Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:58

Киләчәк сәламәт булырга тиеш

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Әгәр дә без җәмгыятебезнең киләчәге турында чыннан да уйлыйбыз икән, Ватаныбызның алдагы көннәрен матур итеп күрә­себез килә икән, иң элек балаларыбыз турында, аларның язмышы турында кайгыртырга тиешбез. Үзләре бәхетле булган, балачак­лары матур узган кешеләр генә җәмгыятьне чын мәгънәсендә бәхетле итәргә сәләтле. Менә шуңа күрә дә Совет власте дөнья­да иң беренче булып балалар турында кайгыртуны дәүләт поли­тикасы дәрәҗәсенә күтәрде, меңәрләгән балаларга бәхетле яз­мыш бүләк итте, балаларга КЕШЕ итеп карады. Ләкин үкенечебез­гә каршы, еллар узу белән илебездәге “иң привилегияле класс”­ка игътибар кими башлады. "Иң яхшысы - балаларга!" дигән бу­лып, еллар дәвамында үз-үзебезне алдап килдек, балалар турында кайгырту арткы планга күчте. Нәтиҗәдә, безнең балаларыбыз сталинизм чорында да, торгынлык елларында да иң кимсетелгән социаль катлам булды. Хәбәрдарлык позицияләреннән чыгып карагачтын, балалар тормышында кичектергесез рәвештә, бүгеннән үк хәл ителергә тиешле бик күп проблемалар булуы ачыкланды.

Күңелдә үзеннән-үзе борчулы сораулар туа. Аларга җавап табарга кирәк. Балаларның киләчәге турында кайгыртабызмы? Балалар турында ниләр беләбез? Аларның язмышларына битараф түгелме без? Балаларның киләчәге - җәмгыятьнең киләчәге бит, югыйсә. Әмма өлкәннәрнең балаларга булган мөнәсәбәтләре, дөресен генә әйткәндә, бер дә канәгатьләнерлек түгел. Бу бигрәк тә балаларның сәламәтлегенә кагыла.

Без моңа кадәр балаларның сәламәтлегенә бөтенләй игъти­бар итмәдек. Ә инде аларның сәламәтлегенә кагылган саннарны без бөтенләй белми идек. Ул саннар беренче тапкыр В.И.Ленин исемендәге Совет балалар фондының II Пленумында яңгырады.

Үзенең докладында Альберт Лиханов авыру балаларның язмышла­ры хакында ачынып сөйләде, балалар үлеме, балалар психиатриясе турында, балалар сәламәтлегенең аяныч хәле турында коточкыч саннар китерде. Баксаң, безнең илдә психик авырулар белән генә дә 1 млн.185 мең бала интегә икән. Шул исәпкә акылга зәгыйфь балалар да керә. Безнең республикада да шундый 8790 бала сабыйлар йортларында, ярдәмче интернат-мәктәпләрдә яши. Ятим һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган 66 учреждение­нең 47 сендә, ягъни 13 мәктәптә, 29 интернат-мәктәптә,1 бала­лар йортында, 2 сабыйлар йортында, 2 интернатта һәм 1 махсус мәктәптә акылга зәгыйфь һәм психик авыру балалар тәрбияләнә.

Без ничек ярдәм итә алабыз соң аларга? Иң элек, әлбәттә, бу күренешнең социаль сәбәпләрен эзләргә, аны булдырмау чарала­рын табарга кирәктер. Ә бүгенгә психик авыруларның башлангыч чорын кичергән балалар өчен (мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәгеләр өчен) махсус учреждениеләрнең санын арттыру урын­лы булыр иде. Аларны терелмәслек авырулар белән бергә тоту үзе җинаять. Аларны ничек тә дәваларга һәм гаиләгә яңадан кай­тарырга тырышырга кирәк. Шушы максаттан чыгып, Балалар фонды бәйсез психиатрлар группасы төзергә тәкъдим итә. Әлеге группа авыруларга иң соңгы медицина нәтиҗәсен ясарга, республикадагы медик-педагогик комиссиянең эшчәнлегенә анализ ясарга тиеш, кирәк икән аның составын үзгәртергә һәм анда Балалар фонды вәкилен кертергә мөмкин.

Күптән түгел "Комсомолец Татарии" газетасында Казаннан инвалид кыз бала Наташа С. белән интервью басылган иде.Ул үзенең Саба районының Югары Утар авылындагы интернатта уздырган көннәре турында сөйли: “Ел ярым эчендә мин анда чак кына акылымнан язмадым, ярый әле әти-әнием ул җәһәннәмнән коткарды мине”, - ди ул. Әлеге интернатта да, Дербышкидагы интернат-йортта да психик яктан сәламәт балалар авыру балалар белән бергә тәрбияләнә. Мондый хәлгә, билгеле, чик куярга вакыт.

Тагын бер коточкыч авыру бар. Ул - яман шеш авыруы. Илебездә ел саен әлеге авырудан 6 мең бала үлә икән. Ә андый авыру балалар өчен больницаларда бөтенесе 780 генә урын исәпләнә. Татарстанда да ел саен 100-120 балада яман шеш авыруы табыла, ләкин больницаларда алар өчен бер генә койка да юк. Мондый балаларга да кичекмәстән ярдәм итәргә кирәк. Бәлки Республика балалар клиник больницасының төзелеп ятучы яңа корпусыннан урын табылыр? Ә менә Казаннан Ира Попова безнең фондка хат җибәргән иде. Соңыннан “Семья” газетасында басылып та чыкты ул: “Сезнең газетадан без яман шеш авыруы белән авыручы балалар турында укыдык. Мин аларга дип үземнең копилкамда җыелган акчаны җибәрергә булдым. Ике елда бөтенесе 12 сум 42 тиен җыелды. Бу авырудан минем әбием белән бабам үлде. Өлкән иптәшләр, шул коточкыч авыруны үтерү өчен ни дә булса эшләгез инде...”

Тагын саннарга игътибар итик. Бөтендөнья сәламәтлек оеш­масы хәбәр иткәнчә, җирдәге һәр унынчы кешенең физик кимче­леге бар. Автокатастрофалардан ел саен 10 миллионнан артык кеше үлә һәм яралана, 20 миллион кеше көнкүреш травмаларын­нан һәлак була. Алкоголизм, наркомания, экологик үзгәрешләр аркасында гарип балалар туу артканнан-арта бара. Мәсәлән, илебездә ел саен яңа туган балаларның 3-5 проценты церебраль паралич белән җәфа чигә. Татарстанда әлеге диагноз белән 16 яшь­кә кадәрге 878 бала авырый. Аларның барысы да диярлек гомер­лек инвалид. Кызганычка каршы, мондый фаҗигале язмышлар типик күренешкә әйләнеп бара. Әйтик, семьяда инвалид бала туа. Күз яшьләре, балага ярдәм итәргә, дәваларга тырышу... Күп очракта гаилә таркала. Инвалид баланы тәрбияләү ананың берүзенә кала. Ә балага пенсия нибары 30 сум гына. Ана нишләргә тиеш? Мондый балаларның күбесе дәүләт тәрбиясенә эләгә. Инвалид баланы дәүләт тәрбиясендә тоту исә әлеге айлык 30 сум пособиедән күп мәртәбәләр кыйммәткәрәк төшә.

Әйтерсең лә, без кечкенә авыру баланы гаиләсеннән махсус рәвештә аерабыз. Әгәр дә дәүләт тоткан акчаны гаиләгә бирсәк, файдасы социаль яктан да, мораль яктан да күбрәк булмас микән?

Әлбәттә, шушындый ситуациягә дә карамастан, чын кешеләр булып калучылар да җитәрлек. Күптән түгел мин бер хат алдым, шуннан бер өзек китермәкче булам: “Хөрмәтле иптәш Миңнуллин! Сезгә, Балалар фондының республика бүлеге председателенә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, ярдәм сорап. 1980 елда Казан университетын тә­мамлагач та өйләндем, партиягә кердем. Шуннан соң бер балабыз үлде, икенчесе ДЦП /детский церебральный паралич/ белән авырый, өченчесенә узган ел 2 айлык вакытында ук Ленинградта протез аңкау куйдырдык - анысы да инвалид. Врачлар арасыннан да: “Ике балагызны да дәүләт тәрбиясенә тапшырмыйсызмы соң?” - диючеләр булды. Юк, тапшырмыйбыз инде, ул турыда уйлаган да юк. Хатыным белән икебез дә укыту эшендә. Ул әле эшләми, ялда. Материаль як саегып бара. Бу уку елында сентябрьдә Уфада олы малай белән, октябрьдә кечесе белән Ленинградта булдык. Минздрав направлениесе белән булса да, больничный листок бирелми икән. Шулай итеп, сентябрьдә 221 сум, октябрьдә 153 сум хезмәт хакы бөтенләй түләнмәде. 1 февральдән ике баланы алып Ленин­градка /операциягә/ китәбез. Ким дигәндә бер ай яшәргә. Больничный булмаячак, справка гына бирәләр. Апрельгә Уфага олы малай белән соңгы курс лечениегә барырга...“ Хатны шушы урында тук­татыйк. Ә бит бу өлештә генә дә күпме фаҗига, күпме проблема, күпме хәл итәсе мәсьәләләр. Күрәсез, хат авторы үз балаларын дәүләт тәрбиясенә бирергә җыенмый. Бөтен көчен куеп аларны терелтергә, дәваларга тырыша. Больницадан больницага, консуль­тациядән консультациягә, шәһәрдән шәһәргә йөри. Гомерләре боль­ницаларда уза. Көчле рухлы, чын кеше алар. Ләкин аларга ярдәм кирәк. Рухи ярдәм дә, материаль ярдәм дә. Балалар фонды азмы-күпме ярдәм итте итүен. Ләкин хаттагы проблемаларны хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәклеге көн кебек ачык. Шул чагында гына безнең йөзебез якты булачак.

Тагын саннарга мөрәҗәгать итик. Республикада махсус мәктәпләрдә укырга тиешле начар ишетүче балалар саны соңгы елларда 1,5 тапкырга, начар күрүче балалар саны 2,5 тапкыр­га артты, 1568 бала йөрәк авыруы белән, 4282 бала тын юллары авырулары белән, 3633 бала бавыр авырулары белән, 1350 бала бөер авыруы белән, 4528 бала тире авырулары белән авырый. Бу саннарны тагын да дәвам итәргә булыр иде. Болары әле исәптә торганнары гына. Ә авылларда бер тапкыр да больницада булмаган, врачка күренмәгән балалар күпме?

Бүгенге көндә 9 интернат-мәктәптә һәм балалар йортында педиатр штаты буш тора. Мәктәп яшендәге балалар өчен, туберкулезныкын исәпләмәгәндә, республикада бер генә санаторий да салынмаган. Ел саен даими авыручы балаларның 19 процентын гына санаторийларда дәвалый алабыз. Хәтта Казан шәһәрендә типовой проект белән салынган бер генә балалар больницасы да юк. Әгәр дә Казандагы 144 мәктәпнең 76сында укучылар ике сме­нада укыйлар икән, аларның сәламәтлегенә, билгеле, зыян килми калмый. Ә без - өлкәннәр балаларның саулыгы өчен көрәшәбез­ме соң? Укытучылар, тәрбиячеләр балаларның сәламәтлеге белән кызыксыналармы, аларның сәламәтлеге өчен җавап бирәләрме? Ә бит балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларның күпмесе төрле авырулар белән авырый. Шулар өстенә “мәктәп неврозы” дигән яңа диагноз барлыкка килде. Балалар бакчаларында, мәк­тәп ашханәләрендәге ризыкларның сыйфаты начар, калориясе түбән. Азык-төлекнең саклану вакыты төгәл үтәлми, блюдолар әзер­ләүнең технологиясе бозыла. Бик күп җирдә медсестралар, врач­лар җитешми, санитария-гигиена режимнары сакланмый. Болар барысы да балаларның сәламәтлегенә, билгеле, кире йогынты ясый. Боларга дәлил итеп, “Яшь ленинчы”га килгән бер хаттан өзек кенә китерәм: “Безнең мәктәптә дә ашханә бар. Ләкин аның исе­ме генә… Ашы да бар инде, тик көн саен бер төрле ризык. Көн дә бер төрле булгач, меню да юк. Бит юкса ел саен мәктәп бакчасында эшлибез. Анда кыяр, чөгендер, салат, укроп үстерәбез. Ләкин, кызганычка каршы, бу витаминнарны ашау бәхе­тенә генә ирешә алмыйбыз...“ Питрәч районыннан язылган бу хатка аңлатма бирүнең кирәге юктыр дип уйлыйм. Андый эчтә­лекле хатлар безгә күп килә.

Соңгы вакытта балаларның сәламәтлегенә тагын бер куркыныч яный башлады. Ул - республикабыздагы экологик хәлнең торган саен кискенләшә баруы. Экологик ситуациянең бигрәк тә Казан, Түбән Кама кебек эре промышленность шәһәрләрендә аяныч төс ала баруы күңелдә борчу уята. Тузан, тавыш, кирәгеннән артык газ, промышленность предприятиеләреннән чыккан зыянлы химик составлар нәтиҗәсендә авыру балалар тууның саны арта, балаларыбыз төрле авыруларга дучар була. Әгәр дә сулаган һавабызның пычрануы шушы тизлек белән дәвам итсә, авыру балаларыбызның саны бермә-бер артачак, көтелмәгән фаҗигалар килеп чыкмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Андый сигналлар бар да инде.

Гомумән, Черновцы шәһәрендә туган балаларның моңа кадәр билгеле булмаган серле авыруга дучар булулары, Чернобыль фаҗигасенең нәни корбаннары, Башкортстандагы тимер юл катастрофа­сына эләккән йөзләгән балаларның ачы язмышлары, Элиста шәһә­рендәге балалар больницасында 27 балада СПИД вирусы табылу безнең балалар сәламәтлегенә булган мөнәсәбәтебезне кискен үзгәртергә тиеш. Балаларыбызның сәламәтлеге, гомере куркыныч астында…

Дөрес, республикабызда балаларга мөнәсәбәт акрынлап булса да әйбәт якка үзгәрә бара. Күптән түгел, мәсәлән, без фондның чират­тагы президиум утырышын Республика балалар клиник больница­сында уздырдык. Андагы хәлләр белән таныштык. Менә дигән больница, менә дигән белгечләр эшли. Ләкин, кызганычыбызга, авыру ба­лалар коридорларда ята. Белгечләргә эшләр өчен шартлар тудырылмаган. Сәбәбе бер генә - урын җитми. Больницаның 300 урынлык яңа корпусын төзү башланган. Ләкин башланган да ташланган. Әгәр дә төзелеш шушы тизлек белән барса, яңа корпус берничек тә үз вакытында төзелеп бетмәячәк. Өлкәннәрнең, җитәкче иптәшләрнең игътибары, ашыгыч ярдәме кирәк. Башка җирләрдә мондый мөһим төзелешләрне өлкә комитетлары яки Министрлар Советлары махсус контрольгә ала икән. Без дә шуны сорадык. Чөнки бүгенге көндә балаларның сәламәтлегеннән дә мөһимрәк проблеманың булуы мөмкин түгел. Дөресен әйтергә кирәк, безне аңладылар. Совет балалар фондының Татарстан бүлеге мөрәҗәгатенә колак салдылар. Яңа клиник больница балаларны вакытында кабул итәр дигән өметебез бар.

Аннары Казандагы югары кунакларга исәпләнгән ике гостиница шулай ук балаларга бүләк ителде. Аларның берсендә инвалид балалар өчен санаторий урнашты, икенчесе - балалар поликлиникасы. Мондый әйбәт мисаллар әлегә бармак белән генә санарлык шул. Өлкәннәр балалар турында уйлаудан бигрәк үзләре турында күбрәк кайгырталар. Әйтик, тимер юлчыларның балалар поликлини­касы, иске генә булса да, әйбәтрәк йортка күчкән иде. Ләкин җи­тәкче иптәшләр, төрле сәбәпләр табып, аны Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасына яңадан тартып алырга тырыштылар. Шуннан соң алтмыш ата-ана кул куйган хат алдым. Күп тапкырлар сөйләшкәннән соң Бауман район советы башкарма коми­тетының әлеге карарын тикшерү буенча махсус комиссия төзелде, аннары бу проблема район советы сессиясенә куелды. Бәхеткә, депутатлар мәсьәләне уңай хәл иттеләр. Бу юлы балалар ягы җиңеп чыкты.

"Чирен яшергән үлгән" ди безнең халык. Менә шул яшерүләрнең ачы нәтиҗәсе - без балалар үлеме буенча иң алга киткән илләр­нең берсе икәнбез. Беренче тапкыр СССР Сәламәтлек саклау министры авызыннан бу хакта ишеткәч кенә, балаларыбызның сәламәтлеге хакында ныклап уйлана башладык без. Шуңа күрә дә Совет балалар фондының иң төп бурычларыннан берсе - балаларның сәламәтлеге өчен көрәш. Үзенең иң беренче эше итеп Фонд балалар үлеме 50 процентка кадәр җиткән районнарга - Урта Азиягә Һәм Казахстанга медицина десантлары җибәрде. Бу десантта безнең республика врачлары да актив катнаштылар. Быел тагын 5 бригада әлеге десантта катнаша. Шундый ук ярдәм үзебезнең республикада да оештырылды. Узган елның сентябреннән быелның декабренә кадәр балалар йортларындагы 2700 бала медицина тикшерүе узачак, авырулары ачыкланган очракта, чиратсыз-нисез дәваланачак. Десантка Казан медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, профессор М.Р.Рокицкий җитәкчелек итә.

Балаларыбызның сәламәтлеген саклауны врачларга гына кайтарып калдырсак, берни дә барып чыкмас дип уйлыйбыз. Аның өчен бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Барыбыз да - ата-аналар да, мәктәп тә, җитәкче иптәшләр дә. Бу җәһәттән, СССР халык депутатлары зур һәм кирәкле эшләр башкара алыр иде. Әмма сайлау алды платформаларында депутатлыкка кандидатлар балалар проблемаларына бөтенләй диярлек кагылмадылар. Миңа бары тик Казан дәүләт университеты ректоры А. И. Коноваловның сайлау алды платформасы гына уңай тәэсир калдырган иде. Анда шундый сүзләр бар: “Педагог, әти һәм дәү әти буларак, мин ба­рыннан да бигрәк балаларыбызның һәм оныкларыбызның бүгенге хәлләренә борчылам. Мин балаларны укыту һәм тәрбияләүгә игъ­тибар җитәрлек түгел, моңа китә торган чыгымнар бик аз дип саныйм. Чиктән тыш арттырылган һәм уйланып җитмәгән программа­лар мәктәп укучыларына авыр йөк булып төшә, аларның сәламәт­легенә, белемнәренә, үз-үзләренә ышануга зарар китерә. Балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытлары начар оештырыла. Болар барысы да шәһәрләрдә фаҗигале нәтиҗәләргә китерде. Балалар өчен без җаваплы һәм без, зурлар, аларның балачагын бәхетле итәргә тиешбез”. Әгәр дә үз сүзендә торса, фикерен үзгәртмәсә, иптәш Коновалов балаларыбызның сәламәтле­ген саклау өлкәсендә дә көчен кызганмас дип ышанам. Аңа башка халык депутатлары да кушылса, әйбәт якка үзгәрешләрне тагын да күбрәк көтәргә мөмкин булыр иде.

Сәламәт тәндә генә сәламәт рух була ала. Бүгенге сәламәт малайлар гына Туган илебезне чын мәгънәсендә саклаучылар булып үсә ала. Бүгенге сәламәт балалар гына иртәгә безнең олы эшләребезне дәвам итә алачак. Сәламәт бала - сәламәт җәмгыять, сәламәт бала – сәламәт киләчәк дигән сүз.  Ә безнең киләчәгебез сәламәт булырга тиеш!

Прочитано 61015 раз
Другие материалы в этой категории: « Шәфкатьле кешеләр кирәк Балалар бәйрәме »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин