Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:04

Бар ул андый партия!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Нишләмәк кирәк, без барыбыз да КПСС заманында үскән һәм формалашкан совет кешеләре. Әйдәп баручы партиянең рәхәтен дә, михнәтләрен дә үз җилкәбездә татып карадык. Хәзер инде, әйбәтме-түгелме, сагынып кына сөйләргә калды.  Ул чорны каһәрләүчеләр дә җитәрлек. Аларын да яхшы беләбез.

Аннары туксанынчы еллар килде. Пратия диктатурасыннан азат чаклар иде ул. Дөрес, партия исемен күтәреп йөрүче төрле-төрле сәяси оешмалар җитәрлек булды. Кем тели, шул партия төзи ала иде ул болгавыр заманда. Әмма җәмгыятьтә барган кискен үзгәрешләргә реаль тәэсирләре булмады шикелле. Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар вакытында да аларның рольләре ул кадәрле сизелмәде. Үзара тарткалаштан, ызгыш-талаштан ары китә алмадылар…

Инде менә безнең республикага да реаль күппартиялелек чоры килеп җитте. Россия Федерациясенең Сайлаулар турындагы законына таянып, яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының нәкъ  яртысы, ягъни йөз депутатның иллесе сәяси партияләр тәкъдим иткән исемлекләр буенча сайланачак. Бу яңалыкны да беренче булып без башлыйбыз.

Бәхетебезгә димме, декабрь аенда Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлаулар безнең өчен зур бер сәяси мәктәп булды. Сайлаучыларның нинди партияләрне өстенрәк, якынрак итүләрен, кайсыларына исләре китмәүләрен, кайсыларына ышаныч белдерүләрен-белдермәүләрен ачык күрдек. Сайлаучылар үз фикерләрен, үз сүзләрен төгәл итеп әйттеләр. Алар инде хәзер кемнең кем икәнлеген, ничә еллар дәвамында кемнәрнең конкрет эш белән шөгыльләнүләрен, кемнәрнең буш сүз сөйләп гомер уздыруларын, кемнәрнең нинди мөмкинлекләре булуын ныклап аңладылар шикелле. Әмма көтелмәгәнрәк “сюрпризлар” да булмады түгел. Рус милләтчеләренең рупоры булган “Родина” блогының, шулай ук моңа кадәр Татарстанда бөтенләй санга сугылмаган, Россияне губерналаштырырга әйдәүче, татарлар адресына җае чыккан саен мыскыллы сүзләр әйтүче Жириновский җитәкләгән ЛДПРның зур процентлар җыюы һәм Дәүләт Думасына үтүе күңелләрне сискәндереп җибәрде. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бу аяныч хәл кабатланмас дип ышаныйк.

Ә партияләрнең күбесе, чыннан да, сәер бит алар: сайлаулар җитәрәк тиз-тиз генә җыелалар да пария төзиләр, ниндидер блокларга берләшәләр, тиз-тиз генә сайлау алды программалары игълан иткән булалар, кайдандыр ниндидер лидерлар эзләп табалар. Аннары шуларны “әйләндерә-тулгандыра” башлыйлар. Кыскасы, тамаша!

Татарстан парламентына сайлаулар алдыннан да шундыйрак хәлләр күзәтелә. Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән партияләр пәйда булды, Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында бер процент тавыш та җыя алмаган партияләр дә Татарстан парламентына сайлауларда реванш алырга уйлап баш калкыталар. Сайлаучыларга тау-тау байлыклар вәгъдә итәләр, безне рәхәт тормышта йөздермәкче булалар. Тик менә әкияткә ышанучылар гына калмады шул. Кайчандыр безнең туган Татарстаныбызга килеп, хәрби частьларда хезмәт иткән отставкадагы подполковникларга, полковникларга, кайчандыр бәхет эзләп Мәскәүгә качкан, анда да берни дә кыралмагач, яңадан Казанга кайтмакчы сатлык сәясәтчеләргә, сайлау вакытында булса да халыкка къренеп калырга тырышкан, сәяси капитал тупларга ниятләгән бәгъзеләргә, әлбәттә инде, кайсы партия булса да барыбердер. Исемлеккә генә керергә кирәк! Югыйсә, ул партияләрнең кайсысы шовинистик рух белән сугарылган, кайсысының җитәкчеләре Татарстанны, татар халкын бөтенләй күрәалмый, кайсыларын, гомумән, беркем дә белми…

Әлеге партияләр янында “Бердәм Россия”  Бөтенроссия сәяси партиясе үзенең сайлау алды платформасы белән дә, үзенең лидерлары белән дә бик нык аерылып тора. РФ Дәүләт Думасына сайлаулар партиянең көч-куәтен, сайлаучылар алдында үсә барган абруен тагын бер тапкыр ныклап раслады. Безнең Татарстан халкы аңа аеруча ышаныч күрсәтте. Бу – аңлашыла да!

Беренчедән, партия җитәкчелеге, үткән чакырылыш Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары халыкның тормыш шартларын тагын да ныгыту буенча бик күп яңа законнар  кабул итүгә ирештеләр.  Пенсияләрне, хезмәт хакларын артыруга юнәлдерелгән эшлекле тәкъдимнәр белән күп тапкырлар Хөкүмәткә мөрәҗәгатьләр белән чыктылар һәм үз максатларына ирештеләр дә. Ягъни мәсәлән, аларның сизелерлек реаль эшләрен барыбыз да күреп тордык. Партия  шулай ук яшьләрне дә, балаларны да онытмады.

“Бердәм Россия” ул безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев нигезен салган партия дә. Әлеге партияне оештыруга, аның абруен арттыруга ул гаять күп көч куйды, аның идеологиясен, програмасын булдыруда турыдан-туры катнашты. Димәк, “Бердәм Россия” ул – безнең, үзебезнең партия! Ә без үзебезнең Президентыбызга тулысынча ышанабыз. Ул бит Татарстанда гына түгел, бөтен Россия күләмендә, бөтен татар дөньясында киң билгеле сәясәтче. Аның абруе үзебезнең Татарстан халкы алдында да, Мәскәүдәге федераль  хакимият, шул исәптән, Россия Президенты В.В. Путин каршында да искиткеч зур. Аның сүзен тыңлыйлар, киңәшләренә колак салалар. Ул бер генә адымын да үлчәмичә атламый, бер генә сүзен дә уйламыйча сөйләми, вәгъдә иткән бер генә эшен дә үтәмичә калмый. Шуңа күрә дә безнең М. Ш. Шәймиевкә ышанган шикелле үк аның партиясенә дә ышанырга тулысынча хакыбыз бар.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе булып Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сайланганнан соң партиягә ышаныч тагын да ныграк артты. Ни өчен дисәң, Фәрит Хәйрулла улы ул – тәҗрибәле җитәкче, Россия күләмендә танылган сугышчан сәясәтче, Татарстанның чын патриоты. Үзенең игелекле гамәлләре белән халкыбызның хөрмәтен казанган иң зур шәхесләребезнең берсе. Туксанынчы елларның башыннан ук инде сәяси тормышыбызның үзәгендә кайнаучы, халкыбызга, республикабызга чын күңеленнән бирелгән фидакарь җанлы бу шәхескә күп тапкырлар ышаныч күрсәткән сайлаучыларыбыз аның эшләгән эшләрен, ихластан әйткән сүзләрен, Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләргә карата принципиаль позициясен бу юлы да хуплап каршы алырлар, ул җитәкләгән партиягә ышанырлар дип уйлыйм.

“Бердәм Россия “ сәяси партиясенең сайлау исемлегендә Татарстанның һәм татар халкының мәнфәгатьләрен якларлык, үз сүзен ачык итеп, аңларлык итеп, фикерләрен ярып салырлык кандидатларыбыз аз түгел. Ф. Х. Мөхәммәтшин белән рәттән исемлектә Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Казан дәүләт университеты ректоры, профессор Мәкзюм Сәлахов та бар. Республикабызның бик тә мәгълүм, бик тә абруйлы шәхесләре. Аларга, һичшиксез, таянырга, ышанырга була!

“Бердәм Россия” ул шулай ук мәшһүр драматургыбыз Туфан Миңнуллинның да, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, күренекле галим Фоат Галимуллинның да, сәясәтче һәм шагыйрь Разил Вәлиевнең дә, атаклы сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, академик Индус Таһировның да партиясе! Шушындый асыл егетләребезгә дә ышанмыйча, без тагын кемгә ышанырга тиеш соң? Әгәр дә яңа чакырылыш парламентта үзләрен чын татар депутатлары итеп таныткан шушы милләтпәрвәрләребез булмаса, Татарстан Дәүләт Советы үзенең милли йөзен бөтенләе белән югалтыр иде.

Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен аяусыз көрәшүче сәясәтчебез Марат Галиевне, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны, Президент каршындагы Тузган торак фонды директоры Тәлгат Абдуллинны, Алабуга перагогика университеты ректоры Наил Вәлиевне, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованы, әлеге чакырылышта Комиссия рәисләре булып эшләгән Азат Хамаев белән Илсур Сафиуллинны да  мин шундый ук милләтпәрвәрләр рәтенә кертер идем. Болар инде күп тапкырлар сыналган, үзләренең республикабызга намус белән хезмәт итүләрен күп тапкырлар дәлилләгән күренекле олуг затлар. Татарстаныбызның, халкыбызның мактанычы, таянычы булырлык, ярдәмчел һәм булдыклы шәхесләрне партия исемлегеннән дә, бер мандатлы округлардан  баручы партия тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан да бик күп санарга булыр иде. Алар – күп, алар – лаеклы, алар халык ышанычын аклый торган егетләребез!

“Бердәм Россия” партиясенең сайлау алды платформасы да халкыбызга якын, аңлаешлы, шул ук вакытта бүгенге реаль вәзгыятькә нигезләнеп, республикабыздагы гражданнарның теләкләрен искә алып, киләчәгебезне күз алдында тотып эшләнгән. Анда, башка кайбер партияләр шикелле, буш вәгъдәләр дә, тормышка ашырып булмаслык шапырынулар да юк.

Менә безнең алда торган төп бурычларыбызның кайберләре:

Без хокукый демократик дәүләт төзибез.

Без күпмилләтле халкыбызның яклавын тапкан Татарстан Конституциясенә таянып яшибез.

Федератив дәүләт булсын өчен без барысын да эшләячәкбез.

Шулай ук без үзебезнең гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен яклаучы яңа законнар кабул итәчәкбез.

Татартан ул тынычлык һәм татулык республикасы. Бездә бөтен милләт вәкилләре дә тигез хокуклы булырга, үз телләрен, гореф-гадәтләрен сакларга, матур, мул тормышта яшәргә хаклы.

Икътисадый үсеш Татарстанның һәрбер кешесенә, һәрбер гаиләсенә уңай яктан тәэсир итәргә тиеш.

 Коммуналь-торак хуҗалыгын тәртипкә китерәсе бар. Республиканың бөтен коммуналь хуҗалыгына тулысынча инвентаризация үткәрүне, халыкның түләү сәләтен исәпкә алып һәм күрсәтелә торган хезмәтләргә чыгымнарны икътисадый нигезләп, әлеге секторда уңай үзгәрешләргә тотынырга вакыт.
 Республикада торак проблемасын хәл итүнең алдагы этабы – торакны ипотека һәм озак вакытлы кредит бирү юлы белән сатып алуга бәйле булачак. Бу бигрәк тә яшь гаиләләргә һәм бюджеттагыларга кагылачак.

Җинаятьчелек, наркомания, эчкечелек кебек яман чирләргә чик куярга вакыт! Андый ямьсез күренешләр безнең Татарстаныбызда булмаска тиеш!

Безне пенсионерларның, бюджет сферасында эшләүчеләрнең авыр тормышлары борчый. Пенсияләрне күтәрү, хезмәт хакларын арттыру, мохтаҗларны яклау - безнең изге бурычыбыз.

Партия шулай ук балаларны халыкның иң өстенлекле катламы булырга тиеш дип исәпли. Гаилә балалар йортлары челтәрен булдыру – ятим балалар проблемасын хәл итүнең бер юлы ул. Караучысыз калган балалар турында кайгыртуны дәүләт үз өстенә алырга тиеш!

Болар “Бердәм Россия” партиясенең сайлау алды платформасыннан тормышка ашырылырга тиеш кайбер проблемалар гына. Россиянең үзендә дә, Татарстанда да хәл итәсе мәсьәләләр күп. Аларны акрынлап булса да, һичшиксез, хәл итәргә кирәк. Сайланачак яңа парламентка йөкнең, билгеле, иң авыры эләгәчәк. Аннан принципиальлек тә, оперативлык та, халык тормышын аңлау да, биргән вәгъдәләрдә тору да соралачак. Сайлаучыларыбыз бездән шуны көтә, сайланганнан соң шуны таләп итәчәк тә. Сайлау алды очрашуларында миңа еш кына:” Бу чаклы зур, җитди проблемаларны чишәрлек партия бармы соң бездә?” – дип сорыйлар. Минем җавабым әзер:” Бар ул андый партия! Ул – “Бердәм Россия “ сәяси партиясе!” Бүгенге вәзгыятьтә еллар буе җыелган проблемаларны фәкать шушы партия һәм аның тарафдарлары гына җиренә җиткереп башкара алачак. Чөнки аның программасы халык яклы, аның тирәсенә сайлаучыларның ышанычын акларлык, тәҗрибәле һәм эшлекле, максатлары ачык булган иманлы шәхесләр тупланган.

“Бердәм Россия” безнең иҗтимагый тормышыбызда да, сайлау бюллетенендә дә беренче урында. Беренчелекне без беркемгә дә бирергә җыенмыйбыз!

Прочитано 27491 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин