Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:03

Балаларны яратырга кирәк!

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Балаларны яклау көне. Моңа кадәр чит илләрдәге балаларны кызганып, аларның хәлләренә керергә тырышып күпме чаң ка­ктык, аларны яклап төрле мөрәҗәгатьләр кабул иттек, мәкалә­ләр яздык. «Мәрхәмәтсез» ка­питалистларның   тетмәләрен теттек, аларның «кешелексез» .җәмгыятьләрен эт итеп сүктек. Ә безнең үзебездә барысы да «ал да гөл» иде. Балаларыбыз - бәхетле, иң яхшысы — алар­га, янәсе. Бернинди проблема да, бернинди кайгы-хәсрәт тә юк. Булса да аерым очраклар гына булуы мөмкин. € бит шуңа үзебезне үзебез күндердек, ышандырдык. Еллар дәвамын­да бертавыштан «бәхетле бала­чак» турында сайрадык. Әмма ул миф булып чыкты.

Дерес, балачак ул үзе таби­гать тарафыннан бирелгән бер бәхет, кеше гомеренең иң гүзәл чоры, чәчәк чагы. Шуңа күрә дә ул  чәчәкләрне   сулдырмау - безнең иң изге бурычыбыз. Ә без,өлкәннәр, аларның ходай биргән бәхетләреннән дә еш кына мәхрүм итәбез. Бүгенге сабыйларыбыз, чыннан да, як­лауга мохтаҗ. Аларны бәхетсезлектән,   мәрхәмәтсезлектән, битарафлыктан, олы кешеләрнең усаллыгыннан якларга кирәк. Үзебезнең дөнья мәшәка-тъләре белән генә мавыгып, без һәрвакыт нәниләрне онытып ка-.лдырабыз. Гап-гади игътибар, җылы мөнәсәбәт, ихласлык, иң гадәти матур сүзләребез җитми. Күп, бик күп әйберләр җитми бүгенге сабыйларыбызга. Киен­дерергә матур кием-салымы, ашатырга тәмле ризыгы, укытырга матур бизәкле китаплары, уйнатырга затлы уенчыклары җитми. Булганнары да — кыйм­мәт. Бәяләре якын да килерлек түгел. Урамга, мәйданнарга чы­гып кайчакта бөтен көчкә кыч­кырасы   килә:   «Кешеләр, тирә-ягыгызга игътибар беләнрәк карагыз әле. Янәшәбездә генә балалар! Алар да кеше бит! Аларның да бәхетле булып үсәселәре, тәмле ашыйсылары, матур итеп киенәселәре килә. Ярдәм итегез шул сабыйларга! Сез иткән игелекләрне соңын­нан бише белән кайтарырлар алар!»

Ә бит күпме сабыйларыбыз — бәхетсез. Күпмесе — ятим, күпмесе - авыру, гарип, күп­месе - ач-ялангач... Балаларыбызның күпмесе безнең күз ал­дыбызда һәлак була: янгын ва­кытларында, машина астында калып, суга батып, авырып, кыйналып... Барысы да безнең игьтибарсызлыгыбыз, битараф­лыгыбыз һәм, ниһаять, шәфка-тьсезлегебез аркасында. Лей­коз кебек яман авырулардан, без әле белмәгән, ишетмәгән тагын әллә нинди чирләрдән үлә алар. Күбесенә ярдәм дә күрсәтә алмыйбыз: дарулары юк, белгечләре, технологиясе, аппаратурасы юк. Кайберләрен чит илләргә дә җибәреп карый­быз. Барысын да ничек җибәpen бетерәсең?! Ни өчен үзебез дәвалана торган шифаханәләр, санаторийлар, ял йортлары күп тә, әйбәтрәк тә, ә балаларыбызныкы — үзе аз, үзе хәерче? Ни өчен үзебез йөри торган театр­ларыбыз яңа да| зиннәтле дә, ә курчак театрыбыз — иске чиркәү бинасында? Ни өчен бала­лар белән турыдан-туры эшлә­үче кешеләр (тәрбиячеләр, укы­тучылар, культура хезмәткәрлә­ре, нянялар,врачлар) башка хезмәт ияләреннән кимрәк хезмәт  хакы алып эшләргә тиеш? Ни өчен укытучылар эш ташларга мәҗбүр? Ни өчен балаларга ки­таплар, дәреслекләр юк? Мон­дый сорауларны мин үземә дә, хезмәттәшләремә дә, хөкүмәт җитәкчеләренә дә мең дә берне бирә алыр идем. Чыннан да, ни өчен соң? Моның сәбәбе, миңа калса, бер генә: өлкәннәрнең эгоистлыгы. Без бүгенге белән генә яшәргә өйрәнгән. Безгә бү­ген рәхәт булсын, үзебезгә рәхөт булсын, ә бала үскәчтен дә рәхәт яшәргә өлгерер әле, янәсе. Күңелләребезгә кереп ояла­ган шушы психология аркасын­да безнең кебек үк битараф, өлкәннәргә мәрхәмәтсез, шәфкатьсез балалар үоә. Барысы да шундый дияргә җыенмыйм. Шулай да алар бик күп, артык күп. Ничә еллар буе әчкәннәребезне урабыз бит инде менә. Күргән кешегә күрерлек, уйлан­ган кешегә уйланырлык.

Безгә, чыннан да, тукталып бер уйланыр­га кирәк. Кирәкме безгә килә­чәк буын? Безнең урынга килә­се яшь буын кемнәр алар? Аларны ничек тәрбияләргә? Ә бит алар бездән ярдәм көтә. Аларның сорау тулы моңсу күзләре­ндә күпме рәнҗеш, күпме үпкә! Халыкның исә матди хәле тор­ган саен начарлана бара. Базар  икътисады дигән таякның юан башы иң элек балаларыбызга килеп төште. Алар бүген өлкәннәргә караганда ныграк интегә. Балалар кием-салымнарының, аяк киемнәренең бәяләренә игътибар иткәнегез бардыр. Кы­ргый бәялер бит, якын килерлек түгел. Күп балалы гаиләләр, ялгыалары бала үстәрген аналар, ятим оныкларын тәрбиягә алган әби-бабайлар нишләргә тиеш? Андыйлар исә күп, бик күп. Ашау-эчүгә дә чак-чак кына җи­ткереп, көчкә-көчкә генә очын очка ялгап баручы ул гаиләләрнең хәлләрен күз алдына ките­рүе авыр түгел. Алмаш кием ту­рында, затлы ризык турыңда уй­лый да алмыйлар ул сабыйлар. Күпме шундый язмышлы ма­лайларыбыз, кызларыбыз. Баш­ка барыр җирләре калмагач, соңгы чигенә җиткәч, Балалар фондына да киләләр алар. Өмет белән  килгән әлеге апа-әбиләрне ничек буш кул бе­лән җибәрәсең: ни булса да та­бабыз. Күз яшьләре белән рәх­мәт укыган ул кешеләргә карап сыкранасың да, шатланасың да. Аз булса да ярдәмең тия бит.

Өйәе, гаиләдә тәрбияләнгән балаларның язмышлары ярый әле. Авыр булса да, түзәрлек. Сабыйлар һем балалар йортла­рында миңа еш булырга туры килә. Ятим, ташландык бала­лар. Өстәвенә авырулар. Гарип балалар тәрбияләнгән интерна­тлар да җитәрлек. Бәхетсез, ки­ләчәксез ул малайлар, кызлар — череп таркалган җәмгыяте­безнең, хәттин ашкан әхлаксызлыгыбызның, түбәнлегебезнең ачы җимешләре. Үз балаларын да карый алмаган, аны бәхетле итә алмаган җәмгыятьнең килә­чәге якты була алмас. Ә иртәге­се көнгө без әнө шул балалар белән дә барабыз. Алар — без­нең Татарстаныбыз балалары. Аларның ачы язмышлары бары­бызны да уйландырырга, дул­кынландырырга, ниһаять, сыз­ландырырга, әрнетергә, шәфкатьлелеккә этәрергә тиеш.

Балаларны яратырга кирәк. Үзебезнекеләрне генә түгел, башкаларныкын да. Гомумән, балаларны тәрбиячеләр, укыту­чылар гына, нянялар, табиблар гына түгел, җитәкчеләр дә, төрле дәрәҗәдәге рәисләр дә, ад­министрация башлыклары да, төрле директорлар да, акаде­миклар да, министрлар да яра­тырга тиеш аларны. Һәм, әлбәттә, Татарстан балаларын Прези­дент белән Премьер-министр да яратсын иде. Аларның яратуы башкаларга да күчәр. Ул чагын­да сабыйларыбызның да, Тата­рстаныбызның да киләчәге гү­зәл булыр!

30 май, 1992 ел. «Татарстан хәбәрләре»

Прочитано 103653 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин