Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:06

Бар ул бездә шәфкатьлелек!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Бер генә фонд та рәхәт тормыштан,  муллыктан тө­зелми,   фәкать юклыктан, җитешмәүчелектән генә, башка чара калмаганлыктан гына оешырга мәҗбүр була. В. И. Ленин исемендәге Совет балалар фондының Та­тарстан бүлеге дә әнә шул шартларда моннан нәкъ ике ел элек барлыкка килде. Әлегә кадәр балалар йортларын­да эшләр әйтеп бетергесез начар, анда тәрбияләнүче­ләрнең бүгенгесе дә, киләчә­ге дә кызыгырлык хәлдә òœreë иде.

Хәер, бүгенге көндә дә әллөни    мактанырлыгыбыз юк анысы. Саннарга гына игътибар итик. Ачы хакый­кать әнә шул саннарда. Рес­публикабызда 350 урынлык 3 сабыйлар йорты, 475 зә­гыйфь акыллы балалар өчен 2 интернат-йорт,  2444 ятим тәрбияләнә торган 7 бала­лар йорты, 10 интернат-мөктәп, 6000 бала өчен 49 яр­дәмче мәктәп һәм интернат, 700 сукыр һәм чукрак бала өчен 6 махсус мәктәп бар. Инвалид балалар саны гына да 11,5 меңгә җитә бездә. 165 мең бала хроник авырулар белән авырый, һәр би­шенче бала тумыштан ук авыру булып туа. Шунысын да әйтим, безнең республика әле медицина хезмәте күрсә­тү буенча әйбәтләр рәтендә йөри.

«Бәхетсез балачак» төшен­чәсен мин Балалар фондын­да эшли башлагач кына нык­лап аңлый башладым. Олы дөньядан аерылган, кеше кү­зеннән яшерелгән, җәмгыять тарафыннан бөтенләй кире кагылган бер социаль кат­лам — ятимнәр, авыру һәм инвалид балалар, җинаятьче яшүсмерләр дә бар икән бит безнең арада. Сабыйлар һом балалар йортлары, махсус мәктәпләр, гарип балалар яши торган санаторийлар, колонияләр   җәмәгатьчелек өчен моңа кадәр ябык бул­ды. Әле дә журналистлардан башка кем генә йөри икән анда. Күпме генә яшерергә тырышсак та, бар ул бала­лар. Алар бездән ярдәм ки­тә, безнең шәфкатьле, ми­һербанлы, кешелекле булуы­бызга өметләнә. Кызганычка каршы, өметләре еш кына акланмый шул әле сабый­ларның. Җәмгыятебезнең күңеле каткан, үзенең балала­рын кызгану хисе дә калма­ган булган.

Безнең фондның иң төп максатларыннан   берсе — әнә шул шәфкатьлелек хис­ләрен яңадан кайтару. Оеш­мабызда членлык взнослары юк. Без бары тик кешеләр­нең шәфкатьлелеге исәбенә генә яши алабыз. Дөрес, Ба­лалар фондының эшчәнлегенә төрлечә карашлар яши. Берәүләребез хуплап каршы алса, икенчеләребез әле һа­ман шикләнебрәк, ышанмыйчарак күзәтә. Өченчеләребез исә бөтенләй кире фикердә. Кемнәрдер ташлап киткән балаларга нишләп без ярдәм итәргә тиеш әле, янәсе. Әм­ма безнең халыкта ятим һәм ятимәләргә, гарип һәм авы­руларга элек-электән шәф­катьле мөнәсәбәт   булган. Монда, билгеле, диннең дә шифалы   тәэсире   булмый калмагандыр. Фәкыйрьләргә, ятимнәргә, авыруларга хәер-сәдака бирүне коръән үзе дә мактый түгелме соң'?

Узган ел «Социалистик Татарстан» газетасында басылган бер мәкаләне укып исләрем кит­кән иде. Чүпрәле районының Шлангы авылында яшәүче 72 яшьлек Мөхлисә әби Йосыпованың үз авылларында балалар бакчасы төзергә гомср буена шахталарда эш­ләп җыйган 18 мең сум ак­часын бүләк èòve турында иде ул. Нинди киң күңелле­лек, миһербанлылык! Безнең фонд счетына башка игелек­ле кешеләр дә үзләренең хә­лаль акчаларын күчерә то­ралар.

Казаннан М. П. Неменко-Бабковская, А. А. Ахунова, К. Д. Изыгзон, С. Г. Ногманова, Г. Г. Ганиев, Б. И. Клычков, М. А. Бозоров, Әлмәт   районыннан А. А. Гәйфетдинов, Лениногор-скидан А. М. Сизов, Т. М. Осецкая, Түбан Камадан Ә. Р. Коровицина... Ә менә Казан ветеринария институты студент­лары Р. Сафин белан Ш. Вәлиев ике ел инде үзләренең сти­пендияләреннән ай саен Бала­лар фондына акча күчереп ба­ралар.

Шунысы гаҗәп, аларның һәммәсе дә гап-гади кешеләр — эшчеләр,   колхозчылар, пенсионерлар,   укучылар... Күрәсең, ятимлекнең, авы­руларның, ялгызлыкның ни икәнен үз җилкәләрендә татыган кешеләрдер алар. Ә бит бездә хәлле кешеләр дә җитәрлек.  Илдә 100 мең миллионер гына бар диләр. Торгынлык   заманнарында колхоз-совхозларны «имеп», дәүләт җилкәсен «кимереп» яшәүчеләр аз булдымы? Андыйлар хәзер дә бихисаптыр да, берсенең дә ярдәмгә ат­лыгып торганнары юк. Без­нең   кечкенә редакциябез, мәсәлән, җае чыккан саен Балалар фондына я бер көн- лек хезмәт хакын, я берәр санның гонорарын күчереп тора. Казанда исә күпме министрлыклар, горкомнар, райкомнар, советлар, бер-ләшмәләр, оешмалар... Ачу­ым да килмәгәе, йөзләгән бит алар бездә. Ә аларда — меңләгән хезмәткәрләр. Хез­мәт хаклары да безнеке чак­лы гына түгел. Бер генә оеш­ма да шәфкатьлелек акция­ләрендә катнашмады дияр идем, узган eë КПСС өлкә комитеты аппаратында эшләгән иптәшләр 800 сум ти­рәсе акча җыеп безнең фонд­ка тапшырдылар,   аннары 300 сумлык шәфкать билет­лары сатып алдылар. Комсомол өлкә комитеты да читтә калмады, гөнаһларына керә алмыйм. Әмма калган оешмалар дәшми әлегә. Әдәбият, сәнгать, мәдәният эшлеклеләренең дә шәфкатьчелеге, нигездә,  ñœçä ãåí êàëà. Матур сүз сөйләүдән узганнары юк. Áåðœê ÿëãûø àžëàшыëìàñûí, áëàëàðга ÿдәм итү—һәркемнең күңел эше, һәркемнең үз иркендә.

Безнең фонд зур коллек­тивлар ярдәмендә генә яши ала. Алар булмаса, безгә бик авырга туры килер иде. Бу җәһәттән, кайбер оешма­ларны атап китәсе килә. Ме­нә шуларның кайберләре.

Узган ел Татарстан кулланучылар җәмгыяте — 36 мең, рус чиркәвенең Казан Епар­хиясе идарәсе — 12 мең, Мәрҗани мәчете — 15 мең. Түбән Камадагы 62 иче ПТУ — 10 мең, Лениногорскидагы 51 нче ПТУ — 2 мең, 10 нчы мәктәп - 680 сум, Казандагы «Сюжет» кооперативы — 5 мең, «Ин­женер» кооперативы — 2 мең, «Прогресс» кооперативы  2 мең 467 сум акча күчерделәр. Быелның январь аенда профсоюз­ларның Татарстан өлкә сове­тыннан — 30 мең, язу җайланмалары заводыннан — 10 мең, ЭВМ заводыннан — 50 мең, Әлмәттәге батырма насослар заводыннан — 13 мең, «Медтехника»дан — 5 мең, Вахитов районының азык-төлек торгын­нан 5 мең сум  ярдәм керде.

«Радиоприбор» заводы, мә­сәлән, Чистайдагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар йортын шеф­лыкка алды. Республиканың Дәүләт куркынычсызлыгы ко­митеты күптән инде Лаештагы балалар йортына шефлык итә. Әле шушы көннәрдә генә ба­лаларга олы бүләк тапшыру тантанасы булды. Чекистлар балалар йортына өр-яңа «УАЗ» микроавтобусы алып килгәннәр иде. Казан педагогия институ­тының чит телләр факульте­тында төзелгән «Шәфкать» от­ряды 2 иче балалар йортына барып   йөри.   Комсомолның Совет райкомы Казандагы авы­ру балалар дәвалана торган санаторийда   еш   була, ярдәм итеп тора.

Фондка тупланган акча, нигездә, ятим балалар өчен тотыла. Чаллыда ятим бала­лар өчен шәһәрчек  төзелә­чәк. Гаилә тибындагы бала­лар йортлары да оеша баш­лады. Мисаллар да áap ин­де. Мәсәлән, Чаллыда Колпаковлар гаиләсе үзләренеке өстенә тагын 6 ятимне тәр­биягә алды. Фонд һәр бала­га ай саен 60 сум акча түли, әгәр дә ул авыру бала булса  — 100 сум. Теләүчеләр аз түгел, әмма җирле Советлар ярдәм итәргә ашыгып тормыйлар әле. Балалар йорт­ларына, күп балалы гаилә­ләргә дә, инвалид баласы булган гаиләләргә дә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Әтиләре Әфганстанда һәлак булган балаларны да шеф­лыкка алдык без. Соңгы ва­кытта Казанда да качаклар күренә башлады. Аларның балаларына ярдәм итү дә — безнең бурычыбыз. Фонд янында талантлы балалар өчен музыкаль студия ачып җибәрдек. Анда  балалар йортларында тәрбияләнүче­ләр дә, күп балалы гаиләләр­дән дә йөриячәкләр.

Быел ятим балалар өчен шәһәр күләмендә   чыршы бәйрәме уздырдык. Меңгә якын бала катнашты анда. Кызганыч, чакырылган барлык балаларыбыз да катна­ша алмады  анда. Әйтик, 3 нче   интернат-мәктәптән утызлап баланы алып килмә­деләр. Ни өчен дисезме? Киярләренә юньле киемнәре, аякларына кышкы ботинка­лары булмаганга. Килгәннәренең дә өсләрендә бер үк төсле күлмәк, бер үк бизәк­ле кофта иде сабыйларның. Әлеге балалар үзләрен баш­ка гадәти балалар кебек хис итсеннәр, алар кебек киен­сеннәр, алар кебек үк ашасыннар дип тырыша, аз бул­са да хәлләрен җиңеләйтер­гә омтыла безнең Фонд.

Ә Шәфкатьлелек бар ул бездә, бар1 Шәфкатьле кеше­ләр дә, миһербанлы күңел­ләр дә бар. Балалар тәрбия­ләү, гомумән, шәфкатьлелек, фидакарьлек  сорый. Шун­дый кешеләр өчен Татарстан Балалар фонды «Балалар дусты» исемле махсус пре­мия булдырды. Ятим áàëàлар йортларында эшләүче, балаларны   чын күңелдән яратучы, үзләренең гомер­ләрен, сәләтләрен ятим, авы­ру һәм инвалид балаларны тәрбияләүгә багышлаган фи­дакарь кешеләр — нянялар, педагоглар,    тәрбиячеләр, врачлар, шәфкать туташла­ры премия лауреатлары бу­лачак. Күптән түгел прези­диум утырышында тәкъдим ителгән кандидатуралар ка­ралды. Бик күпләр  арасын­нан дүртәү сайлап алынды. Менә алар «Балалар дусты»  премиясенең беренче лауре­атлары:

Әсхәт ага Галимҗанов — Совет Балалар фондының Почетлы әгъзасы, ятимнәр­неңякын дусты, игелекле, киң күңелле кеше.

Сәрия Абдулловна Рома­нова — Буадагы интернат-мәктәп тәрбиячесе. Аны без­гәинтернатны 1978 елда ук тәмамлап чыгучылар тәкъ­дим итте. Хәтта президиум утырышына   да килгәннәр иде алар.   Бик күпләрнең әниләрен алыштырган кеше ул Сәрия Абдулловна.

Антонина Николаевна Сыромукова — Алабуга ба­лалар йортында19б1 елдан бирле тәрбияче   ярдәмчесе булып эшли. Олы йөрәкле, тәҗрибәле,   гадел   кеше. Шәфкатьлелек нәселдән ки­ләдер, ахры. Аның әбисе дә, әнисе   дә шушы балалар йортында 28 әр ел эшләгән икән.

Фаина Афзаловна Ханова — врач, озак еллар Юдинодагы балалар йортында эш­ләде. Үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән.

Болар инде чыннан да балаларыбызның якын дусла­ры. Алар кебек фидакарь­ләр булганда, безнең ятимнә­ребезгә булган  мөнәсәбәт, һичшиксез, уңай якка үзгә­рер, дигән өмет бар.

Балалар фонды эшли, ба­лаларга хезмәт итә. Ләкин аңа ярдәм кирәк. Билгеле, без үзебез да  әлегә фонд­ның   матур эшләрен дә, шәфкатьлелекнең матур үрнәкләрен дә халыкка тиешенчә җитке­рә алмыйбыз. Бу җәһәттән, Үзәк телевидение уздырган «Балалар  фонды телемара­фоны» халык күңелендә җан­лану тудырды. Мин биредә фонд исәбенә   күчерелгән матди ярдәмне генә күз ал­дында тотмыйм. Зәңгәр эк­раннардан күрсәтелгән шәф­катьлелек үрнәкләре, бала-ларыбызның ачы язмышына багышланган   документаль кинокадрлар, ятим һәм авы­ру балаларның   тормышын чагылдырган сюжетлар, җан тетрәткеч саннар беркемне дә .битараф калдырмагандыр, мөгаен.

Үзебездә дә шундый ният туды. Казан телевидениесе белән киңәштек тә, өч сә­гатьлек телемарафон узды­рырга булдык. Ул — студия­нең планнан тыш тапшыруы булачак. Ә инде тслетапшы-руларның  һәр сәгате меңләгән сумга төшә. Шуңа күрә безгә спонсор табарга ккрак иде.  Киңәш-табыш итәргә күптәнге танышым, Татар­стан радно-телевидение үзәre директоры Мәсгут Дани­лович   Бнгеевка бардым. Үтенечемне тыңлагач, хәлне аңлатып биргәч, ул тапшы­руны бушлай уздырырга, ягъни   тапшыруның төп спонсоры булырга   вәгъдә итте. Телевидение тарихын­даберенче тапкыр булачак бу шәфкатьлелек тапшыруы. Тапшыру өч сәгать   кенә булса да, тамашачыларның күңелләрен   кузгатырлык, шәфкатьлелекхисләре уя­тырлык мизгелләр күп була­чак анда.   Телевидениедәге иптәшләр әзерлек эшләрен күптән башладылар инде. Тапшыруда Балалар фонды лидерлары,    активистлары катнашачак.   Гомумән, ул көнне  телемарафонда һәр-кем катнаша ала. Изге те­ләкләр, сабыйларга, бүләкләр белән килерләр дип көтәбез.  Катнашырга  теләк белдерүчеләр дә күп инде. Балалар фондының телеви­зион кичәсе 3 март көнне 17 сәгать I5 минутта башлана­чак.

28 февраль. 1990 ел. «Социалистик Татарстан»

Прочитано 59637 раз
Другие материалы в этой категории: « Бар ул андый партия! Мактанышмыйк әле, егетләр! »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин