Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:53

Үзебез язган китап

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Совет Конституциясе көне безнең илдә мин белә-белгәннән бирле олылап бәйрәм ителә. Шулай булырга тиеш тә! Ул бит халык бәйрәме, гаделлек,тигезлек бәйрәме. Һәр елны көтеп алын­ган олы, истә калырлык бәйрәм була торган иде ул. Конституция­нең олы мәгънәсен без, малайлар, ул чакта ныклап аңлап та бе­терә алмаганбыздыр. Әмма гомумбәйрәм рухы, өлкәннәрнең бәйрәм шатлыгы безгә дә күчүе бер дә гаҗәп түгел. Ул көнне кунаклар чакырыла, концертлар куела, шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Җыр дигәннән, берсе әле дә хәтердә сакланып калган;

Конституциябез бар -

Безнең төп законыбыз.

Аның белән чәчәк ата

Безнең киң Ватаныбыз.

Әйе, Конституциягә багышлал шагыйрьләр генә түгел, халык үзе дә җырлар чыгарды. Ә халык үзе олылаган, үзе яраткан әйбер­ләр, вакыйгалар турында гына җырлый. Дөрес, шагыйрьләребез дә күп язды әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләрне. Яшерен-батырын түгел, төрлесе булды. Классикага әйләнгәннәре дә, бер көн­лекләре дә. Конституцияне аерым шәхесләргә генә бәйләп язучы­лар да табылды. Сталин конституциясе, Брежнев конституциясе диючеләр дә булды. Әмма мин белгән конституцияләрнең 1936 елгысы да, 1977 елда кабул ителгән яңа конституция дә чын мәгънәсендә халык конституциясе икәненә ышандык инде без. Моннан нәкъ ун ел элек яңа Совет Конституциясе проектын гомумхалык тикшерүенә куелуы шуны раслады. Матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларыңда хезмәт ияләре конституция проекты буенча үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен, киңәшләрен әйттеләр. Ә инде Конституцияне кабул иткәндә һәр тәкъдим исәпкә алынды, үзгәрешләр кертелде, төзәтмәләр өстәлде. Кыскасы, безнең конституция - халыкчан конституция, халыкның үз конституциясе, үзе теләгән конституция. Чөнки аның һәр главасы, бүлеге, статьясы халык белән киңәшеп, килешеп язылган, дөресрәге совет халкы үзе язган китап ул Совет Конституциясе.

Төп законыбыз турындагы китапның һәр бүлеге, һәр статьясы турында сөйләргә, язарга булыр иде. Мин шуларның берсенә генә игътибарны юнәлтәсем килә. Анда шундый юллар бар: “СССРның төрле расадан һәм милләттән булган гражданнары тигез хокукларга ия. Бу хокукларны тормышка ашыру СССРдагы барлык милләт­ләр һәм халыкларны һәрьяклап үстерү һәм үзара якынайту политикасы белән, гражданнарны совет патриотизмы һәм социалистик интернационализм рухында тәрбияләү белән, туган телне һәм СССРдагы башка халыклар телләрен куллану мөмкинлеге белән тәэмин ителә". Ә бит чыннан да әлеге Китапны күпмилләтле совет халкы язды. Шуңа күрә дә төрле телләрдә бердәй горур яңгырый ул.

Гомумән, совет халкының интернациональ дуслыгы Бөек Октябрь социалистик революциясе алып килгән иң зур казанышларның берсе ул. Без яшәгән регионда - Идел белән Урал арасында бу аеруча ачык чагыла. Татарстанның үзендә генә дә йөзгә якын милләт вәкилләре бар. Үзара дус, тату, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер торучы тугандаш халыклар алар. Алай гына да түгел, безнең күрше республикалар, өлкәләр бер-берсе белән шулкадәр тыгыз бәйләнгәннәр, аларны инде хәзер берничек тә аерып алырлык булмый. Моны үзара экономик ярдәмдә дә, культура, әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә күрергә мөмкин.

Татар язучылары үзләренең иҗатлары белән дә, иҗтимагый эшчәнлекләре белән дә һәрчак интернациональ рухлы    булдылар. Тукай шигырьләрен, Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы”н, М.Әмирнең “Агыйдел” повестен искә төшерү дә җитәр иде. Хәсән ага Туфанның Башкортстан шагыйрьләре һәм культура эшлеклеләре С.Кудаш, Н.Нәҗми, М.Кәрим, Ф.Кудашева белән дуслыгы үзе генә дә ни тора. Аларга багышлап язган шигырьләре иң югары поэзия үрнәкләре түгелмени?! Шәрәф Мөдәррис тә чуваш шагыйрьләре белән дусла­шып, аларны яратып кына калмады, әсәрләрен дә татарчага тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендәге "Нарспи" поэмасын әле дә яра­тып укыйбыз. Сибгат ага Хәким дә мари укучыларының яраткан шагыйре. Аның мари тормышыннан алып язылган шигырьләре, соңгы елларда гына язган "Күги" поэмасы поэзиясезлек казанышына әверелде. Нури ага Арслановның да, Казахстанда яшәүче татар язучысы Ибраһим Сәләховның иҗатлары да турыдан-туры казакъ халкының тормышы белән бәйләнгән. Алар ике халык арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итми калмый, әлбәттә. Әгәр дә Зәки Нури Белоруссиядәге Ош шәһәренең почетлы гражданы икән, белорус халкы аны белә, ярата икән, бу да шулай ук халыклар дуслыгы турында сөйләүче факт.

Интернациональ тәрбия кечкенәдән, балалар бакчасыннан, мәктәптән башланырга тиешлеген без инде беләбез. Шул чагын­да гына безнең дуслыгыбыз киләчәктә какшамас, тагын да ныгыр. Бу юнәлештә мәктәпләрдә, пионер оешмаларында күркәм эшләр шактый эшләнә, билгеле. Бер генә мисал китермәкче булам. Менә егерме елдан артык инде Мари АССРның Мари-Төрек, Киров өлкәсенең Малмыж, Татарстанның Балтач районы пионерлары ел саен чиратлашып дуслык учаклары кабызалар. Кунакка чакырышалар. Аларның бер-берсенә сөйлисе сүзләре дә, җырлыйсы җырлары да җитәрлек. Алар инде күптән бер-берсен таныйлар, беләләр, бер-берсен дус күрәләр. Кечкенәдән башланган дуслык кына гомерлек була ала.

Кызганычка каршы, барсы да ал да гөл димәс идем. Без әле бер-беребезнең телләрен аңламыйбыз, әдәбиятын, гореф-гадәтләре белән кызыксынмыйбыз, тугандаш халыкларның тарихын белмибез.

Белер идек, аңлар идек, андый тарих дәреслекләре бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Үзара алмаш концертлар, әдәби тәрҗемә китаплары җитәрлек түгел, “тел вә лөгать” алмашу җитеп бетми. Без, гадәт­тә французларның яисә кытайларның тарихын әйбәтрәк беләбез. Ә менә үзебезнең тарихны, чуваш, башкорт, удмурт, мари күршеләребезнең тарихларын беләбез микән? Ни өчендер, интернациональ дуслыкны да кайбер очракта чит ил халыклары белән дуслык дип кенә аңлыйбыз кебек. Мәктәпләрдәге, югары уку йортларындагы интернациональ дуслык клублары членнары да күбрәк шундый эш белән шөгыльләнәләр. Алар хатларын да ераккарак язарга ярата­лар, чит ил балалары белән дуслашуны хуп күрәләр. Ләкин шуны истән чыгармаска иде: Күршең белән дус, тату, тыныч яшәсәң генә халыкара дуслык булачак.

Туган телне өйрәнү, дөресрәге, өйрәнмәү проблемасы турында да хәзер еш сөйлибез. Чыннан да, туган телне санга сукмау оч­раклары ешайды. Монда, әлбәттә, конституциянең бер гаебе дә юк. Киресенчә, без үзебез конституция нигезләреннән читләшә башладык, аның төп принципларын бозып килдек. Бәхеткә каршы, соңгы вакытта бу мәсьәләгә караш үзгәрә. Мәктәпләрдә дә татар теле һәм әдәбиятын укытуны җайга салырга тырышалар. Заманында татар теленә игътибар итмәгән, өйрәнә алмыйча калган өлкән ип­тәшләр дә, хәтта башка милләт вәкилләре дә татар телен өйрәнү теләге белән яшиләр. Теләк булу бик әйбәт, билгеле. Ләкин аңа мөмкинлекләр дә кирәк бит әле. Сүзлекләр, дәреслекләр, курслар. Казанда инглиз, француз, немец телләрен өйрәнү проблема түгел. Химиклар сараенда хәтта эсперанто телен өйрәнү курслары ачып җибәрделәр булса кирәк. Тик менә татар телен өйрәтә торган курслар гына әлегә күренми. Булыр, андый курслар да булмый калмас.

Хәер, өйрәнәсе килгән кешегә курслар көтеп йөрисе юк, тотасы да өйрәнәсе. Мин чуваш шагыйрьләре Порфирий Афанасьев белән Михаил Сениэльнең теттереп татарча сөйләшкәннәрен ишетеп бер гаҗәпләнгән идем инде. Чабаксарга баргач, үзебезнең Ренат Харис белән Кави Латыйпның чувашча гына сөйләшеп йөрүләрен күреп тагын бер гаҗәпкә калдым. Ә Чувашиянең халык шагыйре Яков Ухсай белән үземнең берничә тапкыр татарча сөйләшкәнем булды. Удмурт шагыйре Владимир Романовның “Казан утлары” журналын даими укып барганын да беләм мин. Ә Туфан Миңнуллинның подписка җитә башласа, казакъ телендә чыгучы газета-журналларга язылуын ни белән аңлатырга? Мари балаларының “Пионер йук” журналы баш редакторы Алексей Юзыкайн белән очрашканда да без һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез. Һәрхәлдә, Казанда үскән кайберәүләргә караганда чистарак та, матуррак та сөйләшә ул. Теләсәң, өйрәнеп була икән бит.Теләк кенә кирәк!

Төп законыбызннң 36 статьясын укып чыкканнан соң, менә шушылар  хакында уйландым мин. Гомумән, без Конституциянең һәр статьясын белергә, өйрәнергә, аңларга, үзебезгә кагылган хокукларны да, ирекләрне дә, бурычларны да файдаланырга, шул ук вакытта тайпылышсыз үтәргә дә тиешбез. Бу - милли мәсьәләләргә дә турыдан-туры кагыла. 64 статьяда нәкъ шул хакта әйтелә дә: “Баш­ка гражданнарның милли дәрәҗәсен ихтирам итү, күп милләтле Совет дәүләтендәге милләтләр һәм халыклар дуслыгын ныгыту - СССРның һәр гражданының бурычы”.

Прочитано 67948 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин