Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:55

С.Г. Вагыйзов, Р.Г. Вагыйзова. Уку китабы. 2 класс

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Моннан шактый еллар элек шушы ук авторларның 1 класс өчен әзерләнгән Уку китабын Язучылар союзының балалар әдәбияты секциясе бюросында тикшереп, җентекле анализ ясаган идек. Рецензиясен Татарстан Мәгариф министрлыгына да юлладык. Аның файдасы тими калмады. Авторлар дәреслек кулъязмасын өр–яңадан карап чыктылар, яңа әдәби материал белән баеттылар. Нәтиҗәдә, дәреслек шактый яңарды, заманча әдәби әсәрләр белән тулыландырылды. Элекке рецензияне ни өчен искә төшерүем аңлашыладыр, мөгаен.  Әлеге кулъязма да миңа формаль рәвештә генә бирелмәгәндер. Киңәшләремне, кирәк санасалар, хөрмәтле дәреслек авторлары искә алырлар, тагын бер кат уйланырлар, әдәби әсәрләргә бүгенге көн таләпләреннән чыгып карарлар, дигән эчке бер өметтә, ышанычта калам. Чөнки без бер үк эш эшлибез. Дәреслек төзүчеләрне мин үземнең коллегаларым дип исәплим. Һәм, әлбәттә, уртак тел табарбыз дип уйлыйм.

Әлеге китап белән танышканда мин, барыннан да элек, укучы бала булып укырга тырыштым. Аннары инде, әлбәттә, балалар язучысы буларак та, язучы күзлегеннән дә карап чыктым. Максатыма ни дәрәҗәдә ирешкәнмендер, әйтә алмыйм. Шулай да кайбер фикерләремне әйтү кирәктер дип таптым. Ни өчен дисәң, кулъязма бер китап булып басылып чыккач, укучы кулына барып эләккәч, аны төзәтү, үзгәртү, яңарту авыр булачак. Ул шул килеш еллар дәвамында үзгәртелми–нитми укытучылар тарафыннан файдаланылачак. Андый мисаллар бездә, кызганычыбызга каршы, шактый күп булды инде. Аларны, әгәр мөмкин була торган эш булса, кабатламаска иде. Балаларыбыз кызганыч бит!

Әлеге Уку китабы, нигездә, элекке 1 класс Уку китабы җирлегендә төзелгән. Бик күп материаллар шул китаптан күчкән. Китап Советлар Союзы Гимны белән ачылып китә.  3 класслар өчен чыгарылган Уку китабы да шул ук Гимн белән башланган иде. Нигә ел саен бер үк әйберне кабатларга икән? Ул бит болай да өйрәнелергә тиеш.  Һәр мәктәптә аның зур итеп язылган плакаты ноталары белән эленеп торырга тиеш. Аннары тагын бер сорау: 7 яшьлек балага ятлавы авыр түгелме икән әле ул?

Бүлекләр – традицион. Бернинди дә яңалык сизелми. Тагын да ныграк уйлыйсы урыннар бар шикелле. «Туган ил» бүлеген аеруча җентекләп карап чыгасы бар. Тема болай да җиңел түгел. Язмалар да авыр тел белән язылган. «СССР Конституциясе көне»н балаларга үтемлерәк итеп язарга иде. «Куәтле китап» шигыре дә уңышлы түгел. Бүлекләрдәге темалар кабатлана. Мәсәлән, «Иң мөкатдәс нәрсә – эш» исемле махсус бүлек бар. Ләкин  бу тема «Алтын көз», «Туган ил», «Аксакал кыш» һ. б. бүлекләргә дә килеп кергән. «Җиденче ноябрь – бөек бәйрәм» белән «Ленин безнең күңелләрдә» бүлекләре, нигездә, бер үк төсле. Җәнлекләр һәм кошлар шулай ук  бик күп бүлекләрдә очрый. Шуңа да карамастан, бу темага тагын бер махсус бүлек кертелгән. Хатын–кызларга багышланган бүлек тематик яктан бик ярлы. Аны, һичшиксез, баетырга кирәк булачак. Бәйрәмнәрне, бәлки, зурайтыбрак бер бүлек итеп эшләргәдер? Ул чагында башка телгә алынмаган бәйрәмнәрне дә искә алырга мөмкинлек туар иде.

Китапның ахырында «Күренекле татар язучылары» дигән бүлек кертелгән. Бу, минемчә, дәреслекнең уңышы. Ләкин бу бүлекне тулыландырасы бар әле. Биредә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил белән генә котылып булмый. Алар янына, һичсүзсез, балалар әдәбияты классикларын да өстәргә кирәк. «Күренекле татар язучылары» бүлеген, гомумән, китап дәвамында берничә тапкыр кабатласаң, уңышлырак булыр иде кебек. Әйтик, «Балалар әдәбияты классиклары», «Күренекле балалар шагыйрьләре», «Танылган балалар язучылары» һ.б. Аларны хәтта тематик яктан да берләштерергә мөмкин булыр иде. Югыйсә, моңа кадәр бер генә дәреслектә дә балалар язучылары махсус рәвештә өйрәнелмәде диярлек. Мин ул язучыларның исемнәрен 3 класс Уку китабына язган рецензиямдә санап та узган идем.

Дәреслектәге әдәби материал, нигездә, ярыйсы гына. Инде еллар сынавын узган, татар балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр дә шактый. Авторлар составы да бай: классиклар да, хәзерге заман язучылары да бар. Минем үземә, мәсәлән, Тукай, Гафури, Җәлил, Алиш, Хәким, Бәширов кебек классикларның әсәрләренә еш мөрәҗәгать итү ошады. Шулай ук Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхак, Нури Арсланов, Фатих Хөсни, Идрис Туктар, Нәби Дәүли, Абдулла Әхмәт, Зәкия Туфайлова, Газиз Мөхәммәтшин, Хәкимҗан Халиков әсәрләрен файдалану да китапның дәрәҗәсен арттыра дип уйлыйм. Аларсыз дәреслекне күз алдына да китереп булмас иде. Нигездә, шушы әдипләрнең әсәрләре балалар әдәбияты кануннарына җавап бирә. Кызганычка каршы, бүгенге әдәбиятка авторлар битараф калганнар диярлек. Үзләре күптән белгән, кул астындагы әсәрләр белән генә эш иткәннәр дигән тәэсир кала.

Күп кенә проза әсәрләренең художество эшләнеше, тәрбияви нагрузкасы, әдәби теле ягыннан әлләни ялтырап тора димәс идем. Бәлки, алар моннан 30–40 еллар элек ярагандыр да. Ул чагында актуаль дә яңгыраганнардыр. Ләкин бүгенге көндә балалар язучыларына бөтенләй башка таләпләр куела. Әлеге әсәрләрнең зур бер кимчелеге шунда: алар төгәлләнмәгәннәр, бербөтен булып оешмаганнар, ниндидер бер өзекне яисә газета мәкаләсен хәтерләтәләр. Әгәр дә әдәбият теориясенә нигезләнеп, җентекләп, тәфсилләп тикшерә башласаң, аларны яңадан җыймаслык итеп сүтеп ташларга булыр иде. Аннары әдәби материалларның теле дә һәрвакытта да әлеге зур таләпләргә җавап бирә дип әйтеп булмый. Башлангыч класс дәреслекләренең теле аеруча чиста, матур, образлы, шигъри, грамоталы һәм саф татарча булырга тиештер.

Берничә мисал китерәм. «Туган ил» исемле язманы гына алыйк. Анда ачыклыйсы урыннар, төзәтәсе җирләр шактый. Әйтик, анда республикалар турында сүз бара. Әмма аларның союздаш республикамы, автономиялеме икәнлекләре аңлашылмый. Безнең Татарстан да республика бит. Аннары «безнең илебез Совет Социалистик Республикалар  Союзы, кыскартып әйткәндә, СССР диелә» дигән урын бар. Кыскартып әйткәндә, ССРС килеп чыга бит. Русча итеп әйткәндә генә СССР килеп чыкканлыгын  төгәлрәк итеп аңлатырга иде.

Гарәфи Хәсәновның «Каникулларда» дигән язмасы көз турындагы бүлеккә кертелгән. Беренчедән, каникуллар бездә җәй көннәрендә була. Кыр эшләре дә җәй урталарында башлана. Ә бәрәңге алу сентябрь урталарына кала. Биредә исә бөтенләй буталчыклык килеп чыккан. Иң аянычы шунда, монда сүз бүгенге авыл турында бармый. Кайчандыр керосин, мазут ташып үскән малайлар моннан 30–40 еллар элек үк үсеп беттеләр бит инде.

Шушы мисалдан чыгып, кулъязмадагы тагын бер кимчелекне искәртеп китсәң, зыяны тимәс. Ул да булса, әдәби язмаларның искергән, бүгенге НТР заманыннан шактый артта калган булуы. Заманга хас күренешләр, вакыйгалар, детальләр азрак. Балаларның дөньяны күзаллавына, заманча фикерләвенә, тормышны танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә аламы бу әсәрләр? Бераз гына шигем бар.

Дәреслектә «Гаяз күчтәнәче» дигән язма бар. Авторы дөрес микән аның? Сәмигулла Хәйруллин дигән авторны белмим мин. Бәлки, Сәмигулла Хәйретдиновтыр ул? «Бәрәннәргә шефлык» дигән сүзтезмә дөрес була алмы? Фермага яки терлекче апаларга шефлыктыр инде ул. «Шефчы» дигән сүз дә урынлы түгел, миңа калса.

Тел мәсьәләсенә килгәндә, А. Кононовның «Сугыш» исемле язмасыннан мисал китерү урынлы булыр. «Аның кара җиләне җилдә канатлар шикелле җилфердәп бара» дигән җөмләне генә алыйк. Җилән кигән Чапаевны күз алдына китереп карагыз әле. Батыр, кыю комдив булып күренер микән ул? Юк, әлбәттә. Чөнки ул бер вакытта да җилән киеп йөрмәгән. Бурканы җиләнгә әйләндерү нигә кирәк булгандыр.Ә менә «атака» сүзен тәрҗемә итсәң дә ярар иде. Аның татарча «һөҗүм» дигән бик матур сүзе бар бит. «Пуля», «семья» кебек сүзләрне дә татарчалаштырып бирергә кирәк иде. Гомумән, мондый төгәлсезлекләр рус язучыларының әсәрләрендә бигрәк тә күренә. Ә тәрҗемә материаллар китапта шактый күп. Бөтенесе 24 әсәргә җыела. Һәм аларның барысы да диярлек русча дәреслекләрдән алынганнар. Бу, бәлки, татар әдәбиятының ярлылыгыннандыр? Игътибар белән эзләгәндә барыбер табарга булыр иде.

Шигырьләргә килгәндә дә, эшләр ул кадәр мактанырлык түгел. Классикларның булуы бик әйбәт, ләкин бөтен очракта да аларның шигырьләре үзләрен акламыйлар шул. Мәсәлән, Тукайның «Көз» шигыре 7 яшьлек бала өчен авыррак шикелле. Аннары биредә «мисале зәгъфран» искәрмәсеннән тыш «күрәмсез», «ак тунлы кыш», «сахрада», «яшел хәтфә» сүзләрен дә аерым аңлатып китәргә кирәк.

Урта кул шигырьләр бик күп. Аларны мин кулъязмада күрсәтеп бардым. Авторлар үзләре карарлар. Алар шаблон, образсыз, гомуми сүзләрдән тора, балаларча түгел. Хәтта бер–берсенә бик ошашлары да җитәрлек. М. Садриның «Минем апаларым» дигән шигыре «Сәгатьләр  эшли апам, Мин апамны яратам» дип тәмамлана. Н. Арслановның «Яз» шигыре дә «Яз кошлар белән кайта…Язны һәркем ярата» дигән сүзләр белән бетә. Ш. Маннурның шигыре дә һәркемгә таныштыр. Ул да «Яратам мин барын да» ди.

Кайбер шигырьләр ни өчендер берничә дәреслеккә берьюлы кертелгән. Тукайның «Эшкә өндәве», З. Ярмәкинең «Ак каены», Җ. Тәрҗемановның «Чыршы»сы һ.б.

Дәреслектә минем дә бер шигырьнең яртысы урнаштырылган. «Әни кирәк» дигән шигырь ул. Әгәр инде бик кирәк булган икән, аның ахырына түбәндәге ике юлны да өстәп куярга кирәк иде: «Дөньяда иң кирәк кеше әни, димәк!»

Шуны әйтәсе килә: шигъри әсәрләр бик уйланып сайланмаганнар. Югыйсә, безнең бүгенге балалар поэзиясе ул кадәр ярлы түгел. Теләгәндә, эзләгәндә, киңәш–табыш иткәндә, менә дигән әсәрләр табарга була. Шулай эшләргә кирәк тә.

Аннары укучыларга сораулар да бик үк төгәл бирелмәгән. Мәсәлән, Ш. Маннурның «Яратам» исемле шигыреннән соң «Шагыйрь нәрсәләрне ярата?» дигән сорау бирелә. Сорау дөрес түгел. Автор бит монда үз исеменән сөйләми. Лирик герой исеменнән, бу очракта бала исеменән сөйли. Шагыйрьнең укучы апасы, уйнап йөргән бакчасы, шуып төшкән тавы юк бит хәзер… Н. Думавиның шигыре ярыйсы гына. Ләкин ритмик төгәллеге сакланмаган. «Шагыйрь мәктәпкә кергән һәр бала турында нәрсә ди?» дигән сорау да татарча түгел. Һәр бала урынына балалар кирәк. Х. Шабановның «Китап» шигыре дидактикадан гына тора. Шигырьгә карата сорау шулай ук логик яктан дөрес түгел. «Китапны саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?» диелгән анда. Ә шигырьдә, киресенчә, нәрсәләр эшләмәскә кирәклеге әйтелә. Мондый төгәл булмаган, урынсыз, теманы ачмый торган, маңгайга бәреп әйтелгән сораулар дәреслектә, кызганычка каршы, очраштыра шул. Аларны үзгәртергә кирәктер.

Әгәр дә югарыда күрсәтелгән теләкләр, киңәшләр искә алынса, дәреслек камилләшү юнәлешендә шактый отар иде. Ә инде балаларыбыз алдында йөзебез  ак булып калсын дисәк, дәреслек тагын да камилләшергә, сыйфат ягыннан тагын да эшләнергә тиеш дип саныйм. Шунсыз ярамый!

14 апрель, 1986 

Прочитано 82515 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин