәлән, аның шигырьләренә вакыт–вакыт бабай образы килеп керә. Әгәр дә егермесе дә тулмаган чагында язылган артык «мудрый» шигырьләр яшь шагыйрь өчен беренче карашка сәеррәк тоелыр иде. Менә шушында инде әлеге бабай образының кирәге килеп чыга.

Аннары шагыйрьнең тагын бер яраткан образы – җил.

                                        Бөтерелеп кала җилләр,

                                        Күңелләрдә җилкенү.

                                                                        («Безнең бәйге»)

                                         Купты күңел – кабынды җил куакларда.

                                                                        («Купты күңел…»)

                                         Пәрәвезләр тузгытып исте җил.

                                                                         («Пәрәвезләр…»)

Җил образы һәрбер очракта диярлек яшьлек ашкынуларының, романтик хисләрнең, ярсулы мәхәббәтнең чагылышы итеп кабул ителә. Һәм еш кына җил давылга да әйләнә.

                                          Канатым да һәм җаным да

                                          Давыл өчен яралган.

                                                                          («Шаулап килгән давыл»)

                                          Бабайларның җаны давыл булган,

                                          Без бит шул давылның дәвамы.

                                                                           («Бәй өчен мени ат…»)

Гомумән, «свежий» образлар, матур–матур тәгъбирләр әлеге җыентыкта шактый. «Пар күләгә төшә микән…», «Бер бабам да күмелмәгән монда. Әбиләрем ялгыз баш икән» кебек юллар җыентыкның саллылыгын, һичшиксез, арттыралар дип уйлыйм.

Аннары шагыйрь сүзнең тәмен тоя белә. Шигырь юлларына әдәбиятта сирәгрәк кулланылган, әмма халыкта яратып сөйләнелә торган сүзләр дә килеп керә. Бу да хуплауга лаек, минемчә. Аерым шигырьләрдә форма төрлелеге дә күзгә ташлана («Билгесез борынгы көйгә», «Купты күңел…» һ.б.).

Яшь шагыйрьгә, киңәш йөзеннән, берничә сүз дә әйтәсе килә. Ул да булса, аның каберләр, кабер ташлары, канлы ташлар тирәсендә ешрак чуалуы. Алар бик күп кабатлана, шигырьдән–шигырьгә күчеп йөри. Бу егет зиратлардан кайтып керми бугай дигән хис уяна башлый. Аннары үткәннәргә карап сыктаулар ул инде М. Әгъләмовка гына килешә. Тарихка да, халкыбызның катлаулы язмышына да шигърияттәге мөнәсәбәт башкачарак юнәлештә үзгәрергә тиеш. Кая безнең батыр бабаларыбыз? Кая безнең данлы, шанлы Алтын Урдаларыбыз? Шунсыз ярамый. Шунсыз без үзебезне күтәрә алмабыз.

Кайбер шигырьләрдә, тәҗрибәсезлек аркасындадыр, ритмик төгәлсезлекләр, логик чатаклыклар очрый. Алары инде тиз төзәтелә торган кимчелекләр.

                                                  Учактагы соңгы кузда

                                                  Бер караусыз чәй кайный.

                                                  Зур аланда ятим малай,

                                                  Тезләнеп чалгы яный.

                                                  Ә ул чабып килгән покос

                                                  Офыкларга тоташкан.

                                                 Кайрак тоткан нәни кулы

                                                  Кара канга укмашкан.

                                                 Эндәшүчең булса икән:

                                                  «Улым, кил, җитәр инде».

                                                  Зур чалгысын читкә ташлап,

                                                  Берсүзсез китәр иде…

Менә шушы гади генә шигырь, әллә үземнең малай чагымны хәтерләткәнгә, минем күңелемне кузгатты, дулкынландырды. Дөресрәге, җанымны тетрәндерде. Бу шигырьдә Ләис Зөлкарнәев иҗатына хас, аны шагыйрь иткән ике төп сыйфат бар. Ул – Образлылык һәм Моң! Шундый шигырьләре күп яшь шагыйрьнең.

Кыскасы, Л. Зөлкарнәевнең беренче җыентыгы күңелдә матур хисләр уятты. Әйбәт китап булачак! 1984 елның тематик планына, һичшиксез, кертергә кирәк дип саныйм. Ул үзенең бер шигырендә бик кыю рәвештә һәм Бальмонтчарак итеп болай ди: «Күңелемдә бер хис яна: Булалсам яңа кояш!» Генерал булырга теләмәгән солдат булмаган шикелле, кояш булырга теләмәгән яшь шагыйрь дә булмыйдыр ул, күрәсең. Кояш ук булмаса да, әйбәт шагыйрь булсын! Көтәбез!

4 декабрь, 1982     

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:04

Рәшит Бәшәр. Ак әкият

Балалар шагыйре Рәшит Бәшәрнең бу яңа җыентыгы сөендерде мине. Чөнки шактый матур гына яза башлап та, берара ни сәбәптәндер сүрелебрәк, тоныкланыбрак калган иде ул. Ә бу язмаларында аның яңадан җанланып китүе, эзләнүләре, балалар дөньясына якынаюы, аңа яңача карашы сизелеп тора. Шагыйрь үз дөньясы, үз фикерләүләре белән яши икән. Җыентыкта инде эшләнеп беткән, шул килеш укучыларга тәкъдим итәрлек шигырьләр күп. «Ярул абый», «Һавадагы абыйлар», «Яңа йорт», «Кызык булыр иде», «Кайтаваз», «Печән өсте», «Авазлар», «Дуслык хаты», «Гарәп малае Җәлил» һәм «Тынычлык поезды» кебек төгәлләнгән, художество эшләнешенә тел тидермәслек шигырьләр китапның нигезен тәшкил итәрләр дип уйлыйм. Аеруча соңгы өч шигырьне уңай яктан телгә алып китәсе килә. Тынычлык өчен көрәш мотивлары безнең балалар поэзиясендә бик аз яктыртыла. Әлеге шигырьләр исә әнә шул бушлыкны тутырырга ярдәм итәчәкләр. Алар – заманча, актуаль яңгырашлы һәм, гомумән, әйбәт шигырьләр. Минем шуларга тагын «Малайлар турында баллада»ны да кертәсем килә. Лирик сурәтләргә бай  ул публицистик баллада минем күңелемне җилкендерде. Балаларга да тәэсир итми калмас дип ышанам.

Аннары шагыйрьнең табигать һәм аның җан ияләре турындагы шигырьләре дә матур тәэсир калдыра. Әмма иң куандырганы – тематиканың яңа булуы. Аның бик күп шигырьләре КамАЗга, аның кешеләренә, табигатенә, КамАЗ балаларына багышланган. «Ак әкият» бүлеге тулысынча шундый шигырьләрдән тора. Бу, минемчә, күңелле хәл.

Авторга киңәш сыйфатында берничә тәкъдимем дә бар. Аларның һәммәсе дә китап файдасына әйтелә дип уйларга кирәк.Барыбызга да мәгълүм, балалар поэзиясенең үз спецификасы булырга тиеш. Өлкәннәр шигъриятендәге бик күп поэтик алымнар биредә кабул ителми, югалып кала яисә бөтенләй көлке булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә дә, экспериментлар күпме генә әйбәт булмасын, барыбер аның белән сак  кылану файдалырак. Рәшит Бәшәр шигырьләрендә шундый бер җитешсезлек күзгә чалына: ул да булса, абстракт образлар белән мавыгу. Алар, әлбәттә, матур гына кебек, зурлар поэзиясендә яңгырарга да мөмкин. Ләкин биредә инде аларны бала күңеле, кызганычка каршы, кабул итеп бетерә алмавы бар. Чөнки бала әлегә конкрет детальләр, конкрет предметлар, вакыйгалар белән эш итә. Әйтик, кулъязманың исеме үк «Ак әкият» дип атала. Каян белсен ди бала әлеге ак әкиятнең ак шәһәр, ягъни мәсәлән, Брежнев шәһәре булуын? Әле мин аның шулай икәнен соңыннан гына төшендем. Бу, чын мәгънәсендә, табышмак. Бала өчен әкият ул – әкият китабы, мультфильм, уенчыклар. «Шәһәр үзе төшә инешкә», «Зәңгәр күзле яз», «Гармун уйный урамнар», «Чәчәк тотып кулына яз апа килде безгә»… Бу образларны нәни укучының кабул итмәвенә иманым камил. Ни өчен дисәң, бала иң элек: «Инешкә төшәргә шәһәрнең аягы юк бит? Язның күзе кая соң? Урам гармунны ничек уйный соң ул?» – дип, сине сораулар белән күмәчәк. Ә инде җентекләп аңлатуга калгач, шигырьнең тәэсир итү көче юк дигән сүз. Аннары кайбер чагыштыруларның бик үк төгәл булмавы да үзен сиздергәли. Мәсәлән, «кран тирләп чыкты» дигән юлны алыйк. Чыннан да, тимер салкында парланырга, тирләргә мөмкин. Ләкин биредә тимер турында сүз бармый. Вакыты да кыш түгел, ә җәй уртасы. Димәк, бу чагыштыру урынсыз булып чыккан. «Тиен кебек йөгереп төшәр…» дигән юлда да чагыштыру төгәл димәс идем. Тиен бит күпчелек очракта сикереп йөри, йөгереп булышмый. Аннары шигырьләрдә бер үк образларның, бер үк шигъри формаларның бик еш кабатлануы да ялкыта башлый. Әйтик, шундый охшаш образлар: «тургай канатында алсу чык кибәр», «чәчәк таҗыннан тамчы сикереп төшмәс иде», «коелыр зәңгәр чыклар, коелыр алсу чыклар», «чык тамды чәчәкләр күзеннән», «йолдызлар тама» һ.б. Күренә ки, чагыштырулар гел бер тирәдә әйләнә. Аннары «алсу чык»ны ничек күз алдына китерергә? Чыннан да, чыкмы ул, әллә кан тамчысымы?

Кайбер шигырьләрнең юллары да урынсызга бүлгәләнеп беткән. «Җыр башы», «Җыр дәвамы», «Җыр уртасы», «Трамвай, комбайн һәм ат» исемлеләрендә шул күзгә бәрелеп тора. Аларда рифмалар тугыз юлга берәү генә туры килә.  Яңадан нормаль шигырь калыбына керткәндә начар булмас иде.

Гомумән, шушындый типтагы кимчелекләр кулъязмада шактый күренә. Шапшак рифмалар, аксак ритмнар, артык детальләр шигырьләрнең бәясен төшерә. Автор аларны, редактор ярдәмендә, карап чыгар, яңадан тагын бер кат эшләр, киңәшләргә колак салыр дип уйлыйм.

Ә китапны Татарстан китап нәшриятының 1985 елгы тематик планына кертергә мөмкин дип саныйм. Кече яшьтәге балаларга мондый китаплар бик кирәк!

17 сентябрь, 1983

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:02

Әхмәт Исхак. Илһамнар хәзинәсе

Бүгенге көндә әдәбиятыбыздагы тәрҗемә өлкәсендә һич тә аңлашылмый торган диспропорция барлыкка килде. Татар телендә, нигездә, проза әсәрләрен генә тәрҗемә итү процессы бара. Дөнья классиклары да, рус һәм тугандаш халыклар классиклары да тәрҗемә ителә, укучыларга бик аз мәгълүм булган авторлар да. Проза гына булсын! Бу күренешне хупларга кирәк, билгеле. Ләкин сөеклебез шигърият тә бар бит әле. Шигърияткә килгәндә, зур үкенечебезгә каршы, эшләр бер дә мактанырлык түгел. Дөрес, соңгы берничә елда Абай, Давид Кугультинов шигырьләре тәрҗемә ителде, «Без яшибез Совет илендә» исемле җыентык дөнья күрде. Тик болар ниндидер бер уңай белән генә эшләнгән эшләр. Шигъри тәрҗемәләр белән шөгыльләнү, дөнья поэзиясен татар теленә тәрҗемә итү әлегә очраклы гына алып барыла. Ул билгеле бер системага салынмаган, үз агымына куылган. Бу, үз чиратында, шигъри культурабызга да кире йогынты ясамыйча калмыйдыр, мөгаен. Ә бит утызынчы, кырыгынчы, илленче елларда мәктәптә укыган балалар Пушкиннарны, Лермонтовларны татарча тәрҗемәдә укып үскәннәр. Рус классикларын татар теленә төрҗемә итүдә күренекле шагыйребез Әхмәт ага Исхакның да өлеше зур булган икән.

Шигъри тәрҗемәләр турындагы шушы күңелсезрәк уйланулардан соң Әхмәт ага Исхакның тәрҗемәләр кулъязмасын – «Илһамнар хәзинәсе»н сөенә–сөенә кулыма алдым. Һәм алданмадым. Җыентык, чын мәгънәсендә, хәзинә булып чыкты. Безнең поэзиябезне, рухи культурабызны тулыландыра, баета торган шигъри хәзинә. Иң элек кулъязманың күләме сокландыра. 10 000 юлдан артык шигъри тәрҗемә. Бу әле, шагыйрьнең үзе әйтүенә караганда, бөтен тәрҗемәләренең уннан бер өлеше генә. Күпме көч, күпме хезмәт куелган бу юлларга. Борынгы чор шагыйрьләреннән алып бүгенге көн шагыйрьләренә кадәр ничмә–ничә гасырларны үз эченә алган бу китап. Аның географиясе дә гаҗәп бай: Көнбатыш Европадан алып Ерак Көнчыгышка кадәр булган киңлекләрне үзенә сыйдырган. Пушкин, Лермонтов, Мицкевич, Нәсими, Физули, Нәвои, Һейне, Петефи кебек дөнья поэзиясенең асыл исемнәре тупланган биредә.

Әхмәт Исхак илле ел дәвамында тәрҗемә иҗаты белән шөгыльләнгән, тәрҗемә эшен чын иҗат эше итеп санаган бик сирәк шагыйрьләребезнең берсе һәм танылганы. Аның үз тәрҗемә стиле, үз алымнары, шигъри тәрҗемәгә үз мөнәсәбәте бар. Әлеге китапка кергән шигырьләрнең бик күбесен без инде төрле җыентыклардан, вакытлы матбугат битләреннән укып беләбез. Һәрхәлдә, алар үз укучыларын тапкан, вакыт дигән кырыс сынауны узган әсәрләр. Әле бер кайда да басылмаган, укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә торган яңа тәрҗемәләре дә, элекке тәрҗемәләре кебек үк, оста кул белән иҗат ителгәннәр.

Безгә калса, шагыйрьнең осталыгы бигрәк тә Пушкин, Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә иткәндә ачылып, яктырып китә шикелле. Әлеге шагыйрьләрне тәрҗемә итү тәрҗемәчедән аеруча җаваплылык һәм осталык таләп итә. Чөнки бүгенге укучы Пушкин белән Лермонтовның шигъриятен болай да яхшы белә. Ул аларны оригиналдан да укый. Күбесен яттан да сөйләргә мөмкин. Кыскасы, укучыны алдалавы кыен. Шуңа да карамастан, рус классиклары Әхмәт Исхак тәрҗемәсендә шактый заманча һәм шул ук вакытта адекват та яңгырыйлар. Көнчыгыш классикасы да (Нәсими, Нәвои, Физули һ.б.) җыентыкның битләрен бизәп торыр дигән ышаныч бар. Шулай ук Абай, Мәхтүмколый, Сабир кебек шагыйрьләр дә татарча бик тә табигый укылалар.

Шулай да Әхмәт Исхакның  иң уңышлы тәрҗемәләре – Крылов белән Михалков мәсәлләредер. Исхак–сатирик биредә үз стихиясендә. Аның  сүзләр белән виртуозларча эш итүе, рифмаларның табигый яңгырашы, күтәрелгән проблемаларның татар укучысына да үз булуы мәсәлләрнең татарчага тәрҗемәләрен иң югары сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерә. Укыганда аларның тәрҗемә булулары да сизелми.

Шагыйрь үзе: «Тәрҗемә иткәндә мин төрҗемә итүнең төп принцибын – бернинди иреклелеккә бирелмәү, авторның төп фикерен һәм кичерешләрен укучыга төгәл ирештерү, оригиналның ритмик төзелешенә туры килә торган үлчәмне табып куллану…үзлегеңнән бер генә сүз һәм бер генә образ да өстәмәү яки төшереп калдырмау…принцибын үтәүгә бөтен көч һәм сәләтемне куярга тырыштым», – дип яза. Бу, әлбәттә, тәрҗемә өлкәсендә иң киң таралган принцип. Күпләр шулай тәрҗемә итәләр һәм уңышка да ирешәләр. Ләкин болай тәрҗемә итүнең дә үз кимчелекләре, үз минуслары табыла. Чөнки бер телдән икенче телгә тәрҗемә барышында, телләрдәге сүз һәм шигырь үзенчәлекләре аркасында, кайбер образлар төссезләнә яки бөтенләй югалырга мөмкин. Я булмаса, бер телдәге сурәтләү чаралары, шигъри детальләр икенче тел өчен гадәти сүз тезмәләре генә булып калуы бар. Нәтиҗәдә, төгәл тәрҗемә аркасында шигырьнең тәэсир итү көче кими. Әхмәт Исхак тәрҗемәләрендә дә андый урыннар очраштыра. Бу бигрәк тә борынгы кытай, япон һәм корея шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә иткәндә сизелеп–сизелеп куя.

Китапның төзелеше турында берничә сүз.

Кулъязманың күләме, әйткәнемчә, бик зур. Шигырьләр күп, шагыйрьләр күп. Күпчелеге – классика. Шуңа күрә дә киң катлам укучыларга артык билгеле булмаган кайбер авторларны төшереп калдырмаска микән? Алар күп түгел. Әйтик, М. Сәидев, Балаш, И. Куратов, Т. Кожомбердиев, Г. Матюковский, М. Кесамов һ.б. Дөнья поэзиясе классиклары янәшәсендә алар күмелебрәк кала шикелле. Аннары аларны классиклар белән тиңләштерү булып та аңлашылмасмы?

Җыентык «Рус шагыйрьләреннән», «Украин шагыйрьләреннән», «Грузин шагыйрьләреннән» дип башлана. Шуннан соң бу принцип югала. Бәлки, шулардан соң «Көнбатыш Европа шагыйрьләреннән», «Көнчыгыш шагыйрьләреннән» дип санап китәргәдер. Чорлап та төзергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, «Борынгы чор поэзиясе», «Урта гасыр поэзиясе», «18 гасыр поэзиясе», «Совет поэзиясе» һ.б. Шулай эшләгәндә, җыентыкның тематик ягы да җыйнаграк булыр иде. Аннары шагыйрьләрнең исем–фамилияләрен бирүдә дә уртак бер принцип кирәктер. Югыйсә, рус классиклары А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, И.А. Крылов дип бара, шуннан соң ук совет классиклары М. Исаковский, С. Михалков, К. Симонов дип дәвам итә. Александр Пушкин, Сергей Михалков, Константин Симонов, Аветик Исаакян дип кенә биргәндә ятышлырак булыр шикелле. Татар укучысына да шулай якынрак булыр иде. Башка халык шагыйрьләренең исемнәре дә кайсысы тулысынча, кайсысы баш хәрефтән генә бирелгән. Әйтик, С. Рөстәм, М.П. Вагыйф, Н. Ганҗәви, М. Миршәкәр яки Сильва Капутикян, Петря Дариенко…

Кайбер шагыйрьләрнең татарча язылышлары да төрлечә киткән. Физули урынына Фезули, Мөшфик урынына Мүшфик, Педер Хузангай урынына Петр Хузангай… Гейнены үзебезчә Һейне дип язсак та татарчарак яңгырар иде.

Кулъязмада күп шагыйрьләрнең туган–үлгән еллары бирелгән. Бу – укучы өчен бик кирәк мәгълүмат. Шул ике сан аша да укучы шул чорны күз алдына китерә ала. Ләкин, кызганычка каршы, мондый игътибар барлык шагыйрьләргә дә эләкмәгән. Соңгы чор шагыйрьләренә бигрәк тә. Әлеге тәртип тә бозылмасын иде.

Җыеп кына әйткәндә, Әхмәт ага Исхакның төрле ил шагыйрьләренең шигырьләре тупланган «Илһамнар хәзинәсе» җыентыгы, аерым китап булып басылып чыкканнан соң, тәрҗемә өлкәсендә олы бер вакыйга итеп кабул ителер дип ышанабыз. Ә поэзия сөючеләр өчен матур бүләк булыр һәм яратып укылыр дигән өметтә калабыз.

1984, май

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:01

Фәнис Яруллин. Тозлы тамчылар

Фәнис Яруллин. Бу исем әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Бигрәк тә шигърият сөючеләргә. Бигрәк тә яшьләргә. Бигрәк тә зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче үсмерләргә.

Шагыйрь җыентыгына «Тозлы тамчылар» дип исем биргән. Тирән мәгънәле, кырыс һәм төгәл исем. Шагыйрьнең язмышына да, иҗатына да туры килеп торган исем. Бик күп шигырьләренең рухына туры килә, аларның мәгънәләрен ачыкларга ярдәм итә торган исем. Җыентыкның бүлекләре дә, безгә калса, бик урынлы һәм «мудрить» итми генә төзелгән. Киң иҗат диапозонын үзенә сыйдырган әлеге бүлекләр Фәнис Яруллинның татар совет поэзиясендә фидакарьләрчә хезмәт итүен, үзен төрле жанрларда сынап каравын, армый–талмый үзенең шигъри осталыгын арттыруын ачык чагылдырып тора.

Шигырьләргә язылу датасы куелганлыктан, шагыйрь иҗатының үсеш баскычларын бик җентекләп күзәтеп барырга мөмкин. Шагыйрь егерме елдан артыкка сузылган иҗат чорында нинди үзгәрешләр кичергән, нинди табышлары, югалтулары бар, беренче чорда язылган шигырьләре, сәнгать әсәре буларак, үзләренең кыйммәтләрен югалтмаганмы, заман сынауларын узганмы?  Шушылар хакында уйланып, шигырьләрне укып чыктым. Яңа шигрьләрен беренче кат укыдым, онытылганнарын яңадан бер искә төшердем. Күбесен укыган булганмын икән. Бәхеткә каршы, Фәнис Яруллин шигырьләре, моннан егерме ел элек язылса да, искермәгәннәр, үзләренең актуальлекләрен югалтмаганнар. Алтмышынчы еллар яшьләре яратып укыган ул шигырьләрне бүген инде яңа буын яшьләре укый. Дөрес, шагыйрь иҗаты үзгәрә, яңара, ул һәрвакыт шигърият белән бер сафта атлап барырга омтыла. Аның әсәрләре тирәнәя, салмагая, әмма хисләре көчәя генә, фәлсәфи уйланулары ешая гына, юморы үткенләнә генә бара. Әлбәттә, баштагы шигырьләрендә әле укучыларга күптән мәгълүм хакыйкатьләр, күп тапкырлар кабатланган гыйбарәләр дә очратырга мөмкин. «Кеше үлә, ләкин җирдә яхшылыгы мәңге кала», «бетсә дә күп нәрсә уалып, таш булып, искерми, онытылмый җирдәге яхшылык», «тормышыбыз кадерлерәк була күбрәк күргән саен ачысын» һ.б. Болар шагыйрьнең шигърияткә аяк баскан чорында язылган шигырьләреннән. Бүгенгеләре исә бөтенләй башка. Аларда – тормыш фәлсәфәсе, халыкчан юмор, тапкырлык, мәкаль–әйтем булырлык акыллы шигырь юллары. «Картлар һәм яшьләр»(исемен үзгәртергә кирәк), «Әнкәй тирбәтә бишеген», « Арифметикада дүрт гамәл», «Ишекләр», «Капка төбендә картлар», «Ветеран сүзе», «Көнбагыш», «Мондыйларны күреп», «Дарулар», «Сабан туе бара», «Көрәшче үлеме», «Шагыйрьләр бар», «Язмыш», «Биек менгән саен», «Яшь бер агач – җиргә егылып үскән агач» кебек әйбәт, саллы шигырьләрне укыганнан соң күңелдә шагыйрьнең җитлеккәнлеген, шигърияттә җитди сүз әйтергә өлгергәнлеген тою шатлыгы уяна. Мондый шигырьләре күп аның. Алар җыентыкның буеннан–буена сузылган. Аларны шулай ук мәхәббәт турындагы бүлектән дә, юмор һәм балалар өчен язылган шигырьләр бүлегеннән дә табып була. Алар кешелекле шигырьләр, кешегә игелек, яктылык илтүче шигырьләр.

Аннары шунысына игътибар иттем – шигырьләрне укыганда бер дә ялкытмый. Ни өчен дисәң, алар төрле размерда, төрле формада, төрле ритмда язылганнар. Техник яктан эшләнешләре дә төгәл, бөтен, классик шигырь үрнәкләреннән бер дә ким түгел. Киресенчә, бүгенге күп кенә шагыйрьләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә камил эшләнгән шигырьләр. Тагын шунысы – шигырьләрнең күбесе хәрәкәтчән, көчле динамикалы, алга омтылышлы, ашкынулы рухлы. «Ат саклау» исемле шигырь, мәсәлән, «бер бәреп китәр, ахры, бу басу капкасына», – дип тәмамлана. Гади генә тәмамланган шикелле үзе. Ләкин әнә шул хәрәкәтчән образ күз алдына килә, истә кала.

Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары да кызыклы. Аларны укыганнан соң шәрыкъ поэзиясендәге тапкырлык хәтергә килә. Бу җәһәттән, «Ай–һай көннәр озын иде» шигыре уңышлы язылган. Чыннан  да, көннәр дә, төннәр дә озын бит, язлар да, көзләр дә озын…Тик менә «күренми үтә дә китә – гомер генә кып–кыска». Шундый фәлсәфи уйлануларга корылган шигырьләр Фәнис Яруллинның иҗатын, һичшиксез, бер баскычка югарырак күтәрә.

Шагыйрьнең иҗат диапозоны, әйткәнемчә, шактый киң. Ул тематик киңлеккә дә омтыла. Туган ил, Ленин, иминлек, хезмәт…Шагыйрь бигрәк тә хезмәт, эш турында язарга ярата («Алны–ялны белми эшлим мин», «Ким булыр шикелле», «Атлар», «Сулар ага», «Таш ватты, таш кисте кеше», «Ару гына» һ.б.). Ләкин бер үк темага язарга ярату кайбер очракларда шагыйрьне кабатлауларга да алып килә. Мәсәлән, иҗат, шигырь турында язылган шигырьләр җыентыкта күбрәк кебек. Аларны бераз сайлабрак кертергә булыр иде. Аларда үз шигырьләреңә соклану, алар белән артыграк мавыгу сизелеп китә. «Язмышларга буйсынмас җанны Калдырасы иде шигырьдә», «Дулкыннарга гел аваздаш булып Яңгырасын иде һәр сүзем» шикелле юллар еш очрый башлагач, бераз туйдыра башлый. Авыл, туган як, икмәк турындагы шигырьләр дә җыентыкта шактый күп җыелган. Араларында әйбәтләре, уртачалары да бар. Кайберләрен төшереп калдырсаң да начар булмас иде. Аннары, сирәк кенә булса да, урынсызрак образлар , шигъри детальләр очрап куя. Мәсәлән, «дуга биеклеге ике малай» сүзтезмәсе уйланып бетмәгән. Дуганы без җигелгән атта гына күреп өйрәнгәнбез. Ул әдәбиятта да шулай. Бу очракта әлеге малайлар аттан да биегрәк акселератлар булып күз алдына килә. Югыйсә, авторның малайларны кечкенә итеп күрсәтәсе килгәндер. «Яшел бәпкә» шигырендәге ак җирне ак йомырка белән чагыштыру да уңышсыз шикелле. Дөресрәге, күз алдына китереп булмый. Йомырка өстенә басып торып буламыни? Авторга шундый сорау бирәсе килә. «Ятам гөлләр арасында» исемле шигырьдәге соңгы ике юл да бөтен шигырьне бозып тора.

Мондый аерым кимчелекләр, төгәлсезлекләр җыентыкта аз булса да барлар. Һәм аларны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Әмма, башта ук әйткәнемчә, Фәнис Яруллин шигырьләренең шигъри эшләнешләренә, гомумән алганда, тел тидерерлек түгел. Ул максимум төгәллеккә, ювилерлыкка ирешергә тырыша. Соңгы вакытта композиторларның әлеге шигырьләргә торган саен ешрак мөрәҗәгать итә башлаулары да шуның нәтиҗәсе түгел микән әле? Фәнис Яруллин шигырьләренә язылган җырлар хәзер күп яңгырый. Аларны бигрәк тә яшьләребез яратып җырлый.  Гомумән, җыентыкка тупланган шигырьләрнең күбесе яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүче хрестоматийный шигырьләр, яшьләргә гыйбрәт булырлык, аларны ныклыкка, намус, вөҗдан, хезмәт төшенчәләренең мәгънәләрен төшендерә торган тәрбияви шигырьләр дә. Мондый шигырьләр рәтенә Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев традицияләрен дәвам итеп язган юмористик шигырьләрен дә, бүгенге балалар поэзиясенә матур бер өлеш керткән шигырьләрен дә кертергә кирәк. Аларны шагыйрьнең башка шигырьләреннән һич тә аерып карарга ярамый. Алар бер–берсен тулыландыралар, баеталар, шагыйрь иҗатын бербөтен итәләр, зуррак итәләр.

Фәнис Яруллин иҗаты үзенең язмышына да, сугышчан татар поэзиясенә дә лаек иҗат. Ачы язмыш шигырьләре алар. Батырлык шигырьләре. Бүгенге көндә иң актив, иң популяр шагыйрьләребезнең берсе, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Фәнис Яруллин әлеге җыентыгы белән үзенең бүгенге татар совет поэзиясенең ышанычлы солдаты булуын тагын бер  тапкыр раслый.

«Тозлы тамчылар» җыентыгын китап итеп, һичшиксез, чыгарырга кирәк дип исәплим һәм Татарстан китап нәшриятының 1986 ел планына тәкъдим итәм.

1984, июль

Страница 1 из 16
   
© Роберт Миңнуллин