Мәкаләләр

Мәкаләләр

Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:57

Шәфкатьле кешеләр кирәк

Һәрберебезнең бәхетле буласы килә. Синең дә, минем дә, аның да... Ләкин бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Кайчагында яңа күлмәк тә - бәхет. “Бишле” дә - бәхет. Матур китап сатып алсаң да - бәхет. Ә минемчә, иң олы бәхет - сау-сәламәт булу, әти-әниле булу. Шуннан да олырак бәхетне мин күз алдына да…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:55

Балалар әдәбияты гынамы?

Әгәр дә балалар әдәбияты “икенче сортлы” әдәбият булса, җитди эшкә саналмаса Тукай язып булышмас иде балалар өчен. Әгәр дә икенчел әдәбиятка саналса, Тукай үзенең дөреслек-хрестоматиясенә язган кереш сүзендә: “Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларыбыз кулы­на шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме /букет/ тоттырмак күптән үк…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:53

Үзебез язган китап

Совет Конституциясе көне безнең илдә мин белә-белгәннән бирле олылап бәйрәм ителә. Шулай булырга тиеш тә! Ул бит халык бәйрәме, гаделлек,тигезлек бәйрәме. Һәр елны көтеп алын­ган олы, истә калырлык бәйрәм була торган иде ул. Конституция­нең олы мәгънәсен без, малайлар, ул чакта ныклап аңлап та бе­терә алмаганбыздыр. Әмма гомумбәйрәм рухы, өлкәннәрнең бәйрәм…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:49

Әсәрне язучылар берлеге язмый

1.  Хәер, элеккечә үк түгел бугай. Миңа калса, түбәнгәрәк тәгәрибез... Бәя бирү бетте, критерийлар калмады. Тәнкыйть дәшми. Урта кулларга элек тә җиңел иде, хәзер бигрәк тә рәхәткә чыктылар. Көндә­лек матбугат битләрен тезмә һәм чәчмә халтура, шабашка юморы басып китте. Бердәнбер үзгәреш, мөгаен, публицистиканың көчәюе­дер. Анысы да күбрәк сан ягыннан. Чын…
Хөрмәтле Роберт Мөгәллимович! “Казан утлары” журналының Татарстан язучылары съездына багышланган махсус санына әзерлек башланды. Шул санда урнаштыру өчен сез тиз арада түбәндәге сорауларга җавап бирсәгез иде /күләме 3 бит/: 1. Үзегез эшләгән жанрның хәзерге хәлен ничек бәяли­сез? 2. Аның якын киләчәген ничек күзаллыйсыз? Бу жанрны үстерү өчен нинди конкрет мөмкинлекләр…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:45

Бала - бүген үк шәхес

Яңалык тойгысы дибез. Кешегә якынаю дибез. Әмма балалар  әдәбиятын, шул исәптән, балалар поэзиясен бөтенләй оныта­быз.Ә бит уйлап карасаң, бала да - КЕШЕ. Балалар - олы­ларга караганда да сизгеррәк халык. Шулай булгач, яңалык тойгысы иң элек алар өчен мәҗбүри булырга тиеш түгелме соң? Бала - бүген үк шәхес. Ул бүген үк…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:43

Хәтерсез халык - хәтәр халык

(“Шәһри Казан”, 9 октябрь, 1996 ел.) ТАТАРСТАН Дәүләт Советының көзге сессиясе ачылган көнне истәлекле бәйрәмнәр һәм вакыйгалар белән беррәттән "Хәтер көне"н дә рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы тәкъдимне көн тәртибенә кертү мәсьәләсе каралган иде. Тәкъдим үтмәде. Минем бу тәкъдимне хупламавым кайберәүләргә, әлбәттә инде, ошамаган. Алар тавыш бирү исемлеген әле дә…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 22:42

Мин кулыма китап алам…

Без – китаплы халык. Безнекеләр борын-борыннан китап укыган. Чөнки гыйлемле булганнар. Баштарак халык арасында кулязма китаплар бик популяр булган. Ул кулязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тираңироватҗ итүчләр булып чыга инде. Әлбәттә, укымышлылар үзләре дә үзләренә кирәк китапларны күчереп алганнардыр. Анысына гына башлары җиткәндер,…
Страница 2 из 2
   
© Роберт Миңнуллин