Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:19

Җавапларны бергәләп эзләргә

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Элегрәк депутатларга рә­хәт булган ул. Бик җиңел ге­нә сайланганнар. Елга бер-ике тапкыр сессиягә җыел­ганнар да, әбәт ашап, тара­лышканнар. Шуның белән вәссәлам! Закон чыгарулар — исем ечен генә. Респуб­лика тормышы, аның проб­лемалары турында җитди сөйләшү юк. Россия белән мөнәсәбәтләр шәп. Бәйсезлек кирәкми. Халык митингларга җыелмый, берни дә таләп ит­ми. Түш киереп йөрүдән башка әлләни эш тә калмый.

Таякның авыр очы безгә тиде. Бүгенге халык депута­ты — җәмәгать эшлеклесе. Сәясәттә дә, икътисадта да «погода» ясаучы. Республи­ка тормышын билгеле бер юнәлештә алып баруны тәр­типкә, җайга салучы. Депу­татка да, парламентка да шактый зур вазыйфалар һәм хокуклар йөкләнгән. Шуларның иң зурысы, әлбәттә, за­коннар кабул итү. Шуңа кү­рә депутатка таләп тә зур: аннан сорыйлар, аңа ыша­налар, аны  тәнкыйтьлиләр. Узган ел депутатлар өчен дә, парламент өчен да  шактый авыр һәм нәтиҗәле ел бул­ды. Күңелдә канәгатьлек хи­се юк югын,әмма республи­кабыз өчен, халкыбыз өчен гаять әһәмиятле, тарихи Кон­ституция кабул ителде. Үзе­безнең дәүләт Флагыбыз бар. Шаулатып референдум уз­дырдык. Акрын-акрын гына булса да үз законнарыбыз ар­та тора. Күбрәк тә, нәтиҗә­лерәк тә эшләргә тиеш идек, билгеле. Тик безнең күбебез профессионаллар түгел шул. Тәҗрибә җитми. Яңа өйрәнеп киләбез. Киләчәктә без­дә, һичшиксез, профессио­наль парламент булырга ти­еш. Моңа әзерлек бара да ин­де. Яңа Конституциядә За­кон чыгару җыены каралган, 125 халык депутатыннан тор­ган җыен даими эшләячәк.

Депутатның күзгә күренми торган эшләре күбрәк. Сес­сияләрдә төрле сораулар би­реп утырулар,   узмасын да белә торып, төрле сай төзәт­мәләр тәкъдим итүләр, үза­ра бәхәсләшеп вакыт уздыру­лар, минемчә, һич кенә дә мәҗбүри түгел. Закон про­ектлары комиссияләрдә ныклап өйрәнелсә, тикше­релсә, экспертизалар үтеп, сессиягә әзер килеш чыкса, юк-бар бәхәсләрнең, сүз ку­ертуларның кирәге дв кал­маячак. Эшебез дә нәтиҗәле­рәк булачак.

Бик теләген очракта да мин пассив депутат була ал­мас идем. Чөнки үзем яшә­гән микрорайоннан сайлан­дым. Һәрвакыт сайлаучыла­рым арасында димәкче бу­лам. Аларның күбесе мине танып белә. Урамда да, ки­беттә дә, концерт-кичәләрдә дә күземне ачырмыйлар. Ни­гә бәяләр күтәрелә? Сессия­ләрдә нигә гел бер депутат­лар гына чыгыш ясый? Без Россиядән чыктыкмы, юкмы? Нигә чекка ит юк? Йөз төрле сорауга җавап бирергә, бул­дыра алганча   аңлатырга, ышандырырга кирәк.

Нишлисең, ярдәм итәргә, көйләргә тырышасың. Бары­сына да, кызганычка каршы, ярдәм итеп тә булмый. Депутат дигәч тә, ул кадәр кодрәткә ия түгел бит инде беребез дә. Ә ярдәмгә мохтаҗ кеше­ләр күп. Казаннан гына тү­гел, республикадан да мөрә­җәгать итүчеләр җитәрлек. Шалтыраталар, язалар, ки­ләләр. Бер генә мисал ките­рим. Октябрь аенда Арча районының Яңа Иябаш авы­лыннан Гөлсем апа Гыйззәтуллина  редакциягә килеп үзенең авыр хәлен сөйләп киткән иде. Ире үлгән. Өч улы бар. Икесе — инвалид. 11 яшьлек Илнары бөтенләй йөри алмый. Коляска табалмый интегәләр. Өйләре дә җимерелергә тора. Социаль-тәэминат министрына депу­тат запросы ясарга туры кил­де. Район администрация башлыгы Вәгыйз Минһаҗев белән дә сөйләштем. Ул да — халык депутаты, кеше хә­ленә керә   торган игелекле кеше. Ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Менә шулай ышаныч белән Яңа елны башладык. Күңел­дә үземнең дә   йөз төрле сорау. Тормыш хәлебез рәт­ләнерме? Россия белән тагын күпме качышлы уйнарбыз? Туган телебез, дәүләт теле буларак, кайчан ныклап га­мәлгә керер? Россия уздыра­чак референдумда катна­шырбызмы, юкмы? Үзебез­нең дәүләт Гимныбызны ка­бул итәрбезме? Кабул ител­гән законнарыбыз эшләрме? Җавапларны бергәләп эзләргә, бергәләп табарга туры киләчәк.

20 гыйнвар, 1993 ел. «Социалистик Татарстан»

Прочитано 119817 раз
Другие материалы в этой категории: « Үзе бер илгә тиң ул Җир шары - балаларныкы! »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин