Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:59

Азат Вергазов. Без сезнең каннан

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Азат Вергазов – прозаик. Аның повестьлары инде күптән үз укучысын тапты. Алар «Казан утлары» журналы битләрендә дә, аерым китаплар булып та басылып чыктылар. Ә үзе югыйсә әдәбиятка иң элек шагыйрь булып килгән иде. Ләкин без аның ул шигырьләрен оныткан идек инде. Әлеге кулъязманы күргәч, яшь шагыйрьләрнең 1969 елда чыккан «Беренче карлыгачлар» җыентыгы искә төште. Анда Азатның да шигырьләр бәйләме бар иде. Һәм менә ничә еллардан соң, көтмәгәндә генә «Без сезнең каннан» исемле шигырьләр җыентыгы. Дөресен әйтергә кирәк, шигырьләрне шикләнебрәк, ышанмыйчарак, җитдигә алмыйчарак укый башладым. Бүген шигърияттә үз сүзеңне әйтү, бигрәк тә, яңа сүз әйтү, укучыны шаккатыру иң авыр эшләрнең берсе. Аннары укучының хәзер шигырьгә бик исе дә китеп бармый шикелле. Шушы уйлар белән укырга тотынган идем, бәхеткә каршы димме, Азат Вергазовның шигъри каләме бар булып чыкты. Әлләни ялтырап, ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тормыйлар да аның шигырьләре. Әмма аларның күбесе игътибарга лаектыр дип уйлыйм. Беренчедән, күпчелек шигырьләре бездә сирәк кулланыла торган верлибр белән язылган. Шулай булуга да карамастан, алар җиңел укыла, тиз кабул ителә. Икенчедән, Азатның шигъри сиземләве, шигъри фикерләве кулъязмада ачык чагыла. Җитәрлек дәрәҗәдә йөгерек теле, үзенчәлекле стилистикасы бар. Өченчедән, күп кенә шигырьләрдә публицистик накал, гражданлык мотивлары өстенлек итә. Бу бигрәк тә публицистик һәм сатирик әсәрләрендә шулай.

Миңа аеруча җыентыкның баш өлешендәге шигырьләр ошады. «Без сезнең каннан», «Төн пәрдәсен ертып…», «Кабер монологы», «Атом чоры диалогы», «Җирне бизим» кебек шигырьләр авторның бүгенге дөньяга, тормышка карата актив позициясен калку итеп күрсәтә. Тынычлык өчен көрәш, гомер, яшәү турындагы уйланулар, җир язмышы өчен борчылу… Төп темалары әнә шулар. «Ахак шәүләсе»н кечкенә поэма дип тә атарга мөмкин булыр иде. Ул поэма нагрузкасын чынлап та күтәрә. Гражданнар сугышы елларында ерткычларча үтерелгән кызылармеец авылдашына багышлап язылган әлеге әсәр бәхет өчен көрәш, якты киләчәк мотивлары поэтик бизәкләр белән яктыртылган шигъри сурәтләүләрдән тора.

Авторның табигать турындагы шигырьләре дә шигъри күзәтүләргә, матур образларга, сурәтләү чараларына шактый бай дияргә була. «Борылмалы ерганагым, кайда калдың?», «Яз», «Җил ни ди?», «Март зарыгып көтү белән тулы», «Бу син, яшьлек» төсле шигырьләр шул хакта сөйли.

Сатирик,юмористик шигырьләрне һәр шагыйрь дә яза алмый.Әмма алар кирәк. Бигрәк тә бүген. КПСС Үзәк Комитетының апрель Пленумыннан соң, мәгълүм карарлардан соң юмористик, сатирик шигырьләрнең тормышыбыздагы зарурлыгы аеруча нык сиздерә башлады. Бу җәһәттән караганда да, А. Вергазовның сатирик шигырьләре һәм мәсәлләре отышлыдыр  диясе килә. Җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне, эчкече, ришвәтче, ялагай һәм ялкау  типларны тәнкыйтьләүче, аларны фаш итүче әсәрләр җыентыкта байтак. Аларның әйбәтләрен, берсүзсез, сайлап алырга кирәк.

Җыентыкны әле өр–яңадан карап, эшләп чыгасы бар, әлбәттә. Иң элек китапның исеме турында уйларга кирәк. «Без сезнең каннан» русча яңгырар да иде. Татарчасы күңелгә ятып бетми. Кайбер шигырьләрдә тел кытыршылыклары, төгәлсезлекләр дә очрап куя. Әйтик, «Кабер монологы» урынына «Зират монологы» дию дөресрәк булыр иде. «Изге сәгатьтә» исемле шигырьдә нинди конкрет һәйкәл турында сүз барганын ачыклыйсы бар. «Генри», «Чәчәкләр», «Укытучы» кебек йомшак шигырьләрне һәм кайбер мәхәббәт турындагыларын бөтенләй төшереп калдырырга кирәк. Гомумән, «Кайбер игелекләрем хәтерләп…», «Ак йолдызлар янар», «Тормышымда сызылып яндың» исемле матур гына шигырьләрне исәпләмәгәндә, җыентыктагы мәхәббәт шигырьләре үзләренең йомшаклыгы белән аерылып торалар. Аларга оригинальлек җитми, гомуми сүзләр, күптән инде күп тапкырлар кабатланган тәгъбирләр, таныш хисләр, трафарет алымнар тулып ята. Ә менә «Бөртекләрне җилгәрәм мин» шигыре Сирин белән Зыя Мансурны, «Мине белмә, сине белмим» исемлесе Гамил Афзалны хәтерләтеп тора. Андый охшашлыклардан, әлбәттә, качарга тырышырга кирәк. Аерым чатаклыклар, кимчелекләр кулъязмада күрсәтелгән.

Автор кулъязмасын әле тагын карап чыгар, киңәшләрне тотар, яңа шигырьләр өстәр. Әгәр дә югарыда әйтелгән кимчелекләргә колак салып, аларны төзәткәндә, җыентыкны яңадан төзеп, бүлекләргә бүлгәндә, Азат Вергазовның әлеге шигырьләр җыентыгын аерым китап итеп чыгарырга мөмкин дип саныйм.

1985, сентябрь

Прочитано 329745 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин