Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:16

Яклыйк без аларны!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Балаларыбызның хокукла­рын яклап, аларның ачы яз­мышлары турында, язмыш кочагында ялгызлары калган сабыйлар турында күпме язарга мөмкин инде? Яза­сың, язасың...Нәтиҗәсе ба­рыбер әлләни күренми. Ки­ресенчә, балаларыбызның хәлләре торган саен начар­лана гына барган шикелле. Ятимнәр саны һаман кимеми, авыру балалар турында әйтеп тә торасы юк. Көтел­мәгән, уйламаган-нитмәгән авырулар пәйда була. Бала­лар бакчалары бүген дә җиткелекле түгел, күп мәк­тәпләрдә әле дә ике смена­лы уку дәвам итә. Шәһәр классларында әле булса 30—40 ар укучы. Әйберләр­нең бәяләре арту безнең ил­дәге балаларга мөнәсәбәтнең нинди булуын тагын бер кат раслады...Ни генә дисәк тә, бүгенге  көндә иң авыры—балаларга! Яклауга, саклау­га мохтаҗ алар. Татарстан Балалар фонды да үзенең эшчәнлеген шушы пробле­маларны хәл итүгә юнәлде­рә.        

Укучылар хәтерлиләрдер, В.È.Ленин исемендәге Со­вет Балалар фонды җәмгыя­тебезгә шәфкатьлелек дигән изге төшенчәне алып килде. Моңарчы киң җәмәгатьче­лекнең игътибарыннан чит­тә булган ятим балалар ту­рындагы ачы хакыйкатьне ачып салды, кешеләрнең «күзен ачты», тупасланган күңелләрне йомшартып җи­бәрде. Хәзер инде ятимнәр проблемасы, авыру һәм га­рип балаларның хәле бер­кемгә дә сер түгел. Бу хакта газета-журнал битләрендә дә, радио-телевидение тап­шыруларында да еш сөйлә­нә. Кешеләрнең күңелләре­нә акрынлап булса да шәф­катьлелек хисләре кайта. Элекке елларда гарьлек са­налган бушлай матди ярдәм бүген инде гадәти бер га­мәлгә әйләнеп бара. Без ин­де элекке түгел. Биредә безнең Балалар фондының да роле әйтеп бетергесез зурдыр дип уйлыйм.

Форсаттан файдаланып, укучыларны Балалар фон­дының кайбер эшләре белән таныштыруны кирәк саныйм. Алар шактый күп, шуңа күрә кайбер юнәлешләргә генә тукталырга туры килер.

Белгәнегезчә, безнең төп бу­рычыбыз—иң элек ятим һәм авыру балаларга, бала­лар йортларына булышлык итү. Соңгы вакыттагы эшчәнлегебез дә нәкъ менә шул юнәлештә алып барыла. Мәсәлән, узган елда «Җылы өй» программасына, ягъ­ни, балалар йортларына, интернат-мәктәпләргө, сабый­лар йортларына 54606 сум­лык ярдәм күрсәттек. Бу акча балалар йортларына өч автобус сатып алыр өчен, Минзәләдэге ятим балалар тәрбияләнә торган ярдәмче интернат-мәктәпкә җәйге ял базасы төзәргә, Казандагы I нче санлы сабыйлар йорты­на, 11 нче интернат-мәктәп­кә, Дербышкидагы неврология интернат-йортына, Акта­ныш районы, Такталачык ярдәмче мәктәбенә матди яр­дәм өчен, шулай ук респуб­лика эндокринология дис­пансерына ручка-шприцлар һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга тотылды.

«Гаилә» дигән программа­быз да бар. Ул авыр хәлдә яшәүче   гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота. 1990 елда бу   җәһәттән   70577 сум акча тотылды. Шул исәптән, Чаллы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрлә­рендә төзелгән гаилә тибын­дагы балалар   йортларына 12560 сум акча күчерелде. Өч һәм аннан да күбрәк баланы уллыкка алган гаи­ләләргә 9880 сумлык посо­бие түләнде. Шулай ук ин­валид балалары булган, күп балалы һәм кечкенә хезмәт хакы алып эшләүче 263 гаи­ләгә 46224 сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде. Аннары Казан Суворов училищесын­да укучы 32 ятим ел дәва­мында 3790 сум күләмендә стипендия алдылар.

Акчалата ярдәмнән тыш, күп балалы гаиләләргә Ба­лалар фонды кием-салым, китаплар, грампластинкалар, спорт кирәк-яраклары, уенчыклар белән дә ярдәм итә. Узган ел безгә хат бе­лән 500 дан артык кеше мө­рәҗәгать итте. Аларның ба­рысына да кулдан килгәнчә булышлык күрсәтергә тырышабыз.

Балалар фондының тагын бер бик тә җитди програм­масын әйтеп китәсем килә. Ул «Өмет» дип атала. Исе­меннән үк күренгәнчә, инва­лид һәм авыру балаларга ярдәм йөзеннән барлыкка килгән бу юнәлеш эшчәнлегебезнең төп өлешен алып тора дисәм дә ялгыш бул­мастыр, мөгаен. Татарстан Балалар фондының күптән түгел булып узган V плену­мы да нәкъ менә шушы те­мага—инвалид балаларның тормыш-көнкүреш шартла­рын яхшыртуга багышланган иде. Узган ел без инвалид һәм авыру балаларны дәва­лау өчен 78 гаиләгә 22341 ñóìëûê ярдәм   күрсәттек. Кызганычка каршы, андый балаларның саны әйтеп бе­тергесез күп. Әйтик, респуб­ликада бала чактан  инва­лидлар 11 меңнән артык исәпләнә. Шуларның зур күпчелеге балалар. ДЦП белән авыручы балаларның саны гына да Татарстанда меңнән артык. Казанда, мәсәлән, 16 яшькә кадәрге ин­валид балалар саны 600 гә җитә.

Сүз дә юк, инвалид бала­лар ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Аларга укырга, дәваланыр­га, үз ишләре белән арала­шырга, иң мөһиме, эшкә өй­рәнергә кирәк. Болар турын­да без әле соңгы елларда гына борчыла башладык. Уйлап кына карагыз: шушы көнгә кадәр безнең илдә ба­лалар өчен инвалид коляска­лары эшләп чыгара торган бер генә завод та юк. Дөрес, соңгы вакытта коопера­тивларның кайбер үрнәкләре күргәзмәләрдә күренә баш­лады. Әмма, кызганычка кар­шы, аларны заманча коляс­калар дип һич тә әйтерлек түгел. Чит илләрдә күптән инде үзе җиңел дә,   үзе уңайлы да коляскалар эшлә­нә. Алар лифтка ла сыя, аларны хәрәкәтләндерүе дә авыр түгел. Күпме гарип ба­лаларга шундый коляскалар кирәк. Бу хәлне истә тотып, Балалар фонды төрле чара­лар эзли башлады. Нәтиҗәдә, Совет Балалар фонды безгә AKØ һәм Канадада ясалган 4 коляска җибәрдс. Социаль тәэминат  ми­нистрлыгы да шундый ук 10 коляска бүләк итте.    Без аларны пленумда ук тап­шырдык. Елый-елый куанган ата-аналар, балалар әле дә күз алдында тора.      

Чит илләрдән гуманитар ярдәм турында хәзер күп сөйләнә. Шушы форсаттан файдаланып каласы иде. Килешкәндә, сөйләшкәндә, бәлки, әлеге коляскаларны күб­рәк алырга мөмкинлек туар? Быел халык депутатларының Казан шәһәр Советы баш­карма комитеты белән сөйлә­шүләр алып бардык   инде. Германиядәге Брауншвейг шәһәреннән көтелгән гумани­тар ярдәм безнең заказлар­ны да искә алып эшләнер дигән өметебез бар.

Балалар фондының тагын бер игелекле эшен әйтми ки­тә алмыйм. Без моннан бер­ничә ел элек Әфганстанда һәлак булганнарның балала­рына ярдәм күрсәтүне үз өс­тебезгә алган   идек. Без аларны һәрвакыт кунакка чакырып торабыз, Яңа ел бәйрәмнәренә чакырабыз. 15 февраль көнен бергәләп уз­дырабыз.

«Сәләтле балалар» прог­раммасы балаларны иҗатка тарту максаты белән төзел­де. «Чишмә» исемле музы­каль студиябез,  шулай ук театр-студиябез бар. Алар балалар йортларында, интер-нат-мәктәпләрдә еш булалар. Казан махсус музыка мәктәбендә безнең Балалар фон­ды стипендиатлары укый. Без аларга ай саен 60 ар сум стипендия түләп бара­быз.

Балалар фонды үзенең эшченлеген дәвам итә. Безгә хәзер эшләве җиңел дә, авыр да. Моның, билгеле, объектив   сәбәпләре бар. Җиңеллеге шунда: фондның халык арасында абруе бар. Ул бу абруйны үзенең эш­чәнлеге белән, үзенең кеше­лекле миссиясе бслән, ба­лаларга практик ярдәме белән яулады. Ятим һәм авыру балаларга җәмәгатьчелек­нең дә, рәсми оешмаларның да мөнәсәбәтләре азмы-күп­ме уңай якка үзгәрә. Хөкү­мәт органнары да безнең проблемаларга йөз белән борылырга тырыша. Зур предприятиеләр үзләрендә­ге күп балалы   гаиләләргә, ялгыз аналарга ярдәм кулын сузарга омтыла. Авырлыгы шунда: илебездәге эконо­мик кризис безнең эшчән-леккә дә аяк чала. Өстәвенә, Балалар фонды төзелгәннән соң берәм-берәм төрле яна фондлар, комитетлар, союз­лар, ассоциацияләр төзелә башлады. Аларның һәммәсе дә спонсорлар эзли, матди ярдәм көтә, акча сорана. Ба­лалар проблемалары тагын читтә кала башлады, акрын­лап игътибар кими бара. Иң авыры шунда: бөтен ятимгә дә ярдәм итеп өлгереп бул­мый, бөтен   авыру баланы да дәвалап булмый, аларның барысын да санаторийларга җибәреп булмый. Путевка­лар юк. дарулар юк,   чит илләргә җибәрер идең, ва­лютасы юк. Күп балалы гаи­ләләргә   әйберләтә ярдәм итәр идең, кибетләр буш. Күпме генә тырышсак та, без бары тик җәмәгать оеш­масы гына. Мөмкинлекләре­без чикләнгән. Әгәр дә әле­ге проблемалар ил күләмендә хәл ителмәсә, бөтенебез бергә тотынмасак, проблема­ларыбыз артканнан-арта гы­на барачак. Бу—хакый­кать! Балаларыбызга күп тә кирәкми бит, югыйсә. Әти-әниле булсалар, үзләренең җы­лы, якты өйләрендә яшәсә­ләр, сау-сәламәт үссәләр, өс-башлары бөтен, тамаклары тук булса, тиешле белемен алсалар,   уйнасалар-көлсәләр, шул җитә бит аларга. Аларга башка берни дә ки­рәкми!

Бүген—Балаларны як­лау көне. Әйдәгез, яклыйк без аларны. Шәфкатьсезлектән, усаллыктан, битараф­лыктан, ачлыктан,  хәерчелектән, өметсезлектән сак­лыйк! Без якламасак, кем­нәр яклар соң аларны?!

1 июнь, 1991 ел. «Социалистик Татарстан»

Прочитано 74208 раз
Другие материалы в этой категории: « Кеше бул, татар бул! Үзе бер илгә тиң ул »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин