Шәхесләр

Шәхесләр

Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:20

Салават бит ул!

Татарга күптән инде бер Салават кирәк иде. Югыйсә, рус эстрадасын Пугачевалар, Киркоровлар, Кобзоннар басып алды. Көнбатыш эстрадасында кемнәр генә юк: Майкл Джексон, Джон Леннон, Пол Макартни, Уитни Хьюстон, Тина Тернер, Элтон Джонс, Селин Дион... Алар  гади башкаручылар, җырчылар гына түгел, үз илләренең милли геройларына, легендага әверелгән шәхесләр дә. Эстрададан яңгыраган…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:17

Гаташның шигырь шәрабе

Татар шигъриятендә мәңге дә төзәлмәс гашыйк бер зат бар. Ул, әлбәттә, Гаташ! Ничек сыя диген син шул  гади генә күңелгә шулкадәр дә ярсу хисләр, гүзәллеккә шулкадәр дә мөкиббәнлек, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән соклана белү, бер генә минутка да тынып тормаган ташкын мәхәббәт?! Аны шул мәхәббәт яшәтә дә. Мәхәббәтсез аның шигърияте күптән…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:15

Безгә егәрле егетләр кирәк!

Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, кайсы гына тармакка барып кагылсаң да безгә булдыклы, эшлекле егетләр җитми. Югары дәрәҗәдәге профессионалларга, үз эшләренең осталарына һәм, ниһаять, милли җанлы фидакарьләргә мохтаҗ без. Матбугатта да, радио-телевидениедә дә, гуманитар  фән дөньясында да, әдәбият-сәнгать даирәсендә дә шул ук хәл. Ә бу бик тә җитди, көнүзәк…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:10

Ул минем остазым иде(Илдар Юзеев)

Казаннан миңа хат язган беренче чын шагыйрь Илдар абый Юзеев булды. Ул Язучылар союзында әдәби консультант булып эшли башлагач, мин аңа үземнең шигырьләремне юллаган идем. Ул матур итеп җавап язып җибәрде. Казанга килгәч, яшь шагыйрьләр семинарында йомшак кына шигырьләрем турында үзенең җылы сүзләрен әйтте, беренче фатихасын бирде. Семинардан соң “Социалистик…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:09

Балачактан килгән моңсулык

Рифкать яше белән миннән олырак. Ул сәнгатькә дә, сәхнәгә дә шактый иртә аяк баскан кеше. Мин әдәбиятка килеп кергәндә ул инде танылган баянчы иде. Аның популярлыгы Илһам Шакиров белән эшләвеннән дә килгәндер, әлбәттә. Безнең беренче очрашулар "Саз" оешкач башланды. Актер­лар йортында уздырыла торган бик күп кичәләрдә без бергә чыгыш ясый…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:06

Уртак уйга чакыру (Шәүкәт Галиев)

Әле кайчан гына татар әдәбиятының урта буыны дип йөртел­гән әдипләребез күз алдында өлкән буынга әйләнделәр дә куйдылар. Сизми дә калганбыз. Язмышлары, талантлары белән дә, холык-фигыльләре, кылган хезмәтләре белән дә бер-берсенә һич кенә дә охшамаган язучыларны, шагыйрьләрне берләш­тергән бу буын  -бүгенге әдәбиятыбызның горурлыгы, йөз аклыгы. Кай­сысына гына мөрәҗәгать итсәң дә -…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:05

Җыр дәвам итә (Әхсән Баян)

Сез ничә Әхсән Баяновны беләсез? Чыннан да, ничәү соң ул?  Ул үзен, әйтик, шагыйрь дип исәпли. Күпсанлы шигырь сөючеләр дә шул фикердә. Проза белән мавыгучылар аны язучы дип беләләр. Тамашачылар өчен ул — драматург. Газета-журнал укучыларына жур­налист буларак таныш. Аның очерклары, әдә­би тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы чын язучы кулы белән язылган…
Татарстанның халык ша­гыйре Сибгат ага Хәкимнең Казан телевидениесе белән дуслыгы әйбәт иде. Бу дус­лык бигрәк тә соңгы берничә елда ныгыды булса кирәк. Әгәр дә берәр тапшыруга ча­кырсаң, һичшиксез, килми калмый торган иде. Аның X.Туфан, Ә.Еники, С.Садыйкова, Б.Урманче, Т.Хаҗиәхмәтов кебек танылган шәхесләргә багышланган тап­шыруларда ясаган чыгышла­ры онытылмаслык булып хә­тердә калды. Моннан…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 21:00

Зәки Нурига сәлам әйтегез

Үзенең олы иҗат юлын әле утызынчы елларда ук “Яшь ленинчы” газетасы битләрен­дә башлаган Зәки ага Нурига 60 яшь тула. Яше олыгайса да, күренекле татар совет шагыйре күңеле белән һаман да яшь, һаман да яшь ленинчы. Тукай­ча әйтсәк, “шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумый”. Ни өчен шагыйрь күңеле белән дә,…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 20:58

“Зөлфәткә!” — дияр иде

Мәскәүнең “Современник” нәшриятында “Сөембикә йолдызчыгы” исемле җы­ентык басылып чыкты. Ун­бер татар шагыйренең ши­гырьләре тупланган әлеге китап Зөлфәт белән ачыла. Күңелгә кинәт кенә бер уй килде. Ни өчен Зөлфәт соң әле? Алфавит буенча ул уртадарак булырга тиеш, яше белән дә... Димәк, бер генә сәбәп кала — талант. Кемгә ничектер, минем үземә…
Страница 1 из 2
   

Тел/Язык  

   

Видео  

   

Яңалыкларга язылу  

   

Реклама  

Внимание!!! Файл sape.php не обнаружен. Проверьте правильность установки кода Sape.

   
© Роберт Миңнуллин