Кулъязмалар укыганда

Кулъязмалар укыганда

Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:14

Эчке рецензияләр

Татарстан китап нәшриятында элекке заманнарда шундый тәртип бар иде: килгән кулъязманы китап итеп чыгарыр алдыннан, һичшиксез, язучылардан, галимнәрдән, әдәбият белгечләреннән укытып алар. Кулъязма барырлыкмы, түгелме? Минем аша да шактый кулъязмалар узган икән. «Эчке рецензия» дип аталган ул бәяләмәләр, әлбәттә, матбугат өчен дип түгел, фәкать нәшрият җитәкчелеге киләсе ел планын караганда…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:13

Зәет Мәҗитов. «Теләк»

Дөресен әйтим, кулъязмага куркып кына алындым, шикләнеп кенә тотындым. Иң элек күләме куркытты. Аз һәм салмак кына иҗат итүче Зәет ага Мәҗитовның кирпечтән дә калынрак шигырь папкасын күреп аптырабрак калдым. Бу папка эчендә ниләр булыр  икән дип, кызыксынып укып та чыктым. Игътибар белән, шагыйрьнең җанын, шигъриятен, шигъри фикерләвен, рухи халәтен,…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:11

Рөстәм Яхин. Җырлар җыентыгы

Рөстәм Яхин бүгенге татар музыкасының җыр жанрында иң актив эшләүче композиторларның берсе. Шунысы характерлы, аның җырлары, романслары һәрвакыт диярлек озын гомерле булып чыга. Ул иҗат иткән җырлар сәхнәләрдән тиз генә төшмиләр. Шул яклары белән  генә дә алар халык җырлары белән аваздаш. Композитор соңгы елларда да җырчыларыбызның репертуарын бик күп яңа…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:10

Ренат Харис. «Гүзәл гөмбәз»

Ренат Харисның яңа җыентыгына да үзенчәлекле, кыска, ләкин тыгыз фикерле  шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Шагыйрь күңеле тыныч түгел. Дөньядагы һәртөрле вакыйгалар да, яшәеш фәлсәфәсе дә, кеше күңеленең төрле фасыллары да уйландыра аны. Мин, мәсәлән, әлеге китапка эпиграф итеп түбәндәге шигырь юлларын куяр идем:                               Мин янмыйммы?                               Мин янмыйммы? –…
Әлеге кулъязманы укып чыктым да гаҗәпләнеп һәм аптырабрак калдым. Күрсәнә безнең халык җырларыбызны! Бер кечкенә сандугач турында гына да күпме җыр! Аннары болар бит әле «Сандугач» сүзе кергән җырларның бер өлеше генә. «Былбыл»лы җырларны да шушы ук төргә кертеп булыр иде бит. Туфан Миңнуллин сандугачларга багышланган җырлар турында җыр сөюче…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:05

Ләис Зөлкарнәев. Балачак күге

Безнең шигърияткә егетләр бергәләшеп, дәррәү килә башладылар. Алтмышынчы елларда Рәдиф Гатауллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм Рөстәм Мингалим…Аларның үкчәләренә баса–баса Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмов…Аннары Фәннур Сафин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев…Инде менә Ләис Зөлкарнәев белән Ркаил Зәйдуллин. Алар икесе дә поэзиягә мәктәп бусагасыннан ук атлап керделәр. Равил Фәйзуллин дигәндә…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:04

Рәшит Бәшәр. Ак әкият

Балалар шагыйре Рәшит Бәшәрнең бу яңа җыентыгы сөендерде мине. Чөнки шактый матур гына яза башлап та, берара ни сәбәптәндер сүрелебрәк, тоныкланыбрак калган иде ул. Ә бу язмаларында аның яңадан җанланып китүе, эзләнүләре, балалар дөньясына якынаюы, аңа яңача карашы сизелеп тора. Шагыйрь үз дөньясы, үз фикерләүләре белән яши икән. Җыентыкта инде…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:02

Әхмәт Исхак. Илһамнар хәзинәсе

Бүгенге көндә әдәбиятыбыздагы тәрҗемә өлкәсендә һич тә аңлашылмый торган диспропорция барлыкка килде. Татар телендә, нигездә, проза әсәрләрен генә тәрҗемә итү процессы бара. Дөнья классиклары да, рус һәм тугандаш халыклар классиклары да тәрҗемә ителә, укучыларга бик аз мәгълүм булган авторлар да. Проза гына булсын! Бу күренешне хупларга кирәк, билгеле. Ләкин сөеклебез…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 01:01

Фәнис Яруллин. Тозлы тамчылар

Фәнис Яруллин. Бу исем әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Бигрәк тә шигърият сөючеләргә. Бигрәк тә яшьләргә. Бигрәк тә зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче үсмерләргә. Шагыйрь җыентыгына «Тозлы тамчылар» дип исем биргән. Тирән мәгънәле, кырыс һәм төгәл исем. Шагыйрьнең язмышына да, иҗатына да туры килеп торган исем. Бик күп шигырьләренең рухына…
Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:59

Азат Вергазов. Без сезнең каннан

Азат Вергазов – прозаик. Аның повестьлары инде күптән үз укучысын тапты. Алар «Казан утлары» журналы битләрендә дә, аерым китаплар булып та басылып чыктылар. Ә үзе югыйсә әдәбиятка иң элек шагыйрь булып килгән иде. Ләкин без аның ул шигырьләрен оныткан идек инде. Әлеге кулъязманы күргәч, яшь шагыйрьләрнең 1969 елда чыккан «Беренче…
   
© Роберт Миңнуллин