Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:20

Җир шары - балаларныкы!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Язмагаисем эзли башла­гач, әллә никадәр канатлы сүзләр искә төште. «Балалар — безнең киләчәгебез», «Иң яхшысы — балаларга!», «Без — балачак иленнән», «Бала­лар — тормыш чәчәкләре», «Бәхетле балачак»... Мин та­гын шуларга өстәп: «Җире­безнең иң зур байлыгы — балалар!» — дип тә әйтер идем. Ә байлык булгач, аны күз карасы кебек сакларга һәм аның кадерен дә белер­гә кирәк. Монысы инде һәммәбезнең дә изге бурычы.

Бәхетле балачак! Үзләре­нең бөтен талантларын, го­мерләрен балаларга багыш­лаган күренекле кешеләр бар: әйтик, балалар фольк­лорының атасы Нәкый ага Исәнбәт,   балаларыбызның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиев, Казанның 55 нче мәктәп укытучысы, А. Алиш музее җитәкчесе Ил­сөяр Сункишева, рәссам Та­вил Хаҗиәхмәтов, «Әйлән-бәйлән» балалар ансамбле җитәкчесе Алсу Гарифуллина...  Малайларыбыз-кызларыбызның балачагын бәхет­ле итүдә аларның да өлеше зур. Мин аларны фидакарь­ләр дип атар идем. Гомумән, балаларга хезмәт итү — һәр­кемнән фидакарьлек таләп итә. Шунсыз булмый. Шат авазларга күмелгән балалар бакчалары, пионер лагерьла­ры, пионер сарайлары, му­зыка, сәнгать һәм спорт мәк­тәпләре... Балаларны һәрчак үзләренә тартып торучы курчак театры, цирк, ял парклары, уенчык кибетлә­ре, зоопарк, «Әкият» кафе­сы... Балаларның якын дус­ты «Яшь ленинчы» һәм «Ял­кын». «Әлифба», «Туган тел» китабы,   мультфильмнар... Күрәсез, бездә барысы да ба­лалар өчен, аларның якты киләчәге өчен.

Әгәр илебезнең экономика­сын, социаль тормышын үс­терүне берничә дистә еллар­га алдан  планлаштырып куябыз икән, без бүгенге яшь буын турында да уйларга тиеш булабыз. Бу, берен­че карашка, гаҗәбрәк тә тое­лырга мөмкин. Ләкин нык­лабрак уйлап карасак, би­редә олы хакыйкать яткан­лыгын күрербез. Алар бит бүген генә бала, ә иртәгә ин­де безне алыштырачак буын. Бүген башланган игелекле эшләрне, алар дәвам иттерә­чәк, алар- төгәлләячәк. Килә­чәк - балалалар кулында. Шуңа күрә балаларыбызга бүгенге көн таләпләре  югарылыгында тәрбия бирү мәсьәләсендә безгә бер генә көнгә дә кичегергә ярамый. Югыйсә, соңлавыбыз мөмкин.

Әмма кайбер очракларда безнең мавыгыбрак китә тор­ган гадәтебез дә бар. Игъти­барны без я бөтенләй киме­тәбез, я булмаса, арттырып җибәрәбез.  Тик аларның икесе дә зыян китерә. Соң- гысы безнең балаларга булган мөнәсәбәттә хәзер аеру­ча нык чагыла башлады ши­келле. «Иң яхшысы — бала­ларга!» дигән бик әйбәт де­визны без кайчагында «иң татлысы, иң матуры, иң кыйммәтлесе минем бала­ма» дип берьяклырак аң­лыйбыз. Артык игътибар исә баланың тормыштагы мөстәкыйльлеген киметә, аны үз ихтыяҗларын гына кайгыртучыга әверелдерә.

Үзебезнең балалар турын­да уйлаганда, ирексездән, яшьләрнең һәм студентларның Мәскәүдә узган XII Бөтендөнья фестивале хәтергә килә. Чөнки яшьләрнең һәм студентларның гына түгел, балаларның да фестиваленә әйләнде бит ул. Бик күп ба­лалар катнашты анда. Төрле континентлардан, төрле ил­ләрдән җыелган балалар иде алар. Чит илләрдәге нә­ни дусларыбыз белән ара­лашканнан соң үзебезнең Совет иле балаларының ни­кадәр бәхетле булуларын, нинди муллыкта, рәхәт тор­мышта яшәүләрен тагын бер тапкыр тойдым. Мин алар өчен тагын бер кат сөенеч һәм горурлык хислә­ре кичердем. Ә балалар кай­да да балалар икән. Аларның теләкләре дә, максатлары да, уй-хыяллары да бер үк. Җыр-биюләре дә, уеннары да шул ук.

                 Без - фестиваль малайлары,

                 Тынычлык балалары.

                 Өстәлде безгә тагын да

                 Дусларның яңалары.

                 Без - чын дуслар! Дус булганда

                 Безгә берни янамый.

                 Без бит күрше малайлары -

                 Безгә шунсыз ярамый!

   Фестиваль очрашулары... Алар күп булды, истәлекле булды. Болгариядән килгән укучылар белән тәрҗемәче­сез дә яхшы аңлаштык. Алар үз мәктәпләрендә рус телен өйрәнәләр икән. Без- гә үзләренең ничек укула­рын,ял итүләрен сөйләделәр, түшләребезгә үзлә­ре белән алып килгән зна­чокларны кадап куйдылар. Мин дә үз чиратымда алар­га Муса Җәлил значогын бүләк иттем, һәм Җәлилнең, болгар шагыйре Никола Вапцаров кебек үк герой-шагыйрь икәнен, антифашист булуын, фашистлар тара­фыннан җәзалап үтерелүен әйттем. Аннары алар безгә кушылып, «Ай, былбылым»ны җырладылар.

Политик   митингларның берсендә без Япониядән кил­гән укучылар белән бергә ту­ры килдек. Алар атом сугы­шына каршы махсус өндөмә язып алып килгәннәр иде. Шул өндәмәгәмитингта кат­нашучылардан имзалар җыеп йөрделәр. Мин дә үземнең кулымны куйдым, адре­сымны яздым. Аннары аларга Татарстан балаларының Хиросима һәм Нагасаки фа­җигасе турында белүләрен, аларның да тынычлык өчен көрешүләрен әйттем. Япон кызы Садака турында җыр­лар, шигырьләр, пьесалар язылуы турында сөйләдем. Япон „малайлары бүләк ит­кән открыткаларның берсен-дә Хиросима шәһәренең хәрабөләре сурәтләнгән иде. Атом бомбасы ташланганнан соң шундый хәлгә килгән ул. Юк, япон балалары да сугыш теләми, алар да ты­нычлык яклы. Ә ул чакта Хиросима фаҗигасенең кырык еллыгына нибары бер­ничә генә көн калган иде.

Футболкаларына төрле чит ил сүзләре язылган яшьләр­не күрсәк, без, гадәттә, ри­засызлык белдерәбез. Чын­нан да, ни генә язылмый да, нинди генә сурәтләр төше­релми анда. Фестивальдә дә андый язулы футболкалар кигән яшьләр бар иде. Хәт­та үз кулларыбыз белән язарга туры килде андый язмаларны. Берничә Ника­рагуа  малае безнең янга килеп, кулларыбызга фло­мастер тоттырдылар һәм ап-ак футболкаларына үзебез­нең теләкләребезне язуыбыз­ны сорадылар. Без башта, әлбәттә, аптырабрак калдык. Өр-яңа футболка бит. Кыз­ганыч. Ә берсенеке төрле сүзләр язып тутырылган иде инде. Шуннан күреп, мин дә берсенә «Без тынычлык як­лы!» дип, икенчесенә «Яшә­сен Никарагуа!»  дип зур итеп саф татарча язып куй­дым. Бездән соң башкалар да язып калды.

Күңелгә  уелып калган, тетрәндергән вакыйгаларның берсе Тынычлык Маршы булды. Бөтен дөньядан җы­елган балалар катнашты ан­да. Араларында «Яшь ле­нинчы» газетасы редакторы Роза Туфитулова белән без дә бар идек. Тынычлык өчен көрәшкә чыккан балалар белән янәшә атлаганда, мин дөньяның никадәр хәвефле булуын уйлап, бу зур кө­рәшкә хәтта балалар да то­тынганнар икән, димәк, ты­нычлык барыбер җиңәчәк, дип ышанып бардым. Һәм беренче мәртәбә үземнең балалар шагыйре булуым белән чын мәгънәсендә го­рурлану тойгылары кичер­дем,   балалар шагыйренә нинди олы вазыйфалар йөк­ләнгәнен ныграк тойдым. Мин монда балаларның тор­мыш чәчәкләре генә түгел, ә зур көч икәнен дә үз күз­ләрем белән күрдем. Бала­лар ташкыны Мәскәү урам­нары, проспектлары буйлап дәһшәтле бер көч булып агылды. Тынычлык өчен көрәш ташкыны безне дә үзе белән алып китте. Бу көч­не, бу агымны берни дә тук­тата алырлык түгел иде. Бу ташкын, һичшиксез, реаль көчкә әйләнер, әлеге бала­ларның һәрберсе тынычлык өчен көрәшнең алгы сафына басар. Мин моның шулай бу­ласына бөтен җаным белән ышанам.

Кемнәр генә юк иде анда. Фестивальне ачу тантанасын телевизор   экраннарыннан караганнар хәтерлиләрдер, Латин Америкасы илләре делегацияләре   составында култык таякларына таянган егетләр—азатлык өчен көрә­шүче илләрнең кичәге су­гышчылары да бар иде. Кай­бер  делегация членнары битләренә кара яулык бәй­ләп, йөзләрен яшереп узды­лар. Чит исем, чит фамилия астында килүчеләр дә шак­тый иде. Аеруча Чили ма­лайлары истә калган. Кояш­та янып каралганнар, йөз­ләре җитди, күзләре моңсу. Танышырга теләп, без аларның исемнәрен сораштык. «Фернандо»   диде  берсе. Икенчесе дә «Фернандо» дип җавап кайтарды. Өченчесе дә, дүртенчесе дә. Шаярта­лар дип уйладык. Алар чын­нан да «шаярталар» иде. «Шаянлык»ларының хикмә­тен соңрак төшендек. Бер­гәләшеп истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим иткәч, алар «юк, юк» дигәнне аңлатып, йөзләрен яшерделәр. Мин шунда гына аларның ни өчен исемнәрен дә, йөзләрен дә яшерүләрен аңладым. Чи­лида әле булса диктатор ре­жимы хөкем сөрүен, ә бу малайларның   фестивальгә яшерен рәвештә генә килү­ләрен, әгәр дә Чилида фес­тивальдә катнашуларын бел­сәләр, аларны кайтуларына төрмә көткәнлеген ул чакта бөтенләй   уйламаганмын икән.

Әйе, балалар кайда да — балалар. Ул балаларның яз­мышлары гына төрле-төрле. Бөтенләй көлә, елмая белми торган, хәтта гади генә уен­нарны да уйный белмәүче балалар да очрады анда без­гә. Сәер кебек, әлбәттә. Ләкин бу чыннан да шулай.

Фестивальне искә төше­рәм дә, үзебезнең балалары­быз турында уйлыйм. Бәхет­ле балалар. Бәхетле балачак! Ләкин балаларның ул бәхе­тен сакларга кирәк. Сугыш афәтеннән, явызлыктан, ямьсезлектән, гомумән, бөтен начарлыклардан   сакларга кирәк аларны. Чөнки җир шары — балаларныкы! Җир шары — бәхет һәм тыныч­лык өчен!

Прочитано 125391 раз
Другие материалы в этой категории: « Җавапларны бергәләп эзләргә Фаҗига »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин