Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:42

Мин кулыма китап алам…

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Без – китаплы халык. Безнекеләр борын-борыннан китап укыган. Чөнки гыйлемле булганнар. Баштарак халык арасында кулязма китаплар бик популяр булган. Ул кулязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тираңироватҗ итүчләр булып чыга инде. Әлбәттә, укымышлылар үзләре дә үзләренә кирәк китапларны күчереп алганнардыр. Анысына гына башлары җиткәндер, мөгаен.

 

Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Безнекеләрнең шулай арттырыбрак җибәрә торган гадәтләре бар инде ул. Хәзер әнә, татарчаларын да онытып, урысчага гына күчеп барулары.

 

Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгрифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез. Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез. Монысы да халкыбызның игелекле гамәлләреннән саналырга тиеш. Бу безнең киң күңеллелегебез турында сөйли.

 

Без дөняви һәм дини гыйлемне дә фәкат китап аша алганбыз. Иман нуры, дөня өивилизаөиясенең казанышларын, халкыбызның гыйбрәтле тарихын, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән. Шуңа күрә дә без Китап Галиҗәнабларына чиксез рәхмәтле.

 

 

 

Китап әле без үскәндә дә изге санала иде. Дөнҗяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөня күрмәгән, әмма ул дөняны бик тә күрәсе килгән авыл малайлары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң иде. Әлбәттә инде, дөнядагы бөтен китапларыны да укып бетерә алмаганбыздыр. Шулай да авыл китапханәсенә кайткан бер генә китап та безнең игтибардан читтә калмагандыр. Ул китаплар, билгеле, санаулы гына. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Дөресрәге, су урынына эчә идек. Алар арасында русчасы да, татарчасы да, башкортчасы да, романнары да, шигыре дә, фәнни-популярлары да, медиөинага, авыл хуҗалыгына, политэкономиягә караганнары да җитәрлек була торган иде. Ә безгә китап кына булсын! Хәзер булса, мин аларның күбесен кулыма да алмас идем. Ул вакытта китап җене кагылган малайларга  сусынны басар өчен кайсы да ярагандыр, күрәсең.

 

Әле дә хәтеремдә, минем әткәй күрше Аккүз авылына йөреп эшли иде. Кайчагында мин дә ияреп барам. Ул колхоз идарәсендә - баш бухгалтер. Янәшәдә генә - авыл клубы. Бер мәлне шунда төртенеп йөргәндә бер төргәк китапка тап булдым. Списатҗ ителгән, ташларга әзерләп куелган иске китаплар. Мин шуларны өйгә алып кайттым. Аларның күбесе балалар өчен иде. Арада икесе аеруча исемдә калган. Беренчесе – Гайдарның “Кайнар таш”, икенчесе Ковпакның “Путивлҗдән Капрпатка кадәр” дигән китаплары. Икесе дә - татарча. Икесе дә таушалып, тузып беткән. “Путивлдән Карпатка кадәр” дигәненең соңгы битләре, гомумән, юкка чыккан. Шуңа күрә мин ул китапның ничек тәмамланганын тәки белә алмадым. Гомер буена сер булып калды. Шәхси китапханәм дә әлеге китаплардан башланды.   Миңа чын-чынлап китап чире йокты. Шуңа күрәдер дә, бәлки, мин сигезенчене тәмамлагач та берничә ай авыл китапханәсендә эшләп алдым. Аннары ул эшне әнкәй дәвам итте. Минем өчен өй – китапханәгә, китапханә өйгә әйләнде. Ул чактагы китапларның тышлыклары әле дә күз алдымда. Алар минем күңелемә сеңеп калганнар. Китаплар өйдә дә җитәрлек иде. Шуларның икесе аеруча истә калган. Аның берсе - кирпеч калынлыгы “КПСС тарихы”. Анысы - әнкәйнеке. Икенчесе – Нәкый Исәнбәтнең “Мәкалҗләр” өчтомлыгының өченче китабы. Анысы – минеке. Яңа китап булмаганда, ни өчендер, гел шул калын китапны актарып утыра идем. Шунысын да әйтим, ул китап әле булса минем китапханәмдә саклана. Мин аны әле булса, нәк малай чактагы кебек, актарып карыйм. Хәзер инде яңа китап булмаганнан түгел, эш өчен кирәк булганга. Кирәк чаклары еш була. Ә теге калган беренче ике томын күпме эзләсәм дә, ни кызганыч, әлегә кадәр таба алганым юк.

 

         Әлегә кадәр мин китап күрсәм, тыныч кына кала алмыйм. Аны тотып карыйсы, актарып карыйсы, тизрәк укып чыгасы килә. Иң элек аның тышлыгына игтибар итәсең, төпләнешен тикшерәсең, кәгазенең сыйфатына, форматына, бизәлешенә дә битараф калмыйсың. Ни өчен дисәң, китап ул иң элек – сәнгатҗ әсәре. Аны бит бик күп кешеләр иҗат итә: автор үзе, рәссам, техник редактор, полиграфистлар… Ә инде китап сайлауга килгәндә, анысы – зәвык эше. Кем нинди китап ярата? Кемгә нинди язучы яисә шагыйр охшый? Эш өчен кирәкме ул, күңел өченме, әллә вакыт уздырыргамы?

 

        Элегрәк китап дифецит иде. Кибетләрдән әйбәт китап сатып алу мөмкин эш түгел иде. Яшрәк чакта минем дә күп вакыт китап эзләп үтте. Аның беренче юлы – китап кибетендәге сатучылар белән әйбәт мөнәсәбәт урнаштыру. Яшермим, Югары Яркәйдәге кибеттә эшләүче апалар мине яраталар иде. Шуңа күрә кайткан саен ни дә булса эләкми калмады. Әлбәттә, райком кешеләреннән арткан очракта. Илештән мин Казанга бер чемодан китап төяп киттем. Җәйге каникуллардан тулай торак бүлмәләрен бушатып тормалы иде. Мин подвалга капчык-капчык китап ташыдым. Берсендә җыештыручы апаның әйтеп калганы әле дә истә: “И балам, бер капчык китап урынына бер капчык бәрәңге ташысаң, тамагың тук булыр иде”, - диде ул мине кызганып. Аннары ул китаплар артканнан-арта барды. Мин инде фатирдан-фатирга китап ташыдым.

Ничек кенә авыр булмасын, ул китапларның һәрберсе минем өчен бик тә кадерле. Беренчедән, аларның күбесен минем яраткан язучыларым, шагыйрҗләрем язган. Икенчедән, мин аларның күбесен төрле юллар белән, авырлыклар белән таптым. Кайсысын районнарга командировкага баргач, кайберләрен таныш кибетчеләрдән, икенчеләрен Мәскәүдәге язучылар өчен эшләгән китап кибетеннән, шактый гына китаплар һәм “китап чире” Рәдиф Гаташтан да күчте. Менә ул китапның кадерен белә ичмасам! Дөня әдәбиятын аннан да яхшырак белүче тагын берәрсе бар микән? Булса да бармак белән генә санарлыктыр. Яхшы китапны начарыннан, яхшы язучыларны халтурадан аера белергә мине ул өйрәтте. Чыннан да, китаплар меңләгән, ә сәгатләр, минутлар санаулы гына. Ул кадәр китапны бик теләсәң дә укып бетереп булмас иде. 

Прочитано 11985 раз
Другие материалы в этой категории: Хәтерсез халык - хәтәр халык »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин