Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:43

Хәтерсез халык - хәтәр халык

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

(“Шәһри Казан”, 9 октябрь, 1996 ел.)

ТАТАРСТАН Дәүләт Советының көзге сессиясе ачылган көнне истәлекле бәйрәмнәр һәм вакыйгалар белән беррәттән "Хәтер көне"н дә рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы тәкъдимне көн тәртибенә кертү мәсьәләсе каралган иде. Тәкъдим үтмәде. Минем бу тәкъдимне хупламавым кайберәүләргә, әлбәттә инде, ошамаган. Алар тавыш бирү исемлеген әле дә коридорларда селкеп йөриләр. Башта ук шунысын әйтим, мин ачыкла­нып бетмәгән, үзем инанып бетмәгән килеш бер нәрсәне дә хупламыйм. Кемнәргәдер ошарга тыры­шып, үз мәсләгемнән читкә тайпылмыйм. Кеше куян куа дип, куян куа торган гадәтем юк. Без болай да инде кирәкмәгән, ярамаган эшләрне уйламый-нитми генә бик күп эшлибез, аннары шуларны төзәтеп гомеребез уза. "Татар акылы төштән соң" дигән мәкаль безгә бик тә килешеп тора.

Шулай ла ни өчен хупла­мадым сон мин әлеге тәкъдимне? Иң элек, бу мәсьәлә әзерләнмәгән килеш тәкъдим ителде. Ә Дәүләт Советының үз регламенты бар. Без шуңа таянып эш итәргә тиешбез, ягъни алдан ук әзерләнергә, билгеле бер процедураларны төгәл итеп үтәргә кирәк. Шул чагында гына куелган мәсьәләләрне сессия аша уздыру жинел. Ә болай барыбер узмас иде. 15-20 минут үзара әйткәләшеп алыр идек тә, шуның белән вәссәлам. Анна­ры закон чыгару, законлы­лык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе Рәшит Вәгыйзов бу проблема белән яхшы таныш. Ул да үзенең чыгышында мәсьәләнең әзерлексез икәнен, әмма комиссиянең бу эш белән җитди шөгыльләнүен ачык итеп әйтте.

Без барыбыз да "Хәтер көне" кирәк дибез. Әмма бе­ребез дә шул "кирәк"тән ары узмыйбыз. Дәүләт Советына фәнни, тарихи яктан ныклы, итеп нигезләнгән бер генә тәкъдимнең дә кергәне юк.

Ни галимнәрдән, ни милли хәрәкәт оешмаларыннан. Без әле һаман да эмоцияләр белән генә эш итәргә ярата­быз. Ә бит, уйлап карасаң, "Хәтер көне" уңаеннан бик күп сораулар килеп туа. һәм аларның барысын да ачык­ларга, барысына да дәлилле, ачык җаваплар бирергә кирәк. Урыс телле депутат­лар да ышанырлык булсын. Әйтик, "Хәтер көне"нең төгәл датасы турында га­лимнәребез үзләре дә уртак бер фикергә килә алганнары юк. Әгәр дә "Хәтер көне" икән, татар халкының гына хәтер көнеме ул, әллә инде бөтен халыкларныкыдамы? Ни өчен дисәң, анда чуваш­лар да, марилар да, урыслар да корбан булган бит.

Ярый, бүген татар халкының бер өлеше “Хәтер көне”н уздыра. Митинглар үткәрәбез, чыгышлар ясый­быз, корбаннар рухына дога кылабыз. Аларда мин үзем дә ихлас күнелдән катнашам. Әгәр дә бернинди аңлатма­сыз "Хәтер көне"н дәүләт күләмендә рәсми төстә уздыра башласак, ул, чыннан да, бөтен Татарстан халыклары­ныкы да булачак. Ләкин та­рихи хакыйкатьне оныт­мыйк. 15 октябрь татар халкының жинелү көне булса, Мәскәүнен, ягъни, урыслар­ның ин зур жиңү көне дә бит. Аларның җиңү көнен рәсмиләштерү булып чыга түгелме соң бу? Без күз яшьләре түккәндә, "безне җиңделәр, без җиңелдек дип зар елаганда, алар безнең җиңү көне бу дип горур­ланып, Явыз Иван сугышчы­ларына куелган һәйкәл яны­на җыела башламаслармы? Аларның да төрлесе бар бит. Безнең бәхетсез халкы­бызның фаҗигале тарихы, бер уйласаң, гел диярлек җиңелүләрдән генә тора. Ак­сак Тимер Бөек Болгарны җимереп киткән, Куликово кырында да җинелгәнбез, ханлыкларыбыз да берәм-берәм җиңелеп, җимерелеп беткән. Аларны да бәйрәм итикме инде? Җиңелү көнен зурлап, тантаналы төстә шау-шулап уздыру безнең әхлак кануннарына туры килеп тә бетә микән әле? Гомумән, "Хәтер көне"н ничек итеп, нинди тәртиптә уздыру ту­рында да ныклап уйларга, аның ниндидер положение­сен эшләргә кирәктер безгә! Ул бит гади искә алу гына булмаска тиеш. Ә ни өчен җиңелгәнбез соң әле без? Урыслар гына гаеплеме мон­да? Әллә инде үзебезнен бабаларыбызның таркаулыгы, үзара тынышып яшәмәүләре, үзара хакимият бүлешүләре, амбицияләренең артык көчле булуы, кайбер милләттәшләребезнең урыска саты­лулары аркасында да җиңелгәнбезме? Ни генә булса да, бу -тарихи көн, татар халкының фаҗига көне, матәм көне. Бу тарихтан гыйбрәтләр ала торган, уз­ганнардан ачы сабаклар ала торган көн. Шуңа күрә дә аны, һичшиксез, рәсми рәвештә календарьга кер­тергә кирәк. "Хәтер көне"нең төгәл формулировкасын, исемен табарга кирәк, һам тагын бер кат басым ясап әйтәм, сессия утырышында мин хәтер көнен үткәрмәскә дип түгел, ә әзерләнмәгән мәсьәләне көн тәртибенә кертмәскә дип тавыш бир­дем. Берничә көн элек кенә Рәшит Вәгыйзов белән тагын бер кат сөйләшү булды. Шушы мәсьәлә буенча эшче группа төзелде. Анда безнең даими комиссия әгъзалары да, шул исәптән мин дә бар Бергәләп бер уртак фикергә килербез дип уйлыйм. Халкыбызның хәтерен, һичшиксез, кайтарырга кирәк. Хәтерсез халык - хәтәр ха­лык ул.

Роберт МИҢНУЛЛИН,

Татарстан Республикасы халык депутаты.

Прочитано 15309 раз
Другие материалы в этой категории: « Мин кулыма китап алам… Бала - бүген үк шәхес »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин