Пәнҗешәмбе, 13 Ноябрь 2014 00:42

Рәшит Бәшәр. Ай кызының зәңгәр чиләге

Автор 
Оцените материал
(0 голосов)

Фәкать балалар өчен генә язучы Рәшит Бәшәр соңгы елларда шактый активлашып китте. Балалар әдәбиятына тагын да җитдирәк карый башлады. Шигырьдә дә, прозада да үзен сыный һәм сынатмый. Узган ел без аның «Яшиселәр бар әле» исемле бик тә балаларча, образлы тел белән язылган повестен «Яшь ленинчы» газетасында бастырып чыгардык. Чын шагыйрь прозасы иде ул.

Менә әле Рәшит Бәшәрнең яңа кулъязмасы белән дә таныштым. Яртысы таныш шигырьләр булып чыкты. Алары шагыйрьнең моңа кадәр басылып чыккан «Әйлән–бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан», «Ак әкият» исемле китапларында басылган шигырьләре. Калганнары, ягъни, яртысыннан күбрәге нәшриятка беренче тапкыр гына тәкъдим ителә. Бөтенесен бергә җыеп карагачтын, шагыйрьнең иҗаты шактый тулы булып күз алдына килеп баса. Шагыйрь эзләнә, үз йөзен, үз алымнарын табарга омтыла. Эзли–эзли таба да, кайчакларда сүз стихиясенә бирелеп китеп, әйтергә теләгән фикердән читкә дә китеп бара. Шигырьләр, бигрәк тә, әкиятләр андый чакта бербөтенлеген югалта, аерым юллар, аерым образлар җыелмасына гына әйләнеп кала. Бу аңлашыла да. Эзләнгәндә була торган хәл. Редакторга да бераз эш кирәк бит инде.

Рәшит Бәшәрне балалар шигъриятенең лиригы дип атарга мөмкин. Кулъязмада күбрәк әнә шундый лирик парчалар, лирик күзәтүләр, лирик образлар–детальләр, лирик этюдлар, табигать күренешләре урын алган. Шигырьләрнең исемнәре үк шуңа ишарә шикелле – «Туган җир», «Кылганнар», «Бытбылдык», «Сандугачлы ак инеш», «Төнге рәсем», «Карбизәк», «Кышкы авыл», «Үрмәгөл», «Бакча»…

Рәшит Бәшәрнең шигырьләренә балаларның үзләре кебек үк хәрәкәтчәнлек хас. Аның җиләкләре дә йөгерешә («Яшен»), Акбае да бертуктаусыз чабып йөри («Бытбылдык»), чиләкләре дә биеп тора («Болын»), ай нуры да балык булып күлгә чума («Балыкчылар»), чәчәкләр дә җитәкләшеп елга артыннан чаба («Чакыру»)… «Карбизәк» исемле шигырендә автор «И Карбизәк, Карбизәк, Оч син, оч син тизрәк!» дип, кар бөртеген ерак–еракларга дәшә. Менә тагын берничә мисал: «Яшел җәйне сагындым, Әйдә, язым, юлга чык!», «Һәм алар җитәкләшеп Елга артыннан чабар», «Ә син агарга тиеш, Ә син чабарга тиеш Сабантуйлар каршына Бары тик ап–ак килеш».

Күбрәккә киткән кебек, билгеле. Күпме генә хәрәкәтчән булмасыннар, әлеге чабышулар, йөгерешүләр, очулар артыннан балаларның үзләренә дә күп чабарга туры киләчәк. Арымаслар микән? Төрлесе булыр: арырлар да, арымаслар да… Шулай да балаларга уйланырга да, моңланырга да вакыт  калдырырга тиештер автор.

Рәшит Бәшәрнең лирик герое – табигать баласы, авыл баласы. Без үскәндәге кебек бала. Бүгенге авыл баласы да шундый микән, төгәл генә әйтүе дә кыен. Әмма, сирәк булса да, бардыр әле андый табигать җанлы мәҗүси балалар. Шагыйрьнең нәни герое – әнә шундый балаларыбызның берсе. Ул китап битләренә урман араларыннан килеп чыга, безгә инеш–елга буйларыннан карап тора, безне самимилеккә дәшә, шигъри матурлыкка чакыра. Автор табигать белән уртак тел таба белә. Шуңа күрә дә аның табигать турындагы шигырьләре художество ягыннан ныграк эшләнгәннәр. Тик шунысы бар, шагыйрьнең мондый шигырьләре зурлар шигыренә тартымрак. Алар  балалар поэзиясе белән олыларныкы арасында урталыкта тора. Шулай булса да ул шигырьләрдәге поэтик образларга балаларчалык та хас. Балалар андый образларга да өйрәнергә тиешләр. Күзәтүләргә, образларга бай «Сандугачлы ак инеш», «Урман», «Кышкы авыл», «Карбизәк» әнә шундыйлардан. «Сакаулана сандугач Салкын су эчә–эчә», «Кара күзен ачып карагач, Елмайды төн йокы аралаш» кебек сурәтле юлларны бала күңеле бик тә кабул итәр дип ышанам. Матур сурәт бит, күз алдына килә торган образлар. Мондый шигырьләр, шигъри юллар кулъязмада ярыйсы ук еш очрый.

Әгәр дә җентекләбрәк карасаң, шигырьләрдә, әкиятләрдә чатаклыклар да, ритмик төгәлсезлекләр дә, эшләнеп бетмәгән юллары да бар әле, билгеле. Әйтик, «һичничек – ул ничек», «килгәннәр – кылганнар», «бигрәк – челтерәп» дигән рифмалар балалар шигыре өчен бер дә килешми инде. «Танышу» шигыре дә миңа ошап бетмәде. «Шалаш»ның татарчасы бар – «куыш». «Имәнгә сөялеп, Ат сөт имезә колынга» җөмләсе дә татарча микән? Шешәдән имезмидер бит инде ул. Аннары ни өчен имәнгә сөялеп? Күз алдына килми. «Карлыгач һәм зәңгәр ай» да уйланып бетмәгән, эзлеклелек җитми.

«Төрмәгә ябылган гитара» балаларча язылган матур гына шигырь, ләкин образы яңа түгел. Дарга асылган гитара турында болай да күп язылды. «Салкын җил турында җылы шигырь» дә әйбәт кенә тәэсир калдыра, тик андагы образлар да, алымнар да күп тапкырлар кабатланган.

Шагыйрь кулъязмага үзенең төрле елларда язылган әкиятләрен дә кертүне кирәк тапкан. Араларында төрлесе бар. Кайберләре, әкият буларак, табылып бетмәгән кебек. «Зөһрәнең зәңгәр чиләге»н кыскартыбрак эшләргә кирәктер. «Урман җыры» исемле әкият матур гына алым белән язылган. Аның эчендәге җырлар да йөгерек, балаларча. Әкияте генә табылып бетмәгән. Наивныйрак, коры санап чыгуга гына корылган шикелле…

Кыскасы, бу кулъязма Рәшит Бәшәрнең, балаларга гына яза торган талантлы шагыйрьнең моңа кадәр язган шигъри әсәрләре тупланган. Әйбәт китап булыр, балалар яратып укыр дигән ышанычым бар.Татарстан китап нәшрияты Рәшит Бәшәр иҗатына һәрвакыт игътибарлы, дустанә булды. Китаплары моңа кадәр дә балалар яратып карарлык, мавыгып укырлык төсле рәсемнәр белән бизәлеп, матур булып чыга иде. Монысын да шулай чыгарырга кирәк!

1988, январь

Прочитано 150274 раз
Другие материалы в этой категории: С.Г. Вагыйзов, Р.Г. Вагыйзова. Уку китабы. 2 класс »
Авторизуйтесь, чтобы получить возможность оставлять комментарии
   
© Роберт Миңнуллин