Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:57

Госман Садә. Җиләкле тәрәзәләр

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Мин әле аның Госман Зәйнетдинов чагын да яхшы хәтерлим. Бераз гына Әнгам Атнабаевка охшарга тырышучы, япь–яшь лирик шагыйрь иде ул. Аз гына шаянлык белән сугарылган яшьлек шигырьләрен укучылар алдында матур итеп, үтемле итеп укый да белә иде. Шул елларда аның «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында көлтә–көлтә шигырьләре басылып чыкты. Аннары шаулап–гөрләп Казанга килеп төште. Һәм, шагыйрь буларак, беразга тынып торды. Ара–тирә күренгәләгән публикацияләр генә шагыйрь турында сүз әйтер өчен аз иде. Нигәдер баштагы чорда югалыбрак калды ул. Казан җирлегендә адаптация чорын акрын узды. Казан һавасына озак өйрәнде. Мин аны бер туфрактан икенчесенә күчереп утыртылган яшь гөлгә охшата идем ул чакта. Чөнки Башкортстаннан күчеп килгән яшь шагыйрьнең шигърияте дә нәкъ менә гөл шикелле нәфис, «хрупкий» иде. Без, Госманның дуслары, бу хәлгә борчылдык, әлбәттә. Җитди итеп сөйләшкән чаклар да булмады түгел. Соңыннан, ачулана–ачулана диярлек, беренче китабын да чыгарыштык. Ул китап, бәхетебезгә, шагыйрьнең беренче уңышы булып чыкты. Укучылар аны яратып кабул итте. Ә шагыйрьнең үз–үзенә ышанычы артты. Инде менә аның икенче китабы – «Җиләкле тәрәзәләр».

Әгәр дә шул җиләкле тәрәзәләргә ныклабрак күз салсак, без анда шагыйрьнең фәлсәфи дөньясын, шигъри күңел дәрьясын ачык төсмерләрбез. Яңа кулъязма шагыйрьнең беренче китабыннан күләме белән дә, шигырьләренең сыйфаты белән дә аерылып тора. Шагыйрь олыгайган, җитдиләнгән, фикерләве тирәнәйгән, дөньясы киңәйгән, сулышы иркенәйгән. Иң мөһиме, аның үз йөзе, үз сүзе төсмерләнә. Бу аның, иң элек, шигъри алымнарында, шигъри сүзендә сизелә. Шигырьләре инде күптән тапталып беткән сүз тезмәләреннән тормый, соңгы еллардагы күп кенә шигырь китапларындагы кебек бушка акыл сату белән шөгыльләнми, көпшәк, сыек шигырь юллары очраса да сирәк очрый. Шигырьләрдән җылылык, рәхәтлек бөркелеп тора. Аннары шагыйрьнең тагын бер уңай ягы – ул шигырь язу сәнгатенә җитди карый, шигырьләренең эшләнешенә аеруча игътибар бирә, һәрбер сүзен җентекләп уйлый, җеген–җеккә китерергә тырыша.

Иң элек, үземә охшаган шигырьләр турында берничә сүз. Андый шигырьләр исә шактый күп җыела. Кулъязмадагы «плюс»лар шул хакта сөйли. Юрий Гагарин турында язганда да («Йолдыз җылысы»), әнисенә мөрәҗәгать иткәндә дә («Теләктә бул, әнкәй!»), әнисенең сугышта үлеп калган абыйлары турында уйланганда да («Әниемнең өч абыйсы»), татар кураен искә алганда да («Татар курае»), шагыйрьнең, иң элек, ышанычлы шигъри каләме булуы күренеп тора. Мәсәлән, аның тыгыз мускуллы «Кайтаваз», күзәтүләргә һәм кичерешләргә бай «Җәйгедәй тыныч көн…», «Төн», киеренке хисле «Утлы күмер» кебек шигырьләре кулъязманы бермә–бер күтәрүче, яктыртып җибәрүче әсәрләрдер дип уйлыйм.

Госман Садәнең күзгә ташланып торган тагын бер ягы бар. Ул да булса, аның шигырьләренең шәрыкъчән булулары. Күп кенә шигырьләренә шәрыкъ поэзиясенә хас фәлсәфә, «мудрость» хас. Шундыйлар рәтенә «Балачак», «Сүтелгән йомгак җебедәй…», «Кичәге көн», «Көзге мәлдә агачларга…» исемле шигырьләрне кертеп булыр иде. Садәнең әлеге шигырьләре фикер ягыннан тыгыз, сүзгә саран, әмма һәр сүзенең үз урыны, үз нагрузкасы, үз функциясе бар.

Шагыйрьнең тагын бер кызыклы үзенчәлеге бар икән әле. Ул – шигырьләргә урыны–урыны белән балалар поэтикасының килеп керүе. Моны Госман Садәнең озак еллар «Яшь ленинчы» газетасында эшләве белән аңлатырга кирәктер. Әлеге матур сыйфат шигырьләргә самимилек һәм садәлек өстәп җибәрә. Мин биредә «Җиләкле тәрәзәләр», «Көтүдә», «Тай», «Актырнак», «Кызыл түфли, биек үкчә», «Тәрәзәдә – кышкы бизәк» һәм «Көтмәгәндә килеп керде…» кебек шигырьләрне күз алдында тотам. Табигать, балачак, яшьлек, мәхәббәт һәм бәхет турындагы бу шигырьләр китапны, һичшиксез, ямьләп торачак. Менә сигез генә юллы бер шигырь. «Төн» дип атала ул.

Томаннан төреп юрган,

Агачлар керфек йомган.

Тәмле төш күрә–күрә,

Йоклый тал аяк үрә.

Бар тараф тынып калган,

Тирән йокыга талган.

Тик кырда атлар уяу,

Чыңлап куя кыңгырау.

Сурәт тә, образлар да, фикер дә һәм, әлбәттә, каләм дә бар бу кыска гына шигырьдә. Гомумән, китап менә шушындый җыйнак, укучы яратып кабул итәрлек лирик шигырьләрдән гыйбарәт.

Инде, киңәш йөзеннән, кулъязмадагы кайбер кул тидерәсе, төзәткәлисе, ягъни, карап чыгасы урыннар турында. Алар редактор белән эшләгәндә барыбер кирәк булачак. Китапка кертмәслек шигырьләр биредә берничә генә. Аларына «минус»лар куелган. Әмма кайбер шигырьләрне яңадан карап чыгасы булыр. Әйтик, «1979 ел кышыннан соң язылган шигырь»не мин үзем яңадан язар идем. Анда логик төгәлсезлекләр, каршылыклар тулып ята. Биредә табигатьнең кырыслыгы, кышның салкынлыгы фашистлар белән, Освенцим белән тәңгәлләштереп, чагыштырып китерелә. Янәсе, корыган имәннәр Освенцим тоткыннарын хәтерләтә. Бу, беренчедән, табигый чагыштыру түгел. Икенчедән, андый «необходимость» та юк. Шигырьнең фәлсәфәсе биредә бөтенләй икенче юнәлештә булырга тиеш шикелле. Ныклык, батырлык, һәлакәт төшенчәләре тирәсендә сүз йөртергә кирәктер, мөгаен. Аннары артык натуралистик сурәтләүләр дә күңелгә тия: «тере килеш гүя суйганнар…», «шыр сөяктән торган бармак кебек…» Бик ямьсез бит. Шигърилек юк. Урынсызрак килеп кергән сүзләр, сораулар да шигырьне бозып тора. Ахыры турында да уйлыйсы бар. Нидер җитми кебек.

«Иске йорт» шигырендә дә  урынсыз кулланылган сүзләр очрый. «Бер нигезе череп җиргә сеңгән», – ди автор. Ә бит өйнең, гомумән, бер генә нигезе була түгелме соң? Шул ук шигырьдә «шәлен бәйләп бөкре биленә» дигән юл да бар. Әбиләр шәлләрен башларына гына бәйлиләр ләбаса. «Чишелмәгән кара йомгак төсле» дигән җөмлә дә аңлашылып бетми. Бәлки, сүтелмәгән яисә сүтеләсе йомгактыр ул? Ә шунда ук матур бер образ яктырып китә: «Өй алдында күксел эңгер ята Үз мәчесе кебек тын гына».

«Килде, батты, кырды барсын…» шигырендә «муенын буачакмын» дигән сүзләр бар. Татарча алай сөйләшмиләр бит. Муенны сындырырга яки борырга мөмкин, әмма буын булмый. Икенче бер шигырендә «юллар белән бәйле эшем» ди автор. Шуннан соң ук үзе «бар эшемне ташлап юлга чыгам» дип дәвам итә. Логик эзлеклелек җитенкерәми. «Татар курае» дигән шигырьдә сугыш ветераны татар кураенда уйный. Баксаң, үзенең ике кулы да юк икән. Ләкин ничек итеп уйный соң ул аны? Бу хакта бер сүз дә юк. Шуңа күрә ышандырмый да. Дәлилләргә кирәк.

Кайбер шигырьләрнең ахырлары табылып бетмәгән. Шундый шигырьләр рәтенә «Көтүче карт сөйләгәннән соң язылган шигырь», «Авылча мәхәббәт», «Руставели һәйкәле янында» , «Кавказ» кебекләрне кертеп булыр иде. «Кавказ» шигыренең ахыры, мәсәлән, «Таулардан тик таулар гына матур, таулардан тик таулар биегрәк!» дип тәмамлана. Шулай микән соң? Рәсүл Гамзатов әле моннан ничә еллар элек кешеләрне йолдызлардан да биегрәк дигән иде бит. Ә таулар беренче күргәндә генә шулай биек күренә ул. «Руставели һәйкәле янында» исемле шигырь мондый юллар белән бетә:

…Үтеп китте яннан грузин кызы.

Шигырь үзе шулдыр.

Ә кулында аның Кол Галинең

«Йосыф кыйссасы»дыр.

Кол Гали китабы грузин кызының кулына ничек килеп керсен икән? Ни өчендер ышандырмый. Бернинди эчке бәйләнеш тә, тышкы бәйләнеш тә күренми.

«Хәрби уен» исемле шигырьне «Хәрби өйрәнү» дип куйсаң, шулай ук уңышлырак булыр шикелле. Югыйсә, шундый әйбәт шигырь, ә балалар уены турында сүз бара дип аңлашыла һәм нагрузкасы кими. Китапта «Козгын» һәм «Ишек турында җыр» кебек шәп шигырьләр бар. Ләкин бу шигырьләрдә юлларны урынсыз бүлгәләү үзен бер дә акламый. Ул бүлгәләүләр ритм һәм рифмаларга бәйле рәвештә үзеннән–үзе килеп чыгарга тиеш. Мондый күренеш бигрәк тә балалар поэзиясендә еш күзәтелә һәм ул анда аклана да. Ә бу җитди, лирик шигырьләрдә җитдилек югала, шигырьләрнең тыгызлыгы, накалы кими.

Әлеге төзәтәсе урыннар кулъязмада барысы да күрсәтелгән. Автор аларны яңадан бер карап чыгар, кирәк санаганнарын төзәтер. Бәлки, шигырьләрне берничә бүлеккә бүлеп чыгуны да кирәк санар. Ул кадәресе шагыйрьнең үз ихтыярында. Һәрхәлдә, аерым китап итеп бастырып чыгарыр өчен кулъязма әзер дип уйлыйм һәм аны Татарстан китап нәшриятының 1987 ел планына кертергә кирәк дип исәплим. Ул шигърият сөючеләргә матур бер бүләк булачак.

1985, сентябрь

Прочитано 253412 раз
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин