Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:12

Татарга җил каршы

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Илдә да, Татарстанда да сәя­си хал катлауланганнан-катлау-лана бара. Атна саен, ай саен килеп туган үзгәрешләр бөтен планнарны бутап ташлый. Бү­ген кылган гамәлләр иртәгә ярамый. Билгесезлек, аңлашыл­маучылык, ике ут арасында яшәү - кыю адымнар ясарга ирек бирми. Бүгенге көндә Со­юз бар да, юк та, Татарстанның суверенлыгы бар да, юк та: без РСФСРда да, түгел дә... Шушындый «бар да, юк та»лар­ны саный китсәң, шактый җые­лыр иде. Бүгенге чынбарлыгы­быз бу. Иртәгә ниләр буласын күз алдына китерүе дә авыр. Шулай да күңелдә бер уянган ышанычның сүнәргә исабе юк. Узган елның 30 августында ка­бынган өмет уты яна, ялкын­лана әле.

Бәйсезлекне бөтен халык бер­дәм булып  тырышканда гына яуларга мөмкин. Кызганычка каршы, бердәмлегебез әлегә ташка үлчим генә. Хәтта иҗат зыялылары арасында да шул ук кәл. Язучылар берлеге, мәсә­лән, милли-азатлык хәрәкәте­нең мөстәкыйльлек өчен кө­рәшнең штабына әверелә ал­мады. Аерым язучыларның тырышлыгы гына сизелә. Анда да күбрәк нәкъ «татарча» көрәш бара. Кем Туфан Миңнуллинга каршы, кем Айдар Хә­лимгә каршы, кем  Ренат Ха­риска каршы, тагын кемнәргә­дер каршы. Үзара дошманэзләшүдән әлләни файда юк шул. Ә бит һәркем үзенчә кө­рәшергә тиеш. Ф. Бәйрәмова үзенчә, Ә. Мәхмүдов үзенчә, Ә. Гаффар үзенчә... Ярый  әле язучыларның кечкенә булса да бер өлеше көрәшнең үзәгендә кайный. Ә менә баш­ка иҗат берлекләре әлеге кат­лаулы заманда үзләренең чын йөзләрен күрсәттеләр. Иҗат зыялылары арасында ха­лык язмышы өчен җан атып йөрүчелар сирәк кенә очраса да, берлекләр бердәм рәвеш­тә битараф позиция сайлады­лар. Мин шушы урында Г. Иб-раһимов исемендәге Тел, әдә­бият һәм тарих институтының әйтеп бетергесез  зур ролен әйтми китә алмыйм.  Институт галимнәре бу мәсьәләдә үзлә­рен чын мәгънәсендә фида­карьләр итеп күрсәттеләр. Исемнәрен әйтеп тормыйм, аларның барысын да халкыбыз белә. Татар күңелендә иҗтимагый-сәяси аңны уятуда, аны үстерүдә галим-голәмәләребез тиңдәшсез кыюлык, һәм гыйль-ми, һәм гражданлык батыр­лыгы күрсәтәләр. Әфарин алар­га!

Безгә бердәмлек җитми. Үзе­безнең интеллектуаль көчебезгә генә түгел, хәтта халык көченә  ышану  да  җитми. Күпме зыялыдан ишеткәнем бар: «Безнең татардан булмый. Беткән инде ул. Аңа бәйсезлек тә... суверенлык та кирәкми, бәрәңге булса, шул җиткән». Билгеле, хакыйкать тә юк түгел бу сүзләрдә. Ничә гасыр урыс илендә, урыс хакимияте астын­да яшәү үзенекен итми калма­ган. Милли горурлык, милли үзаң шактый саеккан, сыегай­ган. Бигрәк тә безнең данлык­лы татар пролетариатының үз сүзен әйтмәве күңелдә борчу тудыра. Еллар буена сузылган «интернациональ тәрбия», кү­рәсең, үз эшен эшләгән булса кирәк. Хәер, безнең халык күргәнне, без кичергәнне баш­ка бер халык кичерсә, күптән юкка чыккан булырлар иде ин­де. Монысын да онытмыйк. Булганның кадерен белик, калганнарыбызны булса да чәчеп-таратып бетермик. Әмма саф­ларыбыз бер дә ишәйми шул әле. Һаман бер үк лидерлар, бер үк активистлар. Митинг­ларда да бер үк йөзләр, бер үк сүзләр. Митинг саен бер үк сөйләүчеләр өзгәләнә. Әфариннан башка бер сүз дә юк аларга. Тик халык татарның башка олы-олы вәкилләреннән дә өметле бер сүз көтә. Кайда безнең академиклар, халык ар­тистларыбыз, халык язучыларыбыз, генералларыбыз, генераль директорларыбыз? Сүзем юк, алар да борчыладыр, алар да безнең кебек үк уйлыйдыр. Ләкин эчтән генә борчылу за­маннары узды. Халыкка да ба­рып җитәргә тиеш ул борчы­лулар. Ә бит халкыбызның гүзәл уллары-кызлары илебезнең бөтен төбәкләренә дә тарал­ган.  Араларында теләсә кайсы дәүләт җитәкчесенә сүзе үтәр­дәй олы шәхесләр дә җитәр­лек. Шул ук хөрмәтле Роальд Сәгъдиевне генә искә тешерик. Мәскәүгә кайтып, Горбачев бе­лән Ельцинны путчның җиңелүе белән котларга җай тапкан бит әнә. Бер уңайдан халкыбыз­ның уй-теләкләре турында, Та­тарстан язмышы турында бе­рәр җылы сүз әйтә алмас иде­мени, әгәр дә эчендә җаны, татар каны булса? Әгәр дә Та­тарстанның чыннан да мөстәкыйль дәүләт булуын теләсә, АКШ бизнесменнары белән элемтә урнаштырырга ярдәм итә алмас идемени ул? Җитмә­сә, хатыны Сюзанн ханым үзе дә бизнесмен.

Яисә илебезнең күренекле галимнәре берләшеп (Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Новоси­бирск, Киев, Уфада... яшәүче татар галимнәрен күз алдында тотам), Татарстан суверенлы­гын яклау комитеты кебек бе­рәр оешма төзи алмаслар иде­мени? Башка милләт вәкилләре — әйтик, яһүд, әрмән, грузин, латыш кебек халыклар булса, нәкъ шулай итәрләр дә иде. Биредә, миңа калса, әлеге дә баягы, шул «татарлык-тарлык» комачаулый булса кирәк. Югый­сә,  читтәге татар галимнәрен берләштерә торган яңа мөмкинлекләр дә ачылып тора — Татарстан Фәннәр Академиясе төзелү турында карар кабул ителде. Татарлардан иҗат ке­шеләре дә бихисап! Алар да дәшми. Бу очракта дәшми ка­луны алтын белән һич кенә дә чагыштырасы килми. Бүген дәшмәү — үлем белән бер.

Бездә әлегә чагыштырмача иминлек хөкем сөрә. Үзләрен демократлар дип йөрүчеләрнең котырынуларын — дөресрәге, путчтан соң чын мәгънәсендә баш күтәрүләрен искә алма­ганда, халыклар үзара тыныч-имин яшәп яталар.  Ләкин ав­густ вакыйгаларыннан соң хәл­ләр нык кына үзгәреш кичерә. Россиянең әлеге вакыйгаларда җиңүче сыйфатында калуы хәлне бетенләй яңартып җибәрде. Путчны җиңү көне ди­гән булып, аның атналыгын да, айлыгын да, кырык көнлеген дә ил күләмендә зур тантана итеп уздыруларны ничек аң­ларга? Әйтерсең лә, аңа кадәр Вильнюста, Баку, Тбилиси, Ошта, Фирганәдә — башка төбәкләрдә кан коюлар, унарла­ган, йөзәрләгән корбаннар булмаган. Әйтерсең лә, литвалылар, грузиннар әрмән, кыргыз, месхет төрекләре, әзәрбайҗаннар бер дә һалак булмаган. Билгеле, Россиянең реванш алуы безнең файдага түгел. Бөекдержавачыл сәясәт Россия масштабын­да яңабаштан баш калкыта. Бү­ленмәс Союзга каршы чыккан, Балтыйк буе республикалары­ның бәйсезлеген таныган Рос­сия үз эчендә тоталитар ре­жим урнаштырырга җыена. Ав­густ көннәреннән оста файда­ланып, «бүленмәс һәм бердәм Россия» тәгълиматын байрак итеп күтәрүчеләр арасында үзебезнең күршеләребезнең дә булуы күңел­не рәнҗетә. Бу — иң авыр чак­та үз туганыңны ташлап качу белән бер саналырга тиештер. Үзләрен академик Сахаровның фикердәшләре, шәкертләре са­нап йөрүче Россия җитәкчелә­ренең, милли мәсьәләгә килеп терәлгәч,  аның идеяләреннән баш тартулары гаҗәпләндерә. Хәер, аларның үз-үзләренә "демократ» тамгасы тагулары белән генә аларның демократ­лыклары бер дә артмый шул. Шовинистик демократия була алмый. Бу нәрсә демократлар­ның Мәскәүдәгеләренә дә, Ка-зандагыларына да кагыла. Мо­ңа кадәр тыныч кына үзләре­нең кара эшләрен эшләп йөргән демократлар хәрәкәте ачыктан-ачык сугышчан төс ала. Россия моның өчен берни дә кызганмаячак. Акчасын да, башкасын да. Инде газета-жур­нал нәшриятын сатып алу өчен берничә миллион акча җибә­релгән икән, дигән сүзләр дә йөри. Татарстан радиосына «Беренче бөтенсоюз каналына Россия радиосын күчерергә» дигән указ килеп төшкән. Боларның барысы да колониза­циянең яңа этабына охшап то­ра.

Россиянең Татарстанга төбәлгән информация һөҗүме дә юкка гына түгел. Без — РСФСРның тамагына утырган сөяк шикелле. РСФСР Президентын сайламавыбыз да аларның бөерләренә таш булып утыргандыр. Әмма аларны иң нык борчыганы — Татарстан­ның үз Президентын сайлау булды. Ничек инде Татарстан­ның үз Президенты булырга тиеш әле? Бу бит аларның ба­шына сыймый торган хәл! Шу­ңа күрә дә август көннәреннән соң безгә каршы котырынула­ры, республика җитәкчеләренең кылган гамәлләреннән кер эз­ләүләре, Президентка яла ягар­га тырышулары Татарстанның мөстәкыйльлегенә аяк чалу өчен эшләнә. М. Шәймиев аларга нык комачаулык итә. Хә­зер инде нишләргә белмичә аптырыйлар. Төрле эмиссарлар да җибәреп карыйлар, үзебез­нең демократларны да котыр­талар. Г. Старовойтованың Ка­занда уздырган матбугат кон­ференциясендә әйткән сүзлә­рен искә тешерү дә җитә. «Әнә татарлар берләшә, сез дә, рус­лар, берләшегез!» дигәнрәк фикер әйтте ул анда. Бу кур­кыныч сүзләр — турыдан-туры конфронтациягә чакыру.

Әйе, без алдандык. «Союз кирәкме, юкмы?» дигән сорау­га референдумда бөтен Татар­стан диярлек «Кирәк!» дип җа­вап бирде. Безгә кирәк Союз таркалды. Союз килешүенә аерым кул куярга җыендык — барып чыкмады. Менә инде элеккеге союздаш республика­лар вәкилләреннән яңа Дәүләт советы төзелде — әмма анда без юк! Яңа икътисади килешү­гә кул куярга җыеналар. Анда да юк без. СССР Югары Сове­тының яңа составы сайлана. Ан­да да Россия парламенты, без­нең белән киңәшләшеп тор­мыйча гына, Татарстан исемен­нән вәкилләр  сайлады. Анда, әлеге дә баягы, Хасбулатовның әйткән сүзләре билгеле: «Әгәр дә депутат Югары Советка оп­позициядә булган икән, аны СССР Югары Советына уздыр­маска кирәк, территорияләр теләсә ни әйтсен...» Һаман шул ук мөнәсәбәт. Дөрес, безнең Югары Совет Президиумыбукарарны дерес түгел дип тап­ты. Протестта:«СССР Югары Советында Татарстаннан башка союздаш  республикаларныкы кадәр үк депутатлар булырга тиеш,» - диелә.

РСФСР белән Татарстан ара­сында сөйләшүләр башланды. Әмма мин ул сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәсенә ышанып бет­мим. Бигрәк тә РСФСР Дәү­ләт секретаре Бурбулисның телевидение буенча ясаган чыгышыннан соң. Татарстан турында сорау бирелгәч, ул турыдан-туры үзенең «бүленмәс һәм бердәм Россия» яклы икәнен әйтте. Ә бит ул Мәскәүдә  уздырылган сөйләшүләрдә РСФСР делега­циясе җитәкчесе иде. Мондый кешегә ничек ышанмак кирәк?

Татарстан парламенты сессия­гә җыелды. Озын-озак сессия булырга охшап тора ул. Халык бәйсезлек игълан итүне дәгъ­валый. Дөресен әйтим, депутат­ларның да күбесе  бәйсезлек яклыдыр, мөгаен. Чөнки Рос­сиянең безне санга сукмавы һәр депутатның горурлыгына тияргә тиеш. Моңа кадәр тулы бәйсезлекка шикләнебрәк ка­раган депутатлар да соңгы ва­кыйгалардан соң фикерләрен кискен үзгәртер, дип уйлыйм. Россиянең империячел сәясәте үзе үк безне бәйсезлек игълан итүгә этәрәчәк. Әлбәттә, бу — бик катлаулы һәм авыр процесс. Әгәр дә куелып та кабул ител-мәсә, зур җиңелү булачак. Яңадан көн тәртибенә кую та­гын кайчан булыр — билгесез. Аннары парламент кына кабул иткән бәйсезлекне дөнья җә­мәгатьчелеге тарафыннан таны­ту шулай ук бик авырга туры киләчәк. Бәлки, иң дөрес юл— референдум уздырудыр? Милли-азатлык хәрәкәте вәкилләре бу хакта да уйлана башлады­лар. Сорауны куя белгәндә, әйтик, «Син Татарстанның бәй­сез демократик дәүләт булуын телисеңме?» дигәнрэк сорау биргәндә, кем генә каршы ки­лер икән? Билгеле, каршылар да булыр. Аннары референ­думны оештыру да, уздыру да һич тә җиңел эш булмаячак. Зур аңлату эше таләп ителә­чәк. Һәрхәлдә, бу сессиядә ре­ферендумнар турында яңа закон кабул ителер. Кайбер милли-азатлык лидерлары, әгәр сессиядә  бәйсезлек игълан ителмәсә, без чечен-ингушларның вариантын кабатлаячакбыз, дигән сүз дә ычкындырдылар. Башкалар варианты безгә туры килер микән соң? Әгәр дә ин­де башкалар кебек буласыбыз килә икән, әйдәгез, әүвәл Балтыйк буе халыкларына йөз то­тыйк. Арт белән киртә җимер­мик.

Югары Совет хәзер, һич­шиксез, радикаль чаралар үт­кәрергә, ашыгыч рәвештә яңа законнар кабул итәргә, шул исәптән, татар милләтен яклау­чы, аның мәдәниятен, мәгъри­фәтен, телен үстерүче карар­лар кабул итәргә тиеш. Яңа Конституция кирәк. Үзебезнең Герб, үзебезнең Флаг, үзебез­нең Гимн кирәк. Татарстанның исемен үзгәртү турында да уй­ларга вакыт. «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» ди­гәнен алып ташлап, «Татарстан Республикасы»н гына калдырыр чак җитте. Мөстәкыйльлекне ныгыта торган икътисади чара­лар һәм, ниһаять, тулы бәйсез­лек игълан итәргә тиешбез. Парламентның бүгенге хәле бер дә кызыгырлык түгел. Бер яктан РСФСР парламенты бар­мак янаса, икенче яктан үзебезнекеләр йодрык күрсәтә. Әгәр дә бу икс көч үзләре дә сизмәстән берләшсә, бер те­гермәнгә су коя башласа, Та­тарстан Югары Советының от­ставкага китүе дә ихтимал, РСФСР лидерлары Татарстанны вакытлыча хакимиятсез калды­ру һәм, шуңардан файдаланып, властька үз демократларын утырту өчен тырышалар. Үзе­безнең милли хәрәкәт җитәк­челәренең максаты — тулы бәйсезлек яулап алу. Алар да хакимият өчен көрәш башлая­чаклар. Ул очракта конфронта­ция, каршылык үзеннән-үзе ки­леп чыгачак.  Ә көчләр бездә бер чама. Биредә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмаска мөмкин. Кан коюга китсә, урыс­ларны яклау сылтавы белән, Россия кичекмәстән безгә гас­кәр кертәчәк. Аларга сәбәп ке­нә кирәк. Ул чакта безнең язмыш бик тиз хәл ителәчәк, Россия Президенты Татарстанда үз властен тулысы белән фай­даланачак. Бу, билгеле, минем күңелсез гөманлавым гына. Алай булмас дип ышаныйк.

Татарга гомер буе җил каршы булды. Әмма халык­ларның иреккә омтылышы кай­да да бер төрле, иреккә ом­тылу хисе кемдә да  бер үк. Шуңа күрә көрәш тә бездә кис­кенрәк, аяусызрак булуы ихти­мал. Тик барыбер чигенергә урын юк. Милли азатлык хә­рәкәте ташкынын хәзер бер­нинди көч тә туктала ал­маячак. Тик шунысы бар: акыл җиңәрме бу көрәштә, әллә хис-тойгымы? Эмоцияөстенлек алса, үзара ызгыш-талаш, сугыш, кан коеш булуы мөмкин. Акыл белән эш итсәк, парламент юлы белән бәйсез дәүләтебезне  торгызырбыз. Кан коюлар  бәрабәренә яңа ил төзеп карадык инде без — бәхетсезлектән башка берни дә китермәде. Гыйбрәт алыр­лык вакыйгалар күп булды. Монысында да ялгышмыйк бер­үк!

16 октябрь, 1991 ел. «Социалистик Татарстан»

Прочитано 119543 раз
Другие материалы в этой категории: « Нәрсә көтә безне? Кеше бул, татар бул! »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин