Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:22

Фаҗига

Автор 
Оцените материал
(1 Голосовать)
Әгәр дә без  җәмгыятебезнең киләчәге турында чыннан да уйлыйбыз икән, Ватаныбызның алдагы көннәрен матур итеп күрәсебез килә икән, иң элек балалары­быз турында, аларның язмышы турын­да кайгыртырга тиешбез. Үзләре бәхет­ле булган, балачаклары матур узган ке­шеләр генә җәмгыятьне чын мәгънәсен­дә бәхетле итәргә сәләтле.
Менә шуңа күрә дә Совет власте дөньяда иң берен­че булып балалар турында кайгыртуны дәүләт политикасы дәрәҗәсенә күтәр­де, меңәрләгән балаларга бәхетле яз­мыш бүләк итте, балаларга КЕШЕ итеп карады. Ләкин үкенечебезгә каршы, еллар узу белән илебездәге «иң өстен сыйныф»ка игътибар кими башлады. «Иң яхшысы — балаларга!» дигән бу­лып, еллар дәвамында үз-үзебезне ал­дап килдек, балалар турында кайгырту арткы планга күчте. Нәтиҗәдә, безнең балаларыбыз сталинизм чорында да, торгынлык елларында да иң кимсетел­гән социаль катлам булды. Хәбәрдар­лык позицияләреннән чыгып карагачтын, балалар тормышында кичектерге­сез рәвештә, бүгеннән үк хәл ителергә тиешле бик күп проблемалар барлыгы ачыкланды.

Күңелдә үзеннән-үзе борчулы со­раулар туа. Аларга җавап табарга ки­рәк. Балаларның киләчәге турында кай­гыртабызмы? Балалар турында ниләр беләбез? Аларның язмышына битараф түгелме без? Балаларның киләчәге — җәмгыятьнең киләчәге бит, югыйсә. Әмма өлкәннәрнең балаларга мөнәсә­бәте, дөресен генә әйткәндә, бер дә ка­нәгатьләнерлек түгел. Бу бигрәк тә балаларның сәламәтлегенә кагыла.

Без моңа кадәр балаларның сәламәт­легенә бөтенләй игътибар итмәдек. Аң­лашыла, аларның сәламәтлегенә ка­гылышлы саннарны бөтенләй белми идек. Ул шомлы саннар беренче тапкыр В. И. Ленин исемендәге Совет балалар фондының II Пленумында яңгырады. Үзенең докладында Альберт Лиханов авыру балаларның язмышлары хакын­да ачынып сөйләде. Баксаң, безнең ил­дә психик авырулар белән генә дә 1 млн. 185 мең бала интегә икән. Безнең рес­публикада да шундый 8790 бала сабый­лар йортларында, ярдәмче интернат-мәктәпләрдә яши. Ятим һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган 86 учрежде­ниенең 47 сендә, ягъни 13 мәктәптә, 29 интернат-әктәптә, 1 балалар йортын­да, 2 сабыйлар йортында, 2 интернатта һәм 1 махсус мәктәптә акылга зәгыйфь һәм психик авыру балалар тәрбияләнә.

Без ничек ярдәм итә алабыз соң аларга? Иң элек, әлбәттә, бу күренешнең социаль сәбәпләрен эзләү, аны бул­дырмау чараларын табу зарурдыр. Ә бү­генгә психик авыруларның башлангыч чорын кичергән балалар өчен махсус уку йортлары санын арттыру урынлы булыр иде. Аларны терелмәслек авыру­лар белән бергә тоту үзе җинаять. Бу балаларны ничек тә дәваларга  һәм гаи­ләгә кайтарырга иде. Шушы максаттан чыгып, Балалар фонды бәйсез психи­атрлар группасы төзергә тәкъдим итә. Әлеге группа авыруларга иң соңгы ме­дицина нәтиҗәсен ясарга, республика­дагы медик-педагогик комиссиянең эшчәнлегенә анализ ясарга тиеш, кирәк икән, аның составына Балалар фонды вәкилен дә кертергә мөмкин.

Былтыр «Комсомолец Татарии» га­зетасында Казаннан Наташа С. исемле инвалид кыз бала белән интервью басылган иде. Ул үзенең Саба районының Югары Утар авылындагы интернатта уздырган көннәре турында сөйли: «Ел ярым эчен­дә мин анда чак кына акылымнан язма­дым, ярый әле ул җәһәннәмнән әти-әнием коткарды». Әлеге интернатта да, Дербышкидагы интернат-йортта да психик яктан сәламәт балалар авыру балалар белән бергә тәрбияләнә. Мон­дый хәлгә, билгеле, чик куярга вакыт.

Тагын бер коточкыч авыру бар. Ул — яман шеш авыруы. Илебездә ел саен әлеге авырудан 6 мең бала үлә икән. Ә андый авы­ру балалар өчен больницаларда бөтенесе 780 генә урын исәпләнә. Татарстанда да ел

саен 100-120 балада яман шеш авыруы табыла, ләкин больницаларда алар өчен бер генә кой­ка да юк. Мондый балаларга да кичекмәстән ярдәм итәргә кирәк. Бәлки Республика ба­лалар клиник больницасының төзелеп ятучы яңа корпусыннан урын табылыр? Казаннан Ира Попова безнең Фондка хат җибәргән иде. Соңыннан «Семья» атналыгында да ба­сылып чыкты ул: «Сезнең газетадан без яман шеш авыруы белән авыручы балалар турын­да укыдык. Мин аларга дип үземнең копилкамда җыелган акчаны җибәрергә булдым, бөтенесе 12 сум 42 тиен. Бу авырудан минем әбием белән бабам үлде. Өлкән иптәшләр, шул коточкыч авыруны бетерү өчен ни дә булса эшләгез инде...»

Алкоголизм, наркомания, экологик үзгәрешләр аркасында гарип балалар туу артканнан-арта бара. Мәсәлән, иле­бездә ел саен яңа туган балаларның 3-5 проценты церебраль паралич белән җә­фа чигә икән. Татарстанда әлеге диаг­ноз белән 16 яшькә кадәрге 878 бала авырый. Аларның барысы да диярлек гомерлек инвалид. Кызганычка каршы, мондый фаҗигале язмышлар гадәти кү­ренешкә әйләнеп бара. Әйтик, гаиләдә инвалид бала туа. Күз яшьләре, балага ярдәм итәргә, дәваларга тырышу... Күп очракта гаилә таркала. Инвалид баланы тәрбияләү ананың берүзенә кала. Ә ба­лага пенсия нибары 30 сум?! Ана ниш­ләргә тиеш? Мондый балаларның күбе­се дәүләт тәрбиясенә эләгә. Инвалид баланы дәүләт тәрбиясендә тоту исә әлеге 30 сум айлык пособиедән күп мәр­тәбәләр кыйммәткәрәк төшә. Дәүләт тоткан акчаны гаиләгә бирсәк, файдасы социаль яктан да, мораль яктан да күб­рәк булмас иде микән?

Әлбәттә, авыр хәлләргә дә карамастан, чын кешеләр булып калучылар да җитәрлек. Шушы җәһәттән, узган елгы почтадагы бер хаттан өзек китермәкче булам: «Хөрмәтле иптәш Миңнуллин! Сезгә, Балалар фонды­ның республика бүлеге председателенә, мө­рәҗәгать итәбез. Әлбәттә, ярдәм сорап. 1980 елда Казан университетын тәмамлагач та өйләндем, партиягә кердем. Шуннан соң бер балабыз үлде, икенчесе авырый (церебраль паралич), өченчесенә узган ел 2 айлык вакытында ук Ленинградта протез аңкау куйдырдык — анысы да инвалид. Врачлар арасыннан да: «Ике балагызны да дәүләт тәрбиясенә тапшырмыйсызмы соң?»— дию­челәр булды.Юк, тапшырмыйбыз, ул ту­рыда уйлаган да юк. Хатыным белән икебез дә укыту эшендә. Ул әле эшләми, ялда. Ма­териаль як саегып бара. Бу уку елында сен­тябрьдә Уфада олы малай белән, октябрьдә кечесе белән Ленинградта булдык. Минздрав направлениесе белән булса да, больничный листок бирелми икән. Шулай итеп, сен­тябрьдә 221 сум, октябрьдә 153 сум хезмәт хакы бөтенләй түләнмәде. 1 февральдән ике баланы алып Ленинградка (операциягә) китәбез. Ким дигәндә бер ай яшәргә. Боль­ничный булмаячак, справка гына бирәләр. Апрельдә Уфага олы малай белән соңгы дә­валау курсына барырга...»

Хат авторы үз балаларын дәүләт тәрбиясенә бирергә җыенмый. Бөтен көчен куеп, аларны терелтергә, дәвалар­га тырыша. Больницадан больницага, консультациядән консультациягә, шә­һәрдән шәһәргә йөри. Гомерләре боль­ницаларда уза. Көчле рухлы, чын кешеләр. Ләкин аларга ярдәм кирәк. Рухи ярдәм дә, материаль ярдәм дә. Кайбер чаралар күрелә дә инде. Мәсәлән, Бала­лар фонды социаль тәэминат оешмала­ры белән берлектә, инвалид балалар өчен махсус эш урыннары булдыру шө­гыленә кереште. Казандагы «Элекон» берләшмәсе коллективы белән респуб­лика инвалидлар оешмасы да бу фикер­не куәтләп чыктылар. Берләшмә 6 нчы интернат балаларын эш урыннары бе­лән тәэмин итүне хәл итте. Казанда исә физик яктан зәгыйфь балалар өчен 6 махсус интернат бар. Шуңа күрә хәзер берләшмә базасында дәүләт-кооперация нигезендә производство үзәге төзү турында сүз бара. Бу очракта төп максат — инвалид балаларны төрле һөнәр күнекмәләренә өйрәтү, аларның хезмәт шартларын җиңеләйтү.

Совет балалар фондының Татарстан бү­леге «Гаилә һәм балачак үзәге» оештыру инициативасы белән чыкты. Әгәр дә әлеге эш барып чыкса, анда массаж һәм логопед каби­нетлары, спорт заллары, китапханәсе булган нәни инвалидлар клубы да эшләячәк. Бу ин­валид балаларның үзләрен дә тормышка якынайтыр иде, ата-аналарның да ышаны­чын арттырырга ярдәм итәр иде. Чөнки ин­валид балаларның үз ишләре белән аралашу­лары аркасында күркәм уңышларга ирешер­гә мөмкин. Нейрохирургия институты про­фессоры А. Лифшецның әйтүенә караганда, мисал өчен, инвалидларның 78,3 проценты хезмәт белән ныклап шөгыльләнә ала.

Янә саннарга мөрәҗәгать итик. Рес­публикада махсус мәктәпләрдә укырга тиешле начар ишетүче балалар соңгы елларда 1,5 тапкырга, начар күрүче ба­лалар саны 2,5 тапкырга артты. 1568 бала йөрәк авыруы белән, 4282 бала тын юллары, 3633 бала бавыр, 1350 бала бөер, 4528 бала тире авырулары белән авырый. Бу саннарны тагын да дәвам итәргә булыр иде. Болары әле исәптә торганнары гына. Ә авылларда бер тап­кыр да больницада булмаган, врачка күренмәгән балалар күпме?

Мәктәп яшендәге балалар өчен (ту­беркулезныкын исәпләмәгәндә) рес­публикада бер генә санаторий да са­лынмаган. Ел саен даими авыручы бала­ларның 19 процентын гына санаторий­ларда дәвалый алабыз. Хәтта Казан шәһәренең үзендә дә типовой проект белән салынган бер балалар больница­сы да юк. Хәер, моңа гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки башкалабыздагы 144 мәктәпнең 76 сында укучылар эле һа­ман ике сменада укыйлар. Менә шун­дый мөнәсәбәт. Балаларның сәламәтле­генә, билгеле, зыян килми калмый. Алай гынамы, яңадан-яңа авырулар барлыкка килеп тора. Әйтик, «мәктәп неврозы». Балалар бакчаларында, мәк­тәп ашханәләрендәге ризыкларның сыйфаты начар, калориясе түбән. Азык-төлекнең саклану вакыты төгәл үтәлми, ашамлыклар әзерләүнең техно­логиясе бозыла. Бик күп җирдә мед­сестралар, врачлар җитешми, санита­рия-гигиена кагыйдәләре сакланмый. Боларга дәлил итеп, «Яшь ленинчы»га килгән бер хаттан өзек кенә китерәм: «Безнең мәктәптә дә ашханә бар. Ләкин аның исеме генә бар, ашы юк. Ашы да бар инде, тик көн саен бер төрле ризык. Юкса ел саен мәктәп бакчасында эш­либез. Анда кыяр, чөгендер, салат, ук­роп үстерәбез. Ләкин, кызганычка кар­шы, бу витаминнарны ашау бәхетенә генә ирешә алмыйбыз...» Питрәч рай­оныннан язылган бу хатка аңлатма би­рүнең кирәге юктыр дип уйлыйм.

Хәлләр, күренә ки, чыннан да мактаныр­лык түгел. Алда гаять зур бурычлар тора. Тик шунысын да әйтергә кирәк, соңгы ва­кытта республикабызда балаларга мөнәсәбәт акрынлап булса да әйбәт якка үзгәрә башла­ды, дияр идем мин. Мәсәлән, без Фондның чираттагы бер президиум утырышын Рес­публика балалар клиник больницасында уз­дырдык. Андагы хәлләр белән җентекләп таныштык. Менә дигән больница, менә дигән белгечләр эшли. Ләкин, кызганычыбызга, авыру балалар коридорда ята. Белгечләргә эшләр өчен шартлар тудырылмаган. Сәбәбе бер генә — урын тар. Дөрес, больницаның яңа корпусын төзү башланган. Ләкин баш­ланган да ташланган. Әгәр дә төзелеш шушы тизлек белән барса, яңа корпус берничек тә үз вакытына өлгермәячәк.

Казандагы дәрәҗәле кунакларга дип исәпләнгән ике кунакханә шулай ук ба­лаларга бүләк ителде. Аларның берсен­дә инвалид балалар өчен санаторий ур­нашты, икенчесендә — балалар поли­клиникасы. Ләкин мондый күркәм ми­саллар әлегә бармак белән генә санар­лык шул. Өлкәннәр балалар турында уйлаудан бигрәк, үзләре турында күб­рәк кайгырталар. Әйтик, тимер юлчыларның балалар поликлиникасы, иске генә булса да, әйбәтрәк йортка күчкән иде. Ләкин җитәкче иптәшләр, төрле сәбәпләр табып, аны Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасына яңадан тартып алырга тырыштылар. Шуннан соң мин алтмыш ата-ана кул куйган хат алдым. Күп тапкырлар сөйләшкәннән соң Бау­ман район Советы башкарма комитеты­ның әлеге карарын тикшерү буенча махсус комиссиясе төзелде, аннары бу проблема район Советы сессиясенә ку­елды. Бәхеткә, депутатлар мәсьәләне уңай хәл иттеләр. Бу юлы балалар ягы җиңеп чыкты.

Балалар үлеме буенча безнең ил иң алгы урыннарның берсендә тора икән. Бу хакта СССР Сәламәтлек саклау ми­нистры авызыннан ишеткәч кенә бераз уйлана башладык. Шуңа күрә дә Совет балалар фондының иң төп бурычларын­нан берсе — балаларның сәламәтлеге өчен көрәш. Үзенең иң беренче эше итеп, Фонд балалар үлеме 50 процентка кадәр   җиткән   районнарга — Урта Азиягә һәм Казахстанга медицина де­сантлары җибәрде. Бу десантта безнең республика врачлары да актив катнаш­ты. Шундый ук ярдәм үзебезнең рес­публикада да оештырылды. Аңа Казан медицина институтының балалар хи­рургиясе кафедрасы мөдире, профессор М. Р. Рокицкий җитәкчелек итә.

Балаларыбызның сәламәтлеген сак­лауны врачларга гына кайтарып кал­дырсак, берни дә барып чыкмас дип уй­лыйм. Аның өчен бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Барыбыз да — ата-аналар да, мәктәп тә, җитәкче иптәшләр дә. Бу җәһәттән, депутатлар зур һәм кирәкле эшләр башкара алыр иде. Һәр­хәлдә, аларга зур өметләр баглыйсы килә.

Сәламәт тәндә генә сәламәт рух була ала. Бүгенге сәламәт малайлар гына Ту­ган илебезне чын мәгънәсендә саклау­чылар булып үсә ала. Бүгенге сәламәт балалар гына иртәгә безнең олы эшлә­ребезне дәвам итә алачак. Сәламәт бала — сәламәт җәмгыять, дигән сүз. Ә безнең киләчәгебез сәламәт булырга тиеш!

Март, 1990 ел. «Азат хатын»

Прочитано 137474 раз Последнее изменение Сишәмбе, 18 Ноябрь 2014 05:28
Другие материалы в этой категории: « Җир шары - балаларныкы!
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин