Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:57

Шәфкатьле кешеләр кирәк

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Һәрберебезнең бәхетле буласы килә. Синең дә, минем дә, аның да... Ләкин бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Кайчагында яңа күлмәк тә - бәхет. “Бишле” дә - бәхет. Матур китап сатып алсаң да - бәхет. Ә минемчә, иң олы бәхет - сау-сәламәт булу, әти-әниле булу. Шуннан да олырак бәхетне мин күз алдына да китерә алмыйм. Кызганычыбызга каршы, без күбрәк үзебез турын­да гына кайгыртабыз, үз бәхетебез хакында гына уйлыйбыз. Бу - табигый халәттер, мөгаен. Әмма әйләнә-тирәбезгә игътибар беләнрәк карагыз әле. Барыбыз да бәхетле микән? Юк шул, юк! Бәхет дигәннәре һәркемгә дә тигез бирелмәгән.

Кемнеңдер физик кимчелеге бар - күзлек кия, начар ишетә, чатанлап йөри. Андыйлардан мыскыллап көлү безнең өчен берни түгел. “Сукыр”, “чукрак”, “аксак” дигән кушаматларны тагарга гына торабыз. Аларны бер җиргә дә ияртмибез, үзебез белән уйнатмыйбыз. Андый малайлар, кызлар акрынлап башкалардан чит­ләшә, ерагая, үз-үзенә бикләнә, олы дөньядан аерыла.

Кемнедер әтисе ташлап киткән, әнисе белән генә яши. Әтисез үсүнең ни икәнен бик яхшы беләм мин. Җае чыккан саен кимсе­тергә генә торалар. Олырак, усалрак малайлар кыйнап китәргә дә күп сорап тормыйлар. Мыскылларга да, үчекләргә дә ярый ятимнәрне. Яклашырга барыбер әтиләре юк, янәсе. Әтисез үскән малайларның да, кызларның да матур итеп киенәселәре, тәмле итеп ашыйсылары килә. Ләкин бер әнинең хезмәт хакына гына әлләни майтарып булмый шул. Шулай да әни белән үсү бик тә ярый әле ул. Иң кыен чакларда аңа килеп сыенасың, эч серлә­реңне аңа сөйлисең. Әтиле малайлар, кызлар кигәнне үскәчтен дә киеп булыр анысы...

Ә менә сезнең сабыйлар йорты /дом ребенка/ турында ишеткәнегез бармы? Татарстанда да күп алар. Әти-әнисез балалар тәрбияләнә анда. Хәер, әти-әнисез дию бик үк дөрес тә булмас... Ничек килеп эләгә соң алар сабыйлар йортына? Һәр бала үзенчә, һәр баланың үз язмышы. Кайсыныңдыр, чыннан да, әти-әнисе үлгән, тома ятим калган. Икенчеләренең әти-әнисе ата-ана булу хоку­кыннан мәхрүм ителгән. Өченчеләренең әти-әнисе эчкече. Дүртен­челәрен әнисе бала табу йортында ук ташлап калдырган. Ул са­быйларның кайберләре ишек, капка төбенә калдырып киткәннәр. Чүплеккә ташлап калдырылган сабыйлар да очрый хәтта. Әле дә ярый аларны изге күңелле кешеләр табып ала, сабыйлар йортына илтеп тапшыра. Болар хакында минем бер дә язасым килми. Әмма нишлим соң? Без болар хакында белергә тиешбез. Алар бит иң олы бәхеттән - гаилә бәхетеннән мәхрүмнәр. Аларның да телләре “әннә, әттә” дип ачыладыр, ләкин алар әни, әти дигән сүзләрне кемгә әйтергә кирәген дә белмиләр. “Әни” алар өчен няня, тәр­бияче, медсестра... Алар әниләре ясаган хуш исле чәйнең дә, тәмле-тәмле өчпочмакларның да, бәлеш-гөбәдияләрнең дә нәрсә икәнен белмиләр.

Ләкин балалар йортларының да төрлесе бар, аларда да төрле балалар тәрбияләнә. Берсендә - сәламәт балалар, икенчесендә -акылга зәгыйф балалар, өченчесендә - тумыштан гарип балалар. Соңгыларының нинди бәхетсез икәнлекләрен күз алдына китерә аласыз микән? Әти-әниләре дә юк, сәламәтлекләре дә. Берәүләре -сөйләшә алмый, икенчеләре - бөтенләй күрми, ишетми, өченчеләре - урыннарыннан да кузгала алмый. Һәрберсенең үз фаҗигасе, үз бәхетсезлеге, үз газабы. Аларның күбесе гомерлеккә шул таш диварлар арасында яшәргә хөкем ителгән. Алар яшел болыннарда сезнең кебек күбәләкләр куып, чәчәкләрдән такыялар үреп йөрү­дән мәхрүм. Кар, яңгыр яуганны да алар тәрәзәдән генә күрә алалар. Ләкин яңгырга учыңны куеп тормагач, карны үзең тотып карамагач, шул карда ятып аунамагач, аларның матурлыгын каян беләсең ди. Ул балаларның күбесе туп-туры итеп атлап йөрүне дә, бер-берсе белән сөйләшүне-көлешүне дә, зәп-зәңгәр күктәге болытларга карап соклануны да олы бәхеткә санарлар иде. Кыз­ганыч, ул сабыйлар андый хисләрне кичерә алмыйлар. Алар сез­нең кебек малайлар, кызлар белән дә аралашырга мөмкинлекләре юк. Алар яшәгән бүлмәләрдә фәкать үзләре кебек үк ятимнәр, үзләре кебек үк гарипләр, үзләре кебек үк кимсетелгәннәр генә. Ә бит алар да - кеше, алар да бәхетле булыр өчен туган булганнар.

Миңа андый балалар янында еш булырга туры килә. Бүлмәләренә килеп керүгә сиңа тартылалар, килеп сарылалар, чөнки аларның ир-атларны бөтенләй диярлек күргәннәре юк. Нинди ге­нә авыру балалар юк икән бу дөньяда. Алар атналар буена минем күз алдымнан китми, төшләремә керә. Менә шунда инде ул бала­ларны тудырган ата-аналарны уйлыйсың. Аларның күбесенең бер гаепләре дә юктыр, ышанам. Шуңа күрә аларны да кызганасың. Әмма эчкече, алкоголик ата-аналардан туган балалар да күп бит анда. Әниләре бер сәбәпсез ваз кичкән сабыйлар да үсә бит ул йортларда.

Их, өлкәннәр, өлкәннәр! Шушы да булдымы кешелеклелек, шәфкать­лелек?! Шушы да булдымы киләчәк алдындагы җаваплылык?! Ә үзе­без “балалар - безнең киләчәгебез” дигән булабыз. Әгәр дә олы җаваплылык булса, әгәр дә без балаларны чыннан да ярат­сак, хөрмәт итсәк, безнең Татарстанда ятим, авыру балалар тәр­бияләнүче 86 махсус учреждение булмас иде. Әгәр дә без балаларыбызның киләчәге турында уйласак, дәфтәрләрне, мәктәп формаларын талонга калдырмас идек. Балалар матур бер спорт костюмы, я булмаса шәп бер кроссовка кияр өчен зар булып йөрмәсләр иде. Әгәр дә без балаларыбызның язмышы турында өлкәннәрчә кайгыртсак, алар өчен больницалар, санаторийлар җитәрлек булыр иде, алар йөзәрләп тә, меңәрләп тә авырмаслар иде, суга батып та, юл фаҗигаләрендә дә, янгын вакытларын да күпләп үлмәсләр иде. СПИД дигән коточкыч авыру да иң элек аларга килеп тимәс иде.

Әлеге мисаллардан гыйбрәтләр алырлык, югыйсә. Ә без балаларыбызның язмышы турында әле булса олыларча кайгыртмыйбыз әле. Татар АЭСы һаман да төзелеп ята. Иң элек сабыйлар гомеренә куркыныч янамыймыни ул? Олы шәһәрләребезнең һавасын суларлык түгел. Сабыйларның сәламәтлегенә зыян китермимени бу?

Боларның барысы да илебездә балаларның бернинди дә хокуклары булмауны дәлилли торган фактлар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генеральный Ассамблеясе күптән түгел бала хокукы турында Конвенция кабул итте. Әлеге халыкара хокукый документны БМО членнары тавыш бирмичә генә кабул иттеләр. Балалар хакына. Балаларны һәртөрле кимсетүләрдән, авырулардан, үлемнән яклау максатыннан, В.И.Ленин исемен­дәге Совет балалар фонды бала хокуклары турында СССР Законы проектын әзерләде. Бу изге эшкә Балалар фондының алынуы бер дә юкка гына түгел, билгеле. Нәкь менә әлеге фонд төзелү белән балаларга, бигрәк тә ятим һәм авыру балаларга мөнәсәбәт күзгә күренеп үзгәрә башлады. Җәмгыятебез балаларның, чыннан да, киләчәгебез булуына ышана инде хәзер. Шәфкатьлелек, игелек төшен­чәләре яңа төсмер алды.

Без бүгенге белән генә яшәмибез. Һәрхәлдә, яшәмәскә тиешбез. Киләчәгебез нинди булыр? Балаларга мөнәсәбәт тагын да әйбәтрәк якка үзгәрерме? Бүгенге хаталарыбыз алда да кабатланмасмы? Шәфкатьлелек хисләре күңелләребезгә яңадан да әйләнеп кайтырмы? Монысы инде сездән дә тора, кадерле дуслар. Әгәр дә сез шәфкатьле булсагыз, тирә-юнегездәге ятимнәргә, авыруларга көчсезләргә, кечкенәләргә игътибарлырак, ихтирамлырак булсагыз, аларга ярдәм кулыгызны сузарга ашыксагыз, күпме бәхетсезлек, күпме кайгы-хәсрәт кимер иде. Дөньялар тагын да яктырыбрак китәр иде. Сез үзегез дә шәфкатьле булып үсәр идегез. Ә шәфкатьле кеше балаларга игътибарсыз була алмый ул. Безгә исә нәкъ менә Шәфкатьле Кешеләр кирәк тә!

Прочитано 63420 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин