Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:01

Фәнис Яруллин. Тозлы тамчылар

Автор 
Оцените материал
(3 голосов)

Фәнис Яруллин. Бу исем әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Бигрәк тә шигърият сөючеләргә. Бигрәк тә яшьләргә. Бигрәк тә зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче үсмерләргә.

Шагыйрь җыентыгына «Тозлы тамчылар» дип исем биргән. Тирән мәгънәле, кырыс һәм төгәл исем. Шагыйрьнең язмышына да, иҗатына да туры килеп торган исем. Бик күп шигырьләренең рухына туры килә, аларның мәгънәләрен ачыкларга ярдәм итә торган исем. Җыентыкның бүлекләре дә, безгә калса, бик урынлы һәм «мудрить» итми генә төзелгән. Киң иҗат диапозонын үзенә сыйдырган әлеге бүлекләр Фәнис Яруллинның татар совет поэзиясендә фидакарьләрчә хезмәт итүен, үзен төрле жанрларда сынап каравын, армый–талмый үзенең шигъри осталыгын арттыруын ачык чагылдырып тора.

Шигырьләргә язылу датасы куелганлыктан, шагыйрь иҗатының үсеш баскычларын бик җентекләп күзәтеп барырга мөмкин. Шагыйрь егерме елдан артыкка сузылган иҗат чорында нинди үзгәрешләр кичергән, нинди табышлары, югалтулары бар, беренче чорда язылган шигырьләре, сәнгать әсәре буларак, үзләренең кыйммәтләрен югалтмаганмы, заман сынауларын узганмы?  Шушылар хакында уйланып, шигырьләрне укып чыктым. Яңа шигрьләрен беренче кат укыдым, онытылганнарын яңадан бер искә төшердем. Күбесен укыган булганмын икән. Бәхеткә каршы, Фәнис Яруллин шигырьләре, моннан егерме ел элек язылса да, искермәгәннәр, үзләренең актуальлекләрен югалтмаганнар. Алтмышынчы еллар яшьләре яратып укыган ул шигырьләрне бүген инде яңа буын яшьләре укый. Дөрес, шагыйрь иҗаты үзгәрә, яңара, ул һәрвакыт шигърият белән бер сафта атлап барырга омтыла. Аның әсәрләре тирәнәя, салмагая, әмма хисләре көчәя генә, фәлсәфи уйланулары ешая гына, юморы үткенләнә генә бара. Әлбәттә, баштагы шигырьләрендә әле укучыларга күптән мәгълүм хакыйкатьләр, күп тапкырлар кабатланган гыйбарәләр дә очратырга мөмкин. «Кеше үлә, ләкин җирдә яхшылыгы мәңге кала», «бетсә дә күп нәрсә уалып, таш булып, искерми, онытылмый җирдәге яхшылык», «тормышыбыз кадерлерәк була күбрәк күргән саен ачысын» һ.б. Болар шагыйрьнең шигърияткә аяк баскан чорында язылган шигырьләреннән. Бүгенгеләре исә бөтенләй башка. Аларда – тормыш фәлсәфәсе, халыкчан юмор, тапкырлык, мәкаль–әйтем булырлык акыллы шигырь юллары. «Картлар һәм яшьләр»(исемен үзгәртергә кирәк), «Әнкәй тирбәтә бишеген», « Арифметикада дүрт гамәл», «Ишекләр», «Капка төбендә картлар», «Ветеран сүзе», «Көнбагыш», «Мондыйларны күреп», «Дарулар», «Сабан туе бара», «Көрәшче үлеме», «Шагыйрьләр бар», «Язмыш», «Биек менгән саен», «Яшь бер агач – җиргә егылып үскән агач» кебек әйбәт, саллы шигырьләрне укыганнан соң күңелдә шагыйрьнең җитлеккәнлеген, шигърияттә җитди сүз әйтергә өлгергәнлеген тою шатлыгы уяна. Мондый шигырьләре күп аның. Алар җыентыкның буеннан–буена сузылган. Аларны шулай ук мәхәббәт турындагы бүлектән дә, юмор һәм балалар өчен язылган шигырьләр бүлегеннән дә табып була. Алар кешелекле шигырьләр, кешегә игелек, яктылык илтүче шигырьләр.

Аннары шунысына игътибар иттем – шигырьләрне укыганда бер дә ялкытмый. Ни өчен дисәң, алар төрле размерда, төрле формада, төрле ритмда язылганнар. Техник яктан эшләнешләре дә төгәл, бөтен, классик шигырь үрнәкләреннән бер дә ким түгел. Киресенчә, бүгенге күп кенә шагыйрьләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә камил эшләнгән шигырьләр. Тагын шунысы – шигырьләрнең күбесе хәрәкәтчән, көчле динамикалы, алга омтылышлы, ашкынулы рухлы. «Ат саклау» исемле шигырь, мәсәлән, «бер бәреп китәр, ахры, бу басу капкасына», – дип тәмамлана. Гади генә тәмамланган шикелле үзе. Ләкин әнә шул хәрәкәтчән образ күз алдына килә, истә кала.

Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары да кызыклы. Аларны укыганнан соң шәрыкъ поэзиясендәге тапкырлык хәтергә килә. Бу җәһәттән, «Ай–һай көннәр озын иде» шигыре уңышлы язылган. Чыннан  да, көннәр дә, төннәр дә озын бит, язлар да, көзләр дә озын…Тик менә «күренми үтә дә китә – гомер генә кып–кыска». Шундый фәлсәфи уйлануларга корылган шигырьләр Фәнис Яруллинның иҗатын, һичшиксез, бер баскычка югарырак күтәрә.

Шагыйрьнең иҗат диапозоны, әйткәнемчә, шактый киң. Ул тематик киңлеккә дә омтыла. Туган ил, Ленин, иминлек, хезмәт…Шагыйрь бигрәк тә хезмәт, эш турында язарга ярата («Алны–ялны белми эшлим мин», «Ким булыр шикелле», «Атлар», «Сулар ага», «Таш ватты, таш кисте кеше», «Ару гына» һ.б.). Ләкин бер үк темага язарга ярату кайбер очракларда шагыйрьне кабатлауларга да алып килә. Мәсәлән, иҗат, шигырь турында язылган шигырьләр җыентыкта күбрәк кебек. Аларны бераз сайлабрак кертергә булыр иде. Аларда үз шигырьләреңә соклану, алар белән артыграк мавыгу сизелеп китә. «Язмышларга буйсынмас җанны Калдырасы иде шигырьдә», «Дулкыннарга гел аваздаш булып Яңгырасын иде һәр сүзем» шикелле юллар еш очрый башлагач, бераз туйдыра башлый. Авыл, туган як, икмәк турындагы шигырьләр дә җыентыкта шактый күп җыелган. Араларында әйбәтләре, уртачалары да бар. Кайберләрен төшереп калдырсаң да начар булмас иде. Аннары, сирәк кенә булса да, урынсызрак образлар , шигъри детальләр очрап куя. Мәсәлән, «дуга биеклеге ике малай» сүзтезмәсе уйланып бетмәгән. Дуганы без җигелгән атта гына күреп өйрәнгәнбез. Ул әдәбиятта да шулай. Бу очракта әлеге малайлар аттан да биегрәк акселератлар булып күз алдына килә. Югыйсә, авторның малайларны кечкенә итеп күрсәтәсе килгәндер. «Яшел бәпкә» шигырендәге ак җирне ак йомырка белән чагыштыру да уңышсыз шикелле. Дөресрәге, күз алдына китереп булмый. Йомырка өстенә басып торып буламыни? Авторга шундый сорау бирәсе килә. «Ятам гөлләр арасында» исемле шигырьдәге соңгы ике юл да бөтен шигырьне бозып тора.

Мондый аерым кимчелекләр, төгәлсезлекләр җыентыкта аз булса да барлар. Һәм аларны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Әмма, башта ук әйткәнемчә, Фәнис Яруллин шигырьләренең шигъри эшләнешләренә, гомумән алганда, тел тидерерлек түгел. Ул максимум төгәллеккә, ювилерлыкка ирешергә тырыша. Соңгы вакытта композиторларның әлеге шигырьләргә торган саен ешрак мөрәҗәгать итә башлаулары да шуның нәтиҗәсе түгел микән әле? Фәнис Яруллин шигырьләренә язылган җырлар хәзер күп яңгырый. Аларны бигрәк тә яшьләребез яратып җырлый.  Гомумән, җыентыкка тупланган шигырьләрнең күбесе яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүче хрестоматийный шигырьләр, яшьләргә гыйбрәт булырлык, аларны ныклыкка, намус, вөҗдан, хезмәт төшенчәләренең мәгънәләрен төшендерә торган тәрбияви шигырьләр дә. Мондый шигырьләр рәтенә Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев традицияләрен дәвам итеп язган юмористик шигырьләрен дә, бүгенге балалар поэзиясенә матур бер өлеш керткән шигырьләрен дә кертергә кирәк. Аларны шагыйрьнең башка шигырьләреннән һич тә аерып карарга ярамый. Алар бер–берсен тулыландыралар, баеталар, шагыйрь иҗатын бербөтен итәләр, зуррак итәләр.

Фәнис Яруллин иҗаты үзенең язмышына да, сугышчан татар поэзиясенә дә лаек иҗат. Ачы язмыш шигырьләре алар. Батырлык шигырьләре. Бүгенге көндә иң актив, иң популяр шагыйрьләребезнең берсе, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Фәнис Яруллин әлеге җыентыгы белән үзенең бүгенге татар совет поэзиясенең ышанычлы солдаты булуын тагын бер  тапкыр раслый.

«Тозлы тамчылар» җыентыгын китап итеп, һичшиксез, чыгарырга кирәк дип исәплим һәм Татарстан китап нәшриятының 1986 ел планына тәкъдим итәм.

1984, июль

Прочитано 435412 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин