Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:11

Нәрсә көтә безне?

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Без бөек тә, шул ук ва­кытта сәер дә бер илдә яшибез. Күпне күргән бу җәмгыятьтә иртәгә ниләр буласын беркем дә белми. Беанең «гуманлы» җәмгы­ятьтә бала — кешегә, аз санлы халык — халыкка, автономияле   республика­лар   дәүләткә саналмый. Без теләсә кайсы көннне ач-ялангач калырга мөмкин. Теләсә кайсы вакытта дәү­ләт перевороты булуы их­тимал. Теләсә кайсы минут­та эзәрлекләүләргә эләгүең бар. Төзибез дә җимерә­без, төзибез дә җимерәбез. Властька кемнәр генә ки­леп китмәде. Нинди генә лозунглар уйлап тапмадык. Барысы да булды. Проле­тариат диктатурасы да, ком­мунистик диктатура да ха­кимлек итте. Инде менә де­мократия диктатурасы якын­лаша. Күрәсең, без шунсыз булдыра алмыйбыздыр.

Ярый әле хунтаның эше барып чыкмады. Менә ничә көн инде Мәскәү үзенең «бөек җиңү»ен бәйрәм итә. Мәскәү    каһарманнарына сокланырга гына кала. Алар үзләрен, чыннан да, батыр­ларча тоттылар. Ә без исә, ягъни, Татарстан халкы, үзе­безнең бәйрәмебезне дә— Республика Көнен дә кеше­чә бәйрәм итә алмадык. Кө­теп алган бәйрәмебезнең яме, тәме китте. Бәлки, шуңа күрәдер дә, мәскәү­леләрнең гомердә булма­ганча тантана   итүләренә минем әллә ни исем дә кит­мәде. Күпләр телевидение аша күрсәтелгән кинокадрларны әйбәт режиссер куйган спектакль кебек ке­нә карадылар. Әлбәттә ин­де, әгәр дә бездә дә гадәт­тән тыш хәл кертелсә, урамнарыбызга танклар, бронетранспортерлар, ко­раллы солдатлар басып керсә, кызык өчен генә булса да баррикадалар да төзесәк, өстәвенә, корбан­нар да булса, без дә ба­тырлар, җиңүчеләр булган булыр идек, бәйрәм итәр идек. Бәхетебезгә, боларның берсе дә булмады. Хунта да булмады безнең республикада,  бәс шулай булгач, революция дә бул­мыйча   калды. Кызганыч билгеле, шуның аркасында безнең кайбер рус һәм та­тар демократлары Георгий тәресе кавалерлары була алмый калдылар. Бик телә­гәннәр иде, югыйсә.

Ул көннәрдә безнең ха­лык эштә булды: дулкын­ланды, борчылды, икелән­де, аптырашта калды һәм нәфрәтләнде. Барыбыз да заложниклар идек без. Бе­ренче көннәрдә хаталар да, каушаулар да, тәвәккәлсез­лек  тә булгандыр. Болар барысы да, миңа калса, ба­ры тик вакытында объектив информация булмау арка­сында килеп туган хәл. Һәм беркемнең дә Татарстанны заговорчыларны яклауда гаепләргә хакы юк. Әмма безгә яла ягу торган саен көчәя генә. Бу, билгеле, Та­тарстанга гына юнәлтелмәгән, ә татар халкына да юнәлтелгән кампания. Кай­берәүләр     шатлыкларын яшерә алмыйлар: янәсе, та­тарлар элек тә сатлык бул­ганнар, әле дә саттылар. Россия телевидениесенең «Вести» тапшыруын алып баручы үзенең бер чыгы­шын юкка гына: «Без җиң­дек! Татар-монголларны җиңгәннән соң русларның мондый бөек җиңүгә иреш­кәннәре юк иде әле!» — дип тәмамламагандыр, күрәсең. Юк шул, юк! Кире­сенчә, безнең үзебезне сат­тылар. Чираттагы тапкыр. Мәскәү үзе сатты безне. Президентның үз даирәсе. Союз җитәкчелегенең бөтен составы диярлек. Пре­мьер-министр. Вице-прези­дент. Югары Совет Рәисе. КПСС Үзәк Комитеты Се­кретариаты... Иң авыр ва­кытта Горбачевны ташлап киткән шул ук демократлар сатты. Махсус эшләгән ке­бек. Бәлки, махсус та бул­магандыр, белмим. Әмма үзара низаг, талаш-сугыш, бер-берсенә юл бирмәү аркасында бөтен совет хал­кы диуана хәлендә калды.

Тарихыбыздан бер вакый­ганы искә төшерәсем килә Боек Ватан сугышының бе­ренче көннәрендә Идел буе немецлары яшәгән шәһәр­ләргә Кызыл Армия десант төшерә. Десантчылар немец солдатлары формасы кигән булалар. Әгәр дә чын бул­са, Идел буе немецлары әлеге десантчыларны ипи-тоз белән каршы алганнар. Калганы һәрберебезгэ мәгъ­лүм. Совет немецларыннан үч алу өчен оештырылган спектакль була ул. Үз җир­ләреннән куылган халык әле һаман әйләнеп кайта алмый иза чигә. Әлеге ка­ра көннәрдә, ни өчендер, шушы тарихи вакыйга кү­ңелгә килде.

Оят,   билләһи!   Теләсә нинди малай җирнең телә­сә кайсы ноктасыннан үзе­нең спорт самолетын Кы­зыл Мәйдан уртасына ките­реп утырта. Шушы да бул­дымы бөек ил?! Үз Прези­дентының куркынычсызлы­гын да саклый алмый бит ул. Кешене — кеше белән, халыкны — халык белән, республиканы республика белән дошманлаштыра тор­ган ил бөек була аламы?! Менә бүген дә бөтен ил буйлап «халык дошманна­рын» аулау башланды. 37-нче еллар җиле исә. Донослар китте. Гавриил Попов әйтмешли, әләкчеләр, «стукачлар» иле булгач, нишли­сең инде. Әләкчелек бездә һәрвакыт хупланды. Беркөн телевизордан    Ленинград тапшыруларын карап уты­рам. Белдерүләр бирәләр. Ниндидер комиссия тезел­гән. Путчны яклаучыларны, аңа теләктәшлек белдерү­челәрне кем белә, шулар хакында телефон аша хә­бәр итүләрен сорыйлар. Билгеле инде, безнекеләр дә йоклап ятмый. Югары оешмаларга бер-берсе өс­теннән язылган хатлар күпләп килә башлаган. Хәтта "Иттифак» партиясе 24 ав­густ көнне «Хунтада катна­шучыларны фаш итү буенча комитет» төзи. Тегенди-мондый гына түгел, тугыз кешелек зур комитет. Нәр­сә бу? Тарих безне бөтенләй дә өйрәтмәдемени соң7 Кызганычка каршы, хәтере­без кыска шул безнең.

Мәскәү перевороты бө­тен җәмгыятебезнең астын өскә китерде. Союздаш рес­публикалар өчен менә дигән җай булды. Алар бездән уттан качкан кебек кача­лар: Балтыйк буе республи­калары китте. Молдова, Әрмәнстан, Грузия безнеке түгел. Калган республика­ларның да күпчелеге ки­чекмәстән бәйсезлек игъ­лан итүне кирәк таптылар. Аларны бүген Россия ли­дерының популярлыгы да, Россия үзе дә куркыта. Алар бит күреп тора: Үзәк үзенең империячел кыла­нышлары белән турыдан-туры Россиягә күчеп бара. Бу — союздаш республика­лар өчен, бигрәк тә элекке автономияләр   өчен яңа куркыныч. Хәзер инде как­шамас һәм бүленмәс Союз турында түгел, ә какшамас һәм бүленмәс Россия ту­рында сүз бара.

Без бер ел буе Союз до­говорына аерым кул кую өчен көрәш алып бардык. Бүгенге көндә Россия белән сөйләшүләр алып барабыз. Моннан соң ничек яшәргә? Миңа калса, бердәнбер юл — РСФСР белән уртак тел табу.  Без бер-беребезне аңларга тиеш. Ә безнең по­зиция һәркемгә билгеле.

P.S. Әлеге язмамны Татарстан ССР Югары Советының ал­тынчы Гадәттән тыш сессия­сендә сөйләр өчен әзерлә­гән идем. Кызганычка кар­шы, фикер алышулар озак бармады. Шунлыктан миңа чират җитми калды. Әмма август ахырында   булган әлеге кара көннәр турын­дагы фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килде. Мин барыбер үз фикеремдә ка­лам: безне гаепләргә бер­кемнең дә хакы юк.

Киресенчә, республика­быз өстендә кара болытлар куера гына бара. Татарстан­ның суверенлыгына куркы­ныч яный. РСФСР җитәкче­ләренең мөнәсәбәте безгә болай да билгеле иде ин­де. Безнең Югары Совет сессиясендә катнашкан РСФСР Президентының дәү­ләт советнигы Шахрай мо­ны тагын бер тапкыр раслады. Янәсе, Татарстан РСФСР-дан чыгарга җыенмый. Со­юздаш республикаларның җитәкчеләре дә безгә яр­дәм кулы сузарга ашыкмый­лар. Аларга да бүленмәс Россия кирәк. СССР халык депутатларының   гадәттән тыш съездында да безнең кебек  республикаларны читләштерергә уйлыйлар. Ниләр көтә безне? Күңелне шул сорау борчый. Уйлый торгач, бер нәтиҗәгә ки­ләм: фәкать үзебезгә, үзе­безнең иманыбызга гына таянырга кала. Бөтен ыша­ныч үзебезнең халыкта!

Прочитано 86204 раз
Другие материалы в этой категории: « Мактанышмыйк әле, егетләр! Татарга җил каршы »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин