Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:02

Балалар китабы да - дәреслек

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Сүземне "Мәгариф" нәшриятына олы рәхмә­темне белдерүдән баш­лыйсым килә. Миңа бирелгән олы бүләкне сезнең нәшриятка би­релгән югары бәя дә дип карарга мөмкиндер. Чөнки ул китап сезнең дә хезмәтегез җимеше, ә дәүләт бүләге — сезнең хезмәтегезне дә тану. "Күчтәнәч" — шигырь­ләре белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә затлы күчтәнәч бу­лып чыккан иде шул. Гомумән, "Мәгариф" нәшриятының балалар өчен чыгарган барлык китаплары да бик матур итеп, төсле рәсемнәр белән бизәлеп, әйбәт кәгазьдә басыла баш­лады, һәм алар балалар­га зур бүләк булыр дип әйтәсем килә. Быел "Мә­гарифкә минем тагын бер китабым дөнья күр­де. "Алма бабай", шулай ук, балалар өчен китап нинди булырга тиеш­лекне күрсәтеп торган, дөнья стандартына туры килеп торучы бик зат­лы басма булып чыккан (бу — минем фикерем генә түгел, җәмәгать­челек бәясе).

"Мәгариф" нәшрияты оештырылганда, гәрчә ул дәреслекләр басты­рып чыгару белән шө­гыльләнергә тиешле нәш­рият булачак диелсә дә, мин балалар өчен ки­таплар бастыручы яңа бер дәүләт нәшрияты дөньяга туды дип шат­ланган идем. Кызганыч ки, балалар китабы чы­гару нәшрият җитәк­челегенең теләге белән генә башкарыла, моның өчен аңа әлегә кадәр бюджеттан махсус акча бүлеп бирелгәне юк. Ә бит балалар китабы, го­мумән, матур әдәбият китаплары укучы бала өчен дәреслек кебек үк кирәкле нәрсә. Теге яки бу фән буенча мәгълү­матны укучы балага бер генә укытучы да, бер генә дәреслек тә тулы-сынча биреп бетерә ал­мавы бәхәссез. Белем­нәрен тагын да тирә­нәйтү өчен бала кулына китап алырга мәҗбүр. Ә ул китапны, дәреслек­ләрдә күрсәтелгән юнэ-леш-программа буенча, нәкъ менә "Мәгариф" нәшрияты бастырып чы­гарырга тиеш тә инде. Әхлакый яктан камил булган җәмгыять төзер­гә теләсәк, без балалар­ның матди ихтыяҗла­рын да, рухи ихтыяҗла­рын да бер үк дәрәҗәдә канәгатьләндерү турын­да уйларга тиешбез. Ба­ла тәрбияләү ул — кеше­лекнең киләчәк буынын тәрбияләү. Шулай итеп, мәсьәлә милләтнең, ил­нең киләчәгенә барып тоташа.

"Мәгариф" нәшрияты мәктәп китапханәләренә дистәләрчә китап бүләк итте инде.

Мәсьәләнең тагын бер кытыршы ягы бар. Балалар өчен чыгарыл­ган китапларны кулга алгач, шуңа игътибар итәсең: аларның күбесе нинди дә булса пред­приятиенең, оешманың матди ярдәме белән дөнья күргән. Мин үзем дә китапларымны төрле оешмаларның ярдәме белән генә бастырып чыгара алдым. 1996 елның апрелендә татар язучылары үзләренең гомуми җыелышларын­да республикабызның хөкүмәт һәм дәүләт җи­тәкчеләренә, балалар ки­табын чыгаруда ярдәм күрсәтүләрен сорап, мө­рәҗәгать белән чык­каннар иде.

"Балалар китабын укыту-тэрбия програм­малары белән бәйләнеш­тә, аларның яшь үзенчә­лекләрен, галимнәр, пе­дагоглар һәм ата-аналар фикерен исәпкә алып нәшер итәргә кирәк. Ул һәр балалар бакчасына, һәр мәктәп китапханәсе­нә, гомумән, һәр балага адресланган эзлекле сис­тема хасил итәргә тиеш. Моның өчен "Мәгариф" нәшриятында махсус балалар әдәбияты редак­циясе ачу зарурияте бар. Балалар китабы, дәрес­лек өлешенә кермичә, бюджеттан махсус фи-нанслансын иде",— ди­гән юллар бар иде ул мөрәҗәгатьтә.

Кызганыч ки, татар язучыларының бу мөрә­җәгате — татар халкы­ның киләчәге турында тирән борчылу белдергән әрнүле сүзләре — җитәк­челәребез тарафыннан ишетелмичә калды. Лә­кин эле соң түгел. "Мә­гариф" нәшрияты үзе дә, төрле юлларын табып, балалар китабы чыга­руны соңгы чиратка калдырмаска тырыша. Аның бу эше дәреслек китапларының төп за­казчысы булган Мәга­риф министрлыгы тара­фыннан да хупланырга тиештер-дип уйлыйм.

Прочитано 50332 раз
Другие материалы в этой категории: « Балалар бәйрәме Балаларны яратырга кирәк! »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин