Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:55

Балалар әдәбияты гынамы?

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)
Әгәр дә балалар әдәбияты “икенче сортлы” әдәбият булса, җитди эшкә саналмаса Тукай язып булышмас иде балалар өчен. Әгәр дә икенчел әдәбиятка саналса, Тукай үзенең дөреслек-хрестоматиясенә язган кереш сүзендә: “Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларыбыз кулы­на шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме /букет/ тоттырмак күптән үк безгә лазем иде”,- дип язмас иде.

Бәхетебезгә каршы, бүгенге көндә балалар әдәбияты зур әдәбиятыбыз белән бер сафта атлап бара. Һәрхәлдә, артка калмаска тыры­ша. Аңа булган мөнәсәбәт тә акрынлап әйбәт якка үзгәрә бара ши­келле. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки балалар әдәбияты да башка жанрлар белән бер хокуктагы, тулы вәкаләтле әдәбият. Хәтта әйтер идем, кайбер яклары белән, мәсәлән, педагогик яктан, шулай ук әдәбиятыбызның киләчәген кайгырту җәһәтеннән караганда, ул икеләтә отышлы әдәбият дияргә була аны. Ул үзенең бөтен барлыгы белән универсаль жанр. Мин монда поэзия, проза, әкият, фантастика һ.б. хакында гына әйтмим. Аның күпмедер дәрәҗәдә бала өчен этиканы да, эстетиканы да, хәтта философияне дә алыштыруын күз алдында тотам. Моның шулай икәнен, шөкер, җәмәгатьчелек тә, язучыларыбыз үзләре дә инде төшенәләр булса кирәк. Боларны берничә факт бе­лән дәлилләргә булыр иде: Беренчедән, ике съезд арасында балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче әдипләргә берьюлы ике югары бүлек тапшырылды. Мин биредә Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом һәм Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен әйтәм. Икенчедән, балалар әдәбиятына багышланган әдәби тәнкыйть өлкәсендә җанлану сизелә. Р.Кукушкинның 1981 елда “Шигъри бишек” исемле китабы дөнья күрде. Шуның дәвамы буларак күптән түгел генә “Канатлы дөнья" исемле яңа китабы чыгып җитте. Бу ике китап татар балалар поэзиясенең төп үсеш этапларын, үсеш тенденцияләрен, төп жанр һәм стиль үзенчәлекләрен ачыклаучы фундаменталь фәнни хезмәт. Бүгенге көндә Р.Кукушкин Мәскәүдәге “Детская литература” нәшрияты өчен “Татар балалар әдәбияты” дигән моногра­фик хезмәт әзерли. Вакытлы матбугат та балалар әдәбиятына мөнәсәбәтен үзгәртә шикелле. Бигрәк тә, “Казан утлары” журналын их­тирам белән телгә аласы килә. Ул үзенең битләрендә балалар өчен язылган әсәрләрне бастыру белән бергә, балалар китапларына ре­цензияләр, балалар язучыларының иҗат портретларын, проблемалы мәкаләләр дә даими биреп бара. Тәнкыйтьчеләребез Н.Юзеев, М.Вәлиев, С.Маннапов сирәгрәк булса да балалар әдәбиятына да өлеш чыгарырга тырышалар.

Өченчедән, өлкәннәр өчен язучы танылган әдипләребездә соңгы вакытта балалар дөньясына булган кызыксыну уянды. Һәм, әйтергә кирәк, балалар әдәбиятының матур үрнәкләрен бирделәр алар. Бу күренеш, әлбәттә, элекке елларда да сизелә иде. Әйтик, Х.Туфанның “Юкмыш бабай малае”, И.Гази хикәяләре, И.Юзеевның “Пони малае Нәни Җирәнкәй”, Г.Ахунов повестьлары... Боларга хаклы рәвештә Т.Миңнуллин белән Р.Харисның балалар өчен язылган пьесалары, Ә.Баянның кыска хикәяләре килеп кушылды.

Балалар әдәбиятына тартылу торган саен ныграк көчәйгәнне без башка мисаллардан да күрә алабыз. Без моны, мәсәлән, Брежнев Язучылар оешмасы белән бергәләп уздырган секция уты­рышында ачык күрдек. Чагыштырмача зур булмаган әлеге оешмадагы язучыларның күбесе балалар өчен дә яза анда. Балалар әдәбиятында озак еллар эшләүче Р.Вәлиев, Н.Мадьяров, Р.Бәшәров белән беррәттән балалар тормышын якыннан белүче, аларның психологиялерен күңелләре белән тоючы шагыйрьләр М.Газизов, Я.Игәнәй, Х.Хөснуллин, язучылар Равил Вәлиев, Г.Кашапов, Р.Сәлим үзләренең балалар өчен язылган әсәрләре белән сөендерделәр. Соңгы секция утырышларының берсендә без әле матбугатта балалар өчен әсәрләре белән бөтенләй күренмәгән яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштык. Г.Моратов, Р.Зәйдуллин, Р.Корбанов һәм Л.Лероновның балалар өчен язулары, эзләнүләре, балалар дөньясын үзләренчә күрергә тырышулары, бу өлкәгә җитди мөнәсәбәтләре секция членнарында зур кызыксыну уятты. Күренекле балалар әдипләре катнашлыгында уздырылган әлеге ике сөйләшүдә дә балалар язучылары алдында торган олы бу­рычлар турында, балалар әдәбиятының педагогик, эстетик, әхлакый нагрузкасын үстерү турында сүз барды.

Секция “Ялкын” журналы, “Яшь ленинчы” газетасы һәм Татарстан китап нәшриятының балалар-үсмерләр редакциясе белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәсәлән, “Ялкын” белән берлектә уздырылган секция утырышында журналда басылып чыккан әсәрләр турында сөйләшү, пионер оешмалары алдында торган бурычлар, балалар матбугатының балалар язучылары алдына куйган таләпләре язучыларыбыз иҗатына шулай ук күпмедер тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Нәшрият белән бергәләп уздырылган утырышларның берсе - балалар китабы турында сөйләшүгә багышланды. Татар балалар китабының бүгенге хәле, аның перспективалары турында җентекле сөйләшүдә язучыларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Балалар китабы нинди булырга тиеш? Китапларның бизәлеше бүгенге балаларны канәгатьләндерәме? Әсәрләребезнең рус теленә тәрҗемә ителүе нинди хәлдә? Бу проблемаларны язучыларыбыз вакытлы күтәрәләр, билгеле. Гомумән, безгә бу хакта Татарстан художниклары союзы белән берлектә зур сөйләшү уздырырга кирәк түгел микән?

Аннары бездә элегрәк балалар җырының артта калуы турында күп сөйләнә иде. Безнең секциядә дә андый сөйләшүләр күп булды. Газеталарга проблемалы мәкаләләр дә язылды. Язучылар союзы, Ком­позиторлар союзы, Культура министрлыгы, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм “Яшь ленинчы” газетасы пионерлар җырларына конкурс та уздырды.  Тик ятмасаң, була икән. Балалар җыры өлкәсендә җанлану сизелә башлады. Радио-телевидениедән, сәхнәләрдән балалар өчен яңа җыр­лар яңгырый. Татарстан композиторларының соңгы съездында иң уңышлы концертларның берсе - балалар өчен иде. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли түгелме соң? Бу җәһәттән, балалар җырларын фидакарьләрчә пропагандалаучы “Әйлән-бәйлән” ансамблен телгә алып узасы килә. Татарстанның атказанган культура работнигы Алсу Гарифуллина җитәкләгән балалар ансамбленең репертуарын­да хәзер кырыктан артык балалар җыры исәпләнә. Үзе бер зур хәзинә бит бу. Ул җырлар Казан һәм Мәскәү телевидениесеннән, Та­тарстан радиосыннан даими яңгырап тора. Аннары шунысы да бар, “Әйлән-бәйлән” кызлары җырлаган җырларны балалар тизрәк тә, яратыбрак та отып алалар.

Алда торган проблемалар да күп һәм тагын да җитдирәк. Безне бигрәк тә балалар прозасы борчый. Бүгенге балаларның катлаулы тормышларын чагылдырган, әхлак проблемаларын күтәргән, бүгенге балаларның иптәшләренә, дусларына әйләнерлек геройлары булган әсәрләр кирәк безгә. Безгә мәктәпләр белән элемтә җитми. Дөрес, соңгы елларда балалар язучылары мәктәп укучылары белән очрашуларын шактый ешайттылар. Ләкин барыбер бүгенге мәктәптән ерак әле без. Шуңа күрә дә язылган әсәрләребездән мәктәпне, класслар­ны, пионер сборларын эзләп тә таба алмыйсың. Сәбәп нәрсәдә? Ни өчен ераклаштык? Мәктәпләр, укучылар психологик, педагогик үзгәрешләр кичергәндә, без читтән генә гел шулай күзәтеп торырбызмы? Шушыларны уйлый башласаң, Г.Гобәй. Г.Мөхәммәтшин, Ф.Шәфигуллин, Абдулла Әхмәт сагындыра башлый. Балалар өчен бүген Л. Ихсанова, Н. Дәүли, А.Тимергалин, М.Хәсәнов яза. Элегрәк Ф.Яруллин языштыра иде. Соңгы вакытта балалар прозасына яшьләр килде. К.Кәримов, М.Галиев, Р.Низамова, Г.Гатауллин һ.б. Начар  да язмыйлар. Ләкин яшьләр язган әсәрләрнең күбесе бер яклы гына. Аерым детальләрдән, матур бизекләрдән, вак-төяк тормыш вакый­галарыннан әвәләп оештырылган шикелле тәэсир кала аларны укы­ганнан соң. Уй-хыяллар, шатлыклар-борчылулар-дулкынланулар нәни геройның үз тирәсеннән уза алмый. Аларда мәктәп тормышы да, пио­нер яки октябрят эшләре дә, булган очракта да, ниндидер бер төссез, мәҗбүри килеп кергән, ялгыш килеп кысылган шикелле. Язучылар, бигрәк тә, балалар язучылары проза әсәрләренең вазыйфаларын бер яклы гына, примитив рәвештә аңлыйлар түгелме? Бармы безнең соңгы еллардагы балалар әдәбиятында уңай герой? Үрнәк алырлык, һич югын­да сабак, гыйбрәт алырлык. Кызганычыбызга каршы, ике съезд арасын­да булмады андый әсәрләр. Ә жәл! Дөрес, “Ялкын” журналы соңгы берничә ел эчендә иң яхшы хикәяләргә ике конкурс үткәрде. Өлешчә генә булса да үз максатына иреште дә. Ләкин болар гына аз. Югары­рак оешмаларга күләмлерәк әсәрләргә дә иҗади конкурслар уздырырга кирәктер, мөгаен. Хәер андый конкурслар Бөтенсоюз күләмендә уздырыла тора. Безнең язучыларыбчз катнашамы-юкмы, әйтә алмыйм. Әмма җиңүчеләр арасында безнекеләр күренмәде. Болар хакында безгә ВЛКСМ өлкә комитеты, Мәгариф Министрлыгы, проза секциясе белән бергәләп зур сөйләшү уздырырга вакыт җитте булса кирәк. “Татар балалар прозасы антологиясенең әле һаман төзелеп җитмәвенең дә төп сәбәпләренең берсе шушында түгелме икән әле? Аннары иҗат союз­ларының балалар әсәрләренә багышланган берләштерелгән пленумын үткәрү турында да күптән сүз бара. Ләкин ул да сүздә генә кала килә. Һәрхәлдә, уңышларыбыз белән бергә, хәл итәсе проблемалар, эшләнәсе эшләр дә җитәрлек. 

Татар балалар әдәбияты күпме генә алга китмәсен, зур әдәбият белән бер үк йөкне ничек кенә күтәреп бармасын, аның әле меңәр еллык традицияләре юк. Ул эзләнә, ялгыша, таба, адаша, ләкин аның теләге изге, максаты ачык. Шунысы куанычлы, ул инде аякка басып килә. Ул өлгерү чорын кичерә. Шуңа күрә дә ул әле үзенә һәр тарафтан игътибар сорый, ярдәм, киңәш көтә. Шулар булганда гына без балалар әдәбиятын зур әдәбият итеп күрә алыр­быз!

Роберт МИҢНУЛЛИН.

6 декабрь 1983 ел.

Прочитано 18097 раз
Другие материалы в этой категории: « Үзебез язган китап Шәфкатьле кешеләр кирәк »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин