Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:45

Бала - бүген үк шәхес

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Яңалык тойгысы дибез. Кешегә якынаю дибез. Әмма балалар  әдәбиятын, шул исәптән, балалар поэзиясен бөтенләй оныта­быз.Ә бит уйлап карасаң, бала да - КЕШЕ. Балалар - олы­ларга караганда да сизгеррәк халык. Шулай булгач, яңалык тойгысы иң элек алар өчен мәҗбүри булырга тиеш түгелме соң? Бала - бүген үк шәхес. Ул бүген үк беренче класслы әсәрләр-шедеврлар укырга хаклы. Шуның белән бергә, ул бит әле киләчәк кешесе дә. Ә киләчәк турында без бүгеннән кай­гыртабыз. Бүгенге балалар дөньясында исә, димәк, балалар әдәбиятында да, хәл ителәсе проблемалар хәттин ашкан. Би­редә Т.Миңнуллин белән М.Мәһдиев күтәргән мәсьәләләр, Гомәр ага Бәшировны борчыган табигать һәм авыл проблемалары - барысы да балалар әдәбиятына да турыдан-туры кагыла. Әй­тик, ялгызлык проблемасы. Әйтик, безнең чорда һәр гаиләдә дүрт-биш бала үсте. Ләкин һәр өйдә ул чакта безнең белән бергә Тимур да, Васек Трубачев та, маякчы кызы Илсөяр һәм Шәвәли дә булды. Алар безнең чын мәгънәсендә иптәшлә­ребез иде. Ә хәзер кая андый геройлар? Һәр өйдә, һәр кварти­рада бер бала да бер телевизор гына калып бара түгелме соң? Хәзер баланың өйдә ни туганы юк, ни дус, иптәш булырлык әдәби герой юк.

Әйткәнемчә, бала - иң сизгер халык. Яңалыкка омтылучан җан. Ә без нәкъ менә яңалыклар заманында, информация "бумы" чорында яшибез. Баланы гаҗәпләндерү, сокландыру ифрат дәрәҗәдә авырлашты, катлауланды. Өлкәннәрне мәҗбүр итәсе юк - алар үзләре укый, үзләре теләгәнне укый. Балалар белән хәл икен­черәк. Аларны укырга өйрәтергә туры килә. Китапны яраттырырга, китапка мәхәббәт тәрбияләргә мәҗбүрбез. Шуңа күрә бала­лар өчен язылган әсәрнең, аерым алганда, балалар шигыренең һәр детале, һәр хәрефе уйланылган төгәл һәм гади (билгеле катлаулы да) организм булырга тиеш. Мәсәлән, бер яшь иптәш үзенең мәкаләсендә татар балалар поэзиясе бары тик уен-көлкеле юмор шигырьләреннән генә тора дигән фикер уздырды. Чынында, шулаймы соң? Юк, әлбәттә! Балалар поэзиясендәге юмор нигездә, укучыга шигырьне тәкъдим итү формасы гына ул. Шун­сыз булмый да. Чөнки балаларның игътибарны җәлеп итәрлек гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр бүгенге көндә җитәрлек. Балалар яратып тыңларлык, яратып укырлык эффектлы чаралар куллану балалар шигъриятенең иң беренчел бурычларының берседер, мөгаен. Күренекле латыш шагыйре И.Зиедонисның балалар шигъриятына багышланган бер мәкаләсендә әлеге юмор турында матур фикер бар. Ул: “Шушы кечкенә елмаюлар искиткеч зур көч - характерның җиңелмәслеген тудыралар”, - ди.

Аннары, дидактика мәсьәләсе. Бала туганнан бирле дидактика һөҗүме астында яши. Үгет-нәсихәт белән шигырьдән башка да еш очрашып тора. Шигырьнең вазифасы - дидактика гына түгел. Ләкин безнең күп кенә балалар шагыйрьләре шуның белән мавы­га. Соңгы арада минем кулга калын-калын берничә яңа шигырь­ләр китабы эләкте. Шагыйрь гомер буе язган.Тик ник кенә бер яңалык тойгысы булсын! Ә балаларыбыз шул шигырьләрне укырга мәҗбүр. Шуларны язган шагыйрь жәл. Шуларны укыган балалар жәл. Андый шигырьләрнең төп кимчелеге - балаларның үз дөнья­лары булмау. Аларның беренче карашка кызык кына тоелган тышкы атрибутларга гына корылуында. Һәр заманның - үз атри­буты. Заман үзгәрә. Атрибутлар да үзгәрә.

Соңгы вакытта яңалык тойгысын шигырьнең тышкы формасына  гына кайтарып калдыру очраклары да булды. Экспериментлар кирәк, әлбәттә. Әдәби процесста аларсыз булмый да булмый. Ләкин алар шагыйрьнең иҗат лабораториясендә генә калырга тиештер дип беләм. Матбугатта турыдан-туры нәниләр белән экспериментлар эшләү, тәҗрибәләр уздыру миңа калса, педагогикага да, этика га да каршы килә торган күренеш. Гомумән, баланың үзенең генә махсус дөньясы була алмый. Балалар әлегә, шөкер, колбада үстерелми. Безнең алар белән уртаклыкларыбыз бихисап. Өлкәннәрне борчыган бик күп проблемалар баланы да кызыксындыра, борчый. Бүген кызыксындырмаса, иртәгә кызыксындырыр. Ә инде ул проблемалар турында бала белән без бүген сөйләшмәсәк, иртәгә соңлавыбыз бар.

Прочитано 50261 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин