Мөнбәрдән әйтелгән сүзләр

Мөнбәрдән әйтелгән сүзләр

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:00

Алга карап яшик!

"Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?" — дигән риторик сорауны еш ише­тергә туры килә. Андый чактаминһәрвакыт: "Шартнамә Татарстанга иң элек иминлек, тынычлык, стабильлек алып килде", -дип җавап кайтарам. Ә бу безгә бик тә кирәк иде, чөнки 90-94 нче еллардагы киеренке, үтә дә катлаулы, вакыт-вакыт кыл өстендә генә торган чорларны барыбыз да…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:59

Асылыбызга кайтып барышлый

(Бөек Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантанада ясаган чыгыштан)  НИҺАЯТЬ, безнең урам­га да бәйрәм килде. Халкыбызның олуг бәйрәме бу. Дин бәйрәме генә түгел, a рухи бәйрәм, халык бәй­рәме. 1100 ел буе көтеп алган изге бәйрәмебез. Без дә бүген, башка бөек милләтләр кебек, үткәне­безгә бер дә…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:57

Балаларны яратыгыз!

Мин гомер буе балалар арасында .булган кеше (Озак еллар балалар матбугатында эшләдем, телевидение буенча бала­лар тапшырулары алып бардым. Балалар өчен яздым, китаплар чыгардым. Шактый еллар Бала­лар фондын җитәкләдем). Шуңа күрә дә балаларның ачы язмышы, бала­ларга бәйле пробле­малар миңа бик тә таныш. Сүз дә юк, соңгы елларда республика­да балаларга булган мөнәсәбәт,…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:56

Бер балага... ярты китап

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыштан) Акча сораган кешене бе­ребез дә яратмый, акча со­рый башласалар, хәтта ба­лаларга да ачу килә. Болай да ашарга-эчәргә көчкә җитеп  бара, өстәвенә сез аптыратасыз дип җавап кайтарасың. Хатының акча таптыра башласа да, каян алыйм мин ул акчаны, мин бит урлаша белмим, шул бер зарплатага яшим…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:54

Биш еллык дәлил!

Яу узганнан соң, гадәттә, батырлар күбәючән була. «Мин дә мин» дип күкрәк кагучылар, алгарак чыгарга тырышучылар алар һарчак табылыр. Безнең шушы беренче юбилеебыз мөнәсәбәтеннән дә «батырлар» табылмый калмас. Шуңа күрә дә: "Мин Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшеп йөргән кеше,"- дип мактанырга җыен­мыйм. Аллам сакласын! Әмма, республикабызның мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итүдә…
( Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыштан) Безнең бюджет тирәсендәге шау-шуларыбыз, борчылуларыбыз, дәгъваларыбыз кемнәргәдер гадәти бер сәяси уен гына булып тое­ладыр. Әмма без бүген Татарстанның киләсе ел язмышын хәл итәбез. Бюд-жеттагыларның: укытучылар, врачлар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре­нең тормышлары аз булса да яхшы якка үзгәрерме, әллә юкмы? Укытучы­лар, врачлар эш ташламаслармы,…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:51

Иң катлаулы чак җитте!

 (Татарстан радиосыннан яңгыраган әңгәмә) - Хөрмәтле Роберт әфәнде! Татарстан Республикасының суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүгә бер ай вакыт узды. Сез анда иң актив катнашучыларның берсе булдыгыз. 30 август көнен сез, Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы буларак, ничегрәк бәялисез? - 30 августта безнең республикабыз яңадан туды. Моннан соң ул безнең милли…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:49

Киләчәк турында уйлап…

Күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, Татарстан парламенты акрынлап эшләргә өйрәнә, тәҗрибә туплый, иң хәлиткеч минутларда дөрес карарлар кабул итә. Соңгы вакытта даими комиссияләр дә җитдирәк эшли башлады. Парламент үзе дә, даими эшләүче парла­мент булмаса да, еш җыела, озаклап эшли, хәлиткеч мәсьәләләрне читтә калдырмаска тырыша. Әлеге сессия дә шуның бер мисалы. Атна…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:48

Кузгалырга вакыт!

Моннан берничә ел элек безнең Дәүләт Советы 26 апрельне Туган тел көне итеп игълан иткән иде. Безнең бүгенге конференциябез дә шул мөнәсәбәттән оештырылды. Биредә шулай ук киң җәмәгатьчелекнең дә соравы исәпкә алынды. Әлбәттә, мондый туган тел көннәрен төрлечә уздырырга була. Соңгы берничә елда азмы-күпме җанлану да сизелә. Ул җанлылык, нигездә,…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:46

Күңелдә өмет уянды

(Татарстан Югары Советы сессиясендә ясаган чыгыштан) Хөрмәтле мәҗлес рәисе! Хөрмәтле халык депутатлары! Сессия алдыннан мин мондыйрак күренешне күз алдына китергән идем. Фойе. Утырышлар залы. Менә-менә сессия башланырга тора. Совет Татарстанының, татар халкы­ның язмышы хәл ителәчәк. Зал тулы журналистлар. Күрше республикалардан, күрше өлкәләрдән килгәннәр. Мәскәүнең, чит илләрнең танылган журналистлары—фотокор­респондентлар, тележурналистлар, репортер­лар…
Страница 1 из 2
   

Тел/Язык  

   

Видео  

   

Яңалыкларга язылу  

   

Реклама  

Внимание!!! Файл sape.php не обнаружен. Проверьте правильность установки кода Sape.

   
© Роберт Миңнуллин