Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:09

Мактанышмыйк әле, егетләр!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

(Конгресс уңаеннан милләттәшләремә  кайбер фикерләрем)

 Без өйрәтергә, киңәшләр бирергә дөресрәге, акыл сатарга яратабыз. Үзебезгә дә такы-токы гына акылны, юк-бар фикер­не, телдән-телгә, китаптан-китапка йөреп шомарып беткән, бәясе өч тиенлеккә әйләнгән сүзләребез­не алтын бәясенә сатарга тырыша­быз. Баксаң, ул сүзләрнең барысы да күптән инде мәгълүм, кат-кат тукымасаң да, аларны һәрберебез бик яхшы белә. "Май ботканы бозмый" дигән бик әйбәт мәкалебез бар ба­рын, әмма ул әлеге очракка бик үк туры килеп бетми шикелле. Безнен көндәлек матбугатта хәзер менә шушы процесс бара. Барысы да "акыллы", барысы да "хаклы", ба­рысы да "кыю", барысы да "милләт җанлы". Ике сүздән бер җөмлә төзи белсә, ул инде гәзит-журналларның иң актив авторына әйләнә, "фәлсәфи" трактатлар яза башлый.

Митинглардан бер җилләнеп кайт­са, анда таныш-белеш­ләрен күреп, алар белән зарланышып, түрәләр­не тиргәп эчен бушатса, ул инде — зур "милләтче". Бездә хәзер сүзнең кадере китте, фикернең, үгет-нәсихәтнең бәясе төште. "Фәлән булырга кирәк, төгән булырга кирәк",— дип өйрәтү бик җиңел ул. Әмма ул сүзне, иманым камил, үзе шундый булган кеше генә әйтергә тиештер. Ни өчен әле безне әдәпсез, мәнсез кешеләр — әдәплелеккә, караклар — урлашмаска, аз­гын ир-атлар, өстерәлчек хатын-кызлар — матур гаилә корып яшәргә, үзләре марҗа яисә башка халыктан хатын алган кешеләр та­тар кызына өйләнергә кыстый? Син иң элек үзең үрнәк күрсәт, шуларны үзен эшлә. Шул чагында гына синең сүзең үтемле булыр, сиңа ышанырлар. Ә болай... Ярар, болары сүз уңаеннан гына әйтел­де.

Соңгы вакытта "татарлык" ту­рында матбугат битләрендә яңадан сүз куерып китте. Бу хакта минем дә уйларым бар, "татарлык" мәсьәләсе мине дә борчый. Без, гадәттә, үзебезне күкләргә күтәреп мак­тарга, "бөек халык", "бөек татар" кебек куп­шы сүзләрне кулланып күкрәк сугарга остабыз. Иң элек, әлбәттә, бөек тарихыбыз белән горур­ланабыз. Хаклы рәвештә. Бөек Болгар да булган, Алтын Урда да булган. Бөек ханнарыбыз да, бөек шагыйрьләре­без дә... барысы да. Аларның күбе­сен без әле һаман да тарихыбызга кайтара да алганыбыз юк. Ә хәзер­ге хәлебез?! Гасырлар буена дәүләтсез-нисез, бернинди хокуксыз-нисез урыс дәүләтендә өйдәш бу­лып яшәгән татарның бүгенге бө­еклеге кайда? Кайчандыр дәүләт теле, дипломатия теле булган, хәтта халыкара тел булган бөек татар те­лебез кайда бүген? Без күп чакта "безнең татар теле дөньядагы иң бөек ундүрт тел арасына керә", ди­яргә яратабыз. Кем әйткән аны? Нинди документ белән раслана ул? Чыннан да иң бөек ундүрт тел ара­сына керә икән, ул беренче урын­дамы, унынчы урындамы, әллә ун­дүртенче урындамы? Үзебезне-үзе­без юату өчен генә сөйләмибезме без бу сүзләрне? Ни өчен, алай бул­гач, татар теленнән дә түбәнрәк йөзләгән телләр дәүләт теле дә, без­неке — мескен бер хәлдә? Әйдәгез, тормышка, чынбарлыкка реальрәк карыйк әле. Шунсыз без бүгенге ха­сиятебезгә дөрес, акыллы бәяне бирә алмабыз.

Әйтик, без җае чыккан саен: "Роальд Сәгъдиев — татар галиме, Гата Кам­ский — татар шахматчысы, Рудольф Нуриев — татар биючесе", — дигән булабыз. Соң алай түгеллеген бары­быз да яхшы белә бит. Фамилияләре генә татарныкы. Яисә кырык-илле татар генералыбыз бар дип мактаны­шабыз. Дөрес, бу фактлар татарның булдыклылыгын, тырышлыгын, акыллылыгын күрсәтеп тора. Ләкин безнең генераллармы соң алар? На­җар ага Нәҗми әйткәнчә, кая соң аларнын армияләре? Бар аларның ар­мияләре, ләкин урыс армиясе бит ул. Ул-бу хәл була калса (аллам сак­ласын!), безне яклый алырлармы алар? Менә бит мәсьәлә кайда! "Әйбәт бул! Әткәң-әнкәңне тыңла! Чиста, әдәпле бул!" дип, безнен "Сабантуй" гәзите җитмеш елдан артык инде ба­лаларыбызга үгет-нәсихәт укый. Фай­дасы тими калмагандыр, шәт. Мәктәпләребездә дә начарлыкка өйрәтмәделәр. Пионер оешмаларын да начар яктан телгә аласым килми. Безгә хәзер: "Ни өчен без бүген шушы хәлдә калдык?"— дип сорау бирергә вакыт. Үз-үзебезгә диагноз куярга кирәк. Рухи, милли, дөньяви авыру-ларыбызның төбенә төшү, шуларны дәвалау чараларын эзләү чоры җитте. Республикабызда (гомумән, Рәсәйдә) аракы-спирт заводлары ел саен ар­тып торган бер вакытта, кибет киш­тәләрендә берсеннән-берсе матуррак, берсеннән-берсе "тәмлерәк" арзан сыралар, шәраблар, аракылар, конь­яклар тезелеп торганда, бөтен иҗти-магый-рухи тормышыбыз фәкать эч­кечелек мәҗлесләреннән генә гый­барәт бер чорда: "Эчмәгез!" — диюдән ни мәгънә? Китап кибетләре, урам­нардагы киосклар фәкать эротик ро­маннардан, журналлардан торган бер чакта, телеканаллардан, видеолардан бертуктаусыз вәхшиләр турында, үте­реш, атыш-суеш, көчләү пропаганда­лаганда: "Балам, әйбәт бул!" — ди­юдән ни файда? Бөтен дөнья урлаш­канда, яшьләребезнең яртысы рэкет белән шөгыльләнгәндә, үз гомерендә бер генә көн дә эшләп карамаган бот буе малайлар, кыска итәкле кызлар "мерседес»ларда чыжылдап узып киткәндә: "Гадел бул, балам!" — дидең ни дә, димәдең ни. Татар "зы­ялылары" төрле җыелышларда, фо­румнарда, радио-телевидениедә, матбугат битләрендә үзара бугазга-бугаз килгәндә, бер-берсенә пычрак атканда: "Балам, менә шушы абый-апаларың кебек зыялы бул, алар ке­бек булып үс!" — дип, алар үрнәгендә тәрбияләргәме? Элекке алкашлар, элекке кып-кызыл партком секре­тарьлары, кулларыннан берни дә килмәгән элекке булдыксызлар дингә сырыша. Вәгазь дигән булып, авыз эченнән ботка пешереп утырган шул надан кәләпүшлеләргә күрсәтеп: "Ба­лам, динле бул!" — диикме? Хатыннан-хатынга йөреп, һәр хатынга бала калдырып, аларны үз баласы санамаганнарга яисә, ирдән-иргә ча­бып, һәр баласын балалар йортына калдырып киткәннәргә: "Әхлаклы бул!" — дию генә берәр файда бирер микән?

Сүз дә юк, Татар Кануны булырга тиеш! Ләкин ул татар традицияләренә, шулай ук бөтен кешелек тәҗрибәсенә, Ислам диненә таянса гына үз макса­тына ирешер.

Бүгенге хәлләребез ниндирәк соң? Бүгенге татарлары­быз ничек яшәп ята? Башка халык­лардан кайсы яклары белән аерылып тора? Әйбәт сыйфатларыбыз турында болай да күп сөйләшәбез инде. Ә менә тискәре якларыбыз бармы соң? Валлаһи дим, мин үзем дә татарны бөек халык дип исәплим. Шуңа күрә дә аны бар яктан да килгән гүзәл бер милләт итеп күрәсем килә. Ә чынлык­та... Мисалларны хәттин күп ките­рергә мөмкин булыр иде. Әйтик, бө­тен авыл эчә икән, эчмәгән яисә эчәргә ярамаган берәү табылса, аны инде авыл белән яратмыйлар. Ул инде — "ала карга". Бөтенебез акча, бай­лык дип чукынган бер чорда берәр шәфкатьлесе табыла икән, аңа инде шикләнеп карый башлыйлар. Минем күптәнге дустым, рыясыз бер җан иясе Әсхәт Галимҗанов белән дә шу­лай булды. Заманында ул ятим бала­ларга күпме игелекләр эшләде. Рәхмәтләр яудырасы урында, аны би­тәрләүчеләр дә табылды. Берәүләр: "Урыс балаларына ярдәм итә", — дип сүксә, икенчеләре "чудак" дип тиргә­де. "Игелекне юкка гына эшләмиләр, берәр хикмәте бардыр", — дип шик белдерүчеләр дә булмады түгел. Югыйсә, бөтен дөньяда билгеле Мать Тереза белән бер дәрәҗәдәге олуг бер зат бит ул. Менә татар ичмасам! Та­тар нәкъ менә шундый булырга тиеш тә.

Катнаш никахлар турында да бездә кызу-кызу бәхәсләр бара. Ямьсез-ямьсез сүзләр дә әйткәләштек. Чыннан да бит шул катнаш никахлар аркасын­да без үзебезне күпләп-күпләп югал­табыз. Бу күренеш әле дә дәвам итә, әлегә очы да, кырые да күренми. Милләт, дип лаф органнарыбызнын да күбесенең балалары чит халык ба­лалары белән туганлаша. Нишлисең, мәхәббәткә маңка комачауламый. Та­тар үзбәккә чыкса — үзбәккә, урыска чыкса — урыска, яһүдкә чыкса — яһүдкә әйләнә. Балаларын әйтеп тә торасы юк. Ә теге халыклар мондый никахлардан тамчы да курыкмыйлар, чөнки алар асыл татар уллары һәм кызлары исәбенә арта гына баралар. Ни өчен соң мондый гаиләләрдәге бер генә бала да татар була алмый. Булса да, бик сирәк кенә. Булса да, ярым-йорты гына. Бу безнең өчен, билге­ле, олы фаҗига. Әгәр дә моның нәкъ киресе булса, нинди әйбәт бу­ласы да бит. Халкыбыз баер гына иде, артыр гына иде. Юк бит, юк! Бу процесс акрын­лап кимер дигән өметем бар. Динебезгә кайту үз ролен уй­наячак. Балаларыбыз кеч­кенәдән бакчаларда, мәктәп-гимназияләрдә аерым гына тәрбияләнәләр, укыйлар, үзара аралашып үсәләр. Моның нәти­җәсе, һичшиксез, булмый калмас.

Аннары безгә киң күңеллелек тә җитеп бетми. Үзебез: "Берләшик, бергә булыйк", - дигән булабыз. Үзе­без бер-беребезне тешләргә, аяк ча­лырга, ул гына да түгел, бер-беребез­не ашарга әзербез. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый», дигән мәкальне дә үзебез уйлап чыгарганбыз бит. Та­тар әдәбиятында бер генә бөек ша­гыйрь яки язучы булырга тиеш. Фәндә дә, сәнгатьтә дә, сәясәттә дә шулай. Читтә яшәүче милләттәшләребезгә мөнәсәбәт соңгы елларда шактый үзгәрде дияргә була. Анда да безне күбрәк баерак илләрдә яшәүче, үзләренә барып кунак булып, ашап-эчеп, буләген-мазарын алып кайтыр­лык татарлар кызыксындыра. Алар-ның уртакул гына галим-голамәләре дә, шигырь язучылары да, телен оныт­маучылары да, намаз укый белүчелә­ре дә безгә күктән төшкән марсиан­нар булып тоела. Эйфория чоры узып бара. Фин татарларын да, Америка­да, Төркиядә яшәүче татарларны да туйдырып бетердек бугай инде. То­табыз да кунакка китәбез, балаларыбызны ялга, укырга җибәрәбез. Әллә шуңа инде, алар үзләре дә соңгы ва­кытта бездә сирәк күренә башлады­лар. Сагынулары да басылды бугай. Дөресен әйтик, алар матди яктан безгә караганда күпкә яхшырак яшиләр, диннәрен дә ташламыйлар, телләрен дә онытмаска тырышалар. Ләкин алар анда бик аз, яшәү рәвешләре дә, телләре дә, менталитетлары да башка. Яңа татар милләтен фор­малаштыруда аларның өлешләре ул кадәр сизелерлек булмастыр. Әмма ни генә дисәк тә, аларның Казанга тартылулары, татарлыкларын онытмаулары, тарихыбызны бе­лергә тырышулары үзе үк безнең файдага. Миңа кал­са, безгә иң элек үзебезнең Баш­кортостандагы, Уралдагы, Себердәге, Рәсәй өлкәләрендәге, ниһаять, Казахстан һәм Урта Азиядәге ту­ганнарыбызны югалтмаска кирәк. Бу — безнең иң төп бурычыбыз. Изге бурычыбыз! Әгәр дә без алардан йөз чөерсәк, озакламый 1,5 миллион гына калачакбыз. Ә аз санлы халык барыбер бөек тә, көч­ле дә була алмый. Андый куркы­ныч бар. Без бит беләбез, әле га­сыр башында да бөтен төркиләр дә диярлек үзара яхшы ук аралашкан­нар, аңлашканнар, бер-берсенең китапларын, гәзит-журналларын укыганнар. Уфа, Ырымбур мәдрәсәләрендә татарлар, башкорт­лар, казахлар һ. б. бергә укыган­нар. Тукайны, Такташны әле ми­нем яшьтәш казах, кыргыз ка­ләмдәшләрем дә яттан сөйлиләр иде. Хәзер инде без бер-беребездән бик нык ераклаштык. Аралашу бетте, телләребез аерылды. Әгәр дә шушы­лай дәвам итсә, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларыбыз да бер-бер­ләрен аңламас дәрәҗәгә җитүләре бик мөмкин. Әллә кайдагы татар гомер буе гел генә Казанга карап ята алмаячак. Ул тартылу — гене­тик, тарихи тартылу гына. Әгәр дә һәр төбәкнең үз мәктәбе, үз ВУЗы, үз театры, филармониясе, үз җыр­чылары, шагыйрь-язучылары, га­лимнәре булмаса, үз гәзит-журналлары, китаплары чыкмаса, радио-ТВлары сөйләп-күрсәтеп тормаса, алар акрынлап үзләренең татарлык­ларын югалтачаклар. Ни өчен дисәң, безнең татар ассимиляциягә иң тиз бирелүчән халык.

Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә бар. Халыкның биредә бер гаебе дә юк. Киресенчә, коточ­кыч шартларда да шушы көнгә кадәр шушы килеш килеп җиткәне өчен, ул гына да түгел, Рәсәй киңлек­ләрендә, дөнья җәмәгатьчелеге кар­шында үзенең абруен арттырырга омтылуы өчен, үзенең дәүләтчеле­ген торгызу максатында көрәшүе өчен ТАТАР алдында баш ияргә кирәк!

27 август, 1997 ел.  «Мәгърифәт»

Прочитано 46438 раз
Другие материалы в этой категории: « Бар ул бездә шәфкатьлелек! Нәрсә көтә безне? »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин