Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:00

Балалар бәйрәме

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Бөтен дөньясын онытып уй­ный белгән, ихластан шаяра ал­ган, җанында җыр-моң булган, әдәбият-сәнгатькә гашыйк ба­лалар гына бар яктан да килгән, рухи яктан бай күңелле һем шәфкатьле булып үсә ала. Ә безгә нәкъ шундый балалар кирәк тә. Алар — безнең Татарстаныбыз­ның киләчәге. Берничә елдан безне алар алмаштырачак. Ба­лаларыбызга байрәм җитми. Бүгенге авыр заманда бигрәк те кирәк ул бәйрәмнәр. Шушы ха­кыйкатьне аңлаган Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев «Татарстан халыклары балаларының сәнгать фестивален һәм Татарстан Рес- публикасының яшь гражданна­ры форумын уздыру турында» Указ чыгарган иде. Аннары, шушы Указны тормышка ашыру йөзеннән, Министрлар Кабине­ты махсус карар кабул итте. Премьер-министр урынбасары И. К. Хәйруллин җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде. Бу үзе үк Президентның да, Пре­мьер-министрның да, гомумән, республика җитәкчелегенең ба­лаларыбыз турында — Татар­станыбызның киләчәге турында чын мәгьнәсендә кайгыртуларын   исбатлый. Фестивальнең төп максаты исә яшь буында Татарстаныбызга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре, ватанда­рлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү, республикабызда яшәүче халыкларның милли хәзинәсенә, аларның тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәнияте- нә һәм әдәбият-сәнгатенә игъти­барны тагын да ныграк юнәлтү. Төрле төбәкләрдә яшәүче, төр­ле телләрдә сөйләшүче төрле милләт балалары, фестивальгә килгәч, үзара танышырлар, ара­лашырлар, дуслашырлар. Бала чактан ук башланган дуслык озын гомерле һем ныклы була.

Балаларның күпчелеге тумы­штан ук билгеле бер сәләткә ия. Аларның сөйләшүендә үк ша­гыйрьлек, артистлык ярылып ята. Кулларына каләм, пумала алсалар, аларның һәрберсе — рәссам. Җырларга да, биергә дә аларга гына куш! Әгәр дә кечкенәдән мөмкинлекләр ту­дырсаң, вакытында талантын ачарга булышсаң, балаларның күбесендә шагыйрьлек, рәссамлык яисә композиторлык сәләте ачылган булыр иде. Кызганычка каршы,әлегә кадәр андый бәхеткә санаулы балалар гына ия булды. Бигрәк тә авылныкы­лар төрле сәнгать һем музыка мәктәпләреннән мәхрүм. Му­зейлар, театрлар, сынлы сән­гать күргәзмәләре турындаәйткән дә юк. Шуңа күрә дә консерваториягә, мәдәният һәмсәнгать институтларына, художест­во училищеларына, академияләргә авыллардан килеп укыган  студентлар бармак белән генә санарлык.

Фестивальнең максаты, бил­геле, профессиональ сәнгать осталары эзләп, яңа талантлар ачу гына түгел, ә бәлки үзешчән коллективларның, иҗат студия­ләренең, түгәрәкләренең эшчәнлеген җанландыру да, иҗатка яңадан-яңа балаларны тарту өчен дә ул. Әдәбият-сәнгать дө­ньясына кечкенәдән үк якынаймасаң, үзеңне рухи яктан баету, үз милләтеңнең һәм гомумкешелекнең культура хәзинәлә­рен аңлау һем ярату мөмкин бу­лмаган бер эш. Бала вакыттан ук әдәбият һем сәнгать серлә­ренә тешенеп, сәнгать әсәрлә­ренең тәмен күңеленә сеңдереп үскән кеше генә чын ìãüíñåí­ä рухи яктан бай һәм зыялы була ала.

Фестиваль башланды инде. Анда 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һем яшүсмер­ләр катнаша. Алар — гомуми белем бирү мәктәпләрендә, ги­мназияләрдә, лицейларда, ПТУ-ларда укучы малайлар-кызлар, музыка һәм сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр... Бездә күптәннән эшләп килүче, халык ара­сында киң танылган, югары сән­гать үрнәкләре күрсәткәнбиюколлективлары, хор студи—яләре, художество мәктәпларебар.Татарстанда гына түгел, элекке Советлар Союзында, Россия кү­лемендә уздырылган күргәзмә­ләрдә, конкурсларда җиңүләр яулаган яшь талантларыбыз да җитәрлек. Саный китсәң, алар бик күп: яшь җырчылар Муса Маликов, Чулпан Әхмәтҗанова, Венера Шәмиева, яшь шагыйрь­ләр Энҗе Афзалова, Азат Ñàäриев, Нәфис Сафиуллин, Aëñó Габбасова, яшь пианист Рэм Урасин,яшь композитор НаилГарипов... Фестивальдә алар да катнашырлар. Моңарчы без белмәгән талант ияләре дә табы­лыр һәм алар безгә көтелмәгән шатлык-куанычлар алып килер­ләр, үзләренең талантлары бе­лән сокландырырлар.

Яшь җырчыларның, үзешчән сәнгать коллективларының ре­пертуарлары турында да берни­чә сүз әйтәсе килә. Югыйсә, со­ңгы вакытларда сабыйларның өлкәннәрарасында популяр бу­лган мәхәббәт җырларын гына башкарулары күңелдә кызгану һәм борчылу хисләре уята баш­лады. Бу, әлбәттә, ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, музыка җитәкчеләренең җавапсызлыгы һәм җиңел карашы аркасында килеп туган хәл. Фестиваль программасында, нигезда, ба­лаларның үз җырлары булырга тиеш. Андый җырларны, аз дисәк тә, һичшиксез, табарга була. Фә­кать ззләнергә, иренмәскә генә кирәк.

Репертуарларның бай һем эчтәлекле булуы өчен бездә бө­тен мөмкинлекләр дәбар дип уйлыйм. Бай тарихлы әдәбияты­быз, җырларга, биюләргә бай сәнгатебез,    композиторлар иҗат иткән музыкаль әсәрләр де җитәрлек. Күпмилләтле Та­тарстан балалары иң элек үз халкының милли хәзинәсенә — әдәбият-сәнгать үрнәкләренә мөрәҗәгать итәргә бурычлылар. Милли киемнәрдән алып милли уен коралларына, милли гореф-гадәтләргә, җыр-биюләренә кадәр. Мин бигрәк тә үзе­безнең республикада яшәүче татар, рус, чуаш, мари, удмурт, украин, башкорт, яһүд, мордва балаларын күз алдында тотам. Биредә ата-аналарның, укыту­чыларның һәм художество җитәкчеләренең игътибары һәм áулышлыгы, һичшиксез, кирәк  булачак. Рухи тормышыбызның, милли хәзинәбезнең бөтен төрләрен дә үз эченә алсын өчен, фестиваль   программасында «Яшь авазлар», «Яшь композитор», «Яшь шагыйрь», «Яшь рәссам», «Яшь пианист», «Минем җырлыйсым килә» исемле кон­курслар, шулай ук үзешчән җыр, үзешчән сәнгатьтә катна­шучылар һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен дә махсус конкурслар булачак. Фестиваль конкурсларын оештыруда һәм үткәрүдә Халык мәгарифе һәм Мәдәният министрлыклары, Татарстан профсоюзлары, Балалар фонды, Музыкаль җәмгыять, музейлар, консерватория, «Сабантуй» газетасы белән «Ялкын» журналы редакцияләре, иҗат берлекләре  турыдан-туры катнашачак. Күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлек-| леләренең бәяләрен ишетү, файдалы киңәшләрен тыңлау, алар белән якыннан аралашу балалар өчен үзе бер осталык  мәктәбе булыр дип өметләнәм.

Жюриларда Зөләйха Хисмәтуллина, Харис Якупов, Шәүкәт Га-лиев, Ренат Еникеев, Фасил Әхмәтов кебек халкыбызның ата­клы кешеләре катнашуы конкурсларның югары дәрәҗәдә ое­штырылуы турында сөйли. Яшь иҗатчылар белән эшләүгә шу­лай ук композиторлар А.Луппов, Р.Белялов, Л. Хәйретдинова, Ш-Шәрифуллин, әдипләр Г. Садә, Р.Кукушкин, Җ.Дәрзаман, Г. Гыйлман, С Малышев, рәссам А. Абзгильдин, музыка белгечләре Н. Джураева, И. Гыйрфанов, җырчылар Э. Җәләлетдинов, Г. Казанцева, сәнгать белгечләре Г. Сөләйманова, В. Цой „ кебек бик күп әдәбият-сәнгать белгечләре, фән зшлеклеләре җәлеп ителде. Аларның һәрбер сүзе, һәрбер фикере балаларыбызның киләчәген дө­рес билгеләүдә хәлиткеч роль уйнар диясе килә.

Фестиваль өч этапта уздыры­ла. Беренчесе коллективларда, авылларда һәм шәһәрләрдә узды да инде. Хәзер икенче этап — районара зона фестивальлә­ре бара. Ә инде йомгаклау фе­стивале июнь башында башка­лабыз Казанда булачак. Анда зона конкурсларында җиңеп чыккан һәм 1 нче, 2 нче, 3 иче урыннарны яулап алган яшь та­лантлар катнашачак. Аларга фестиваль лауреаты һем дип­ломанты дигән мактаулы исем­нәр, дипломнар, истәлек меда­льләре һәм премияләр тапшы­рылачак. Фестивальдә катна­шучылар шулай ук иҗат берлеклеренең һәм төрле җәмгы­ятьләрнең, фондларның, газе­та-журнал   редакцияләренең Мактау грамоталары һәм при­злары белән дә бүләкләнәчәк.

Казанда узачак фестиваль көннәре анда катнашкан ма­лайлар, кызлар өчен гүзәл бер мизгел булып калыр дип уй­лыйм. Төрле завод-фабрикаларда, министрлыкларда, пред­приятиеләрдә очрашулар, мә­дәният сарайларындагы конце­ртлар, күргәзмәләр, театрларга бару, фейерверклар, аттракци­оннар... барысы да булачак. Узган елгы Татарстан халыкла­ры съезды белән Бөтенденья татар конгрессыннан соң бу фестиваль—республикабызда уздырылачак иң зур бәйрәм. Шуңа күрә фестивальгә татар­лар яши торган төбәкләрдән һәм чит илләрдән да талантлы балаларны кунак итеп чакыру күздә тотыла.

Шунысын да искәртеп үтү кирәктер, фестиваль көннәрен­дә Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә дә балалар өчен бәйрәмнәр уздырылса, малай­ларыбызга, кызларыбызга ме­нә дигән бүләк булыр иде. Ад­министрация башлыклары бу хакта онытмаслар һәм үзләрен­дә яшәгән балаларга күңелле бәйрәмнәр оештырырлар дип уйлыйм. Балалар фестивале республикабызда яшәүче һәм­мә сабыйның күңелендә матур бер истәлек булып калсын иде. Аңардан бер генә бала да читтә калмаска тиеш!

9 апрель, 1993 ел. «Татарстан хәбәрләре»

Прочитано 87144 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин