Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:17

Үзе бер илгә тиң ул

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Ул, чыннан да, үзе бер ил, үзе бер дәүләт, үзе бер дөнья! Башкортстандагы татар халкын «Кызыл таң»сыз күз алдына да китереп бул­мас иде. Хәзер генә ул татарча гәзит-журналлар да бар, китаплар да чыккалый. Ә бит ничәмә дистә еллар дәвамында ул безнең бердәнбер юанычыбыз, бердәнбер ышанычыбыз, бердәнбер таянычы­быз, бердәнбер мәгълүмат чыгана­гыбыз булды. Шуңа күрә дә ул без­нең өчен гади гәзит кенә түгел, ә язмышыбызны, хәлләребезне даи­ми чагылдырып барган, рухыбызны саклап алып калган, телебезне кимсетергә, рәнҗетергә ирек куй­маган Асыл Басмабыз!

Ул Башкортстанда яшәүче зыя­лыларыбызны үз тирәсенә туплый алды, аларның мәнфәгатьләрен, рухи ихтыяҗларын канәгатьләнде­рергә тырышты. Ул Башкортстан татарларының Рухи Үзәге, Мәдәни, Әдәби Штабы ролен дә үтәде. Та­тарның журналы да, альманахы да, нәшрияты да, язучылар оешмасы да шушы «Кызыл таң» иде. Ул тәрбияләгән күпме язучы-шагыйрь, журналист, галим, нәшрият хезмәткәрләре хәзер башка татар, башкорт, урыс телле гәзит-журналларда, радио-телевидениедә, юга­ры уку йортларында, нәшриятларда эшли, «Кызыл таң»ның данлы тра­дицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә.

«Кызыл таң» мәктәбен үткән ке­шеләр берчакта да, беркайда да югалып калмады. Алар Башкорт­станда гына түгел, Татарстанда да барлар. Турыдан-туры редакциядә чыныгу алган, хәзер инде күренек­ле шәхесләр булган язучы, фило­логия фәннәре докторы, профес­сор Илдар Низамовны, филология фәннәре докторы, профессор Мар­сель Бакировны, журналист, «Вата­ным Татарстан» гәзитенең баш мөхәррире булып эшләгән Мөнир Әһлиуллинны атап китү дә җитәр иде. Беренче шигырьләрен «Кызыл таң»да бастырган, аннан фатиха алган күпме татар шагыйрьләре-язучылары бүген татар әдәбиятына хезмәт итә! Алар да бүгенге әдәби­ятыбызның йөз аклыгы! Алар күп! Санап кына бетермәле түгел...

Әлбәттә, гәзитнең вазыйфалары, бурычлары санап бетергесез. Татар-башкорт дуслыгын ныгытып торучы, башкорт әдәбияты үрнәк­ләрен армый-талмый пропаганда­лаучы да ул булды. Башкортның иң күренекле язучылары, ша­гыйрьләре «Кызыл таң»да үз әсәрләрен бастыруны элек-электән зур дәрәҗә санадылар. Алар ха­лыкка әйтәсе сүзләрен, укучыга җиткерәсе фикерләрен шулай ук «Кызыл таң» аша да ирештерделәр. Нәкъ менә «Кызыл таң»ның киң күңеллелеге, күп тиражлы булуы нәтиҗәсендә бик күп башкорт әдипләре Башкортстанның татар телле халкы арасында олуг абруй казанды, яраткан язучыларына әверелде. Алар да рәхмәтледер без­нең сөекле гәзитебезгә.

«Кызыл таң» минем үземә дә һәрчак мәрхәмәтле булды, беренче хатыма да җавап бирде. Әле дә хәтеремдә: Муса Җәлилнең 60 ел­лык юбилее уңаеннан редакциягә бер хат язып җибәргән идем. Хикмәт шунда ки, мин ул вакытта мәктәп укучысы, ә Әнкәй китап­ханәдә һәм авыл клубында эшләп йөри. Без бергәләп, бик ныгытып герой-шагыйрьнең юбилеена әзер­ләнә башладык. Җәлилнең әле яңа гына даны кайткан чак, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе ла­уреаты. Әмма беркөнне Әнкәйгә әйтеп кайтарганнар (райкомнанмы, парткомнанмы, төгәл генә хәтерләмим): «шагыйрьнең юбиле­ен олылап, зурдан кубып уздырма­ска, «скромно» гына билгеләп үтәргә. Өстән күрсәтмә шундый...» Безнең кәеф китте инде, билгеле. Уйлаштык-уйлаштык та, гаделлек эзләп гәзиткә хат язарга булдык.

Җавап авторының кемлеге истә юк, хаты сакланмаган. Әмма анда: «Муса Җәлил - безнең герой-шагыйребез, аның юбилеен бөтен җирдә дә тантаналы рәвештә бил­геләп уздырачаклар. Шуңа күрә сезнең шагыйрь юбилеена зурлап әзерләнүегезне хуплыйбыз», - дигән сүзләр бар иде. Әнкәйнең шул хатны күтәреп райкомга кадәр барып җиткәнен хәтерлим. Ә ша­гыйрьнең 60 еллыгын без үзебез теләгәнчә, үзебез аңлаганча зурлап үткәрдек. Әгәр дә үскәч, шагыйрь булгач, Җәлил премиясе лауреаты буласымны белгән булсам, Җәлил­нең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты рәисе урынба­сары буласымны да белсәм, ул ча­ктагы юбилейны тагын да зуррак итеп үткәрер идек, мөгаен...

Гомумән, «Кызыл таң»ның Баш­кортстан җәмәгатьчелегендә абруе һәрвакыт зур булды. Гәзитнең үз журналисты, үз шагыйре Әнгам Ат­набайга «Башкортстанның халык шагыйре» исемен бирү өчен ничек көрәшкәнен искә төшерү дә җитә. Ә бит Атнабай үзе дә «Кызыл таң»ны чын мәгънәсендә халык гәзите дәрәҗәсенә күтәрешкән, гәзитне укыла торган итеп чыгару­га үзеннән шактый зур өлеш керткән әдип, исеме гәзитнең та­рихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Ул аны үз ши­гырьләре, поэмалары, мәкаләләре, очерклары, язмалары белән язып калдырды...

Шунысы игътибарга лаек: «Кы­зыл таң»да эшләгән журналистлар­ның зур күпчелеге болай да язучы дәрәҗәсендә иҗат итүче әдипләр булдылар. Аларга әле чын, хак бәя дә бирелеп бетмәде булса кирәк. Аларның һәркайсы аерым язмага, аерым хөрмәткә лаек. Ә бит нинди мөхәррирләр эшләде биредә! Үзем белгәннәре генә - Дашкин, Ханнанов, Мөлеков, Муллакаев, Фәтхетдинов. Һәрберсе - кабатланмас шәхес! Күпме шагыйрь-язучылар...

Бәхеткә димме, әдәбият бүлегендә озак еллар буена искиткеч талант­лы ике шагыйрь утырды: Фәрит Габдерәхимов белән Рим Идиятуллин. Шушы икәү бөтен гомерләрен «Кызыл таң»га багышладылар. Башкорт һәм татар әдипләренең бөтен әсәрләре дә алар кулы, алар күңеле аша үтте. Бу инде, Башкортстан әдәбиятына тугрылыклы хезмәт итү, дигән сүз иде. Татарча язучы күпме яшьләрне «кеше» иткәндер бу икәү. Мин дә рәхмәтле аларга. Берчакта да чит-ят итмәделәр, гадел булдылар. Ши­гырьләремнең укучыга ошарлыкларын һәрвакыт бастырып килделәр. Хәтта «Кызыл таң»ның ел лауреаты да булынды. Җитмәсә, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар ага Нәҗми белән рәттән бит әле! Әгәр дә минем иҗатымны Башкортстан укучысы күпмедер дәрәҗәдә белә икән, анда әлеге ике шагыйрьнең, ике журналистның, ике шәхеснең һәм ике дустымның (мөхәррирләрнең дә, әлбәттә) өле­ше әйтеп бетергесез.

«Кызыл таң» Илендә бәйрәм. Бу инде - олуг юбилей, коллектив бәйрәме, укучылар, авторлар бәйрәме, ягъни халык бәйрәме! «Кызыл таң» моңа кадәр Башкорт­стан йөзенә, халкыбыз йөзенә кы­зыллык китермәде, моннан соң да китермәс! Безнең таңнарыбыз мон­нан соң да кызарып, алсуланып атар! Мин моңа ихлас күңелемнән ышанам!

 

2003

Прочитано 65060 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин