Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:49

Әсәрне язучылар берлеге язмый

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

1.  Хәер, элеккечә үк түгел бугай. Миңа калса, түбәнгәрәк тәгәрибез... Бәя бирү бетте, критерийлар калмады. Тәнкыйть дәшми. Урта кулларга элек тә җиңел иде, хәзер бигрәк тә рәхәткә чыктылар. Көндә­лек матбугат битләрен тезмә һәм чәчмә халтура, шабашка юморы басып китте. Бердәнбер үзгәреш, мөгаен, публицистиканың көчәюе­дер. Анысы да күбрәк сан ягыннан. Чын әдәбият дәрәҗәсендәгеләре сирәк күренде. Шулай да Әмирхан ага Еники публицистикасын ае­рып куясым килә. Саллы, сабыр, акыллы, югары сәнгатькә ия аның каләменнән төшкән һәр сүз! Миргазиян белән Вахит Юныслар язган публицистика да көчле яңгырый. Ә нигездә, миңа калса, “ах-ух”ка корылган, каләм белән түгел, күсәк белән язылган “митинговый” мәкаләләр...

2. Моннан берничә ел элек "Татарстан яшьләре" газетасында мин Язучылар берлеге аппаратының "эшчәнлеге"нә кагылган мәкалә бастырган идем. Анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль яңгырый дип уйлыйм. Дөрес, мәкаләдән соң аз гына үзгәреш булды шикелле. Ләкин көймәгә су керә башлагач, йөзәргә тотыну кебегрәк кенә булды ул. Язучылар хәзер фәкать аппарат өчен Һәм аның янына елышкан берничә язучы өчен генә яши. Ул күптән инде язучылар арасында да, җәмәгатьчелек арасын­да да үзенең абруен югалтты. Ул абруй яңадан кире кайтыр микән? Съездда, әлбәттә, акланулар, объектив һәм субъектив сәбәпләр эзләү булачак. Төп докладта төп гаепне иҗат секцияләренә кайтарып калдырырга да тырышачаклар. Янәсе, секцияләр начар эшләгән, шуңа күрә эш бармаган. Бу очракта шуны әйтергә тиешмен: секцияләр озак еллар дәвамында алны-ялны белмичә эшләделәр, төп йөкне тартып бардылар. Әле җитмәсә, җәмәгатьчелек тәртибендә. Ә хезмәт хакы алып эшләүче аппарат кешеләре соңгы елларда без уздырган секция утырышларына кереп утыруны да кирәксенми башладылар.

3. Вакытында әдәби фондның аякка басып, әйбәтләп эшләп китәр­гә мөмкинлеге бар иде. Союз җитәкчеләре, бик теләгән очракта, хөкүмәт җитәкчеләре белән дә, спонсорлар белән дә уртак тел таба алалар иде. Язучылар хәзер нәкь менә әдәби фонд янына тупланырга тиешләр. Ләкин мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.

4. Алдагы съезддан мин берни дә көтмим. Әмма ничек узасын, кем нәрсә сөйләячәген, кем кемне мактыйсын, кем кемне сүгәсен күз алдына китерәм. Бездарный спектакль булачак ул. Шулай да күңел ачарга, тамаша кылырга килгән күпчелек тамашачы-язучыларга әлеге фарс охшар дип уйлыйм. Һәрхәлдә, кул чабулар еш булачак.

5.Татар әдәбиятын ниндидер “мөһим” чаралар үткәреп кенә үстереп булмаячагы көн кебек ачык. Без үткәргән чаралардан гына үссә, әдәбиятыбыз күптән инде дөнья күләмендә яңгырар иде. Соцреализм методы белән язылган әсәрләрне шулай үстердек түгелме соң? Аерым шәхесләрне, талантларны үстерергә кирәк. Әсәрне Язучылар берлеге язмый бит, әдип яза.

Прочитано 79685 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин