Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:46

Балалар әдәбиятына мөнәсәбәт – балаларга мөнәсәсбәт

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Хөрмәтле Роберт Мөгәллимович!

“Казан утлары” журналының Татарстан язучылары съездына багышланган махсус санына әзерлек башланды. Шул санда урнаштыру өчен сез тиз арада түбәндәге сорауларга җавап бирсәгез иде /күләме 3 бит/:

1. Үзегез эшләгән жанрның хәзерге хәлен ничек бәяли­сез?

2. Аның якын киләчәген ничек күзаллыйсыз? Бу жанрны үстерү өчен нинди конкрет мөмкинлекләр һәм бурычлар күрәсез?

3. Татарстан язучыларының XI съездыннан ниләр көтәсез?

Редакция.

 

                 Балалар әдәбиятына мөнәсәбәт – балаларга мөнәсәсбәт

Торгынлык елларында иң кимсетелгән, игътибардан иң читтә калган социаль катлам, мөгаен, балаларыбыз булгандыр. Җәмгыятьнең, җәмәгатьчелекнең битараф мөнәсәбәте балачакның бөтен өлкәләренә дә кагыла.

Бүгенге мәктәпне генә алыйк. Күпме шаулаштык, карарлар чыгардык, пленумнар уздырдык... Файдасы гына булмады. Күпме өметләр баглаган мәктәп реформасы да барып чыкмады. Мәктәп әле дә кризис хәлендә. Балаларыбызның сәламәтлеген саклау да коточкыч түбән дәрәҗәдә - балалар үлеме буенча безнең илебез “иң алдынгы” илләрнең берсенә әйләнде. Ятим балалар проблема­сы турында әйтеп тә торасы юк. Балаларга эстетик, музыкаль һәм художество тәрбия бирү яралгы хәлендә генә. Бигрәк тә авылларда... Шушылар фонында, билгеле, балалар әдәбияты да бик үк ялтырамагандыр.

Аннары балалар әдәбияты бездә бары тик энтузиазмга гына нигезләнгән. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Балалар өчен язу татар әдәбиятында гомер-гомергә мәртәбәгә исәпләнмәде. Хәтта Тукайның балалар өчен язуына да сәерсенеп караганнар бит замандашлары. Бу - тәнкыйтьчеләрнең мөнәсәбәтендә дә, китаплар чыгарганда да, Язучылар союзы җитәкчелегенең битарафлы­гында да ачык чагыла. Докладларда, чыгышларда балалар әдәбияты күбрәк һәм башкалар рәтендә йөри. Союзга кабул иткәндә дә шундый ук күренеш күзәтелә.

Әйтик, бер-ике китап чыгарган яшь шагыйрьләр турында без җае чыкса да, чыкмаса да, шауларга тырышабыз. Язмаларына җим эзләгән тәнкыйтьчеләр дә чат ябыша аларга. Трибунага кунаклаган өлкән шагыйрьләр дә тизрәк “ачарга” тырыша яшь талантларны. Союз җитәкчесе дә артларыннан гына сөеп йөртә. Кыскасы, имезлек кенә каптырмыйбыз шул берничә яшь иптәшкә. Һәм дөрес эш­либез дә. Шундый игътибарлы мөнәсәбәт булганда гына әдәбиятны үстерергә мөмкин. Ләкин, әгәр дә чыннан да гадел булыйк дисәк, шундый ук игътибар башкаларга да булырга тиеш. Шул исәптән, балалар өчен язучыларга да. Алар бар! Алар язалар, китаплар чыгаралар! Аларны укыйлар! Мин аларны санап та китә алам. Рәхим итәсез: Рафис Корбанов, Раушания Низамова, Гайса Гатауллин, Вакыйф Нуриев, Рәниф Шәрипов, Рафаэль Гәзизов, Рафис Гыйззәтуллин... Балалар әдәбиятының киләчәге - алар кулында!

Әмма балалар әдәбиятына ничек кенә авыр булмасын, безнең язучыларыбызның күпчелеге намус белән иҗат итте. Н.Исәнбәт, Ш.Галиев, Л.Ихсанова, Х.Халиков, Ф.Шәфигуллин, Батулла, Ф.Яруллин кебек абруйлы исемнәр үзләре үк күп нәрсә турында сөйли. Бө­тенсоюз аренасына чыккан шигъриятебез бар. Йөзне кызартмаслык повесть-хикәяләр языла тора. Шуларга Т.Миңнуллин, Н.Дәүли, Р.Харис пьесаларын да өстәсәк? Барысын бергә тупласаң, шактый бай хәзинә туплана түгелме соң?

Соңгы вакытта Казан үзенең группировкалары белән ил күләмендә “яңгыраш” тапты. Бу феномен да - өлкәннәрнең балаларга булган битараф мөнәсәбәтләреннән килеп туган күренеш. Гәрчә, безнең язучыларыбыз Казанның бүгенге үсмерләр проблемасына моннан берничә еллар элек үк игътибар иткәннәр иде инде. Моңа мисал итеп, А.Гыйләҗевнең “Күзгә-күз”, Л.Ихсанованың “Милицио­нер малае" повестьларын китерергә була. Кызганычыбызга, А. Гыйләҗев повестена ул вакытта кара ягылды, Л.Ихсанова повес­тена игътибар итүче булмады. Бүгенге яшьрәк прозаиклар К.Кәримов белән Р.Бәшәр повестьларында да шундый ук проблемалар күтәрелә. Әсәрләр языла тора, вакытында күрә белергә генә кирәк.

Менә шуңа күрә дә мин элекке балалар язучысы Җ.Тәрҗемановның: “Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты укучы балаларның үз тормышын чагылдырган бер генә яңа повесть, поэма, пьеса да бастырып чыгармады, бер генә фәнни-художестволы, маҗаралы яки фантастик әсәр дә тумады, нәниләр өчен бер генә яңа әки­ят тә язылмады, укучыларны туган табигать кочагына да алып кермәдек,"- дигән сүзләре белән берничек тә килешә алмыйм. Я ул безнең балалар әдәбиятын аңламый, я аның бер китап та укыганы юк.

Мин инде язучыларның ничәнче съездын зур өметләр белән көтеп алам. Быелгы съездыбыз да әдәби тормышыбызга әллә ниләр алып килер кебек. Ни дисәң дә, үзгәрешләр, яңалыклар, ачышлар заманы. Съездда шулай ук балалар әдәбияты турында да, туган телебез язмышы, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында да олыдан кубып сөйләшү булыр дигән өметтә калам.

Билгеле, һәр язучының үз борчулары, үз мәшәкатьләре. Һәрберебезне иң элек үз жанрыбыз, үз китапларыбыз, үз гонорарыбыз, үз томнарыбыз, әдәбияттагы үз урыныбыз, абруебыз кызыксындыра. Аннары инде, әгәр дә вакыт, энергия, теләк калса, укучы, халык турында да кайгыртуыбыз мөмкин. Тик менә андыйларыбыз күп түгел шул. Шуңа да карамастан, съездда язучыларыбыз үз мәнфәгатьләреннән, көндәлек мәшәкатьләрдән өстенрәк булырлар дип ышанам. Әдәбият, әдәбиятның киләчәге, аның язмышы мәктәптән, балалардан, яшь буыннан башлана. Әгәр дә балалар язучылары гына түгел, гомумән, язучылар коллективы шушыны аңласа, киләчә­гебезгә якты өметләр белән карарга мөмкин. Әгәр дә халкыбыз­ның, димәк, әдәбиятыбызның да, гомерен озайтыйк дисәк, шушы хакыйкатьне онытмасак иде без.

Балалар әдәбияты, балаларның үзләре кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ. Дөрес, без бүген туган тел язмышы, мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуның хәле, балалар бакчаларында татарча тәрбия турында күп сөйлибез, күп язабыз. Борчылган булабыз, гаеплеләрне эзлибез. Һәм табабыз да. Гаепне үзебездән генә эз­ләмибез. Ә бит боларның барсында да безнең үзебезнең дә шактый саллы өлешебез бар. Бар шул, бар! Бу проблемалар балалар әдәбиятына да турыдан-туры бәйле.

Менә бүгенге картина.Татар балалары кызыксынып укырлык бизәкле китапларыбыз юк икән. Балалар бакчаларында җырларлык җырлар язылмаган. Нәниләр өчен язылган шигырьләребезнең кү­бесе, турысын гына әйткәндә, халтура.Татар мәктәпләре өчен дәреслекләр җитми икән. Аеруча Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен. Ничә еллар инде балалар китапларына, балалар җырларына, әдәби әсәрләргә, дәреслекләргә бернинди дә конкурслар узды­рылганы юк. Янәсе, Язучылар союзының да, Композиторлар союзы­ның да, Халык мәгарифе министрлыгының да акчалары юк. Күктән акча яуганны көтеп ятыйк инде алай булгач!

Әлегә менә шулар. Калган фикерләремне съездда - балалар әдәбиятына багышланган докладымда әйтермен.

Прочитано 18419 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин