Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:14

Кеше бул, татар бул!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

(Бөтендөнья татар конгрессы мөнбәренә)

Җир йөзендә йөзләгән, меңләгән кабиләләр, милләтләр, халыклар яши. Алар тарихи чыгышлары, яшәү урынна­ры белән дә, диннәре, гореф-гадәтләре, телләре, хәтта төсләре белән дә бер-берсеннән әллә каян аерылып торалар. Читтән караганда гына ул безгә бөтен зәнҗиләр дә (негрлар), бөтен кытайлар да йөзгә бертөсле булып күренә. Асылда исә аларның һәрберсе үзенчә матур, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы, һәр халыкның үзенә генә хас матур сыйфат­лары да, кире яклары да җитәрлек. Берсендәге әйбәт гадәт саналган кыла­ныш икенче халык өчен гайре бер оят күренеш булып тоелырга мөмкин. Ә халыклардагы сыйфатларны тарихи һәм табигый шартлар формалаштыра.

Безнең татар халкы үзе дә гаҗәп үзенчәлекле, бик тә күптөрле милләт бит. Казан татарлары - Себер татарла­рыннан, Әстерхан татарлары - типтәр­ләрдән, Урал татарлары - мишәрләрдән аерылып тора. Мишәрләр үзләре генә дә дөньяның әллә күпме төбәгендә гомер кичерәләр. Керәшен татарлары да бар бит әле. Кырым, Литва, Польша, Румы­ния, Төркия татарларын әйтеп тә торасы юк. Шулай булгач, алар ничек инде бер үк төсле, бер үк кыяфәтле, бер үк төрле телле була алсын äè? Ярый әле һәрберебез үз диалектында сөйләшә, үз төбәгендәгечә көн итә, үз ыру-нәселләрендәге, үз якларындагы гадәтләрне башкаларга такмый. Шулай булганда гына әйбәтрәк бит. Әгәр дә барыбыз да бертөсле булсак, ай-һай бер дә күңелле булмас иде. Без, татарлар, шөкер, күптөрле - шуның белән бәхетледер дә әле.

Күптөрле булуыбызга да карамастан, бөтен халыкка да, шул җәһәттән, татар­ларга да хас бик матур гомумкешелек сыйфатлары бар. Биредә әллә нинди яңалык ачасы юк. Әткәй-әнкәйләребез безне кечкенәдән "Кеше бул!" - дип тәрбияләделәр. Димәк, анда "Татар бул!"- дигән мәгънә дә салынган булган.

"Татарлык" дигәндә, минем, әлбәттә, үз халкымдагы иң гүзәл сыйфатларны күрәсем килә. Ул сыйфатлар милләтнең һәрбер вәкиленнән туплана. Алар хакын­да дөнья әдәбиятында да, фәлсәфи әсәрләрдә дә, Коръәндә дә күп тапкыр­лар кабатланган. Хәтта "Коммунизм төзүченең мораль кодексы»нда да бар иде алар. Без аларны бик яхшы беләбез. Кызганычыбызга, күбебез ул сыйфатлар­ны үзебездә булдыра гына алмыйбыз. Аның мең төрле сәбәбе бардыр, мөгаен. Шуңа күрә XXI гасырга кереп барганда халыкка коры үгет-нәсыйхәт укып кына, аны әлләни үзгәртеп булмас дип куркам. Болай да күп сөйлибез бит инде. Сөйләүчеләр күбәйгән саен, эшләүчеләр, үрнәк күрсәтүчеләр кими бара.

Безнең хәзер төп максатыбыз - берләшү булырга тиеш. Болай да тара­лып, сибелеп беткән халкыбызны бөтенләй таралышып, аерылышып бетүдән саклау. Шөкер, хөрмәтле Президентыбыз Татар­станны берләштереп, бер итеп саклап тора. Читтәге татарлар да аңа тартыла, аңа зур өметләр баглый. Әмма дөнья аңлашылмаслык дәрәҗәдә катлаулы, чу­алчык. Халык үзе дә берләшергә, бердәм булырга тиеш! Аны безнең зыялылары­быз - халыкта абруй казанган күренекле татарларыбыз эшләргә бурычлы. Бу - тарихи бурыч! Әмма бездә әлегә хәлләр башкачарак. Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев дөрес яза (¹32, 8 август): үзләрен лидер дип исәпләп йөрү­челәрнең күпләре клан­лыкны, кода-кодагыйлык­ны, дус-ишлекне, мафиоз бергәлекне генә бердәм­леккә исәплиләр. Әгәр дә алар арасында булмасаң, алар сүзен сөйләмәсәң, син - дошман. Шул максаттан чыгып, төрле фиркаләр, оешма­лар, җәмгыятьләр, клуб­лар, фондлар төзелә. Алар­ны, гадәттә, лидер бу­лырга омтылучы, амбицияле татарлар оештыра. Ә андыйлар бездә шактый күп, аларның берсенең дә гади милләтче, җәмәгать активисты буласы килми. Игъ­тибар иткәнегез бардыр, хәзер милли һәм иҗтимагый хәрәкәттә бер генә гади кеше дә калмады диярлек. Кемдер - президент, кемдер - вице-президент, по­четлы президент, рәис, рәистәш, рәис-координатор, ректор, генераль директор, генераль секретарь һ. б... Газеталарга көн саен мәкаләләр яза торган бер актив иптәшебезнең, мәсәлән, исем-дәрәҗәләрен санап та бетерерлек түгел. Берсендә ул исем-фамилиясе астына - "Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге рәистәше" дип, икен­чесендә - "Бөтентатар "Мәгариф" бергә­леге президенты", өченчесендә - "Бөтендө­нья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы», дүртенчесендә - "Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре", бишенчесендә - "Мәдәни­ят" бергәлеге президенты", алтынчысын­да - "филология фәннәре кандидаты", җиденчесендә - "II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты" дигән ялтыравык­лы исемнәр, дәрәҗәләр язып куярга ярата. Көлкебезгә каршы, андыйлар бик күп. Кыскасы, бик күп татарларыбыз "милләт өчен барган аяусыз көрәштә" үз урыннарын, үз урындыкларын, ниһаять, таптылар.  Аларның хәзер исем-дәрәҗәләре дә, офислары да, күбесенең телефонлы машиналары да бар. "Милләт бәхете" өчен тагын ни кирәк? Татарны әнә шул каһәр төшкән амбиция харап итә дә инде. Күпләрнең төп максаты - милләтпәрвәр булу түгел, милләтпәрвәр булып күренү. Алар үзләре һәрдаим исемнәрен әйтми генә җитәкчеләрне сүгәләр, үзләре өчәр-дүртәр җирдә урын билиләр, каерып дәүләт акчасын алалар. Кая аларда милләт кайгысы!  Барысына да дан-шөһрәт кирәк. Ә инде язган мәкаләләрен, интервьюларын укысаң, радио-телевидениедән чыгышларын тың­ласаң, алардан да милләт җанлы кеше юк. Ә сүзләре - тоташ демагогия! Гади халык тузга язган сүзгә тиз ышана шул, авызын ачып укый, тыңлый. Менә бу ичмасам батыр, дип уйлый. Ни кызга­ныч, бер төрле уйлап, икенче төрле эшләп, өченче төрле сөйләп көн күрүчеләр күбәйде. Берәүләр халыкка нидер сөйли, икенчеләр халыкка хезмәт итә. Нишли­сең, һәркемнең үз вазифасы.

"Татарлык" дигәндә без иң элек авылны онытмаска тиешбез. Менә без­нең татарлыгыбызның яисә татар түгеллегебезнең төп ачкычы. Яшерен-батырын түгел, татарны авыл саклап калды. Шуңа да карамастан, без авыл халкы­ның кадерен әле дә белеп бетермибез. Дөресрәге, без алардан икмәк, ит, сөт кенә таләп итәбез. Әлбәттә, соңгы еллар­да газ да кертәбез, юллар да сала башладык. Әмма авылның рухи, мәдәни, мәгариф өлкәсендәге бүгенге хасияте шәһәрнеке белән чагыштырганда күпкә ярлырак, аларга булган игътибар күпкә кимрәк. Мәдәни үзәкләр - шәһәрләрдә. Без әнә шул шәһәрләшкән, ягъни, урыс­лашкан, соңгы вакытларда аурупалаша, американлаша барган татарларны татар итеп тәрбияләргә, аларны татар зыялы­лары итәргә тырышабыз. Бөтен заманча балалар бакчалары, гимназияләр, лицей­лар, музыка һәм сәнгать мәктәпләре -шәһәрнекеләргә. Авылныкыларга - хезмәт, авыр авыл хезмәте. Тәрбиясе дә, сәнгате дә, белеме дә, мәдәнияте дә шул. Алай булмый ул. Бала шәһәргә чын татар булып, тәрбияле, рухи яктан ныклы, иманлы, динле, белемле, әзерлекле зыя­лы булып килергә тиеш. Авылда калган балаларыбызны да шулай ук тәрби­яләргә бурычлыбыз. Татар авылына йөз белән борылырга, бөтен мәдәни, икъти­сади, фәнни көчне авыл ягына күчерергә вакыт. Деградацияләнеп баручы татар авылы татарның да деградацияләнә ба­руы дигән сүз ул.

Моңа кадәр татарның иң матур сыйфатларын авыл тәрбияләде. Болай дәвам итсәк, урыс һәм дөнья тәэсире аркасында, татарның менталитеты алда­гы берничә дистә елда бик нык үзгәрәчәк. Һәм начар якка. Монда инде татар теле дә, латин графикасы да безне коткарып кала алмаячак.

Башка халыклар күптән инде эш эшли, ә без әле һаман үткән бөеклеклеребез белән яшибез. "И бөек халкым!"-дип язу бүгенге шагыйрьләргә генә ки­лешә ул. Хәер, бөек Тукаебыз бер дә алай язмаган бугай. Чөнки ул үз халкы­ның ачы язмышын, шул чордагы хәлен бөтен бәгыре белән аңлаган. Сүз дә юк, татарның яңадан бөек халык булырга бөтен мөмкинлекләре бар. Әмма безне, бигрәк тә, зыялыларыбызны хөсетлек харап итә. Ә хөсетлектә "этлек" дигән сүз дә бар. Шушы әшәке сыйфаттан арына алмасак, без беркайчан да бөек халык була алмабыз. Ә бөек буласы, башка бөек халыклар белән рәттән башны күтәреп йөрисе килә. Хәер, баш күтәрелә башлады инде. Казанда бул­са да!

22 август, 1997 ел. «Заман-Татарстан»

Прочитано 30578 раз
Другие материалы в этой категории: « Татарга җил каршы Яклыйк без аларны! »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин